Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин... сезнең белән»

«Мин... сезнең белән»

«Мин... сезнең белән»

«Күпләр анда-монда йөрер, һәм чын белем артыр» (ДАН. 12:4).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Безнең көннәрдә «чын белем» ничек ачылган?

Хакыйкатьне кабул иткәннәрнең саны ничек күбәйгән?

Төгәл белем ничек «арта»?

1, 2. а) Гайсәнең бүген үз шәкертләре белән булганын һәм киләчәктә дә булачагын без кайдан беләбез? б) Данил 12:4 буенча, Изге Язмаларны тырышып өйрәнү нинди фатихалар китерә?

КҮЗ алдыңа китер: син Оҗмахта. Һәр иртә уянган саен син үзеңне яхшы хис итәсең, синең яңа эшләргә тотынасың килә. Бер җирең әрнеми дә, сызламый да. Син сау-сәламәт. Синең күрү, ишетү, ис сизү, тиеп сизү һәм тәм тою органнарың камил. Көчең ташып тора, эшең рәхәтлек китерә, дусларың күп, һәм сине инде бернәрсә дә борчымый. Нәкъ шундый фатихаларны Аллаһы Патшалыгы идарәсе алып киләчәк. Билгеләнгән Патша — Гайсә Мәсих — үз гражданнарын фатихалаячак һәм Йәһвә турында белем бирәчәк.

2 Ул вакытта Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә бу бөтендөнья өйрәтү эшен башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Дөресендә, Аллаһы һәм аның Улы гасырлар дәвамында тугры мәсихчеләр белән булган. Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләрен алар белән булачагына ышандырган. (Маттай 28:19, 20 не укы.) Аның бу вәгъдәсенә ышанычыбызны ныгытыр өчен, әйдәгез, Данил 2 500 елдан артык вакыт элек борынгы Бабылда язган бер пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. Без яшәгән «ахыр заман» турында ул: «Күпләр анда-монда йөрер, һәм чын белем артыр»,— дип язган (Дан. 12:4). Хәзер без «анда-монда йөрү» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыленең җентекләп тикшерү дигәнне аңлатканын беләбез. Андый җентекләп тикшерү нинди искиткеч фатихалар китерә! Изге Язмаларны тырышып өйрәнүчеләр чын белем, ягъни Аллаһы Сүзен төгәл белү белән фатихалана. Пәйгамбәрлектә шулай ук «чын белем артыр» дип әйтелә. Бу белемне эзләп тапкан кешеләр аны кабул итә һәм башкаларга да тарата. Кешеләр, кайда гына яшәмәсен, бу белемгә ия була ала. Данил пәйгамбәрлегенең ничек үтәлгәнен тикшереп, без Гайсәнең безнең көннәрдә үз шәкертләре белән булганын һәм Йәһвәнең үзенең бар вәгъдәләрен үти алганын күрербез.

«ЧЫН БЕЛЕМ» АЧЫЛА

3. Рәсүлләр үлеменнән соң «чын белем» белән нәрсә булган?

3 Рәсүлләрнең үлеменнән соң мәсихчеләр арасыннан алдан әйтелгән мөртәтлек чыккан һәм яшен тизлеге белән таралган (Рәс. 20:28—30; 2 Тес. 2:1—3). Үзләрен христианнар дип атаучыларның гасырлар буе «чын белеме» булмаган, ә Изге Язмалар турында бернәрсә дә белмәгән кешеләр хакында инде әйтәсе дә юк. Изге Язмаларга ышангандай булып кылансалар да, христиан дөньясының җитәкчеләре Аллаһыны хурлый торган ялган тәгълиматларга өйрәткән, ягъни «җен өйрәтүләрен» тараткан (1 Тим. 4:1). Кешеләр, гомумән алганда, рухи караңгылыкта яшәгән. Аларны, мәсәлән, Троица, үлемсез җан һәм тәмуг турындагы ялган тәгълиматларга өйрәткәннәр.

4. Мәсихчеләрнең бер төркеме 1870 нче елларда «чын белемне» ничек эзли башлаган?

4 Ләкин 1870 нче елларда — «соңгы көннәр» башланганчы якынча дүрт дистә ел алдан — Пенсильваниядәге (АКШ) эчкерсез мәсихчеләрнең кечкенә төркеме Изге Язмаларны җентекләп өйрәнер өчен һәм «чын белемне» табар өчен бергә җыела башлаган (2 Тим. 3:1). Алар Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дип аталган булган. Алар Маттай 11:25 тә язылган белем яшерелгән «зирәкләр һәм акыл ияләре» исәбенә кермәгән. Киресенчә, алар Аллаһы ихтыярын чын күңелдән үтәргә теләгән басынкы кешеләр булган. Алар Изге Язмаларны игътибар белән укыган, укыганнары турында фикер алышкан, уйланган һәм Аллаһы җитәкчелеген сорап дога кылган. Алар шулай ук Изге Язмаларның төрле өзекләрен бер-берсе белән чагыштырган һәм андый тикшерүләр үткәргән башка кешеләрнең язмаларын да өйрәнгән. Тора-бара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр гасырлар буе сер итеп кала биргән хакыйкатьләрне аңлый башлаган.

5. «Борынгы дини тәгълиматлар» дигән трактатлар сериясенең максаты нинди булган?

5 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, белгәннәренә шатлансалар да, «чын белем» эзләп тапканга, горурланып китмәгән һәм яңа нәрсәне тапкан дип игълан итмәгән (1 Көр. 8:1). Моның урынына, алар «Борынгы дини тәгълиматлар» дип исемләнгән трактатлар сериясен бастырган. Бу трактатлар укучыларны Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән таныштырган. Шул трактатларның беренче чыгарылышында «кешеләр өйрәткән ялган тәгълиматлардан азат ителү һәм Раббыбызның вә рәсүлләренең борынгы дини тәгълиматларын кайтару максаты белән Изге Язмаларны өйрәнер өчен ярдәм» тәкъдим ителгән («Борынгы дини тәгълиматлар» (ингл), № 1, 1889 ел, апрель, 32 нче бит).

6, 7. а) Йәһвә Шаһитләренә 1870 нче еллардан бирле нинди хакыйкатьләр ачылган? б) Кайсы хакыйкатьләрне сез аеруча кадерлисез?

6 Ул вакыттан соң узган 100 дән артык ел дәвамында нинди генә искиткеч хакыйкатьләр ачылмаган! * Бу хакыйкатьләр дин белгечләре бәхәсләшкән кызыксыз фәнни белемнәр түгел. Алар — тормышыбызны мәгънәле итүче һәм безгә шатлык, өмет вә азатлык бирүче дулкынландыргыч хакыйкатьләр. Алар безгә Йәһвәне — кайгыртучан Аллаһыбызның сыйфатларын һәм ниятләрен — танып белергә ярдәм итә. Алар шулай ук Гайсәнең ролен, аның ни өчен яшәгәнен, үлгәнен һәм бүген нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңлатып бирә. Бу кыйммәтле хакыйкатьләр ярдәмендә Аллаһының ни өчен явызлыкны рөхсәт иткәнен, кешеләрнең ни өчен үлгәнен, ничек дога кылырга һәм бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белеп була.

7 Хәзер без гасырлар дәвамында «сер» булып торган, әмма бу ахыр вакытта үтәлеп барган пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсенә төшенә алабыз (Дан. 12:9). Бу пәйгамбәрлекләрнең күбесе Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында язылган. Мәсәлән, Йәһвә безгә күзгә күренмәгән вакыйгаларның — Гайсәнең тәхеткә утыруы, күктәге сугыш һәм Шайтанның җиргә бәреп төшерелүенең — мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте (Ачыл. 12:7—12). Аллаһы шулай ук безгә күреп булган нәрсәләрнең — сугышлар, җир тетрәүләр, кизүләр, ачлык һәм кешеләрнең бу «авыр вакытларда» киң таралган начар тәртибенең — сәбәбен аңларга булыша (2 Тим. 3:1—5; Лүк 21:10, 11).

8. Күрә һәм ишетә алган нәрсәләр өчен без кемне данлыйбыз?

8 Без Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләрен аңлыйбыз: «Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле! Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр» (Лүк 10:23, 24). Андый нәрсәләрне күрә һәм ишетә алганыбыз өчен без Йәһвә Аллаһыны данлыйбыз. Аллаһының изге рухының Гайсә шәкертләренә «тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торганы» өчен без бик рәхмәтле! (Яхъя 16:7, 13 не укы.) Чын белемнең никадәр кыйммәтле икәнен һәм аны башкалар белән юмарт уртаклашырга кирәк икәнен беркайчан да онытмыйк.

«КҮПЛӘР... ЧЫН БЕЛЕМНЕ» КАБУЛ ИТӘ

9. «Күзәтү манарасының» 1881 елның апрель санында нинди чакыру булган?

9 «Күзәтү манарасы» чыга башлаганнан соң ике ел да үтмәстән, аның 1881 елның апрель санында «1 000 вәгазьче кирәк» дигән чакыру бастырылган булган. Анда болай дип әйтелгән булган: «Үз вакытларының яртысын я күбрәген Раббы эшенә багышлый алганнарга безнең тәкъдимебез бар... ягъни: мөмкинлекләрегездән чыгып, китап таратучылар яисә вәгазьчеләр буларак, зур я кечкенә шәһәрләргә барып, аларның бар җирләрендә Аллаһыны яраткан, әмма төгәл белемнәре булмаган эчкерсез мәсихчеләрне эзләгез; аларга Атабызның мәрхәмәтенең байлыгын һәм аның Сүзенең матурлыгын күрергә ярдәм итегез».

10. Тулы вакытлы хезмәтчеләрнең кирәклеген белү кешеләрне нәрсә эшләргә этәргән?

10 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең шушы чакыруыннан күренгәнчә, алар яхшы хәбәрне вәгазьләүнең мәсихчеләр өчен үтә мөһим икәнен таныган. Ләкин ул чакта 1 000 кешенең тулы вакытлы хезмәтне башкаруы тормышка ашмаслык булган, чөнки Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең очрашуларына нибары берничә йөз кеше генә йөргән булган. Шулай да күп кенә кеше, берәр трактат яки журнал укыгач, бу хакыйкать икәнен аңлаган һәм шул чакыруны теләп кабул иткән. Мәсәлән, 1882 елны Изге Язмаларны Тикшерүчеләр тарафыннан бастырылган бер «Күзәтү манарасын» һәм бер брошюраны укып чыкканнан соң, Лондонда (Англия) яшәүче бер укучы: «Аллаһы үтәргә кушкан бу фатихалы эшне башкарыр өчен, мине нәрсә һәм ничек вәгазьләргә кирәк икәненә өйрәтегезче»,— дип язган.

11, 12. а) Безне китап таратучылар белән нинди максат берләштерә? б) Китап таратучылар «сыйныфлар», ягъни җыелышлар ничек оештырган?

11 1885 елны якынча 300 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр китап таратучы булып хезмәт иткән. Ул тулы вакытлы хезмәтчеләрнең максаты безнеке кебек булган: алар да Гайсә Мәсихнең шәкертләрен булдырырга тырышкан. Әмма аларның алымнары безнекеләреннән аерылып торган. Без, гадәттә, Изге Язмалар өйрәнүе вакытында бер кешене генә өйрәтәбез. Шулай ук без өйрәнүчене җыелыш очрашуларына чакырабыз. Китап таратучылар исә кешеләргә китаплар калдырган һәм соңыннан кызыксынучыларны бер урынга җыеп, алар белән бергә Изге Язмаларны өйрәнгән. Кешеләрнең һәрберсе белән аерым өйрәнер урынына, алар «сыйныфлар», ягъни җыелышлар оештырган.

12 Мәсәлән, 1907 елда берничә китап таратучы бер шәһәр буйлап, «Меңьеллыкның таң атуы» («Изге Язмаларны тикшерүләр» дип тә аталган) дигән китаплары булган кешеләрне эзләгән. «Күзәтү манарасында» моның турында болай дип әйтелгән булган: «[Кызыксынучыларны] алар арасыннан берсенең өендә кечкенә очрашуларга җыя иделәр. Китап таратучы алар белән якшәмбе көне буе Аллаһының кешелеккә карата нияте турында сөйләште, ә киләсе якшәмбе ул аларны атна саен очрашырга өндәде». 1911 елны кардәшләр шәкертләрне башкача булдыра башлаган. Илле сигез күчеп йөрүче махсус хезмәтче Кушма Штатлар һәм Канада буйлап ачык нотыклар сөйләп йөргән. Бу кардәшләр нотыкларны тыңларга килгән кызыксынучыларның исемнәрен һәм, адресларын язып барган һәм алар берәрсенең йортында бергә җыелсын өчен, яңа «сыйныфлар» оештырган. 1914 елда Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең бөтен дөнья буенча инде 1 200 җыелышы булган.

13. Безнең көннәрдә «чын белемнең» артуы турында әйткәндә, сезне нәрсә таң калдыра?

13 Безнең көннәрдә бөтен җир шарында якынча 109 400 җыелыш бар һәм 895 800 тирәсе кардәш пионер булып хезмәт итә. Якынча сигез миллион кеше «чын белемгә» ия һәм аны үз тормышында куллана (Ишагыйя 60:22 не укы *.) * Бу сан таң калдыра, чөнки Гайсә: «Барысы да Минем өчен сезне [шәкертләрне] нәфрәт итәр»,— дип әйткән булган. Ул шулай ук шәкертләренең эзәрлекләнәчәген, төрмәләргә утыртылачагын һәм хәтта үтереләчәген әйткән (Лүк 21:12—17). Шайтан, аның җеннәре һәм кешеләр арасыннан аның тарафдарлары Йәһвә халкына каршы килсә дә, алар шәкертләр булдыру йөкләмәсен бик уңышлы үти. Алар яхшы хәбәрне «бөтен җиһанда тарата»: эссе тропик урманнардан алып бик салкын тундраларга кадәр, тау җирләрдә, чүлләрдә, шәһәрләрдә һәм җирнең иң ерак почмакларында (Мат. 24:14). Моны Аллаһы ярдәменнән башка берничек тә үтәп булмас иде.

«ЧЫН БЕЛЕМ» АРТА

14. Басмалар «чын белемнең» артуында нинди роль уйный?

14 Яхшы хәбәрне вәгазьләгән кешеләрнең һәм чыгарылган басмаларның саны күбәйгәнгә, «чын белем» арткан. 1879 елның июль аенда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Сион күзәтү манарасы һәм Мәсихнең патшалык итүенең хәбәрчесе» дигән журналның беренче санын бастырган. Инглиз телендә чыккан һәм бер сәүдә фирмасының типографиясендә бастырылган ул санның тиражы 6 000 данә тәшкил иткән. 27 яшьлек Чарлз Тейз Рассел бу журналның редакторы булып сайланган, ә башка биш җитлеккән Изге Язмаларны Тикшерүче бу журнал өчен мәкаләләр язып торган. Хәзер исә «Күзәтү манарасы» 195 телдә бастырыла. Ул — дөньяда иң киң күләмдәге журнал, һәм аның һәрбер санының тиражы 42 182 000 данә тәшкил итә. Икенче урында 84 телдә 41 042 000 тираж белән бастырылган «Уяныгыз!» журналы тора. Өстәвенә, һәр ел якынча 100 миллион китап һәм Изге Язмалар китабы бастырыла.

15. Бастыру эшебез нинди акчага башкарыла?

15 Бу гаять зур эш ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. (Маттай 10:8 не укы.) Басу машиналары, кәгазь, буяу һәм башка нәрсәләрнең бәясен белгән типографиячеләрне бу шаккатыра. Филиаллар типографияләре өчен кирәк-яракларны сатып алучы бер абый кардәш болай дип әйткән: «Типографияләребезгә килеп киткән эшкуарларны заманча, югары технологияле мондый җитештерүнең чыгымнары ирекле иганәләр белән каплана икәне гаҗәпләндерә. Аларның Вефиль эшчеләренең шулкадәр яшь һәм бик бәхетле булуларына да исләре китә».

ҖИР ЙӨЗЕ АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ БЕЛӘН ТУЛАЧАК

16. Ни өчен Йәһвә «чын белемне» арттыра?

16 Аллаһы, «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен» теләгәнгә, «чын белемне» арттыра (1 Тим. 2:3, 4). Йәһвә кешеләрнең хакыйкатьне белүләрен, үзенә дөрес гыйбадәт кылуларын һәм шулай итеп үзе биргән фатихалар алуларын тели. «Чын белемне» ачып, Йәһвә майланган тугры мәсихчеләрнең калдыгын җыйган. Ул шулай ук «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» җирдә мәңге яшәргә өметләре булган «бихисап күп кешене» дә җыя (Ачыл. 7:9).

17. Хак гыйбадәт кылуның киңәюе нинди нәтиҗәләр ясарга этәрә?

17 Хак гыйбадәт кылуның соңгы якынча 130 ел эчендә киңәюе хәйран калдырырлык мондый нәтиҗә ясарга этәрә: Аллаһы һәм аның билгеләнгән Патшасы Гайсә Мәсих Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре белән булып, аларга җитәкчелек биргән, аларны яклаган, оештырган һәм өйрәткән. Бу киңәю безне шулай ук Йәһвә Аллаһының үзенең киләчәк турындагы вәгъдәләрен һичшиксез үтәячәгенә ышандыра. «Сулар диңгезне тутыргандай, җир йөзе Йәһвә турында белем белән тулачак» (Ишаг. 11:9). Кешелек ул вакытта гаҗәеп фатихалар татыячак!

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. «Йәһвә Шаһитләре: иман эшләре, 1 нче өлеш. Караңгылыктан» һәм «Йәһвә Шаһитләре: иман эшләре, 2 нче өлеш. Яктылык балкысын» дигән DVD фильмнардан моның турында күбрәк белеп була.

^ 13 абз. Ишагыйя 60:22: «Кечкенәдән — мең, иң әһәмиятсездән көчле халык барлыкка киләчәк. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтәчәкмен».

^ 13 абз. «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» (рус) дигән китапның 2 нче томы, 320 нче битен һәм «Күзәтү манарасы», 2002 ел, 1 сентябрь, 29 нче биттәге 16 нчы абзацны кара.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[6 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Аллаһы ихтыярын чын күңелдән үтәргә теләгән басынкы кешеләр булган

[7 биттәге иллюстрация]

Йәһвә «чын белем» таралсын өчен куйган тырышлыкларыгызны кадерли