Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Шимшонның көче чәчендә булганмы?

Шимшонның көче чәчендә булмаган. Аның чәчләре үзенең нәзир буларак Аллаһы белән махсус мөнәсәбәтләрдә булганын күрсәткән. Далилә Шимшонның чәчен кистергәч, аның Йәһвә белән бу мөнәсәбәтләре бозылган (15.4., 9 нчы бит).

Никахтагылар үз тормыш иптәшләренә ничек тугры булып кала ала?

Ирле-хатынлы, үзләренең физик һәм эмоциональ мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен, бар тырышлыкларын куярга тиеш. Бу бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсе белән вакыт үткәрергә һәм бер-берсенә якынаерга кирәк дигәнне аңлата. Аларга, үз никахларын һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен саклар өчен, бар көчләрен куярга кирәк. Моның өчен парларга Изге Язмаларны бергә өйрәнергә, регуляр рәвештә бергә вәгазьләргә һәм Йәһвәдән фатихалар сорап бергә дога кылырга кирәк (15.4., 12 нче бит).

Физик йөрәгебезгә файда китергән кебек, образлы йөрәгебезгә дә нинди өч фактор файда китерә ала?

1) Туклану: физик йөрәгебез файдалы матдәләр алуга мохтаҗ. Шуның кебек үк безгә тиешле күләмдә файдалы рухи ризык белән тукланырга кирәк. 2) Күнегүләр: ашкынып вәгазьләү рухи йөрәгебезне сәламәт килеш саклый ала. 3) Аралашу: безнең турында эчкерсез кайгырткан кардәшләр белән аралашу дөньяви кешеләр арасында яшәү китергән стрессны киметә ала (15.4., 16 нчы бит).

Ни өчен җирләү нотыгын сөйләүче үлгән кешегә карата Мәдхия 115:6 не кулланырга тиеш түгел?

Шигырьдә: «Ходайның изгеләренең үлеме аның алдында кадерле!» — дип әйтелә. Бу шуны аңлата: Аллаһы өчен үзенең бар тугры хезмәтчеләренең юк ителүенең бәясе бик югары булганга, ул моңа юл куймаячак. Ул үзенең хезмәтчеләренең төркем буларак җирдән юкка чыгарылуын рөхсәт итмәячәк (15.5., 22 нче бит).

Китап таратучылар кемнәр булган?

1931 елга кадәр «китап таратучылар» дип пионерлар аталган (15.5., 31 нче бит).

Данил 2:44 тәге «барлык бу патшалыклар» нәрсә ул?

Бу патшалыклар — Данил пәйгамбәрлегендәге тимер тораташның төрле өлешләре белән сурәтләнгән патшалыклар, ягъни хөкүмәтләр (15.6., 17 нче бит).

Англия белән Америка бөтендөнья державасы Изге Язмаларда сурәтләнгән җиденче бөтендөнья державасы кайчан булып киткән?

Бу бөтендөнья державасы Британия белән Кушма Штатлар Беренче бөтендөнья сугышы вакытында бергәләшеп тыгыз эш итә башлаганда барлыкка килгән (15.6., 19 нчы бит).

Йәһвә тәүбә иткән кешеләрнең гөнаһларын ничек кичерә һәм ничек оныта?

Йәһвә үзе хуплаган кешеләр турында: «Мин аларның... гөнаһларын инде искә төшермәм»,— дип әйтә (Иремия 31:34). Ул гөнаһларыбызны йолым нигезендә кичерә ала. Кичергәч ул гөнаһларыбызны оныта, ягъни безне кабат җәзага тартыр өчен, аларны исебезгә төшерми (июль — сентябрь, 18 нче бит).

Гайсәнең Яхъя 3:16 дагы сүзләреннән күктәге Атабыз турында нәрсә белеп була?

Ул болай дигән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсәнең сүзләре күктәге Атабызның төп сыйфаты — мәхәббәт икәнен күрсәтә (1 Яхъя 4:8). Йәһвә үз яратуын төрлечә күрсәтә: ул хуплый, кызгана, яклый, төзәтә һәм кайгырта (июль—сентябрь, 20 нче бит).