Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Теократик мәктәпләр Йәһвә яратуын раслый

Теократик мәктәпләр Йәһвә яратуын раслый

ЙӘҺВӘ — безнең «Бөек Нәсыйхәтчебез» (Ишаг. 30:20). Ярату аны башкаларны өйрәтергә дәртләндерә. Мәсәлән, Гайсәне нык яратканга, Йәһвә «Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә» (Яхъя 5:20). Йәһвәне данлар өчен һәм башкаларга ярдәм итәр өчен хәлебездән килгәнне эшләгәндә, ул безгә, үзенең Шаһитләренә буларак, ярату күрсәтеп, «шәкертләр теле» бирә (Ишаг. 50:4).

Ярату күрсәтүдә Йәһвәгә охшарга теләп, Җитәкче советның Укыту комитеты өйрәнергә теләкләре һәм мөмкинлекләре булган кардәшләрне ун теократик мәктәп ярдәмендә өйрәтә. Сез бу мәктәпләрдә Йәһвә яратуы чагылганын күрәсезме?

Теократик мәктәп төрләрен карап чыккач һәм аларда укыган кардәшләрнең бу өйрәтү турында фикерләрен белгәч, үзегездә мондый сорау бирегез: «Мин Аллаһы өйрәтүеннән файда алыр өчен нәрсә эшли алам?»

ТЕОКРАТИК ӨЙРӘТҮДӘН ФАЙДА АЛЫГЫЗ

Йәһвә «мәхәббәт... Аллаһысы» булганга, аның өйрәтүе тормышыбызны мәгънәлерәк итә, авырлыкларны җиңәргә һәм вәгазьдән күбрәк шатлык табарга булыша (2 Көр. 13:11). Гайсә үз шәкертләренә башкаларны «барын да үтәргә өйрәтергә» кушкан. Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, без дә бу йөкләмәне үтәргә яхшы әзерләнгән (Мат. 28:20).

Безнең бу мәктәпләрнең барысында да укырга мөмкинлегебез юктыр, әмма шулай да безнең өчен аларның берсендә я берничәсендә уку мөмкин. Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтүне без мәсихче җыелыш аша да алабыз. Шулай ук без берәр мәктәптә укыган кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, үз хезмәтебезне яхшырта алабыз.

Үзегездән болай дип сорагыз: «Миңа бу мәктәпләрнең берсендә укуны максат итеп куярга берәр нәрсә комачаулыймы?»

Йәһвә хезмәтчеләре теократик мәктәпләрдә уку мөмкинлеген югары бәяли. Андый өйрәтү сезне Аллаһыга якынайтсын һәм ул йөкләгән вазифалар, аеруча яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен үтәү өчен коралландырсын.