Алар әзерлекләрен күрсәткән. Бразилия
БЕРНИЧӘ ел элек Ру́бия (1) исемле апа-кардәш — хәзер аңа 30 яшь — Бразилиянең көньягында кечкенә җыелышта пионер булып хезмәт итүче Са́ндра (2) янына барган. Анда булганда, бер хәл аңа шулкадәр тәэсир иткән ки, хәтта аның бөтен тормышы үзгәргән. Ничек итеп? Әйдәгез, моны Рубиянең үзеннән белик.
«МИН ҮЗ КОЛАКЛАРЫМА ЫШАНМАДЫМ»
«Сандра мине бер кызыксынучы хатын-кыз янына алып барды. Өйрәнү вакытында тегесе сүз җаенда болай диде: „Сандра, беләсеңме, минем белән бергә эшләүче өч кызның Изге Язмаларны өйрәнәсе килә, ләкин мин аларга үз чиратларын көтәргә туры килер дип әйттем. Мин быел синең вакытың инде булмас икәнлеген беләм“. Мин үз колакларыма ышанмадым. Йәһвә турында
белем алырга теләгән кешеләр чиратка басарга тиеш иде! Җыелышымда исә бер генә булса да өйрәнү табар өчен миңа бик күп тырышлыклар куярга туры килә иде. Нәкъ шунда бу өйрәнүченең өендә минем шул кечкенә шәһәрдәге кешеләргә ярдәм итәргә көчле теләгем туды. Озакламый мин үземнең зур шәһәремнән Сандра хезмәт иткән шәһәрчеккә күчендем».Шуннан соң нәрсә булган? Рубия сөйли: «Күченгәннән соң ике ай узгач, мин инде 15 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә идем һәм — ышанасызмы, юкмы — тиздән минем белән өйрәнергә теләүчеләр, Сандра очрагында кебек, үз чиратын көтәргә тиеш иде!»
ҮЗ ХЕЗМӘТЕН ЯҢАДАН ТИКШЕРЕП ЧЫГАРГА ДӘРТЛӘНДЕРЕЛГӘН
Дие́го (3) исемле абый-кардәш — хәзер 20 дән узган — Бразилиянең көньягында урнашкан Пруденто́полис дигән шәһәрчеккә пионерлар булып хезмәт итүче бер ирле-хатынлы янына барган. Аларда булу аңарда бик зур тәэсир калдырган; бу аны үз хезмәтен яңадан тикшереп чыгарга дәртләндергән. Ул болай ди: «Мин үз җыелышымда агым уңаена йөзеп, аена берничә сәгать кенә хезмәт итә идем. Ләкин бу пионерларда кунакта булганда һәм алар сөйләгән кызыклы очракларны тыңлаганда, мин аларның шатлыклы рухлары һәм үземнең вәгазьгә гамьсез карашым арасында аерманы ачык күрдем. Аларның никадәр шатлыклы һәм никадәр канәгать булуларын күргәч, мин үз тормышымның да аларныкы кебек мәгънәле булуын теләдем». Өенә кайткач, Диего пионер хезмәтен башлаган.
Бәлки, син дә яшь кардәштер, вәгазьдә катнашасыңдыр һәм җыелышларга йөрисеңдер. Әмма вәгазьләү сиңа Диегога кебек бертөрле эш сыман күренсә, нәрсә эшләргә? Шатлыгыңны яңартыр өчен, тормышыңны үзгәртеп, вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт итә аласыңмы? Билгеле, уңайлы тормышны калдырып китү дигән фикер сине куркытырга мөмкин. Шулай да күп яшьләр моны эшләргә булган. Алар Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәр өчен үз максатларын һәм теләкләрен тикшереп чыккан. Ә хәзер, әйдәгез, Бруно мисалына күчик.
МАЭСТРОМЫ, ВӘГАЗЬЧЕМЕ?
Берничә ел элек Бру́но (4) — аңа хәзер 28 яшь — бер абруйлы музыка мәктәбендә укыган булган; аның оркестр дирижеры буласы килгән. Укуында ул шулкадәр уңышлы булган ки, хәтта аны берничә тапкыр симфоник оркестр белән дирижерлык итәргә чакырганнар. Ул башы белән карьерага чумган булган. «Шулай да миңа нәрсәдер җитми иде,— дип сөйли Бруно.— Мин үземне Йәһвәгә багышлаган булсам да, үземнең аңа җан-тән белән хезмәт итмәгәнемне аңлый идем, һәм бу мине борчый иде. Үз хисләремне мин Йәһвәгә сөйләдем һәм аларны җыелыштагы тәҗрибәле кардәшләр белән уртаклаштым. Барысын да җентекләп уйлагач, мин хезмәткә өстенлек бирергә карар иттем, музыка мәктәбендә укуны ташладым һәм вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күчүне үземә максат итеп куйдым». Аның карары нәрсәгә китергән?
Бруно Сан-Паулу шәһәреннән якынча 260 километр ераклыктагы Гуапиа́ра шәһәрчегенә (халык саны якынча 7 000) күчкән. Аның тормышы кискен үзгәргән. Ул болай дип әйтә: «Мин күчкән кечкенә йортта суыткыч та, телевизор да, Интернет та юк иде. Әмма анда үземдә моңарчы булмаган нәрсәләр бар иде — яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы!» Кечкенә җыелышта хезмәт иткәндә, Бруно атнага бер тапкыр үз сумкасына ризык, су һәм әдәбият тутырып, мотоциклы белән авылларга барып вәгазьләгән. Андагыларның күбесенең яхшы хәбәрне моңарчы ишеткәне булмаган. «Мин 18 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдем,— дип уртаклаша ул.— Өйрәнүчеләремнең үз тормышларын үзгәрткәнен күрү миңа бик күп шатлык китерде!» Һәм болай дип өсти: «Хәзер инде мин аңладым: чын канәгатьлек Патшалык эшен беренче урынга куюдан килә. Нәкъ шул миңа җитми иде. Дөньяви максатларга һаман омтылган булсам, мин андый канәгатьлек беркайчан да кичермәс идем». Бруно Гуапиарада акча ничек эшләгән соң? Елмаеп ул: «Гитара дәресләрен биреп»,— дип җавап кайтара. Ул әле дә маэстро дип әйтеп була.
«МИН КАЛЫРГА БУЛДЫМ»
Марья́наның (5) хәле — аңа 30 да юк әле — Бруноныкына охшаш булган. Адвокат булып эшләсә дә, ул үзенең табышлы эшенә карамастан чын канәгатьлек сизмәгән. Ул: «Мин үземне Вәг. 1:17). Берничә кардәш аны пионер хезмәтен башларга дәртләндергән. Моның турында бераз уйлангач, Марьяна үзенең өч дус кызы Бья́нка (6), Кароли́на (7) һәм Джулиа́на (8) белән Ба́рра-ду-Бу́греска барып, андагы җыелыш белән хезмәттәшлек итәргә булган. Боливия янында урнашкан бу шәһәргә килеп җитәр өчен, алар меңнәрчә километр араны үткән. Шуннан соң нәрсә булган?
„бушка җил куам“ дип хис иттем»,— дип сөйли (Марьяна болай ди: «Мин анда өч айга гына калырга теләгән идем. Ләкин өч ай узгач, минем инде 15 өйрәнүем бар иде! Әлбәттә, өйрәнүчеләремә хакыйкатьтә үсәргә ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа күрә минем аларга үземнең китүемне әйтергә телем әйләнмәде. Мин калырга булдым». Аның өч дусты да шулай эшләгән. Марьянаның тормышы мәгънәлерәк булып киткәнме? Ул сөйли: «Йәһвәнең кулында корал булу һәм кешеләрнең уңай якка үзгәргәнен күрү мине бәхетле итә. Мин үз вакытымны һәм көчемне чыннан да мөһим эшкә багышларга шатмын». Каролина үзенең һәм башка өч апа-кардәшнең хисләрен белдереп, болай ди: «Үземне Патшалык эшенә сарыф иткәнгә, мин зур канәгатьлек хисе белән йокларга ятам. Минем тормышым өйрәнүчеләремә ярдәм итүгә тупланган. Аларның рухи яктан үсешләрен күрү үзенә күрә бер бәхет. Мин үз тәҗрибәмдә „татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез“ дигән сүзләрнең хаклыгына инандым» (Мәд. 33:9).
Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ерак җирләрдә вәгазьләргә «әзерлеген күрсәткән» яшь кардәшләрнең саны бөтен дөнья буенча арта бара. Моны күреп, Йәһвә бик шатланадыр! (Мәд. 110:3, ЯД; Гыйб. сүз. 27:11). Ә Йәһвәнең бу хезмәтчеләренең барысы мул фатихалар ура (Гыйб. сүз. 10:22).