Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Әйе» дигәнегез «әйе» булсын

«Әйе» дигәнегез «әйе» булсын

«„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» (МАТ. 5:37).

1. Гайсә антлар бирү турында нәрсә әйткән, һәм ни өчен?

ГАДӘТТӘ, мәсихчеләргә антлар бирәсе юк, чөнки алар Гайсәнең: «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын»,— дигән әмерен үти. Гайсәнең безгә үз сүзебездә торырга кирәк дип әйтәсе килгән. Бу әмерне әйтер алдыннан, Гайсә: «Бөтенләй ант итмә»,— дигән. Үз сүзләре белән Гайсә кешеләрнең көндәлек сөйләмдә әйткәннәрен үтәргә җыенмыйча ант итү гадәтләрен хөкем иткән. Андый кешеләр, вәгъдә биргәндә, «әйе» я «юк» дип кенә әйтер урынына «артыкны» сөйләсә, бу аларга чынында ышанып булмый икәнен һәм аларның «Явыз» тәэсирендә булганын күрсәтергә мөмкин. (Маттай 5:33—37 не укы.)

2. Ни өчен кайвакыт антлар бирү дөрес? Аңлатып бирегез.

2 Гайсәнең сүзләре бөтенләй ант итәргә ярамый дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, Йәһвә Аллаһы һәм аның тәкъва хезмәтчесе Ибраһим җитди сорауларга килгәндә антлы вәгъдәләр биргән. Моннан тыш, Аллаһы Кануны буенча, билгеле бер бәхәсле сорауларны хәл итәр өчен ант бирү таләп ителгән булган (Чыг. 22:10, 11; Сан. 5:21, 22). Мәсихчедән дә судта шаһит булганда дөресен сөйләргә ант итүен таләп итәргә мөмкиннәр. Яисә башкаларны берәр нәрсә эшләячәгенә я берәр хәлне чишәргә булышачагына ышандырыр өчен, мәсихче кайчак ант бирергә кирәк дип табар. Яһүдләрнең Югары киңәшмәсе Гайсәдән ант итүен таләп иткәч, Гайсә моннан баш тартмаган (Мат. 26:63, 64). Гайсә беркем алдында да ант бирергә тиеш булмаса да, ул үз сүзләренең дөреслеген раслар өчен еш кына болай дип әйткән: «Турысын, турысын әйтәм сезгә» (Яхъя 1:51; 13:16, 20, 21, 38, «Яхшы хәбәр»). Үз сүзләрендә торган Гайсә, Паул һәм башкалардан тагын нәрсәгә өйрәнеп була? Әйдәгез, моны белик.

ГАЙСӘ — ИҢ ЯХШЫ ҮРНӘК

Суга чумдырылуыннан алып үлеменә кадәр Гайсә үз Атасына биргән вәгъдәләрен үтәгән

3. Гайсә Аллаһыга дога кылганда, нәрсә вәгъдә иткән һәм үзенең күктәге Атасыннан нинди җавап алган?

3 «Әй Аллаһы, менә мин... синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!» (Евр. 10:7). Бу догада Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәргә вәгъдә иткән. Шулай итеп, ул үзенең вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы» турындагы бар пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән Шайтан «аны үкчәсеннән чагар» дигән пәйгамбәрлекне дә үтәргә әзер булганын күрсәткән (Ярат. 3:15). Бер кешенең дә үз өстенә андый җаваплылыкны алганы юк. Гайсәдән үз сүзендә торырга ант итүен таләп итмичә, Йәһвә күкләрдән үз Улына тулаем ышанганын белдергән (Лүк 3:21, 22).

4. Гайсә «әйе» дигәне «әйе» булсын өчен нәрсә эшләгән?

4 Гайсәнең «әйе» дигәне һәрвакыт «әйе» булган: аның сүзе эшеннән беркайчан да аерылмаган. Атасы кушканны үтәргә ул бернәрсәгә дә комачауларга юл куймаган. Ул Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләвен һәм үзе янына Аллаһы җәлеп иткән кешеләрдән шәкертләр әзерләвен дәвам иткән (Яхъя 6:44). Изге Язмаларда Гайсәнең Аллаһы ихтыярын үтәргә вәгъдәсендә торганы болай дип раслана: «Аллаһының күпме генә вәгъдәләре булмасын, Гайсә аша алар „әйе“ булды» (2 Көр. 1:20). Чыннан да, Гайсә иң яхшы үрнәк калдырган, чөнки үз Атасына вәгъдә иткәнчә эш иткән. Ә хәзер, әйдәгез, Гайсәгә охшарга тырышкан бер кешенең үрнәген карап чыгыйк.

ПАУЛ — ҮЗ СҮЗЕНДӘ ТОРУЧЫ КЕШЕ

5. Рәсүл Паул безнең өчен нинди үрнәк калдырган?

5 «Әфәнде, миңа нәрсә эшләргә?» (Рәс. 22:10). Нәкъ шулай Шаул үзенә күренештә күренгән Хуҗа Гайсәгә җавап кайтарган. Гайсә Шаулның мәсихчеләрне эзәрлекләвен туктатырга теләгән. Аларның сөйләшүе нәтиҗәсендә Шаул басынкылык күрсәтеп кылган эшләренә үкенгән, суга чумдырылган һәм башка халыкларга Гайсә турында шаһитлек бирү йөкләмәсен кабул иткән. Шуннан бирле Паул Гайсәне «Хуҗам» дип атаган һәм аңа үзенең җирдәге тормышының ахырына кадәр буйсынган (Рәс. 22:6—16; 2 Көр. 4:5; 2 Тим. 4:8). Паулдан аермалы буларак, кайбер кешеләрнең «әйе» дигәннәре «әйе» булмаган. Аларны Гайсә болай дип шелтәләгән: «Ни өчен сез миңа: „Хуҗам! Хуҗам!“ — дисез, ә үзегез мин әйткәннәрне үтәмисез?» (Лүк 6:46). Аның сүзләреннән күренгәнчә, ул үзен Хуҗалары буларак кабул иткәннәрнең рәсүл Паул кебек үз сүзләрендә торуларын тели.

6, 7. а) Ни өчен Паул Көринткә килеп китәргә планнарын үзгәрткән, һәм ни өчен аны ышанычсыз булуда гаепләүчеләр хаклы булмаган? б) Безнең арабызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

6 Паул Патшалык турындагы хәбәрне Кече А́сия һәм Европа буйлап ашкынып вәгазьләгән: ул анда күп җыелышлар булдырган һәм аларга килеп китеп йөргән. Кайвакыт ул үзе язганнарның дөреслеген раслар өчен ант бирергә кирәк тапкан (Гәл. 1:20). Көринт җыелышыннан кайберәүләр Паулны ышанычсыз булуда гаепләгәч, ул үзен яклап болай дип язган: «Әйткән сүзләребез хак, Аллаһыга ышаныгыз. Без башта „әйе“ дип, аннары „юк“ димибез» (2 Көр. 1:18). Бу сүзләрне язган чакта Паул Эфестән киткән һәм Көринткә юл тотып Македония буйлап йөргән. Моңарчы исә ул башта — Көринткә, ә аннары гына Македониягә барырга ниятләгән булган (2 Көр. 1:15, 16). Әмма аның планнары үзгәргән. Бүген дә күчеп йөрүче күзәтчеләргә кайчак җыелышларга килеп китү вакытын үзгәртергә туры килә. Алар үз планнарын җитди булмаган сәбәпләр аркасында я үзләренә файда эзләгәнлектән түгел, ә берәр көтелмәгән хәл аркасында үзгәртәләр. Паул да үзенең Көринткә килеп китүен андагы җыелышның файдасы өчен кичектергән.

7 Паул Көринт җыелышының бердәмлеге бозылганы һәм андагы кардәшләрнең әхлаксызлыкка бармак аша караганы турында борчулы хәбәр алган (1 Көр. 1:11; 5:1). Хәлне төзәтер өчен, ул көринтлеләргә беренче хатында катгый киңәш биргән. Паул Эфестән Көринткә туп-туры китмәгән. Ул кардәшләренә үзенең киңәшен кулланыр өчен вакыт бирергә булган, югыйсә, аларга килеп китүе шулкадәр дәртләндергеч булмас иде. Үз планнарын үзгәртергә чыннан да нигезе булганын күрсәтеп, Паул көринтлеләргә икенче хатында болай дип язган: «Аллаһы каршында үз гомерем белән ант итәм: мин Көринткә сезне кызганганга күрә килми торам» (2 Көр. 1:23). Паулны тәнкыйтьләгән кешеләр кебек булмыйк, киресенчә, безнең арабызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрне тирән хөрмәт итик. Без Паулдан, ул Мәсихтән үрнәк алган кебек, үрнәк алырга тиеш (1 Көр. 11:1; Евр. 13:7).

БАШКАЛАРНЫҢ ЯХШЫ ҮРНӘКЛӘРЕ

8. Рәбика безнең өчен нинди үрнәк калдырган?

8 «Риза» (Ярат. 24:58). Бу сүзе белән Рәбика Ибраһим улы Исхакның хатыны булып китәргә ризалыгын белдергән. Аңа шул ук көнне йортын калдырып, бер чит кеше белән якынча 800 километр араны үтәргә туры килгән (Ярат. 24:50—58). Рәбиканың «әйе» дигәне «әйе» булган. Ул Исхакка яхшы хатын булып киткән һәм Аллаһыга тугры хезмәт иткән. Гомеренең ахырына кадәр ул чатырларда вәгъдә ителгән җирдә килмешәк булып яшәгән, һәм үз тугрылыгы өчен бүләкләнгән булган: аның нәселеннән вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы» Гайсә Мәсих килгән (Евр. 11:9, 13).

9. Рутның үз сүзенә тугры булуы нәрсәдән күренгән?

9 «Юк, без синең белән бергә, синең халкың янына кайтабыз» (Рут 1:10). Шушы сүзләрне Моаб тол хатыннары Рут белән Өрпә Бәйтлехемгә кайтып баручы каенаналары тол Нагомиягә әйткән булган. Ахыр чиктә, Нагомия үгетләгәнгә, Өрпә туган җиренә әйләнеп кайткан. Әмма Рутның «юк» дигәне «юк» булган. (Рут 1:16, 17 не укы.) Ул үз гаиләсен калдырган, Моабның ялган динен ташлаган һәм Нагомиягә ияргән. Рут Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт иткән һәм Аллаһы аны бүләкләгән. Ул Маттай хәбәрендәге Мәсихнең шәҗәрәсендә телгә алынган биш хатынның берсе булган (Мат. 1:1, 3, 5, 6, 16).

10. Ни өчен Ишагыйя безнең өчен яхшы үрнәк булып тора?

10 «Менә мин! Җибәр мине» (Ишаг. 6:8). Бу сүзләрне әйткәнче, Ишагыйя бер күренештә Исраил гыйбадәтханәсе өстеннән тәхетендә утыручы Йәһвәнең данын күргән. Шушы күренеш вакытында Ишагыйя Йәһвәнең: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?» — дигәнен ишеткән. Бу сүзләр белән Аллаһы кемне дә булса үзенең вәкиле булып үз хәбәрен үҗәт халкына җиткерергә сораган. Ишагыйя үз сүзенә тугры калган: аның «әйе» дигәне «әйе» булган. 46 елдан артык ул фаш итүче куркыныч хәбәрне дә, хак гыйбадәтнең торгызылуы турындагы шатлыклы хәбәрне дә игълан итеп, пәйгамбәр булып тугры хезмәт иткән.

11. а) Ни өчен үз сүзебезгә тугры булуыбыз шулкадәр мөһим? б) Үз сүзләрендә тормаган кайбер кешеләрнең мисалларын китерегез.

11 Ни өчен Йәһвә өстә китерелгән мисалларны үз Сүзенә яздырткан? Һәм сезнең «әйе» дигәнегезнең «әйе» булуы никадәр мөһим? Изге Язмаларда белә торып «үз сүзендә тормаучы» һәм үзгәрергә теләмәүче кеше «үлемгә лаек» дип ачык кисәтелә (Рим. 1:31, 32). Мисыр фиргавене, Яһүд патшасы Седекия һәм Һанани белән Сафираның «әйе» дигәннәре «әйе» булмаган. Алар барысы да зыян күргән, һәм алар безнең өчен кисәтү итеп язылган сабаклар булып тора (Чыг. 9:27, 28, 34, 35; Йәз. 17:13—15, 19, 20; Рәс. 5:1—10).

12. Үз сүзебезгә тугры булырга безгә нәрсә булышачак?

12 Без «соңгы көннәрдә» яшибез, шуңа күрә дөнья «тугрылыксыз» һәм «тышкы яктан диндар булып күренгән, ә гамәлдә диндар булмаган» кешеләр белән тулы (2 Тим. 3:1—5). Андый бозык аралашудан читтә торырга тырышыйк һәм «әйе» дигәннәре «әйе» булсын өчен бар тырышлыкларын куйган кешеләр белән регуляр рәвештә җыелыйк (Евр. 10:24, 25).

СЕЗНЕҢ ИҢ ҖИТДИ «ӘЙЕ» СҮЗЕГЕЗ

13. Гайсә Мәсихкә иярүчеләрнең иң җитди «әйе» диюләре нинди?

13 Кешенең иң җитди «әйе» сүзе — кеше бирә алган иң мөһим вәгъдә — аның Аллаһыга багышлануына кагыла. Кеше Гайсәнең шәкерте булырга теләсә, аннан ул чыннан да моны телиме икәне турында өч тапкыр сорыйлар (Мат. 16:24). Чумдырылмаган вәгазьче буласы килгән кеше белән сөйләшкәндә, ике өлкән аңардан: «Син чыннан да Йәһвә Шаһите булырга телисеңме?» — дип сорый. Соңрак, рухи яктан үссә һәм суга чумдырылырга теләген белдерсә, өлкәннәр аның белән очрашып, аңардан болай дип сораячаклар: «Син Йәһвәгә дога кылып, үзеңне аңа багышладыңмы?» Ахыр чиктә, суга чумдырылу көнендә суга чумдырыласы һәрбер кардәшкә мондый сорау бирелә: «Син Гайсә Мәсих корбаны нигезендә үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме һәм Йәһвә ихтыярын үтәр өчен үзеңне аңа багышладыңмы?» Шулай итеп, шаһитләр алдында «әйе» диеп, алар Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә вәгъдәләрен раслый.

Сез үзегезнең иң җитди «әйе» сүзегезгә тугрымы?

14. Вакыт-вакыт без нинди сораулар турында уйланырга тиеш?

14 Сез яңа гына чумдырылдыгызмы я Аллаһыга инде дистә еллар хезмәт итәсезме, сезгә вакыт-вакыт үзегезне тикшерергә һәм үзегезгә мондыйрак сораулар бирергә кирәк: үземнең иң җитди «әйе» диюемә тугры калып, мин Гайсә Мәсихтән үрнәк аламмы? Мин Гайсәнең биргән йөкләмәсен — вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшен беренче урынга куяммы? (2 Көринтлеләргә 13:5 не укы.)

15. Тормышыбызның нинди өлкәләрендә «әйе» дигәнебезнең «әйе» булуы мөһим?

15 Багышлану антыбыз буенча яшәү башка мөһим нәрсәләрдә дә тугры булуыбызны аңлата. Мәсәлән, никахта булсагыз, сезгә тормыш иптәшегезне яратырга һәм кайгыртырга дигән антыгызга тугры булырга кирәк. Берәр договор төзегән я оешмабызда берәр гариза тутырган булсагыз, бурычларыгызны һәм вәгъдәләрегезне үтәгез. Я сез гади тормыш алып баручы берәр кардәшкә кунакка килергә вәгъдә бирдегез ди. Соңрак, сез үзегезгә яхшырак кебек күренгән башка бер тәкъдим алсагыз да, беренче вәгъдәгезне бозмагыз. Ә вәгазьдә очраткан бер кешегә кабат килергә вәгъдә иткән булсагыз, сезнең «әйе» дигәнегез «әйе» булсын. Ул чакта Йәһвә сезнең хезмәтегезне фатихалаячак. (Лүк 16:10 ны укы.)

ИҢ БАШ РУХАНИЕБЫЗ ҺӘМ ПАТШАБЫЗНЫҢ ЯРДӘМЕ

16. Вәгъдәбезне бозсак, нәрсә эшләргә кирәк?

16 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, камил булмаганга, безнең «барыбыз да еш кына абына»; аеруча бу телебезне куллануга кагыла (Ягък. 3:2). Биргән вәгъдәбезне үтәмәсәк, нәрсә эшләргә? Исраилгә бирелгән Аллаһы кануны буенча, «уйламыйча... ант иткән» кешеләрнең бу гөнаһы кичерелә алган (Лев. 5:4—7, 11). Андый гөнаһ кылган мәсихчеләр дә ярлыкау таба ала. Йәһвә алдында бу гөнаһыбызны танып тәүбә итсәк, ул безне Иң Баш Руханиебыз Гайсә Мәсих аша шәфкать күрсәтеп кичерәчәк (1 Яхъя 2:1, 2). Әмма Аллаһы хуплавын югалтмас өчен, без тәүбә итүебезне эштә күрсәтергә тиеш: безгә вәгъдәләр бозуны гадәткә кертмәскә һәм вәгъдәбезне үтәмәвебез китергән зыянны бар тырышлыклар куеп капларга кирәк (Гыйб. сүз. 6:2, 3). Әлбәттә, без вәгъдә бирер алдыннан аны үти алырбызмы, юкмы икәне турында җентекләп уйлансак, күпкә яхшырак булыр. (Вәгазьче 5:2 не укы.)

17, 18. «Әйе» дигәннәре «әйе» булсын өчен бар тырышлыкларын куйган кешеләрне нинди киләчәк көтә?

17 «Әйе» дигәннәре «әйе» булсын өчен хәлләреннән килгәнне эшләгән Йәһвә хезмәтчеләрен искиткеч киләчәк көтә! 144 000 майланган мәсихче күктә үлемсез тормыш алып, Гайсә белән бергә аның Патшалыгында «1 000 ел патша булып идарә итәчәк» (Ачыл. 20:6). Ә миллионлаган бихисап кеше Мәсихнең Патшалыгы идарәсендә җирдәге оҗмахта яшәячәк. Анда аларның сәламәтлекләре һәм фикер йөртүләре камил хәлгә киләчәк (Ачыл. 21:3—5).

18 Гайсәнең Меңьеллык идарәсе тәмамланганнан соң булачак соңгы сынауны үткәч, безнең беркайчан да беркемнең дә сүзен шик астына алырга нигезебез булмаячак (Ачыл. 20:7—10). Һәрбер кешенең «әйе» дигәне — «әйе», ә «юк» дигәне «юк» булачак. Ул вакытта алар безнең кайгыртучан күктәге Атабыздан — «гадел һәм хак» Йәһвәдән камил рәвештә үрнәк алачак (Кан. 32:4).