Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕЛЛЫК ОЧРАШУНЫҢ ОТЧЕТЫ

Аллаһы халкының бердәм булуын һәм планнары күп икәнен күрсәтүче очрашу

Аллаһы халкының бердәм булуын һәм планнары күп икәнен күрсәтүче очрашу

КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) еллык очрашулары һәрвакыт дулкынландыргыч вакыйга булып тора. 2011 елның 1 октябрендә узган 127 нче еллык очрашу турында да шуны ук әйтеп була. Бу очрашуга чакырылган кунаклар Йәһвә Шаһитләренең Конгресслар Залында (Джерси-Сити шәһәре, Нью-Джерси штаты, АКШ) җыелды.

Җитәкче советның әгъзасы Геррит Лёш якынча 85 илдән килгән делегатларны сәламләде. Ул аларга үзләренең бердәмлек хөкем сөргән халыкара кардәшлекнең өлеше булганнарын әйтте. Андый бердәмлек башкаларга яхшы шаһитлек бирә һәм Йәһвәне данлый. Бердәмлек темасы бөтен очрашу буенча кызыл җеп булып сузылды.

МЕКСИКАДАН ОТЧЕТ

Программаның беренче өлешендә Йәһвә халкының бердәмлегенә аеруча игътибар ителде. Балтаса́р Пе́рла исемле кардәш Мексикадагы Вефиль гаиләсенең өч әгъзасыннан интервью алды. Ул алардан Урта Америкадагы алты филиалның Мексика филиалы белән берләшүе турында сораштырды. Филиаллар берләшкәнгә, Мексикадагы Вефиль гаиләсендә төрле милләттән һәм илдән булган кардәшләрнең саны арткан. Кардәшләрнең чит илләрдән килүе бөтенесен ныгыткан. Аларга Аллаһы, үз кулына зур бетергеч алып, бу илләр арасындагы дәүләт чикләрен бетергәндәй кебек тоелган.

Бу берләшүдән соң илләрендә филиаллары инде булмаган кардәшләрне алар һаман да Йәһвә оешмасының өлеше икәненә ышандырырга кирәк булган. Моның өчен интернет элемтәсе булдырылган. Шулай итеп, һәрбер җыелыш — хәтта еракта урнашканнары да — филиал белән элемтә тота ала.

ЯПОНИЯДӘН ЯҢАЛЫКЛАР

Япония филиалыннан Джеймс Ли́нтон 2011 елның март аенда булган җир тетрәү һәм цунами кардәшләребезгә нинди зыян китергәнен сөйләде. Күп кенә Йәһвә Шаһите үз якыннарын югалткан һәм бернәрсәсез калган. Зыян тимәгән җирләрдә яшәүче кардәшләр аларга ярдәм кулын сузган: алар өчен 3 100 яшәү урыны табылган һәм алар йөзләрчә машинадан файдалана алган. Региональ төзү комитетлары җибәргән ирекле хезмәтчеләр кардәшләрнең йортларын көне-төне төзәткән. 1 700 дән артык кардәш үз ярдәмен тәкъдим иткән. Моннан тыш, 575 ирекле хезмәтче, шул исәптән Кушма Штатлардан килгәннәре дә, Патшалык Залларын төзекләндерүдә катнашкан.

Зыян күргән кардәшләрнең рухи һәм эмоциональ сәламәтлекләрен аеруча кайгыртканнар. 400 дән артык өлкән имандашларына килеп китеп аларны юатып йөргән. Җитәкче совет, афәт кичергән кардәшләрне ныгытыр өчен, алар янына төп идарәдән ике зональ күзәтчене җибәргән. Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең Япониядәге имандашларының хәлләрен белешүе дә аларны бик юаткан.

ЮРИДИК ҖИҢҮЛӘР

Аннары Англия филиалыннан Стивен Харди чыгыш ясады. Барысы да аның күптән түгел генә булган юридик җиңүләр турында сөйләгәнен тыннарын алмыйча тыңлады. Мәсәлән, Франция хөкүмәте Йәһвә Шаһитләренең Франциядәге Берләшмәсеннән 58 миллион евро түләвен таләп иткән. Ләкин Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕКХМ) безнең файдабызга карар чыгарган, ә Франция хөкүмәтен Европа конвенциясенең дин иреген гарантияләгән 9 статьясын бозуда гаепләгән. Чыгарылган карардан күренгәнчә, эш акчада булмаган, чөнки анда болай диелгән: «Берәр дини берләшмәне танудан баш тарту, аның эшчәнлеген туктату һәм берәр дини агымга карата мыскыллы сүзләр куллану — Конвенциянең 9 статьясы гарантияләгән хокук кысуның мисаллары».

ЕКХМ Әрмәнстандагы Йәһвә Шаһитләренең дә файдасына карар чыгарган. 1965 елдан бирле ЕКХМ Европа конвенциясе кешеләрне хәрби хезмәт бурычыннан азат итми дигән карашта булган. Әмма Европа мәхкәмәсенең Югары палатасы кешенең үз вөҗданына каршы килгән хәрби хезмәт бурычын үтәүдән баш тарту хокукын Европа конвенциясе якларга тиеш дигән карар чыгарган. Бу карар буенча Әрмәнстан, шул исәптән Азәрбайҗан һәм Төркия кебек илләр, бу хокукны танырга тиеш.

ТӨЗҮ ЭШЛӘРЕ

Киләсе нотыкны Җитәкче совет әгъзасы Гай Пирс сөйләде. Ул барысын да Нью-Йорк штатындагы төзү проектлары кызыксындыра дип фараз итте. Ул Уолкилл (Паттерсон), Таксидо һәм Уорикта (Нью-Йорк) нәрсә инде эшләнелгәне һәм тагын эшләнеләчәге турында кыска фильм күрсәтте. 300 дән артык бүлмәсе булачак Уолкиллдагы торак бина 2014 елда төзеп бетерелергә тиеш.

Уориктагы 100 гектар җирдә яңа биналар төзү планлаштырыла. «Йәһвәнең Уорикка карата ниятен әлегә белмәсәк тә,— дип әйтте Пирс кардәш,— без, Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсен шунда күчерербез дип, төзү эшләрен башларга әзер». Ә Уориктан төньякка таба 10 километр ераклыкта урнашкан 20 гектар җирдә техниканы һәм төзү материалларын урнаштырырга планлаштырыла. «Төзәргә рөхсәт булгач, без проектны дүрт ел эчендә бетерербез дип өметләнәбез,— диде Пирс кардәш.— Ул чакта Бруклиндагы милкебезне сатып булачак».

«Җитәкче совет алай-болай зур афәтнең килүе кичегә дип уйлый башламадымы?» — дип сорады Пирс кардәш. «Һич тә юк!— дип җавап бирде ул.— Зур афәтнең килүе планнарыбызны җимерсә, әйбәт, бик әйбәт булачак!»

ҮКЕРҮЧЕ АРЫСЛАННАН САКЛАНЫГЫЗ

Аннан соң Җитәкче советның башка әгъзасы Стивен Летт 1 Петер 5:8 гә нигезләнеп нотык сөйләде. Анда болай диелә: «Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри». Летт кардәш Иблис белән арысланның берничә уртак ягын карап чыкты.

Арысланнар кешеләрдән көчлерәк һәм тизрәк. Шайтан да шулкадәр көчле, хәтта без аңа каршы үз көчебез белән көрәшә я аңардан кача алмыйбыз; безгә Йәһвә ярдәме кирәк (Ишаг. 40:31). Ауда арыслан үз корбанына сиздермичә якынлаша. Шайтанның корбаны булырга теләмәсәк, безгә ул үзенә корбан эзләнеп йөргән рухи караңгылыктан сакланырга кирәк. Арыслан зыянсыз антилопаны яки йоклап торган зебра баласын үтергән кебек, мәрхәмәтсез Шайтан да безне үтерергә теләр иде. Арыслан тамагын туйдыргач, корбаннары, гадәттә, танымаслык хәлгә килгән кебек, Шайтанның рухи корбаннарының соңгы халәтләре дә «элеккегедән яманрак була» (2 Пет. 2:20). Шунлыктан безнең өчен Шайтанга каршы тору һәм өйрәнгән Изге Язмалардагы принципларны нык тоту бик мөһим (1 Пет. 5:9).

ЙӘҺВӘ ЙОРТЫНДАГЫ УРЫНЫГЫЗНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ

«Һәрберебезнең дә Йәһвә йортында үз урыны бар»,— диде киләсе докладчы — Җитәкче совет әгъзасы Сэмюэл Хёрд. Һәрбер мәсихченең Аллаһы «йортында», ягъни аның рухи гыйбадәтханәсендә, үз урыны бар. Без анда Гайсәнең йолым корбаны нигезендә Аллаһыга гыйбадәт кылабыз. Бу безнең өчен зур хөрмәт, һәм безгә урыныбызны кадерләргә кирәк. Давыт үз гомеренең «бар көннәрендә дә Ходай өендә торырга» теләгән; безнең дә андый теләгебез булырга тиеш (Мәд. 26:4).

Мәдхия 91:13—15 кә игътибар итеп, Хёрд кардәш: «Без чәчәк кебек атсын өчен, Йәһвә нишли?» — дип сорады. Җавап итеп ул болай диде: «Рухи оҗмахта Аллаһы безне салкыннан вә башка куркынычлардан яклый һәм безне көч өстәүче хакыйкать сулары белән тәэмин итә». Хёрд кардәш тыңлаучыларны: «Моның өчен рәхмәтле булыйк. Йәһвә йортында кыска вакыт түгел, ә мәңге булып кала алуыбызга шатланыйк»,— дип өндәде.

МӘСИХЧЕЛӘР АЛЛАҺЫ СҮЗЕН ХӨРМӘТ ИТӘ

Дейвид Сплэйн — шулай ук Җитәкче совет әгъзасы — киләсе нотыкта мәсихчеләрнең Аллаһы Сүзен һәрвакыт хөрмәт иткәненә басым ясады. Мәсәлән, беренче гасырда алар Язмаларга нигезләнеп сөннәткә утыртылу турындагы сорауны хәл иткәннәр (Рәс. 15:16, 17). Ләкин икенче гасырда кайбер «мәсихчеләр» Язмаларга караганда грек фәлсәфәсенә күбрәк әһәмият бирә башлаган. Соңрак Изге Язмалардагы тәгълиматларны Чиркәүнең изге аталары дип аталган руханилар һәм Рим императорларның карашларына алмаштырганнар. Менә ничек күп ялган тәгълиматлар барлыкка килгән.

Шулай ук Сплэйн кардәш Гайсәнең бер мисалына кагылды. Бу мисалдан күренгәнчә, беренче гасырдан башлап җирдә һәрвакыт хакыйкатьне яклаучы майланган мәсихчеләр булган (Мат. 13:24—30). Аларның кемнәр булганнарын без төгәл белмибез. Ләкин ышаныч белән шуны әйтеп була: гасырлар дәвамында күпләр Язмаларга каршы килгән ышануларны һәм эшләрне фаш иткәннәр. Андый кешеләр арасында архиепископ Агобард Лионский (IX гасыр), Петр де Брюи, Генрих Лозаннский һәм Вальдес, яисә Вальдо (XII гасыр), Джон Уиклиф (XIV гасыр), Уильям Тиндал (XVI гасыр), Генри Гру һәм Джордж Сторрз (XIX гасыр) булган. Безнең көннәрдә исә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы нормалар буенча яшиләр һәм Аллаһы Сүзе хакыйкать нигезе дип саныйлар. Менә ни өчен Җитәкче совет 2012 елның еллык шигыре буларак Яхъя 17:17 дәге «синең сүзең — хакыйкать» дигән сүзләрне сайлады.

ӨЙРӘТҮГӘ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ИТҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ЗУР ҮЗГӘРЕШЛӘР

Җитәкче совет әгъзасы Энтони Моррис миссионерларга һәм махсус пионерларга кагылышлы бер белдерү ясады. 2012 елның сентябреннән кайбер илләрдә Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбе үткәрелә башлаячак. Галаад мәктәбенең дә максаты үзгәрде. 2011 елның октябреннән бу Мәктәптә тулы вакытлы махсус хезмәттә инде катнашучы кардәшләр — миссионерларның әле укымаганнары, махсус пионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм вефильчеләр укый башлады. Укып чыкканнары филиалларга, күчеп йөрү хезмәтенә яисә күп кешеле җирләрдәге җыелышларга билгеләнәчәк. Үз билгеләнүләрендә алар Аллаһы халкын ныгыта һәм җыелыштагыларны вәгазь эшендә ашкынып катнашырга дәртләндерә алачак.

Билгеле булганча, 2012 елның гыйнвар аеннан өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен һәм мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәпләрен тәмамлаучылар арасыннан махсус пионерлар билгеләнә башлады. Алар вәгазьчеләр аз булган я бөтенләй булмаган җирләргә җибәрелә. Махсус пионерлар итеп вакытлыча — бер елга билгеләнсә дә, аларның бу хезмәтләре өч елга сузылырга мөмкин. Үз хезмәтләрендә уңышлы булганнары даими махсус пионерлар итеп билгеләнергә мөмкин.

Әйе, 2011 елның еллык очрашуы шатлыклы вакыйга булды. Аллаһы оешмасы дөньяның төрле почмакларына яхшы хәбәрне җиткерергә һәм кардәшлегебезне ныгытырга тырыша. Без Йәһвәгә эшебезне фатихаласын дип һәм бу эш аңа күбрәк дан китерсен иде дип дога кылабыз.

[18, 19 битләрдәге рамка/иллюстрацияләр]

ЯКЫНРАК ТАНЫШУ

Программаның бер пункты Җитәкче совет әгъзаларының тугыз тол хатыннарының бишесеннән алынган интервью иде. Марина Сидлик, Эдит Сьютер, Мелита Ярач, Мельба Бэрри һәм Сидни Барбер үзләренең хакыйкать белән ничек танышканнарын һәм тулы вакытлы хезмәтне ничек башлаганнарын сөйләде. Аларның һәрберсе кадерле истәлекләрен — үз ире һәм аның белән татыган фатихалары турында сөйләп бирде. Интервью азагында барысы да «Үткәндәге һәм бүгенге тугры хатын-кызлар» дигән 86 нчы җырны башкарды.

[Иллюстрацияләр]

Өстә: Дэниел һәм Марина Сидлик; Грант һәм Эдит Сьютер; Теодор һәм Мелита Ярач

Аста: Ллойд һәм Мельба Бэрри; Кэрри һәм Сидни Барбер

[16 биттәге карта]

(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)

Алты филиал Мексикадагы филиал белән берләшкән булган

МЕКСИКА

ГВАТЕМАЛА

ГОНДУРАС

САЛЬВАДОР

НИКАРАГУА

КОСТА-РИКА

ПАНАМА

[17 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләренең Уориктагы (Нью-Йорк) төп идарәсенең эскизы