Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Балаларның... авызыннан» дәртләндерү

«Балаларның... авызыннан» дәртләндерү

2009 елның декабрь аенда Россия Югары мәхкәмәсе моңарчы чыгарылган бер карарны үз көчендә калдырган. Бу Таганрогтагы Йәһвә Шаһитләренең җирле дини оешмасының ябылуына, андагы Патшалык Залының конфискацияләнүенә һәм басмаларыбызның 34 сенең экстремистик дип танылуына китергән. Моның турында тетрәндергеч яңалык Йәһвә Шаһитләренең рәсми веб-сайтында бастырылган булган. Анда шулай ук бу карардан зыян күргән Йәһвә Шаһитләренең үз балалары белән фотолары урнаштырылган булган.

Австралиядәге балалар

Берничә ай узгач, Россиядәге Йәһвә Шаһитләренең Идарә үзәгенә Квинслендтагы (Австралия) Йәһвә Шаһитләренең бер гаиләсеннән хат белән посылка килгән. Алар мәхкәмәнең карары турында укыган һәм болай дип язган: «Кадерле кардәшләр! Россиядәге дусларыбызның иманнары вә сынауларда түземле булулары безнең балаларыбыз Ко́ди белән Лариссаның күңелләренә үтеп керде. Алар открыткалар да, хатлар да язды, һәм без аларны бүләкләр белән бергә Таганрогтагы балаларга җибәрер өчен, бер кечкенә посылка җыйдык. Алар башка балаларның да еракта шулай ук Йәһвәгә тугры хезмәт иткәнен һәм алар турында борчылганын белсен иде. Балаларыбыз аларны җылы кочаклый һәм яратуларында ышандыра».

Бүләкләр алгач, Таганрог шәһәреннән балалар Австралиядәге гаиләгә рәсемле рәхмәт хатларын язган. Россия филиалындагы бер Йәһвә Шаһитенә «балаларның... авызыннан» дәртләндерү сүзләре шулкадәр тәэсир иткән ки, хәтта ул Коди белән Лариссага болай дип язган: «Нахакка җәзаланганда балаларга да, олыларга да никадәр күңелсез икәнен күз алдыгызга китерәсездер. Таганрогтагы кардәшләр бернинди явызлык кылмаса да, аларның Патшалык Залларын тартып алганнар. Бу аларны боектырган. Дөньяның башка бер почмагында яшәгән кардәшләрнең үзләре турында борчылганын белү аларны юатачак. Рәхмәт сезгә җылылык һәм юмарт булуыгыз өчен!» (Мәд. 8:3).

Австралиядәге балалардан (уңда) бүләкләр алган Россиядәге балалар (сулда)

Әйе, безнең кардәшлегебез халыкара, һәм бер-беребезне яратуыбыз барыбызга да сынаулар белән авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Суд залларында Йәһвә Шаһитләренең басмалары нәфрәт тудырамы, юкмы икәне турында бәхәсләр барган вакытта балаларыбыз үзләренә артык игътибар җәлеп итмичә бер-берсенең иминлеген кайгырта. Алар өчен милли чикләр һәм культуралар арасындагы аермалар киртә түгел. Үз тәртипләре белән алар Гайсәнең мондый сүзләренең дөреслеген исбатлый: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35).