Патшалык гражданнары булып яшәгез!
Патшалык гражданнары булып яшәгез!
«Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез» (ФЛП. 1:27).
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
Кем Патшалык гражданы була ала?
Патшалык телен, тарихын һәм кануннарын ничек өйрәнеп була?
Патшалык гражданнары Аллаһы нормаларын яратканнарын ничек күрсәтә?
1, 2. Ни өчен Паулның Филиппуйдагы җыелышка бирелгән киңәше зур әһәмияткә ия булган?
РӘСҮЛ Паул Филиппуйдагы җыелышны «Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәргә» өндәгән. (Филиппуйлыларга 1:27 не укы.) Бу шигырьдә кулланылган «яшәгез» дигән сүз «гражданнар булып яшәгез» дигәнне аңлата. Бу сүзләр Филиппуйдагы җыелыш өчен зур әһәмияткә ия булган. Ни өчен? Чөнки филиппуйлыларга, күрәсең, Рим гражданлыгы бирелгән булган. Филиппуйда һәм империянең башка төбәкләрендә яшәгән Рим гражданнары үз дәрәҗәләре белән горурланган, һәм аларны Рим законы яклаган.
2 Филиппуй мәсихчеләре башка бер сәбәп аркасында тагы да күбрәк горурлана алган. Паул аларның, майланган мәсихчеләр буларак, «күкләрдәге» гражданлыкка ия булганнарын исләренә төшергән (Флп. 3:20). Алар ниндидер кеше империясенең түгел, ә Аллаһы Патшалыгының гражданнары булган. Бу аларга бер хөкүмәт тә бирә алмаган яклау һәм файда биргән (Эфес. 2:19—22).
3. а) Патшалык гражданнары кем була ала? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
3 Паулның «гражданнар булып яшәгез» дигән өндәве, беренче чиратта, Мәсих белән күктә идарә итәчәк мәсихчеләргә кагыла (Флп. 3:20). Әмма киңрәк мәгънәдә аны Аллаһы Патшалыгының идарәсе вакытында җирдә яшәячәк кешеләргә дә кулланып була. Ни өчен? Чөнки бар мәсихчеләр дә бер үк Патшага — Йәһвәгә хезмәт итә, һәм бер үк нормалар буенча яшәргә тиеш (Эфес. 4:4—6). Бүген күпләр берәр бай илнең гражданнары булып китәр өчен бар тырышлыкларын куя. Патшалык гражданнары булу мөмкинлеге исә тагы да кадерлерәк. Бу никадәр зур хөрмәт икәнен күрергә безгә кеше хөкүмәтләре һәм Аллаһы Патшалыгы үз гражданнарына куйган таләпләрне чагыштыру ярдәм итәчәк. Шулай ук без Патшалык гражданнары булып калыр өчен нинди өч таләпкә җавап бирергә тиеш икәнен белербез.
ГРАЖДАНЛЫК АЛУ ӨЧЕН ТАЛӘПЛӘР
4. Саф тел нәрсә ул, һәм без бу телдә ничек «сөйләшәбез»?
4 Тел өйрәнү. Кайбер хөкүмәтләр үз илләренең гражданнары булырга теләүчеләрдән дәүләт телен белүләрен таләп итә. Хәтта берәр илнең гражданы булып киткәч тә, кайберәүләргә яңа телне еллар дәвамында үзләштерергә туры килә. Алар грамматика кагыйдәләрен тиз өйрәнергә мөмкин, ләкин сүзләрнең әйтелешен камилләштерер өчен аларга, бәлки, берникадәр вакыт кирәк булыр. Аллаһы Патшалыгы да үз гражданнарыннан Изге Язмаларда «саф тел» дип аталган телне өйрәнүләрен таләп итә. (Софония 3:9 ны укы *.) Нинди тел турында сүз бара? Саф тел — Изге Язмаларда язылган Аллаһы һәм аның ниятләре турында хакыйкать. Аллаһы кануннары һәм принциплары буенча яшәгәндә, без саф телдә «сөйләшәбез». Аллаһы Патшалыгының гражданнары Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне тиз үзләштерергә һәм суга чумдырылырга мөмкин. Әмма хәтта суга чумдырылгач та, алар саф телдә «сөйләүләрен» яхшыртыр өчен көн дә тырышлыклар куярга тиеш. Ничек итеп? Безнең һәрберебезгә Изге Язмалардан белгәннәребезне тормышыбызда кулланыр өчен көчебездән килгәнне эшләргә кирәк.
5. Ни өчен без Йәһвә оешмасының тарихы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тиеш?
5 Тарихны өйрәнү. Берәр илнең гражданлыгын алыр өчен, бу илнең тарихын белү таләп ителергә мөмкин. Патшалыкның гражданы булыр өчен дә, Аллаһы Патшалыгы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә кирәк. Әйдәгез, борынгы Исраилдә хезмәт иткән Корах угылларының мисалын карап чыгыйк. Алар Иерусалимны, анда урнашкан гыйбадәт кылу урынны яраткан һәм бу шәһәрнең тарихы турында сөйләүдән рәхәтлек тапкан. Аларны Иерусалимның матурлыгы түгел, ә аның «бөек патша [Йәһвә] каласы» булуы таң калдырган. Бу гыйбадәт кылу урынында халыкны Йәһвә Канунына өйрәткәннәр. Үзе идарә иткән халыкка «бөек патша» яратучан игелеген күрсәткән. (Мәдхия 47:2, 3, 10, 13, 14 не укы.) Сез дә, Корах угыллары кебек, Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенең тарихын өйрәнергә һәм аның турында сөйләргә телисезме? Йәһвәнең үз халкына ярдәм итүе турында күбрәк белгән саен һәм Аллаһы оешмасы белән яхшырак танышкан саен, Аллаһы Патшалыгы сезнең өчен реальрәк булачак. Һәм сезнең Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә теләгегез көчәя барачак (Ирем. 9:24; Лүк 4:43).
6. Ни өчен Йәһвәнең бездән Патшалык законнарын һәм үз принципларын өйрәнүебезне һәм алар буенча яшәвебезне таләп итәргә хокукы бар?
6 Законнарны белү. Хөкүмәтләр үз гражданнарыннан дәүләт законнарын белүләрен һәм үтәүләрен таләп итә. Йәһвәнең Патшалык гражданнарыннан үз кануннарын вә принципларын белүләрен һәм алар буенча яшәүләрен таләп итәргә бигрәк тә хокукы бар (Ишаг. 2:3; Яхъя 15:10; 1 Яхъя 5:3). Кешеләрнең кануннары камил түгел һәм гаделсез дә булырга мөмкин. Алардан аермалы буларак, «Ходайның... кануны камил» (Мәд. 18:8). Без Аллаһы канунында рәхәтлек табабызмы һәм аның Сүзен һәр көн укыйбызмы? (Мәд. 1:1, 2). Безнең һәрберебезгә Аллаһы кануннарын тырышып өйрәнергә кирәк. Безнең өчен моны беркем дә эшли алмый.
ПАТШАЛЫК ГРАЖДАННАРЫ АЛЛАҺЫ НОРМАЛАРЫН ЯРАТА
7. Патшалык гражданнары нинди нормалар буенча яши?
7 Патшалык гражданнары булып калыр өчен, безгә Аллаһы нормаларын белү генә түгел, ә аларны ярату да мөһим. Дәүләтләрнең күп гражданнары үз иленең законнарын вә нормаларын тотарга әзер дип әйтә. Шулай да берәр таләп үзләрен чикләгәндә һәм янәшәдә беркем дә булмаганда, алар аны боза. Күп очракларда андый гражданнар — «кешеләргә ярарга тырышучылар» (Көл. 3:22). Патшалык гражданнары исә югары нормалар буенча яши. Аллаһы кануннарын үтәү безгә шатлык китерә. Без аларны яныбызда беркем булмаганда да үтибез. Ни өчен? Чөнки без Закон Чыгаручыны яратабыз (Ишаг. 33:22; Лүк 10:27 не укы).
8, 9. Аллаһы кануннарын чынлыкта яратасызмы, юкмы икәнен сез ничек белә аласыз?
8 Сез Аллаһы кануннарын чынында яратасызмы, юкмы икәнен ничек белә аласыз? Мәсәлән, киемебез һәм тышкы кыяфәтебез турында әйткәндә, безнең сайлау ирегебез бар. Шулай да моңа кагылышлы киңәшләр бирелгәндә, сез аларны кабул итәсезме? Патшалык гражданы булып киткәнче, сез, мөгаен, шапшак я кычкырып торган кием киеп йөргәнсездер. Аллаһыны яратуыгыз үсә барганда, сез аны данларлык итеп киенергә өйрәндегез (1 Тим. 2:9, 10; 1 Пет. 3:3, 4). Сез үзегез турында хәзер тыйнак киенәсез дип уйларга мөмкин. Ләкин сезгә берәр өлкән кием-килбәтегез җыелыштагы күп вәгазьчеләрнең хисләрен рәнҗетә дип әйтсә, сез нишләрсез? Үпкәләрсезме, үзегезне аклый я киреләнә башларсызмы? Без Мәсихтән үрнәк алырга тиеш; бу — Аллаһы Патшалыгының төп законы (1 Пет. 2:21). Гайсәнең үрнәген күздә тотып, рәсүл Паул болай дип язган: «Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. Чөнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады» (Рим. 15:2, 3). Җитлеккән мәсихче, җыелыштагы иминлекне саклар өчен, башкаларның вөҗданнарын исәпкә алырга тырышыр (Рим. 14:19—21).
9 Ә җенси мөнәсәбәткә һәм никахка карашыбыз турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы Патшалыгының гражданнары булмаган кешеләрнең кайберләре гомосексуализмга күз йома, порнографияне — зыянсыз нәрсә, ә зина кылу һәм аерылышу кешенең шәхси эше дип саный. Патшалык гражданнары исә эшләренең нәтиҗәләре һәм аларның башкаларга тәэсире турында уйларга өйрәнгән. Күп кенә мәсихче элек әхлаксыз тормыш алып барган булса да, хәзер җенси мөнәсәбәтне һәм никахны Аллаһы бүләге дип саный. Алар Йәһвәнең югары нормаларын кадерли һәм җенси бозыклыкка бирелеп 1 Көр. 6:9—11). Әмма алар шулай ук кеше йөрәге мәкерле икәнен аңлый (Ирем. 17:9). Шуңа күрә алар үзләренә югары әхлак нормаларын сакларга ярдәм итүче кисәтүләрне кадерли.
яшәгән кешеләргә Патшалык гражданлыгы бирелмәячәген гадел дип таный (ПАТШАЛЫК ГРАЖДАННАРЫ КИСӘТҮЛӘРГӘ КОЛАК САЛА
10, 11. Аллаһы Патшалыгы үз вакытында нинди кисәтүләр бирә, һәм сез андый кисәтүләр турында нәрсә уйлыйсыз?
10 Кеше хөкүмәтләре ниндидер чир, ризык һәм дару турында кисәтергә мөмкин. Һәрбер ризык һәм дару, әлбәттә, начар түгел. Әмма куркыныч туганда, хөкүмәт үз гражданнарын яклар өчен, моның турында кисәтә. Бу — аның бурычы. Аллаһы Патшалыгы да үз вакытында әхлакый һәм рухи куркынычлар турында кисәтеп тора. Мәсәлән, байтак кеше интернетны аралашыр, белем алыр һәм күңел ачар өчен куллана. Аллаһы оешмасы да Интернеттан файдалана һәм аның ярдәмендә зур эшләр башкара. Шулай да Интернеттагы күп сайтлар әхлакый һәм рухи яктан зыянлы. Порнографик материаллар булган сайтлар Патшалык гражданнары өчен аеруча куркыныч. Еллар буе ышанычлы хезмәтче сыйныфы безне андый сайтлар турында кисәтеп тора. Бу кисәтүләр өчен без бик рәхмәтле!
11 Соңгы елларда башка төрле сайтлар киң тарала башлаган. Сак куллансак, алар файда китерергә мөмкин. Ләкин социаль челтәрләр дип аталган андый сайтларның тискәре йогынтысы да бар. Алар аркасында без азгын кешеләр тәэсиренә эләгергә мөмкин (1 Көр. 15:33). Шуңа күрә Аллаһы оешмасының андый сайтларны куллану турында кисәтеп торуына гаҗәпләнәсе юк. Сез ышанычлы хезмәтче тарафыннан күптән түгел генә бастырылган социаль челтәрләрне куллану турындагы мәкаләләрнең барысын да укып чыктыгызмы? Шушы мәкаләләр белән танышып чыкмыйча, андый сайтларга керү бик акылсыз булыр иде! * Бу берәр көчле даруның күрсәтмә кәгазеннән аның зыянлы йогынтысы турында укып тормыйча, аны эчүгә тиң.
12. Ни өчен кисәтүләрне санга сукмау акылсыз?
12 Берәр кешенең тугры хезмәтченең кисәтүләрен санга сукмавы, һичшиксез, үзенә дә, якыннарына да зыян китерә. Кайберәүләр порнография карауга ияләшкән яки әхлаксызлык кылган, ә аннары үзләрен Йәһвә аларның эшләрен күрми дип ышандырган. Йәһвәдән берәр нәрсә яшереп була дип уйлау акылсыз! (Гыйб. сүз. 15:3; Еврейләргә 4:13 не укы). Аллаһы андый кешеләргә ярдәм кулын сузарга әзер һәм аларны өлкәннәрне кулланып төзәтергә тырыша (Гәл. 6:1). Ләкин кеше хөкүмәтләре берәр гражданын кылган җинаятьләре өчен үз гражданлыгыннан мәхрүм итә алган кебек, Йәһвә дә үз нормаларын бозган һәм тәүбә итмәгән хезмәтчеләрен Патшалык гражданлыгыннан мәхрүм итәчәк * (1 Көр. 5:11—13). Шул ук вакыт ул мәрхәмәтле. Тәүбәгә килгән һәм яшәү рәвешләрен үзгәрткән кешеләр яңадан Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була ала һәм Патшалык гражданнары булып кала ала (2 Көр. 2:5—8). Андый шәфкатьле Патшага хезмәт итү безнең өчен зур хөрмәт!
ПАТШАЛЫК ГРАЖДАННАРЫ БЕЛЕМ АЛУНЫ ЮГАРЫ БӘЯЛИ
13. Патшалык гражданнары Йәһвә өйрәтүен югары бәяләгәннәрен ничек күрсәтә ала?
13 Күп хөкүмәтләр үз гражданнарына белем бирергә тырыша. Алар уку-язу һәм хезмәт күнекмәләрен үзләштерү өчен мәктәпләр оештыра. Аллаһы Патшалыгы гражданнары андый мәктәпләрдән файдаланып, анда уку-язуга өйрәнә һәм үзләрен тәэмин итәр өчен кирәкле осталыклар үстерә. Әмма Йәһвәнең үз оешмасы аша биргән өйрәтүен алар тагы да күбрәк кадерли. Аның оешмасы безне, мәсәлән, укырга дәртләндерә. Ул әти-әниләрне үз кечкенә балаларына укырга өнди. Ай саен тугры хезмәтче безне, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын бастырып, Изге Язмаларга нигезләнгән материал белән тәэмин итә. Көн саен алардан берничә бит укысагыз, Йәһвә өйрәтүе сезгә файда китереп торачак.
14. а) Без ничек белем алабыз? б) Гаилә белән гыйбадәт кылуга кагылышлы киңәшләрнең кайсыларын сез инде кулландыгыз?
14 Атна саен Патшалык гражданнары җыелыш очрашуларында белем ала. Мәсәлән, инде алтмыш елдан артык Теократик хезмәт мәктәбе ярдәмендә анда укучылар Аллаһы Сүзенә өйрәтү осталыкларын камилләштерә. Ә сез бу мәктәпкә язылдыгызмы? Соңгы елларда тугры хезмәтче Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең атна саен үткәрелүенең әһәмиятенә басым ясый. Андый өйрәнү гаиләне берләштерә. Сез басмаларыбыздагы бу кичне үткәрүгә кагылышлы киңәшләрне кулланасызмы? *
15. Без нинди искиткеч хөрмәткә ия?
15 Кеше хөкүмәтләренең күп гражданнары башкаларны берәр сәяси партия ягына авыштырырга тырыша. Моның өчен алар хәтта өйдән-өйгә йөрергә әзер. Патшалык гражданнары, тагы да киңрәк колач белән урамда я өйдән-өйгә йөреп вәгазьләп, Аллаһы Патшалыгы ягында торуларын күрсәтә. Үткән өйрәнү мәкаләсендә әйтелгәнчә, «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән журнал — безнең көннәрдә дөньяда иң киң таралган журнал! Башкаларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләү — безнең өчен искиткеч хөрмәт. Сез вәгазьләү эшендә ашкынып катнашасызмы? (Мат. 28:19, 20).
16. Сез үзегезнең Аллаһы Патшалыгының яхшы гражданы булуыгызны ничек исбатлый аласыз?
16 Тиздән Аллаһы Патшалыгы бөтен җир белән идарә итүче бердәнбер хөкүмәт булачак. Кешелек аның кануннары буенча гына яшәячәк. Ул вакытта сез Аллаһы Патшалыгының яхшы гражданы булырсызмы? Сезгә моны инде хәзер исбатларга кирәк. Ни генә эшләсәгез, нинди генә карар кабул итсәгез, барысын да Йәһвә даны өчен эшләгез. Шулай итеп сез үзегезнең Аллаһы Патшалыгының яхшы гражданы булуыгызны күрсәтерсез (1 Көр. 10:31).
[Искәрмәләр]
^ 4 абз. Софония 3:9: «Ул чакта мин бар халыкларга, алар Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итсен өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен өчен, саф тел бирәчәкмен».
^ 11 абз. Мәсәлән, «Уяныгыз!» (рус) 2011 ел, июль ае, 24—27 нче битләрне; 2011 ел, август ае, 10—13 нче битләрне һәм 2012 ел, февраль ае, 3—9 нчы битләрне кара.
^ 12 абз. «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 15 март, 30—31 нче битләрне кара.
^ 14 абз. «Күзәтү манарасы» 2011 ел, 15 август, 6—7 нче битләрне һәм «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, гыйнвар санындагы 3—6 нчы битләрне кара.
[Өйрәнү өчен сораулар]
[14 биттәге текст эчендә булган рамка]
Интернет турындагы кисәтүләргә сез колак саласызмы?
[12 биттәге иллюстрация]
Корах угыллары кебек, сез дә саф гыйбадәтне яратасызмы һәм аның тарихы турында сөйләүдән рәхәтлек табасызмы?
[15 биттәге иллюстрация]
Гаилә белән гыйбадәт кылу кичегез сезгә дә, якыннарыгызга да Патшалыкның яхшы гражданнары булырга ярдәм итә ала