Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сезгә эшләрегез өчен әҗер биреләчәк»

«Сезгә эшләрегез өчен әҗер биреләчәк»

«Сезгә эшләрегез өчен әҗер биреләчәк»

АСА ПАТША үз гаскәрен тирән үзәнлек аша алып бара. Алар Яһүд патшалыгының тау җирләреннән яр буендагы тигезлеккә таба атлыга. Үзәнлекнең киң җирендә Аса туктый һәм күргәненә таң кала. Түбәндә — дошман лагере: аның иге-чиге юк! Эфиоплар гаскәренең саны, күрәсең,— бер миллион. Аса армиясенең саны исә моның яртысы гына диярлек.

Сугыш башланганчы, Аса нишли? Ул гаскәр башлыкларына боерыклар бирәме? Яисә сугышчыларының хәрби рухын күтәреп йөриме? Я үз гаиләсенә хат язып утырамы? Юк. Мондый аяныч хәлдә Аса дога кыла.

Әйдәгез, аның догасын һәм аннан соң булган вакыйгаларны карап чыгыйк. Әмма башта Асаның үзе белән танышыйк. Ни өчен ул Аллаһыдан ярдәм сораган? Ул аның ярдәменә өметләнә алганмы? Аса турындагы хәбәрдән Йәһвә үз хезмәтчеләренең эшчәнлекләрен ничек фатихалый икәне турында нәрсә белеп була?

АСА НИНДИ КЕШЕ БУЛГАН?

Исраил патшалыгы икегә бүленгәннән соң узган 20 ел эчендә Яһүд патшалыгы потларга табынуга баткан. Б. э. к. 977 елда Аса патшалык итә башлаганда, хәтта патша сараеның түрәләре дә кәнганлыларның уңыш илаһларына табынган булган. Ләкин Аса идарәсе турындагы Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрдә: «[Ул] Йәһвә Аллаһысы каршында яхшылык белән дөреслек кылды»,— дип әйтелә. Аса «чит ил мәзбәхләрен һәм биеклекләрне, изге колонналарны җимерде һәм изге баганаларны кисеп ташлады» (2 Елъ. 14:2, 3). Ул шулай ук Яһүд патшалыгыннан «храмның фәхеш ир кешеләрен», ягъни дин исеменнән ир-атлар белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән ир кешеләрне куган. Әмма Аса мондый чаралар белән генә чикләнмәгән. Ул шулай ук халыкны «үз ата-бабаларының Йәһвә Аллаһысын эзләргә» һәм Аллаһының «канунын вә әмерен» үтәргә дәртләндергән (3 Пат. 15:12, 13; 2 Елъ. 14:4).

Асаның хак гыйбадәт кылуга ашкынуы Йәһвәне шатландырган, һәм ул аңа әҗер итеп озак вакытлы тынычлык биргән. Шуңа күрә патша болай дип әйтә алган: «Без бит Йәһвә Аллаһыбызны эзләдек. Без аны эзләдек, һәм ул безгә һәрьяклап тынычлык бирде». Халык, форсаттан файдаланып, Яһүд патшалыгындагы шәһәрләрне ныгыткан. Изге Язмаларда моның турында: «Алар төзи башлады һәм уңышлы булды»,— дип әйтелә (2 Елъ. 14:1, 6, 7).

СУГЫШ КЫРЫНДА

Аса Аллаһының иман эшләрен бүләкләгәнен белгән. Шуңа күрә ул Изге Язмаларда искә алынган иң зур кеше армиясе белән сугышыр алдыннан дога кылган. Үз догасында патша Йәһвәдән ярдәм сораган. Аса, Аллаһыга таянса һәм үзендә аның яклавы булса, дошман гаскәренең саны я көче турында борчыласы юк икәнен белгән. Аса шулай ук сугышның нәтиҗәсе я Йәһвә исемен данлаячак, я аның исеменә тап төшерәчәк икәнен аңлаган. Шуңа күрә патша болай дип дога кылган: «Я Аллаһыбыз Йәһвә, ярдәм итче безгә, чөнки без сиңа гына таянабыз һәм синең исемеңнән бу бихисап кешегә каршы чыктык. И Йәһвә, син — безнең Аллаһыбыз. Адәмнәргә үзеңне җиңәргә бирмә» (2 Елъ. 14:11). Башкача әйткәндә, Аса болай дигән: «Басып керүче эфиоплар сиңа һөҗүм итә, Йәһвә. Көчсез кешеләргә үз исемеңне йөртүче халыкны җиңәргә һәм исемеңне хурларга юл куйма». Шуңа күрә «Йәһвә эфиопларны Аса белән Яһүд каршында тар-мар итте, һәм эфиоплар качып китте» (2 Елъ. 14:12).

Бүген дә Йәһвә халкына көчле дошманнар һөҗүм итә. Әмма сугыш коралларыбыз һәм сугыш кырыбыз да башка төрле. Шулай да Йәһвәнең аның исеменнән рухи сугышта катнашкан тугрыларга әҗер итеп җиңү бирәчәгенә ышанып була. Безнең һәрберебез рухи сугыш алып бара: безгә бу дөньяның бозык фикер йөртүенә каршы торырга, үз кимчелекләребез белән көрәшергә я гаиләбезне аздыра алган тәэсирләрдән якларга туры килә. Авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, без Аса патшаның догасыннан көч таба алабыз. Аның җиңүе Йәһвә җиңүе булган. Әйе, Аллаһыга таянган кешеләр ярдәмсез калмаячак. Һичнинди дә көч Йәһвәгә каршы тора алмый.

ДӘРТЛӘНДЕРҮ ҺӘМ КИСӘТҮ

Сугыштан кайтып килгәндә, Асага Азария очраган. Пәйгамбәр аны дәртләндергән дә, кисәткән дә. Ул болай дигән: «Аса, барлык Яһүд һәм Биньямин, тыңлагыз мине! Сез Йәһвә белән булганда, ул сезнең белән. Аны эзләсәгез, сез аны табачаксыз, ә аны калдырсагыз, ул сезне калдырачак... Кыюланыгыз, һәм кулларыгыз салынып төшмәсен, чөнки сезгә эшләрегез өчен әҗер биреләчәк» (2 Елъ. 15:1, 2, 7).

Шушы сүзләр иманыбызны ныгыта ала. Алардан күренгәнчә, без Йәһвәгә тугры хезмәт итсәк, ул безнең белән булачак. Аңа ярдәм сорап ялварсак, безне ишетәчәгенә шикләнмәскә була. Азария «кыюланыгыз» дигән. Дөреслек кылыр өчен, гадәттә, зур кыюлык кирәк, ләкин Йәһвә ярдәме белән без моны булдыра алабыз.

Аса әбисе Магаханы, «изге баганага табыну өчен җирәнгеч пот» ясаганга, «патшабикә» дәрәҗәсеннән төшергән һәм потын яндырган. Боларны эшләү Аса өчен авыр булган (3 Пат. 15:13). Әмма аның тәвәккәллеге вә кыюлыгы фатихаланган булган. Без дә — туганнарыбыз Аллаһыга тугрымы, юкмы — Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга һәм аның гадел нормаларын тотарга тиеш. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне тугрылыгыбыз өчен бүләкләячәк.

Аса ничек бүләкләнгән булган? Мәсәлән, аның идарәсе вакытында күп исраиллеләр, Йәһвәнең Аса белән булганын аңлагач, мөртәтлеккә баткан төньяк Исраил патшалыгыннан Яһүдкә күчкән. Алар саф гыйбадәтне шулкадәр кадерләгән ки, Йәһвә хезмәтчеләре арасында яшәр өчен хәтта үз өйләрен калдырган. Соңрак Аса һәм Яһүд халкы Йәһвәне «ихлас күңелдән һәм бөтен җаннары белән эзләргә вәгъдә биреп» шатланып килешү төзегән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Аллаһы «аларга үзен табарга рөхсәт итте. Һәм Йәһвә аларга бар яклардан тынычлык бирде» (2 Елъ. 15:9—15). Бүген дә тәкъвалык сөючеләр саф гыйбадәт кылу ягына басканда, без бик шатланабыз!

Ләкин Азария пәйгамбәрнең сүзләрендә җитди кисәтү дә чагылган. Ул болай дип әйткән: «Аны [Йәһвәне] калдырсагыз, ул сезне калдырачак». Безнең белән андый хәл була күрмәсен, чөнки моның нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин! (2 Пет. 2:20—22). Йәһвәнең Асага ни өчен мондый кисәтү биргәне Изге Язмаларда аңлатылмый, әмма шуны төгәл әйтеп була: патша бу кисәтүгә колак салмаган.

«СИН АКЫЛСЫЗ ЭШ ИТТЕҢ»

Аса идарә итүенең 36 нчы елында Исраил патшасы Вааса Яһүдкә каршы сугыш башлаган. Бәлки, Исраил халкының Яһүдкә барып Йәһвәгә һәм Аса патшага хезмәт итүләрен теләмәгәнгәдер, Вааса Иерусалимнан төньякка таба 8 километр ераклыкта урнашкан чик буендагы Рама шәһәрен ныгыта башлаган. Аллаһы ярдәмен эзләр урынына, Аса бу очракта кешеләргә таянган. Ул, Сурия патшасына бүләк җибәреп, төньяк Исраил патшалыгына каршы чыгуын сораган. Суриялеләр исраиллеләргә берничә тапкыр һөҗүм иткәч, Вааса Раманы калдырган (2 Елъ. 16:1—5).

Йәһвә Асаның шулай эшләгәненнән канәгать булмаган һәм аның янына Анания пәйгамбәрне җибәргән. Йәһвәнең эфиопларны тар-мар итүеннән Аса «Йәһвә, бөтен йөрәктән үзенә буйсынучыларның файдасына үз көчен кулланыр өчен, бөтен җирне күздән кичерә» дигән нәтиҗә ясарга тиеш булган. Аса берәрсенең начар киңәшен тыңлаганмы яисә Вааса һәм аның гаскәрләре бик үк көчле түгел дип уйлап, туган хәлне үз көче белән чишә алыр дип санаганмы, һәрхәлдә, ул кеше карашыннан чыгып фикер йөрткән һәм Йәһвә ярдәменә таянмаган. «Бу тапкыр син акылсыз эш иттең,— дип әйткән Анания,— шуңа күрә моннан ары сиңа каршы сугышлар алып барылачак» (2 Елъ. 16:7—9).

Бу сүзләрне ишетү белән Асаның ачуы кабарган, һәм ул Анания пәйгамбәрне төрмәгә ташлаган (2 Елъ. 16:10). Аса, мөгаен, болай дип уйлагандыр: «Әллә мин, Аллаһыга күп еллар тугры булган кеше фаш ителергә тиешме?» Ә бәлки, ул олы яшьтә булганга, анык уйлый алмагандыр? Моның турында Изге Язмаларда берни дә әйтелми.

Идарә итүенең 39 нчы елында Асаның аяклары нык авырта башлаган. «Әмма чирләп киткәч тә, ул Йәһвәдән түгел, ә табиблардан ярдәм эзләде»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Ул вакытта Аса үз рухи сәламәтлеген кайгыртмаган булса кирәк. Ул патшалык итүенең 41 нче елында вафат булган. Һәм, бәлки, аның физик вә рухи халәте һәм фикер йөртүе үзгәрешсез калган (2 Елъ. 16:12—14).

Әмма Йәһвә, күрәсең, Асаның хаталарын түгел, ә яхшы сыйфатларын һәм саф гыйбадәткә ашкынуын үз хәтерендә калдырган. Аса һәрвакыт Йәһвәгә хезмәт иткән (3 Пат. 15:14). Аның турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвә безгә ярдәм иткән очракларны хәтеребездә тотсак, без авырлыкларга очраганда аңа ярдәм сорап дога кылачакбыз. Шулай ук безгә, Аллаһыга күп еллар тугры хезмәт иткәнгә, Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салмасак та була дигән фикердән сакланырга кирәк. Йәһвәгә күпме генә ел хезмәт итсәк тә, аның безне кирәк булганда төзәтеп торачагын онытмыйк. Андый үгет-нәсыйхәтләр файда китерсен өчен, безгә аларны басынкы гына кабул итәргә кирәк. Һәм иң мөһиме, без күктәге Атабыз белән булганда, ул безнең белән булачак. Йәһвә үзенә тугры булганнарга игътибар итеп, бөтен җирне күздән кичерә. Үз көчен аларның файдасына кулланып, ул аларны фатихалый. Йәһвә моны Аса өчен эшләгән булган, безнең өчен дә эшли ала.

[9 биттәге текст эчендә булган рамка]

Йәһвә рухи сугышта катнашкан тугры хезмәтчеләренә әҗерен бирә

[10 биттәге текст эчендә булган рамка]

Йәһвә каршында дөреслек кылыр өчен, зур кыюлык кирәк