Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бәла-казалар кичергәндә бирешмәгез

Бәла-казалар кичергәндә бирешмәгез

«Алла безнең сыенычыбыз, көчебез, авыр кайгы килгән чакта булышучыбыз» (МӘД. 45:2).

1, 2. Күпләр нинди авырлыкларга юлыга, һәм Аллаһы хезмәтчеләренең теләге нинди?

БЕЗ авыр вакытларда яшибез. Афәтләр җиргә тын алырга да бирми. Җир тетрәүләр, цунамилар, урман янгыннары, су басулар, вулканнар, өермәләр, давыллар һәм тайфуннар кешеләргә зур зыян китереп тора. Моннан тыш, кешеләрнең гаилә һәм шәхси проблемалары үзләрен куркуга һәм кайгыга төшерә. Чыннан да, «адәм балалары... көтмәгәндә пәйда булган бәла-казага килеп эләгәләр» дигән сүзләр хак (Вәг. 9:12).

2 Аллаһы хезмәтчеләре халык буларак андый авырлыкларны уңышлы кичереп чыга. Шулай да безнең бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан вакытта була алган төрле кыенлыкларга әзер буласыбыз килә. Шатлыгыбызны югалтмыйча андый авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга? Бәла-казаларга баш имәскә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

АВЫРЛЫКЛАРГА БИРЕШМӘГӘННӘРДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

3. Римлыларга 15:4 тән күренгәнчә, интектерә торган проблемалар туганда без юанычны кайдан таба алабыз?

3 Моңарчы шулкадәр күп кешенең төрле бәла-казалар аркасында интеккәне булмаса да, бәлалар һәрвакыт булган. Аларны уңышлы җиңеп чыккан Аллаһының борынгы хезмәтчеләреннән нәрсәгә өйрәнеп була? Әйдәгез, кайбер мисалларга игътибар итик (Рим. 15:4).

4. Давыт нинди бәла-казаларга дучар булган, һәм аңа нәрсә ярдәм иткән?

4 Давыт мисалын карап чыгыйк. Аның башына күп бәлалар төшкән: аны Шаул патша үтерергә теләгән; дошманнары аңа һөҗүм иткән, хәтта хатыннарын әсирлеккә алып киткән; ул якыннарыннан хыянәт күргән һәм кайвакыт күңел төшенкелегенә бирелгән (1 Пат. 18:8, 9; 30:1—5; 2 Пат. 17:1—3; 24:15, 17; Мәд. 37:5—9). Изге Язмалардан күренгәнчә, бу бәла-казалар Давытка бик күп кайгы китергән. Моңа карамастан ул рухи яктан нык булып калган. Нык иман белән ул: «Ходай тормышымны саклаучы, мин кемнән каушыйм?» — дигән (Мәд. 26:1; Мәдхия 26:5, 10 ны укы).

5. Ибраһим белән Сарага тормыш авырлыкларын җиңәргә нәрсә булышкан?

5 Ибраһим белән Сара озак еллар чит җирләрдә чатырларда килмешәк булып яшәгән. Яшәүләре кайчак җиңелдән булмаган. Шулай да ачлык һәм тирә-яктагы халыкларның һөҗүмнәре аларны сындыра алмаган (Ярат. 12:10; 14:14—16). Аларга нәрсә булышкан? Аллаһы Сүзендә Ибраһим «төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне көткән» дип әйтелә (Евр. 11:8—10). Ибраһим белән Сара Аллаһы вәгъдәләрен күзләреннән ычкындырмаган һәм тормыш авырлыкларына үзләрен боектырырга юл куймаган.

6. Әюб үрнәгенә без ничек иярә алабыз?

6 Әюб коточкыч газаплар кичергән. Башына бер-бер артлы бәлаләр килгәндә, аның нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китереп карагыз (Әюб 3:3, 11). Аның бар бу бәла-казаларның үз өстенә ни өчен ябырылганын аңлап бетермәгәне хәлен тагын да кыенлаштырган. Шулай да ул бирешмәгән. Ул үз сафлыгын һәм Аллаһыга иманын саклаган. (Әюб 27:5 не укы *.) Безнең өчен нинди яхшы үрнәк булып тора ул!

7. Аллаһыга хезмәт иткәндә, Паул нәрсә кичергән, һәм бирешмәскә аңа нәрсә булышкан?

7 Ә хәзер рәсүл Паул мисалына күчик. Аңа «шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәр янаган». Ул «ачлык һәм сусау», суык һәм кияргә киеменең булмавы турында сөйләгән. Паул шулай ук «бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәргәнен» әйтеп киткән; бу хәл, күрәсең, ул кораб һәлакәтенә эләккәч булган (2 Көр. 11:23—27). Хәтта үлем куркынычы янаганда да, ул уңай караш саклаган. Ул болай дигән: «Бу без үзебезгә түгел, ә үлеләрне терелтүче Аллаһыга таянып яшәсен өчен булды. Ул шул куркыныч хәлдә гомеребезне саклап калды» (2 Көр. 1:8—10). Паулга кичерергә туры килгән газапларны сирәк кеше кичергәндер. Алай да, безнең күпчелегебезгә аның хисләре таныш. Шуңа күрә аның үрнәге безне юата ала.

БӘЛА-КАЗАЛАР РУХЫГЫЗНЫ СЫНДЫРМАСЫН

8. Проблемалар безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин? Мисал китерегез.

8 Бәла-казалар, авырлыклар һәм җәберләү тулы дөньяда күпләр азапланып яши. Кайбер мәсихчеләр дә моны үз тәҗрибәсендә татый. Ире белән Австралиядә пионер булып хезмәт иткән Ланига * күкрәк рагы диагнозы куелган булган. Бу аны тетрәндергән һәм аяз көндә яшен суккандай булган. Ул болай ди: «Дәвалану мине тәмам хәлсезләндерде. Мин үземә-үзем бик кызганыч кеше булып тоелдым». Шуның өстенә аңа арка миенә операция кичергән ирен кайгыртырга туры килгән. Ә без андый хәлгә калсак, нәрсә эшли алабыз?

9, 10. а) Без Шайтанга нәрсә эшләргә ирек бирмәскә тиеш? б) Рәсүлләр 14:22 дә искә алынган «күп михнәтләргә» мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

9 Безгә Шайтан Иблиснең без кичергән кайгы-хәсрәтләр ярдәмендә иманыбызны җимерергә теләгәнен онытмаска кирәк. Әмма без аңа шул рәвешле үзебезне шатлыктан мәхрүм итәргә ирек бирмәскә тиеш. Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да болай диелә: «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз». Изге Язмалардагы мисаллар — мәсәлән, өстә каралганнары турында уйлану безгә бәла-каза килгәндә нык булып калырга ярдәм итәчәк.

10 Шуны да хәтеребездән төшермик: без бар кыенлыклардан сакланып кала алмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, без аларның булуын көтәргә тиеш (2 Тим. 3:12). Рәсүлләр 14:22 дә безгә болай диелә: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш». Андый михнәтләр сезгә Аллаһының ярдәм итәргә көче бар икәненә ышанычыгызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Күңел төшенкелегенә бирелер урынына андый мөмкинлекләрдән файдаланыгыз.

11. Тормыштагы авырлыкларга бирешмәс өчен нәрсә эшләргә?

11 Безгә уңай карашлы булырга кирәк. Аллаһы Сүзендә: «Күңеле шатның йөзе дә нурлы, ә йөрәкнең әрнүе рухны какшата»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 15:13). Табиблар инде күптән уңай карашта булуның шифалы икәнен аңлаган. Күп авыруларга зыяны да, файдасы да булмаган дару чын дару дип бирелгәндә, алар үзләрен яхшырак хис иткән, чөнки дару үзләренә файда китергән дип уйлаган. Икенче яктан, шул ук «даруны» биреп ул зыян китерәчәк дип әйткәндә, аны эчкән авырулар үзләрен начаррак хис итә башлаган. Үзгәртеп булмаган нәрсәләргә игътибарыбызны тупласак, без күңелсезләнербез генә. Әмма Йәһвәнең ярдәмен андый «дару» белән чагыштырып булмый. Бәла-казалар вакытында да ул үз Сүзе, ярдәмчел кардәшләребез һәм изге рухы аша безне дәртләндереп чын ярдәм күрсәтә. Игътибарыбызны шуларга туплау безгә көч өстәячәк. Күңелсез нәрсәләр турында гына гел уйлар урынына, әйдәгез, туган һәрбер проблеманы хәл итәр өчен чаралар күрик һәм тормышыбызга уңай караш саклыйк (Гыйб. сүз. 17:22).

12, 13. а) Афәтләрдән зыян күргән Аллаһы хезмәтчеләре кайдан көч ала? Мисал китерегез. б) Афәтләр вакытында тормышта иң мөһиме нәрсә икәне ничек ачыклана?

12 Соңгы еллар эчендә кайбер илләр көчле афәтләрдән зыян күргән. Андагы кардәшләребез гаҗәеп чыдамлылык күрсәткән. Әлбәттә, аларга җиңел булмаган. 2010 елның февралендә Чилида булган җимергеч җир тетрәү һәм цунами күп кардәшләрне өйсез һәм мал-мөлкәтсез калдырган. Кайберәүләр эшләрен югалткан. Шулай да кардәшләр Йәһвәгә хезмәтләрен калдырмаган. Йорты тулысынча җимерелгән Самуэль болай дигән: «Хәтта андый коточкыч шартларда без хатыным белән очрашуларны калдырмадык һәм вәгазьләүдән туктамадык. Минемчә, бу гадәтләр безгә күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итте». Алар һәм башка күп кардәшләр афәтләргә бирешмәгән һәм Йәһвәгә хезмәт итүләрен дәвам иткән.

13 2009 елның сентябрь аенда коеп яуган яңгыр аркасында Манила шәһәренең (Филиппин) 80 нән артык проценты су астында калган. Шактый милкен югалткан бер бай кеше болай дигән: «Су басу байларны да, ярлыларны да тигезләде, тегеләренә дә, боларына да авырлыклар белән газаплар китерде». Аның сүзләре Гайсәнең мондый акыллы киңәшен исебезгә төшерә: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз... [Аны] күктә җыегыз. Анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый» (Мат. 6:19, 20). Җиңел генә югалтып булган байлык артыннан куып яшәгән кешеләрнең еш кына өметләре өзелә. Йәһвә белән дуслыгыбызга исә дөньядагы хәлләр зыян китерә алмый, шуңа күрә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне беренче урынга кую күпкә акыллырак. (Еврейләргә 13:5, 6 ны укы.)

КУРЫКМАС ӨЧЕН НИГЕЗЕБЕЗ

14. Безнең курыкмас өчен нинди нигезебез бар?

14 Шәкертләренә үзенең килү чорында проблемаларның булачагын әйтсә дә, Гайсә аларны: «Курыкмагыз»,— дип тынычландырган (Лүк 21:9). Патшабыз Гайсә Мәсих һәм галәмне Барлыкка Китерүче Йәһвә безне ярдәмсез калдырмаганга, безгә куркасы юк. Паул Тимутине болай дип дәртләндергән: «Аллаһы безгә курку рухы түгел, ә кодрәт, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән» (2 Тим. 1:7).

15. Аллаһының үзенә таянган хезмәтчеләренең мисалларын китерегез һәм бәла-казаларны кичерер өчен без көчне кайдан таба алабыз икәнен аңлатыгыз.

15 Кайбер Аллаһы хезмәтчеләренең аңа таянганнарын күрсәтүче сүзләренә игътибар итик. Давыт: «Ходай таянычым, саклаучым; күңелем аңа өметләнде, һәм Ул миңа булышкач, тәнем дә яшәрде»,— дигән (Мәд. 27:7). Паул үзенең нык ышанычын болай тасвирлаган: «Без боларның һәммәсен безгә мәхәббәт күрсәткән Зат ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз» (Рим. 8:37). Гайсә дә үзенә куркыныч янаганда: «Мин ялгыз түгел, чөнки Атам минем белән»,— диеп, үзенең Аллаһы белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә торуын күрсәткән (Яхъя 16:32). Аллаһы хезмәтчеләренең бу сүзләрендә нәрсә чагыла? Һәрберсенең Йәһвәгә нык ышанычы. Алар кебек Аллаһыга таянырга өйрәнсәк, безнең теләсә нинди бәла-казаны кичерер өчен көчебез булачак. (Мәдхия 45:2—4 не укы.)

ЙӘҺВӘ КҮРСӘТКӘН ЯРДӘМНӘН ФАЙДАЛАНЫГЫЗ

16. Ни өчен Аллаһы Сүзен өйрәнү мөһим?

16 Мәсихче чыдамлылык үз көчебезгә түгел, ә Аллаһы турында белем алудан һәм аңа таянудан килә. Чыдамлырак булыр өчен, безгә аның Сүзе Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Депрессиядән интеккән бер апа-кардәш үзенә нәрсә ярдәм иткәне турында болай дигән: «Үземне аеруча юаткан өзекләрне мин вакыт-вакыт яңадан укып чыгам». Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче киңәш иткәнчә, без гаилә белән гыйбадәт кылуны атна саен үткәрәбезме? Изге Язмаларны өйрәнүебез безгә мәдхия җырлаучының «әй Ходай, кануныңны бик яратам! Алар турында көннәр буе уйлый алам» дигән карашын үзләштерергә ярдәм итәчәк (Мәд. 118:97).

17. а) Авырлыкларга бирешмәс өчен көчне кайдан алырга? б) Басмаларыбызда бастырылган берәр тәрҗемәи хәлнең шәхсән сезгә ничек ярдәм иткәнен сөйләгез.

17 Без шулай ук Йәһвәгә ышанычыбызны Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар ярдәмендә ныгытабыз. Мәсәлән, басмаларыбызда бастырылган тәрҗемәи хәлләр безнең күпчелегебезгә ярдәм итә. Азиядә яшәүче бер апа-кардәш биполяр бозылыш дип аталган депрессиянең бер төреннән интегә. Бер вакыт ул шул ук авыруга бирешмәгән элек миссионер булып хезмәт иткән бер абый-кардәшнең биографиясен укып чыккан. Бу мисал аны рухландырып җибәргән. Ул: «Шушы мәкалә миңа үз проблемамны аңларга ярдәм итте һәм өмет утын кабызды»,— дип язган.

Бәла-казалар кичергәндә Йәһвә күрсәткән ярдәмнән файдаланыгыз

18. Ни өчен без мөмкин кадәр ешрак дога кылырга тиеш?

18 Йәһвә безгә догалар аша да ярдәм күрсәтә. Дога һәр очракта булыша ала. Дога кылуның никадәр мөһим икәненә игътибар итеп, Паул болай дигән: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Бәла-казалар вакытында нык булып калыр өчен, без мөмкин кадәр ешрак ярдәм сорап дога кылабызмы? Англиядә яшәүче А́лекс исемле кардәш инде озак вакыт депрессиядән интегә. Ул болай дип әйткән: «Йәһвә белән догада сөйләшү һәм аның Сүзен укыганда аны тыңлау минем өчен котылу чарасы булып тора».

19. Мәсихче очрашуларга йөрү никадәр мөһим?

19 Безнең өчен шулай ук җыелыш очрашуларыбызда кардәшләр белән аралашу да зур ярдәм булып тора. Мәдхия җырлаучы: «Минем җаным Ходай сарайларына бик барасы килә»,— дип язган (Мәд. 83:3). Безнең дә андый теләгебез бармы? Алда искә алынган Лани өчен җыелышларны калдырмау һәм кардәшләребез арасында булу бик мөһим роль уйнаган. Ул болай ди: «Мин белә идем, Йәһвәнең үземә ярдәм итүен теләсәм, мин анда барырга тиешмен».

20. Вәгазь эшендә катнашу безгә ничек ярдәм итә?

20 Патшалыкны ашкынып вәгазьләү дә безгә нык булып калырга ярдәм итә (1 Тим. 4:16). Дөнья хәтле проблемалары булган австралияле бер апа-кардәш болай дигән: «Минем вәгазьлисем бер дә килми иде, әмма бер өлкән мине вәгазьгә чакырды. Мин ризалаштым. Күрәсең, Йәһвә миңа ярдәм итеп торды; вәгазьгә барган саен, мин зур шатлык кичердем» (Гыйб. сүз. 16:20). Күпләр башкаларга Йәһвәгә ышанычларын үстерергә ярдәм иткәндә үз иманнары да ныгый дигән нәтиҗәгә килгән. Шулай эшләгәндә, аларның проблемалары икенче планга күчә һәм игътибарлары мөһимрәк нәрсәләргә туплана (Флп. 1:10, 11).

21. Авырлыкларга очрасак та, без нәрсәгә ышана алабыз?

21 Йәһвә безне бәла-казалар кичергәндә нык булып калу өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итә. Йәһвәнең мондый ярдәменнән тулысынча файдалансак, авырлыкларны җиңеп чыккан Аллаһы хезмәтчеләренең мисаллары турында уйлансак һәм алардан үрнәк алсак, без авырлыкларны уңышлы кичерә алачагыбызга ышана алабыз. Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашып барганда безгә нинди генә кыенлыкларга очрарга туры килмәсен, без Паулның «бәреп төшерелсәк тә, һәлак булмыйбыз. ...Без бирешмибез» дигән карашы белән яши алабыз (2 Көр. 4:9, 16). Йәһвә ярдәме белән без бәла-казаларга баш имәячәкбез. (2 Көринтлеләргә 4:17, 18 не укы.)

^ 6 абз. Әюб 27:5: «Мин сезне тәкъва дип һич тә танымам! Үлгәнче үз сафлыгымны бозмам!»

^ 8 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.