Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иблиснең тозакларыннан сакланыгыз!

Иблиснең тозакларыннан сакланыгыз!

Иблиснең тозакларыннан сакланыгыз!

«Иблис... тозагыннан котылып калыгыз» (2 ТИМ. 2:26).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Башкалар турында начар уйлау гадәтебез булса, безгә нәрсә эшләргә?

Пилат һәм Петернең мисалларыннан курку вә басымга бирешмәү турында нәрсәгә өйрәнеп була?

Үз-үзеңне чиктән тыш гаепле хис итүдән ничек арынырга?

1, 2. Бу мәкаләдә Иблис тозакларының кайсылары каралачак?

ИБЛИС Йәһвә хезмәтчеләрен аулап йөри. Ләкин аучының үз корбанын үтерәсе килсә, Иблиснең безне үтерәсе килми. Аның иң теләгән нәрсәсе — корбанын тере килеш үз тозагына тоту һәм үз ихтыярына буйсындыру. (2 Тимутегә 2:24—26 ны укы.)

2 Үз корбанын тере килеш тотарга тырышкан аучының төрле тозаклары бар. Ул җәнлекне берәр ачык урынга куып чыгарып аркан белән тотарга тырышырга мөмкин. Яисә ул тозакны күренмәслек итеп яшерергә мөмкин. Иблис тә Аллаһы хезмәтчеләрен тере килеш тотарга теләп, төрле тозаклар куллана. Аның тозагына эләгәсебез килмәсә, безгә уяу булырга һәм Шайтанның тозаклары куелган җирләрне күрә белергә кирәк. Бу мәкаләдән без Иблиснең уңышлы тозакларының өчесеннән — 1) уйламыйча сөйләү, 2) башкалардан курку вә аларның басымына бирешү һәм 3) үз-үзеңне чиктән тыш гаепле хис итүдән — ничек сакланып булганын белербез. Киләсе мәкаләдә Шайтанның башка ике тозагы каралачак.

УЙЛАМЫЙЧА СӨЙЛӘҮ ЯЛКЫНЫН ЧЫГАРМАГЫЗ

3, 4. Телебезне тыя белмәү нәрсәгә китерергә мөмкин? Мисал китерегез.

3 Җәнлекне агачлыктан куып чыгарыр өчен, аучы бу агачлыкның берәр өлешенә ут төртә дә, аннан качкан җәнлекне тота. Образлы әйткәндә, Иблиснең мәсихче җыелышта ут чыгарасы килә. Ул моны булдыра алса, җыелыштагылар ышык урынны калдырып аның корбаны булып китәргә мөмкин. Абайламыйча без аның файдасына ничек эш итәргә һәм аның тозагына ничек эләгергә мөмкин?

4 Шәкерт Ягъкуб телне ут белән чагыштырган. (Ягъкуб 3:6—8 не укы.) Телебезне тыя белмәсәк, безнең аркабызда җыелышта «ут» чыгарга мөмкин. Бу ничек була ала? Мондый хәлне күз алдыбызга китерик: җыелыш очрашуында бер апа-кардәшнең гомуми пионер итеп билгеләнгәне турында белдерү ясала. Очрашудан соң ике апа-кардәш моның турында сөйләшә. Берсе бу апа-кардәш өчен шатлана һәм аның уңышлы пионер булуына өметләнә. Икенчесе исә бу пионерның ихлас ниятен шик астына ала һәм ул моны җыелышта үз дәрәҗәсен күтәрер өчен генә эшли дип әйтә. Сез бу ике кардәшнең кайсысы белән дуслашырга теләр идегез? Аларның кайсысы үз сөйләме белән җыелышта ут чыгара алганын аңлау һич тә авыр түгел.

5. Уйламыйча сөйләү ялкынын чыгармас өчен, безгә нәрсәне тикшереп чыгарга кирәк?

5 Уйламыйча сөйләү ялкыны чыкмасын өчен, нәрсә эшләргә? Гайсә: «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дигән (Мат. 12:34). Шулай итеп, безгә иң беренче итеп күңелебездәгене тикшерергә кирәк. Без зыян китерүче сөйләү ялкынын чыгара алган начар хисләрдән сакланабызмы? Әйтик, без берәр абый-кардәшкә ниндидер хөрмәтле вазифа бирелгәнен ишеттек ди. Без аның ниятләре изге икәненә ышанабызмы я аның эчкерсезлеген шик астына куябызмы? Башкаларны тәнкыйтьләү гадәтебез булса, безгә Иблис Аллаһының тугры хезмәтчесе Әюбнең сафлыгын шик астына куйган икәнен истә тоту яхшы булыр иде (Әюб 1:9 —11). Абый-кардәшебез турында начар уйлау урынына, үзебезнең ни өчен аңа тискәре карашта булганыбыз турында уйланыйк. Аның турында алай уйлар өчен чыннан да нигезебез бармы? Яисә безгә мәхәббәтсез дөньяның соңгы көннәрдә киң таралган рухы йогынты ясаганмы? (2 Тим. 3:1—4).

6, 7. а) Башкалар турында начар уйлар тагын нәрсә аркасында туарга мөмкин? б) Безне мыскыллаганда, кемнең үрнәген тоту зарури?

6 Башкалар турында начар уйлар тагын нәрсә аркасында туарга мөмкин? Бәлки, без үз уңышларыбызга күбрәк хөрмәт күрсәтелүен телибездер. Һәм, башкаларны түбәнсетеп, үзебезне югарырак куярга тырышабыздыр. Яисә безнең үзебезне берәр нәрсә эшләмәгәнебез өчен аклыйсыбыз киләдер. Сәбәп нәрсәдә генә булмасын — горурлыктамы, көнчелектәме, үз көчебезгә ышанмаудамы,— андый уйлар яхшыга китермәс.

7 Әйтик, без берәр кемне тәнкыйтьләр өчен нигезебез бар дип уйлыйбыз. Бәлки, без аның уйламыйча сөйләвеннән зарар күргәнбездер. Сәбәбе шунда булса, аңа шуның белән үк җавап кайтару дөрес булмас иде. Алай эшләү утка керосин сипкәндәй булыр иде һәм Аллаһының түгел, ә Иблиснең файдасына хезмәт итәр иде (2 Тим. 2:26). Бу яктан безнең өчен Гайсә яхшы үрнәк булып тора. Мыскыл ителгән вакытта «Ул... мыскыл итмәде». Моның урынына, ул «Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды» (1 Пет. 2:21—23). Гайсә Йәһвәнең андый хәлләрне тиешенчә һәм кирәк вакытта чишәчәгенә ышанган. Безнең дә Аллаһыга шундый ук ышанычыбыз булырга тиеш. Сөйләмебез файда китерүче булса, без җыелышыбыздагы «татулык бәйләнешләренең» ныгытуына үз өлешебезне кертәчәкбез. (Эфеслеләргә 4:1—3 не укы.)

БАШКАЛАРДАН КУРКУ ВӘ АЛАРНЫҢ БАСЫМЫНА БИРЕШҮ ТОЗАГЫНА ЭЛӘКМӘГЕЗ

8, 9. Ни өчен Пилат Гайсәне үлем җәзасына хөкем иткән?

8 Тозакка эләккән җәнлекнең хәрәкәт иреге чикләнә. Башкалардан куркуга вә аларның басымына бирешкән кеше дә күпмедер дәрәҗәдә үз тормышына инде хуҗа була алмый. (Гыйбрәтле сүзләр 29:25 не укы.) Әйдәгез, куркуга вә басымга бирешкән бер-берсеннән аерылып торган ике ир кешенең мисалын һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк.

9 Рим хакиме Понти Пилат Гайсәнең һичнинди гаебе юк икәнен белгән һәм, күрәсең, аңа зыян китерергә теләмәгән. Пилат хәтта Гайсә «үлем җәзасы бирерлек» бернәрсә дә эшләмәгән дип әйткән. Шулай да Пилат аны үлемгә хөкем иткән. Ни өчен? Чөнки ул халык басымына бирешкән (Лүк 23:15, 21—25). «Аны җибәрсәң, ул чакта син кайсарның дусты түгелсең»,— дип кычкырганнар аңа үз дигәнендә торган яһүдләр (Яхъя 19:12). Пилат, Мәсихне якласа, үз дәрәҗәсен югалтыр дип яисә үзен үтерерләр дип курыккандыр. Шулай итеп, ул Иблис кулында курчак булып киткән.

10. Петерне Мәсихтән ваз кичәргә нәрсә этәргән?

10 Рәсүл Петер Гайсәнең иң якын дусларының берсе булган. Ул башкаларга Гайсәнең Мәсих икәнен әйтергә курыкмаган (Мат. 16:16). Башка шәкертләр Гайсәнең әйткәннәрен аңламагач һәм аны калдырып киткәч, Петер аны ташлап китмәгән (Яхъя 6:66—69). Ә Гайсә дошманнары аны кулга алырга килгәч, Петер үз Хуҗасын кылычын алып якларга тырышкан (Яхъя 18:10, 11). Ләкин соңрак Петер куркуга бирелгән һәм хәтта Гайсә Мәсихне белүдән ваз кичкән. Рәсүл кыска вакытка кешеләрдән курку тозагына эләккән, шуңа күрә аңа дөрес булганны эшләр өчен кыюлык җитмәгән (Мат. 26:74, 75).

11. Без нинди басым белән очрарга мөмкин?

11 Башкалар безне Аллаһы хупламаганны эшләргә этәрергә мөмкин. Әмма безгә, мәсихчеләр буларак, андый басымга каршы торырга кирәк. Начальнигыбыз я башкалар безне алдарга яисә җенси әхлаксызлык кылырга мәҗбүр итәргә тырышырга мөмкин. Мәктәптә укыганнарга исә яшьтәшләрнең басымы белән көрәшергә туры килә: алар кардәшләребезне экзаменнарда шпаргалка кулланырга, порнография карарга, тәмәке тартырга, наркотиклар кулланырга, исерткеч эчемлекләрне чамасын белмичә эчәргә я фәхешлек кылырга этәрергә мөмкин. Безгә Йәһвә хупламаганны эшләргә этәргән кешеләрдән курку вә аларның басымына бирешү тозагына төшмәскә нәрсә булышачак?

12. Ни өчен Пилат һәм Петер курку вә басымга бирешкән?

12 Пилат һәм Петернең мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Пилат Мәсих турында бик аз белгән. Шулай да ул Гайсәнең бернинди дә гаебе юк икәнен һәм гадәттән тыш кеше булганын таныган. Әмма Пилат басынкы булмаган, аның хак Аллаһыга карата яратуы да булмаган. Шунлыктан Иблис аны җиңел генә тере килеш тоткан. Петер исә Аллаһыны да яраткан һәм хакыйкатьне дә белгән. Шуңа карамастан, ул кайчак тыйнак булмаган, башкалардан курыккан һәм аларның басымына бирешкән. Гайсәне кулга алыр алдыннан Петер: «Барысы ышанычларын югалтсалар да, мин югалтмам»,— дип мактанган (Марк 14:29). Аллаһыга таянган бер мәдхия җырлаучыдан үрнәк алган булса, рәсүл булачак сынауларга әзер булыр иде. Ул мәдхия җырлаучы: «Ходай минем яклы, шуңа күрә курыкмам, кеше миңа нәрсә эшли алыр?» — дип җырлаган (Мәд. 117:6). Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы төнендә Петер һәм башка ике рәсүл аның белән Гетсимәни бакчасында булган. Ләкин рәсүлләр, шул исәптән Петер дә, уяу кала алмыйча йокыга талган. Гайсә аларны уятып: «Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз»,— дигән (Марк 14:38). Әмма Петер янә йоклап киткән, ә соңрак курку вә басымга бирешкән.

13. Берәр начарлык эшләргә котырткан кешеләрнең басымына каршы торырга нәрсә ярдәм итә ала?

13 Пилат һәм Петернең мисалларыннан тагын нәрсәгә өйрәнеп була? Кешеләрнең басымына каршы торыр өчен, төгәл белем, басынкылык, тыйнаклык, Аллаһыга карата мәхәббәт һәм кешеләрдән түгел, ә Йәһвәдән курку кирәк. Төгәл белемгә нигезләнгән иманыбыз безне ышануларыбыз турында кыюлык һәм инанганлык белән сөйләргә дәртләндерәчәк. Ә бу безгә үз чиратында басымга каршы торырга һәм кешеләрдән куркуны җиңәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук без үз көчебезгә таянмаска тиеш. Моның урынына, безгә Аллаһы ярдәменнән башка басымга каршы торып булмаганын басынкы гына танырга һәм Йәһвәдән рухын сорарга кирәк. Аңа карата яратуыбыз безне аның нормаларын тотарга һәм исеменә тап төшерерлек эшләрдән сакланырга дәртләндерергә тиеш. Өстәвенә, безгә берәр сынауга дучар булганчы, аңа әзерләнергә кирәк. Мәсәлән, балаларыбызны булачак сынауларга әзерләсәк һәм алар белән бергә дога кылсак, алар, яшьтәшләре үзләрен берәр начарлык эшләргә котыртканда, нәрсә эшләргә тиеш икәннәрен белер (2 Көр. 13:7) *.

ИЗӘ ТОРГАН ТОЗАКТАН — ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ЧИКТӘН ТЫШ ГАЕПЛЕ ХИС ИТҮДӘН САКЛАНЫГЫЗ

14. Үткәндә ясаган хаталарыбызга килгәндә, Иблис безнең нинди нәтиҗә ясавыбызны теләр иде?

14 Кайвакыт тозак җәнлек еш йөргән юл өстендә эленеп торган авыр бүрәнә я таш була. Берни дә сизмәгән җәнлек тартылган җепкә тиеп, бүрәнә я таш астында изелеп кала. Үз-үзеңне чиктән тыш гаепле хис итүне дә изә торган авыр йөк белән чагыштырып була. Үткәндә ясаган хатаны искә төшереп торсак, үзебезне таш астында изелгәндәй хис итүебез ихтимал. (Мәдхия 37:4— 6, 9 ны укы.) Шайтан безнең Йәһвә шәфкатен татырга лаек түгелбез һәм Аллаһы куйган таләпләргә туры килә алмыйбыз дигән нәтиҗәгә килүебезне теләр иде.

15, 16. Үз-үзеңне чиктән тыш гаепле хис итү тозагыннан ничек сакланырга?

15 Изә торган тозактан ничек сакланырга? Җитди гөнаһ кылган булсагыз, Йәһвә белән татулашыр өчен адымнар ясагыз. Өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез (Ягък. 5:14—16). Кылган хаталарыгызны төзәтер өчен хәлегездән килгәнне эшләгез (Мат. 3:8). Сезне үгетләп төзәтсәләр, чиктән тыш боекмагыз. Андый төзәтү Йәһвәнең сезне яратканын исбатлый (Евр. 12:6). Шул ук гөнаһка бүтән төшмәскә һәм карарыгыз буенча эш итәргә тәвәккәл булыгыз. Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылганнан соң, гөнаһларыгыз Гайсә Мәсихнең йолым корбаны нигезендә кичерелә ала икәненә иман итегез (1 Яхъя 4:9, 14).

16 Кайберәүләр, хаталары инде кичерелгән булса да, аларга әле дә үкенә. Сезнең турында да моны әйтеп булса, Йәһвәнең үзенең яраткан Угылы Гайсәне иң авыр чагында ташлап киткән Петерне һәм башка рәсүлләрне кичергәнен онытмагыз. Йәһвә шулай ук коточкыч әхлаксызлык кылганы өчен Көринт җыелышыннан чыгарылган, әмма соңыннан тәүбә иткән бер ир кешене дә гафу иткән (1 Көр. 5:1—5; 2 Көр. 2:6—8). Аллаһы Сүзендә җитди гөнаһларга төшкән, әмма Аллаһы тарафыннан кичерелгән башка кешеләрнең дә мисаллары китерелә (2 Елъ. 33:2, 10—13; 1 Көр. 6:9—11).

17. Йолым нигезендә нәрсә мөмкин?

17 Ихлас күңелдән тәүбә итсәгез һәм Йәһвә шәфкатен татыячаксыз икәненә ышансагыз, ул сезне кичерәчәк һәм үткәндә ясаган хаталарыгызны исенә төшермәячәк. Гөнаһларыгызның Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кичерелә алганына шикләнмәгез. Югыйсә, сезнең Шайтан куйган тозакларның берсенә эләгүегез бар. Иблис сезне нәрсәгә генә ышандырырга тырышмасын, гөнаһка төшкән һәм тәүбә иткән һәрбер кешенең йолым нигезендә кичерелүе мөмкин (Гыйб. сүз. 24:16). Йолымга иман итү җилкәгездән үз-үзегезне чиктән тыш гаепле хис итү йөген төшерә алачак һәм сезгә, Аллаһыга бөтен йөрәк, җан һәм акыл белән хезмәт итәр өчен, көч өсти алачак (Мат. 22:37).

«ШАЙТАННЫҢ НИЯТЛӘРЕ БЕЗГӘ БИЛГЕЛЕ»

18. Иблиснең тозакларыннан сакланырга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

18 Шайтан безнең үзенең берәр тозагына — аермасы юк кайсысына — эләгүебезне тели. Әмма «Шайтанның ниятләре безгә билгеле» булганга, без аның тозакларын абайлап китә алабыз (2 Көр. 2:10, 11). Шуның өчен, безгә сынауларга очраганда, Аллаһыдан зирәклек сорарга кирәк. «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса,— дип язган Ягъкуб,— ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә» (Ягък. 1:5). Үз догаларыбыз буенча эш итәргә теләсәк, безгә регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрергә һәм Аллаһы Сүзендәге принциплар буенча яшәргә кирәк. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы тарафыннан бирелгән Изге Язмаларны өйрәнү кораллары Иблиснең тозаклары куелган җирләрне күрергә һәм бу тозаклардан сакланырга ярдәм итә.

19, 20. Ни өчен без явызлыкны нәфрәт итәргә тиеш?

19 Догалар кылып һәм Изге Язмаларны өйрәнеп, без яхшылыкны тагы да ныграк яратачакбыз. Ләкин бу — эшнең яртысы гына. Безнең шулай ук явызлыкка карата нәфрәтебез дә булырга тиеш (Мәд. 96:10). Эгоистик теләкләрне канәгатьләндерү нәрсәгә китерә алганы турында уйлансак, бездә андый теләкләр булмас (Ягък. 1:14, 15). Явызлыкны нәфрәт итәргә һәм яхшылыкны ихлас күңелдән яратырга өйрәнсәк, Шайтанның тозакка салган җиме безне кызыктырмас, ул бездә җирәнү хисен генә уятыр.

20 Аллаһы безгә Шайтан хәйләсенә эләкмәскә ярдәм иткәнгә, безнең аңа карата рәхмәт хисләребез ташып тора! Үз рухы, Сүзе һәм оешмасы ярдәмендә Йәһвә безне «явыздан саклый» (Мат. 6:13). Киләсе мәкаләдән без Иблиснең Аллаһы хезмәтчеләрен тере килеш тотар өчен уңышлы кулланган тагын ике тозагыннан ничек сакланырга икәнен белербез.

[Искәрмә]

^ 13 абз. Әти-әниләр балалары белән бергә «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) дигән китап, 2 том, 132—133 нче битләрдәге «Басым ясалганда минем адымнарым» дигән схеманы карап чыга ала. Файдалы киңәшләр шулай ук «Күзәтү манарасы» 2010 ел, 15 ноябрь, 9—10 нчы битләр, 11—15 нче абзацларда һәм «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, июль саны, 2 нче битендәге 3 нче абзацта бар. Бу мәгълүматларны Гаилә белән гыйбадәт кылу киче вакытында карап чыгып була.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Уйламыйча сөйләү аркасында җыелышта ут чыгарга мөмкин

[24 биттәге иллюстрация]

Сез үз-үзегезне чиктән тыш гаепле хис итү йөгеннән котыла аласыз