Шайтан тозакларыннан сакланып, аңа каршы торыгыз!
Шайтан тозакларыннан сакланып, аңа каршы торыгыз!
«Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тор» (ЭФЕС. 6:11).
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
Йәһвә хезмәтчесе байлыкка кызыгу тозагына эләкмәс өчен, нәрсә эшли ала?
Никахтагы мәсихчеләргә зина кылу чокырына төшмәскә нәрсә ярдәм итә ала?
Сезнеңчә, ни өчен материализмнан һәм җенси әхлаксызлыктан саклану акыллы?
1, 2. а) Ни өчен Шайтан майланганнарны һәм «башка сарыкларны» бер дә кызганмый? б) Бу мәкаләдә Шайтан тозакларының кайсылары каралачак?
ШАЙТАН ИБЛИС бер кешене дә — Йәһвә хезмәтчеләрен бигрәк тә — бер дә кызганмый. Алай гына да түгел, Шайтан майланган мәсихчеләрнең калдыгына каршы сугыша (Ачыл. 12:17). Бу тугры мәсихчеләр безнең көннәрдәге Патшалыкны вәгазьләү эше белән җитәкчелек итә һәм Шайтанның бу дөньяның хакиме икәнен ача. Иблис «башка сарыкларны» да нәфрәт итә, чөнки алар — майланганнарның юлдашлары, һәм аларның Шайтаннан аермалы буларак мәңгелек тормышка өметләре бар (Яхъя 10:16). Шуңа күрә аның нык ярсыганына гаҗәпләнәсе юк! Өметебез нинди генә булмасын — күктәгеме я җирдәгеме,— Шайтан безгә яхшылык теләми. Ул безне үз корбаны итәргә тырыша (1 Пет. 5:8).
2 Үз максатына ирешер өчен, Шайтан төрле тозаклар куя. Ул имансызларның «акылын томалаган», шуңа күрә алар яхшы хәбәрне кабул итми һәм аның тозакларын күрми. Ләкин Патшалык хакындагы хәбәрне кабул иткәннәрнең дә кайберәүләре Иблис тозакларына эләккән (2 Көр. 4:3, 4). Үткән мәкаләдән без Шайтан тозакларының өчесеннән — 1) уйламыйча сөйләү, 2) башкалардан курку вә аларның басымына бирешү һәм 3) үз-үзеңне чиктән тыш гаепле хис итүдән — ничек сакланып булганын белдек. Ә хәзер без Шайтанның башка ике тозагына — байлыкка кызыгу һәм әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә — ничек эләкмәскә икәнен карап чыгарбыз.
БАЙЛЫККА КЫЗЫГУ — БУА ТОРГАН ТОЗАК
3, 4. Без тормыш мәшәкатьләре аркасында байлыкка кызыгу тозагына ничек эләгергә мөмкин?
3 Гайсә китергән мисалларның берсендә күгәнлеккә чәчелгән орлык турында әйтелә. Гайсә Мат. 13:22). Шулай итеп, байлыкка кызыгу — дошманыбыз Шайтанның тозакларының берсе.
аңлатканча, кеше сүзне ишетә, «әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә [ягъни буа] һәм ул уңыш бирми» (4 Бу мисалдан күренгәнчә, сүзне ике нәрсә буа; аларның берсе — «тормыш мәшәкатьләре». Бу «авыр вакытларда» безне күп нәрсә борчыйдыр (2 Тим. 3:1). Яшәү кыйммәтләнә барганга һәм эшсезлек үскәнгә, безгә очын очка ялгау авыр булырга мөмкин. Без шулай ук киләчәгебез турында һәм пенсиягә чыгудан соң үзебезне тәэмин итә алырбызмы дип борчылырга мөмкин. Андый «мәшәкатьләр» аркасында кайберәүләр, акча бөтен проблемаларны чишә ала дип уйлап, байлык артыннан куа башлаган.
5. «Байлыкка кызыгу» нинди мәгънәдә тозак булып тора?
5 Гайсә телгә алган икенче нәрсә — «байлыкка кызыгу». Бу һәм «тормыш мәшәкатьләре» бергә сүзне буарга мөмкин. Әйе, Изге Язмаларда «көмеш кешегә калкан» дип әйтелә (Вәг. 7:12). Ләкин байлык артыннан куу акыллы түгел. Күпләр байлык җыярга никадәр тырышса, материализмга шулкадәр бата барганнарын аңлаган. Кайберәүләр хәтта байлык колы булып киткән (Мат. 6:24).
6, 7. а) Эш урыныгызда нинди хәл байлык җыю теләгегезне кузгатырга мөмкин? б) Берәр мәсихчегә эштән соң калып эшләргә тәкъдим ителсә, ул нәрсәне исәпкә алырга тиеш?
6 Байлык җыю теләге сизмәстән туарга мөмкин. Шундый хәлне күз алдыбызга китерик: начальнигыгыз сезне чакыра да, болай ди: «Яхшы хәбәр бар! Фирмабыз зур контракт төзеде. Берничә ай эштән соң калып эшләргә туры килер. Әмма вәгъдә бирәм, кесәң калынаер». Сез андый тәкъдимне кабул итәр идегезме? Гаиләгезне тәэмин итәргә, әлбәттә, кирәк, ләкин вазифаларыгыз моның белән генә чикләнми (1 Тим. 5:8). Сезгә башка нәрсәләрне дә исәпкә алырга кирәк. Сезгә эштән соң никадәр еш калып эшләргә туры килер? Эшегез рухи нәрсәләр белән шөгыльләнергә, мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөрергә һәм Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәрергә комачауламасмы?
7 Өстәмә вакыт эшләү турында уйлаганда, сезне нәрсә күбрәк борчыр — кесәгезме, рухилыгыгызмы? Байлыкка кызыгу аркасында Патшалык эшләре тормышыгызда икенче урынга күчмәсме? Үзегезнең һәм гаиләгезнең рухилыгын күздән ычкындырсагыз, материализмның сезгә ничек тәэсир итәчәген аңлыйсызмы? Рухилыгыгызга куркыныч янаганын сизсәгез, Шайтанга каршы торыр өчен һәм буа торган байлыкка кызыгу тозагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә? (1 Тимутегә 6:9, 10 ны укы.)
8. Изге Язмалардагы нинди мисаллар безгә тормышыбызда берәр нәрсәне үзгәртергә кирәкме икәнен күрергә ярдәм итә ала?
Ярат. 25:34; Евр. 12:16). Һәм, һичшиксез, без Гайсәнең сүзләренә колак салмаган бер бай кеше кебек булырга тиеш түгел. Гайсә аңа милкен сатып фәкыйрьләргә өләшергә һәм үзенә иярергә тәкъдим иткән. Әмма тегесе «борчуга төшкән һәм китеп барган», чөнки «ул бик бай кеше» булган (Мат. 19:21, 22). Байлык тозагына эләгеп, ул җирдә яшәгән иң бөек кешенең шәкерте булу хөрмәтен кулыннан ычкындырган! Безнең белән андый хәл булмасын өчен, безгә Гайсә Мәсихнең шәкерте булу зур хөрмәт икәнен онытмаска кирәк.
8 Байлыкка кызыгу тозагына төшмәс өчен, вакыт-вакыт тормышыбызда берәр нәрсәне үзгәртергә кирәкмиме икәне турында уйланырга кирәк. Безнең рухи нәрсәләрдән ваз кичкән Эсау кебек буласыбыз килми (9, 10. Изге Язмалар буенча, матди нәрсәләргә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?
9 Матди нәрсәләр турында чиктән тыш борчылмас өчен, безгә Гайсәнең мондый киңәшен исебездә тотарга кирәк: «„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә» (Мат. 6:31, 32; Лүк 21:34, 35).
10 Байлык колы буласыбыз килмәсә, безгә «миңа фәкыйрьлек тә, байлык та бирмә, мине көндәлек икмәгем белән туендыр» дип язган Агур карашын үзләштерергә кирәк (Гыйб. сүз. 30:8). Агур, күрәсең, акчаның калкан да, тозак та була алганын белгән. Тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу аркасында рухи яктан зәгыйфьләнә алганыбызны аңлыйбызмы? Матди нәрсәләр турында чиктән тыш борчылсак, вакытыбыз вә куйган тырышлыкларыбыз көлгә очарга мөмкин, һәм без Патшалык эшләрен теләр-теләмәс башкарырбыз. Шуңа күрә Шайтанның байлыкка кызыгу тозагына эләкмәс өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк! (Еврейләргә 13:5 не укы.)
ЗИНА КЫЛУ — ОСТА ЯШЕРЕЛГӘН ЧОКЫР
11, 12. Эш урынында берәр мәсихче зина кылу тозагына ничек эләгергә мөмкин?
11 Берәр көчле җәнлекне тотарга теләгән аучы шул җәнлек еш йөри торган сукмакта чокыр казырга мөмкин. Аны, гадәттә, ботаклар һәм туфрак белән каплыйлар, шуңа күрә ул күзгә күренмәслек була. Шайтанның иң уңышлы вәсвәсәләренең берсен андый тозак белән чагыштырып була. Сүз әхлаксызлык турында бара (Гыйб. сүз. 22:14; 23:27). Күп кенә мәсихче, әхлаксызлыкка китерә алган хәлләргә юл куеп, андый чокырга төшкән. Никахтагы мәсихчеләрнең кайберәүләре, берәрсе белән якын мөнәсәбәтләр үстереп, зина кылу тозагына эләккән.
12 Андый тиешсез мөнәсәбәтләр эш урынында туарга мөмкин. Бер тикшерү буенча, зина кылган хатыннарның яртысыннан күбесе һәм хатыннарына хыянәт иткән ирләрнең дүртесеннән өчесе хезмәттәшләре белән әхлаксызлык кылган. Сезгә эшегездә башка җенестәге кешеләр белән аралашырга туры киләме? Туры килсә, сезнең арагызда нинди мөнәсәбәтләр? Сез эш турында гына сөйләшәсезме я шәхси темаларга да кагыласызмы? Әйтик, апа-кардәшебез эштәге бер ир кеше белән еш аралаша ди. Бу ир кешенең апа-кардәшнең сердәшенә әйләнүе ихтимал, һәм апа-кардәш аңа үзенең никахтагы проблемаларын сөйли башларга мөмкин. Я, әйтик, абый-кардәшебез эштәге бер хатын-кыз белән якынлашып китә. Бу абый-кардәш шулай уйлыйдыр: «Ул минем белән исәпләшә, мине игътибар белән тыңлый. Ул мине хөрмәт итә. Хатыным да үзен шулай тотса иде!» Аңлыйсыздыр, бу мәсихчеләр зина кылу тозагына җиңел генә эләгергә мөмкин.
13. Башка җенестәге кеше белән тиешсез мөнәсәбәтләр җыелышта ничек үсә ала?
13 Ә мәсихче җыелышта башка җенестәге * белән бергә гомуми пионер булып хезмәт иткән. Моннан тыш, Дэниел, үзе әйткәнчә, «берәүнең дә үтенечен кире кага алмаган өлкән» булган. Ул җыелышта бирелгән бер йөкләмәдән дә баш тартмаган. Ул шулай ук биш ир кеше белән Изге Язмаларны өйрәнгән; аннан соң аларның өчесе суга чумдырылган. Бу яңа абый-кардәшләр ярдәмгә мохтаҗ булган. Дэниел теократик эшләре белән мәшгуль булганда, андый ярдәмне аларга еш кына Сара күрсәткән. Тиздән бу гадәти хәлгә әйләнеп киткән: Дэниелның элеккеге өйрәнүчеләренә эмоциональ ярдәм кирәк булганда, ярдәм кулын аларга Сара сузган. Ә Сарага игътибар кирәк булган чакларда аның янында бу абый-кардәшләр булган. Бу хәл куркыныч тозак булып киткән. «Хатыным, айлар буе үзен жәлләмичә башкаларга ярдәм иткәнгә, рухи һәм эмоциональ яктан көчсезләнде,— дип әйтә Дэниел.— Бу да, аңа игътибар бирмәвем дә аяныч нәтиҗәләргә китерде. Хатыным элеккеге өйрәнүчеләремнең берсе белән зина кылды. Хатыным күз алдымда рухи яктан зәгыйфьләнеп китте, ә мин, җыелыш эшләре турында гына уйлап, моны күрми калдым». Андый кайгыга дучар булмас өчен нәрсә эшләргә?
кеше белән тиешсез мөнәсәбәтләр үсә аламы? Тормыштан алынган бер очракны карап чыгыйк. Дэ́ниел хатыны Сара14, 15. Никахтагы мәсихчеләргә зина кылу чокырына төшмәскә нәрсә ярдәм итә ала?
14 Зина кылу чокырына төшмәс өчен, никахта тугры булу нәрсә аңлатканын исегездә тотыгыз. Гайсә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән (Мат. 19:6). Теократик вазифаларыгыз тормыш иптәшегездән әһәмиятлерәк дип беркайчан да санамагыз. Өстәвенә, шуны онытмагыз: җитди сәбәпләрегез булмый торып, күп вакытыгызны тормыш иптәшегезгә түгел, ә башка нәрсәләргә багышласагыз, сезнең үзара мөнәсәбәтләрегез бозылырга мөмкин, ә бу үз чиратында сезне вәсвәсәгә һәм, бәлки, зур гөнаһка төшерер.
15 Өлкән булсаң, синең җыелышны кайгырту вазифаң бар. Рәсүл Петер болай дип язган: «Үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән көтегез» (1 Пет. 5:2). Җыелыштагыларны кайгырту вазифаңны, әлбәттә, үтәргә кирәк. Әмма никахта үз вазифаларыңны онытып, көтүче вазифаларыңны үтәү дөрес булмас иде. Тормыш иптәшең өйдә «ач» утырганда, бар игътибарыңны җыелышны рухи яктан тукландыруга бирү акылсыз һәм хәтта куркыныч булыр иде. Өстә искә алынган Дэниел болай ди: «Үз гаиләңә зарар китереп, бар көчеңне җыелыштагы вазифаларны үтәүгә багышларга ярамый».
16, 17. а) Үз хезмәттәшләренә алар белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга теләмәгәннәрен күрсәтер өчен, никахтагы мәсихчеләр нинди чаралар күрә ала? б) «Аллаһы мәхәббәте» китабының 11 нче бүлегенең 17 нче абзацында ирле-хатынлыларга нинди киңәш бирелә?
16 Никахтагы мәсихчеләргә зина кылу тозагына эләкмәскә ярдәм итәр өчен, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларында күп киңәшләр бирелә. Мәсәлән, 2006 елның 15 сентябрендәге «Күзәтү манарасында» болай дип язылган иде: «Эш урыныңда үзара якын мөнәсәбәтләргә китерә алган хәлләрдән саклан. Мәсәлән, ир кеше эштән соң калып эшләгәндә берәр хатын-кыз белән үзе генә кала. Андый хәл гөнаһ кылуга алып баручы беренче адым булырга мөмкин. Никахтагы кеше хезмәттәшләренә үз эшләре һәм сүзләре белән беркем белән дә якын мөнәсәбәтләр булдырырга теләмәгәнен күрсәтергә тиеш. Һичшиксез, Аллаһыга тугры кеше әдәпсез кием киеп һәм үзен оятсыз тотып, үзенә кирәкмәгән игътибар җәлеп итмәс... Эш өстәлеңдә тормыш иптәшең белән балаларыңның фотографиясе торса, бу башка кешеләргә дә һәм сиңа
үзеңә дә кем синең өчен кадерле икәнен хәтереңә төшереп торачак. Берәрсе сине юлдан яздырыр өчен тәкъдимнәр ясаса, аларны икеләнмичә кире как. Кешедә сиңа андый тәкъдимнәр ошый дигән фикер беркайчан да тудырма».17 «Аллаһы мәхәббәте» китабының 11 нче бүлегенең 17 нче абзацында: «Хатыны яисә иреннән тыш башка кеше белән җенси мөнәсәбәтләргә керүче Аллаһының әхлакый законнарын бер дә санга сукмаганын күрсәтә»,— дип әйтелә. Бүген күп кешеләр зина кылуны бозык тәртип дип санамаса да, кеше карашы мәсихчеләрнең карашына тәэсир итәргә тиеш түгел. Мәсихчеләр шуны аңлый: ахыр чиктә зиначыларны һәм хыянәтчеләрне кеше түгел, ә Аллаһы хөкем итәчәк (Евр. 10:31; 12:29). Никахта булсагыз, тормыш иптәшегез белән андый мәкаләләрне вакыт-вакыт карап чыгу акыллы булыр иде. Никах — Йәһвә нигез салган изге килешү. Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрегез турында сөйләшергә вакыт бүлеп куйсагыз, изге нәрсәләрне кадерләгәнегезне күрсәтерсез (Ярат. 2:21—24).
18, 19. а) Зина кылуның ачы җимешләре нинди? б) Никахта тугрылык саклау нинди фатихалар китерә?
18 Берәрсе белән тиешсез мөнәсәбәтләр үстерү вәсвәсәсенә менә-менә бирешүегезне сизсәгез, фәхешлек һәм зина кылуның ачы җимешләре турында уйлагыз (Гыйб. сүз. 7:22, 23; Гәл. 6:7). Әхлаксызлык кылган кеше Йәһвә илтифатын югалта, һәм андый тәртип аның үзен дә, тормыш иптәшен дә кайгыга төшерә. (Малахий 2:13, 14 не укы *.) Шулай ук әхлакый сафлыкның яхшы җимешләре турында да уйланыгыз. Андый сафлыкны саклаган кешенең мәңге яшәү өмете бар. Ул шулай ук бүген мөмкин булган иң яхшы тормыш алып бара ала, ә бу үз эченә саф вөҗданны да ала. (Гыйбрәтле сүзләр 3:1, 2 не укы.)
19 Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Синең [Аллаһының] кануныңны сөючеләрнең тынычлыклары күп, һәм алар бер дә алданмыйлар» (Мәд. 118:165). Шулай итеп, хакыйкатьне яратыгыз һәм бу әшәке заманда «акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итәр» өчен тәртибегезгә игътибарлы булыгыз (Эфес. 5:15, 16). Безнең көннәрдә Шайтан Аллаһының хезмәтчеләрен тотар өчен төрле тозаклар куя. Ләкин без аның тозакларыннан сакланыр өчен яхшы коралланган. Йәһвә безне Шайтанга «каршы торыр» өчен һәм «иблиснең утлы укларын сүндерер» өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин иткән! (Эфес. 6:11, 16).
[Искәрмәләр]
^ 13 абз. Исемнәр үзгәртелгән.
^ 18 абз. Малахий 2:13, 14: «Менә тагын нәрсә эшлисез, моның аркасында Йәһвәнең корбан китерү урыны өстенә елау һәм көрсенү белән күз яшьләре ага, инде сезнең бүләк корбаныгызга да игътибар ителми, һәм кулларыгыздан берәр нәрсә кабул итәргә дә күңелем ятмый. Сез: „Нәрсә өчен?“,— дип әйтәсез. Йәһвә синең һәм яшь чагыңда өйләнгән хатының арасында үзе шаһит булды, һәм син хатыныңа каршы мәкерлек иттең, ә ул бит синең тормыш иптәшең һәм, аның белән төзегән килешү буенча, хатының».
[Өйрәнү өчен сораулар]
[26 биттәге иллюстрация]
Байлыкка кызыгу кешене рухи яктан буа ала. Сезнең белән андый хәл була күрмәсен
[29 биттәге иллюстрация]
Гыйшык уены уйнау я берәрсенә үзең белән андый уен уйнарга юл кую сине зина кылырга этәрергә мөмкин