Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Архивыбыздан

Пилигримнар һәм аларның хезмәте

Пилигримнар һәм аларның хезмәте

«МИН өйдән-өйгә йөреп вәгазьли алмыйм!» Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең күпмесе шулай уйлый! Әмма бу сүзләрне тәҗрибәле нотыкчы һәм башкаларны Изге Язмаларга өйрәтүче әйткән булган. Ул элек пилигримнар дип аталган хезмәтчеләрнең берсе булган.

«Сион күзәтү манарасын» укыган күп кенә кешеләр, чиркәүләреннән китеп, үзләре кебек Изге Язмалардагы хакыйкатькә сусаган кешеләр белән аралашырга теләгән. Бу журналны укучыларны хакыйкатьне яраткан башка кешеләрне эзләргә һәм бергә Изге Язмаларны өйрәнер өчен регуляр рәвештә җыелырга дәртләндергәннәр. Якынча 1894 елдан алып, Күзәтү Манарасы Җәмгыяте килеп китү турында сораган төркемнәргә үзенең күчеп йөрүче вәкилләрен җибәрә башлаган. Соңрак бу тәҗрибәле һәм тырыш кардәшләр пилигримнар дип атала башлаган. Аларны юаш, Изге Язмаларны яхшы белгән, телгә вә өйрәтүгә оста һәм йолымга иман иткән кардәшләр арасыннан сайлаганнар. Гадәттә, килеп китү бары тик бер-ике көн дәвам иткән, һәм бу кызу вакыт булган. Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең шактые пилигримнарның ачык нотыкларына чакыру кәгазьләрен таратканда вәгазь эшенең тәмен беренче тапкыр татып караган. Кич белән бер мәктәптә нотык сөйләгәннән соң, Хью́го Ри́мер (соңрак Җитәкче советның әгъзасы булып хезмәт иткән) төн уртасына тикле Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларга җаваплар биргән. Алҗыган хәлдә, ләкин канәгатьлек сизеп, бу кардәш очрашу «шәп» үткәнен әйткән.

«Сион күзәтү манарасында» әйтелгәнчә, пилигримнарның килеп китүләре китергән «иң зур файда» имандашларның өйләрендәге очрашуларда аларның иманнарын ныгыту булырга тиеш булган. Якын-тирәдәге Изге Язмаларны Тикшерүчеләр пилигримның нотыкларын тыңлар өчен һәм сорау-җавап рәвешендә фикер алышыр өчен бергә җыела торган булган. Аннан соң кунакчыллык күрсәтергә вакыт җиткән. Кыз чагында Мод Абботт бер пилигримның иртәнге нотыгына барган. Нотыктан соң килгәннәрнең барысы тышта озын өстәл янында җыелган. «Ризык шул хәтле күп һәм тәмле иде: ысланган ит, кыздырылган тавык, төрле-төрле икмәкләр, пироглар һәм пирожныйлар! — дип сөйли бу апа-кардәш.— Һәркем җаны теләгәнчә ашады, һәм сәгать икеләр тирәсендә без башка нотыкка җыелдык. Ләкин барысы йокымсырап утырды». Озак вакыт пилигрим булып хезмәт иткән Бенджамин Бартон бервакыт болай дигән: «Мул табындагы бар ризыкны ашаган булсам, мин хәзер пилигрим булып ай-һай хезмәт итәр идем». Бруклиндагы төп идарәдән килгән бер хатта бик кунакчыл апа-кардәшләргә пилигримнарны «көндәлек гади ризык» белән тәэмин итәргә һәм «йокыларын туйдырырга комачауламаска» киңәш ителгән булган.

Пилигримнар оста өйрәткәннәр һәм үз нотыкларын җанландырыр өчен таблицалар, күрсәтмә әсбаплар һәм кул астында булган нәрсәләрне кулланганнар. Ричард Барберның нотыклары «һәрвакыт мавыктыргыч иде». Аталарча кайгыртучан Уолтер Торн «борынгы ыруг башлыгы сыман» сөйләгән. Бер көнне «Форд А» машинасында барганда, Шилд Ту́тджиян шоферга кинәт кенә: «Тукта!» — дип кычкырып җибәргән. Ул машинадан сикереп төшкән дә, берничә кыр чәчәген өзеп алып, юлдашларының игътибарын Йәһвә эшләренең берсенә юнәлткән.

Пилигрим булып хезмәт итү, аеруча олы яшьтәгеләргә, җиңел булмаган. Кайберәүләр өчен исә үз хезмәтләренә кертелгән үзгәрешләрне кабул итү иң зур сынау булган. Хәзер инде аларга үз өсләренә вәгазь эшендә җитәкчелекне алырга кирәк булган. 1924 елның 15 март аендагы «Күзәтү манарасында» болай дип әйтелгән булган: «[Мәсихчеләрнең] төп бурычларының берсе — Патшалык турында шаһитлек бирү. Пилигримнар шуның өчен җибәрелә дә».

Кайбер пилигримнар үзгәрешләр белән риза булмаган, шуңа күрә күчеп йөрү хезмәтләрен калдырган, ә кайберәүләре хәтта үз дини төркемнәрен оештырган. Ро́би А́дкинс исемле кардәшнең исендә оста нотыкчы булган бер пилигримның ачы зар белән: «Мин сәхнәдән генә вәгазьли беләм. Мин өйдән-өйгә йөреп вәгазьли алмыйм!» — дип әйткәне калган. Адкинс кардәш болай дип дәвам иткән: «Икенче тапкыр мин аны 1924 елда Колумбус шәһәрендә (Огайо штаты) үткән конгресста күрдем. Ул бер кечкенә агачның күләгәсендә ялгыз басып торганга һәм меңнәрчә шатлыклы кардәшләр арасында моңсу булганга, иң кызганыч кеше булып күренгән иде. Бүтән мин аны күрмәдем. Соңрак ул оешманы калдырды». Шул ук вакытта өйдән-өйгә вәгазьләргә ашкынып торган «күп кардәшләр үз машиналарына таба китаплар тотып куана-куана үтеп бара иде» (Рәс. 20:20, 21).

Пилигримнарның кардәшләрне дә өйдән-өйгә вәгазьләргә өйрәтәсе булган. Әмма алар тегеләре кебек борчылса да, шушы эшкә ашкынып керешкән. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү турында немец телендә сөйләшүче Максвелл Френд (Фре́шел) исемле пилигрим болай дип язган: «Пилигрим хезмәтенең бу өлеше — күчеп йөрүләрнең бер фатихасы». Джон Боне́т исемле пилигрим күпчелек кардәш Патшалыкны вәгазьләргә чакыруны шатлык белән кабул иткәннәрен әйткән. Аның сүзләре буенча, күпләр «рухи сугышта алгы сафта булырга атлыгып торды».

Еллар дәвамында тугры күчеп йөрүче күзәтчеләр кардәшләргә үңай тәэсир иткән. «Пилигримнарның зур файда китергәне бәхәссез. Моны мин яшь чагымда ук аңладым,— дип әйткән Йәһвәгә озак вакыт хезмәт итүче Но́рман Ларсон исемле кардәш.— Алар минем рухи үсешемә бик зур йогынты ясады». Бүген дә андый фидакарь һәм тугры күчеп йөрүче күзәтчеләр, кардәшләр: «Без өйдән-өйгә йөреп вәгазьли алабыз»,— дип әйтә алсын өчен, аларга ярдәм күрсәтә.

[32 биттәге текст эчендә булган рамка]

Пилигримның килүе һәрвакыт бәйрәм иде!

[31 биттәге иллюстрация]

Бенджамин Бартон 1905 елны якынча 170 төркемгә килеп киткән

[32 биттәге иллюстрация]

Уолтер Торн исемле пилигримга мәсихче сыйфатлары һәм кардәшләр турында аталарча кайгыртуы өчен әткәй дип иркәләп эндәшкәннәр

[32 биттәге иллюстрация]

Дж. Браунны якынча 1902 елда 14 кечкенә төркемне ныгыту һәм дәртләндерү максаты белән пилигрим буларак Ямайкага җибәргәннәр

[32 биттәге иллюстрация]

Пилигримнарның хезмәтләре кардәшләрнең иманнарын да, мәсихче бердәмлекне дә ныгыткан һәм аларны оешмага якынайткан