Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Хыялым чынга ашты»

«Хыялым чынга ашты»

«Хыялым чынга ашты»

Унбиш ел элек Эми́лия гомуми пионер булып хезмәт иткән. Әмма аңа тулы вакытлы хезмәтен калдырырга туры килгән. Соңгы вакытта ул пионер хезмәте үзенә никадәр шатлык китергәнен еш кына исенә алган, һәм аның яңадан бу хезмәттә катнашасы килгән.

Әмма Эмилиянең дөньяви эше күп вакыт алган, һәм бу аны бәхетсез иткән. Бер тапкыр ул башка эшчеләр алдында: «Их, әзрәк вакыт эшлисе иде!» — дип уфтанып куйган. Начальнигы моның турында ишеткән һәм янына килеп, аның чыннан да андый теләге бармы икәнлеге турында сораган. Эмилия үз теләген янә белдергән. Әмма әзрәк эшләр өчен директорның хуплавы кирәк булган, чөнки компания, гадәттә, беркемгә дә эш вакытын кыскартмаган. Апа-кардәшебез директор белән очрашуга әзерләнгән һәм дулкынланмас вә кыю булыр өчен дога кылган.

Директор белән сөйләшкәндә, Эмилия әдәпле генә, әмма кыю итеп аңардан эш сәгатьләрен киметү турында сораган. Ул үз вакытын башкаларга ярдәм итәр өчен сарыф иткәнен болай дип аңлаткан: «Мин Йәһвә Шаһите һәм кешеләргә рухи ярдәм күрсәтәм. Бүген күпләр әхлаксызлана бара. Аларга ачык нормалар һәм җитәкчелек кирәк, ә мин сөйләгән Изге Язмалардагы акыллылык аларга бу яктан булыша ала. Мин шөгылемнең мондагы эшемә зыян китерүен теләмим, әмма кешеләргә ярдәм итүгә күбрәк вакыт багышлыйсым килә. Менә ни өчен мин эш сәгатемне киметергә сорыйм».

Директор аны игътибар белән тыңлаган һәм үзенең дә бервакыт мохтаҗларга ярдәм итү турында уйлаганын әйткән. Аннан соң ул болай дигән: «Сез китергән сәбәпләр мине үтенечегезне үтәргә кирәк икәненә ышандыра. Әмма сез азрак акча алачагыгызны аңлыйсызмы?» Эмилия моны аңлаганын һәм кирәк булса, үз тормышын гадиләштерә алганын әйткән. Ул болай дип өстәгән: «Төп максатым — кешеләргә файдалы булу». Директор аңа: «Мин үз вакытларын башкаларга риясыз багышлаган кешеләргә сокланам»,— дигән.

Моңа кадәр бу компания үз эшчеләренең берсенә дә эш сәгатьләрен киметмәгән булган. Эмилия исә атнасына дүрт көн генә эшли. Гаҗәпкә, аның эш хакын арттырганнар, һәм ул акчаны элеккечә ала. Ул болай ди: «Минем хыялым чынга ашты, һәм мин яңадан гомуми пионер булып хезмәт итә алам!»

Синең пионер хезмәтен башлар өчен яисә яңадан бу хезмәттә катнашыр өчен, үз шартларыңны үзгәртү турында уйлаганың бармы?

[32 биттәге текст эчендә булган рамка]

Директор аңа: «Мин үз вакытларын башкаларга риясыз багышлаган кешеләргә сокланам»,— дигән.