Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кызгану

Кызгану

Кызгану

КЫЗГАНУ — газапланган я авыр хәлдә калган кешегә теләктәшлек белән карау һәм аңа ярдәм итәргә теләү. Кызгану хисен белдерүче еврей сүзләренең берсе — фигыль хама́л, ул «кызгану күрсәтү, аяу» дигән мәгънә йөртә (Чыг. 2:6; Мал. 3:17; Ирем. 50:14). Грек фигыле ойкте́йро «кызгану күрсәтүне» аңлата, ә исем ойктирмо́с кызгану һәм рәхимлелек хисен белдерү өчен кулланыла (Рим. 9:15; 12:1; 2 Көр. 1:3; Флп. 2:1; Көл. 3:12; Евр. 10:28). Грек сүзе спла́нхна (эчке әгъзалар) шәфкать хисен аңлатырга мөмкин (1 Яхъя 3:17).

Кызгану турында без Йәһвәнең исраиллеләр белән мөгамәләсеннән күп нәрсә белә алабыз. Алар Мисырда җәфа чиккәндә, ул аларны кызганган һәм җәберләүчеләр кулыннан коткарган. Йәһвә аларны чүлдә дә кайгырткан (Ишаг. 63:7—9). Вәгъдә ителгән җирдә исә алар Йәһвәгә кат-кат хыянәт иткән. Шулай да алар ялварып ярдәм сораганда, Йәһвә аларны дошманнары кулыннан коткарган (Хак. 2:11—19).

Әмма ахыр чиктә исраиллеләр кичермәслек эшләр кыла башлаган. Алар потларга табынуга шулхәтле баткан ки, хәтта Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә потлар китереп куеп аны мәсхәрәләгән. Халык пәйгамбәрләрне мыскыл итүен һәм Йәһвәнең сүзләренә җирәнеп каравын дәвам иткән. Аллаһы Тәгалә аларны бүтән кызгана алмаган. Шуңа күрә ул пәйгамбәрләр аша алдан игълан иткән хөкем карарын үтәп, халыкны Набуходоносор кулына тапшырган (2 Елъ. 36:15—17; Ирем. 13:14; 21:7; Йәз. 5:11; 8:17, 18).

УРЫНСЫЗ КЫЗГАНУ

Йәһвә турында төгәл белемнәр алган һәр кеше аңардан үрнәк алып, кызганучан булырга тырыша (Эфес. 4:32—5:1). Әмма кызгану кайвакыт урынсыз. Кешеләр үзсүзләнеп гөнаһ кылуларын дәвам иткәндә һәм аңлы рәвештә Йәһвәнең тәкъва юлларын кире какканда, аларны кызганып тиешле җәза алудан саклау дөрес булмас иде (Кан. 13:6—11; Евр. 10:28).

Башкаларның басымы астында кызгану күрсәтү — бу Аллаһы ихтыярына каршы килсә — начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моны Шаул патша мисалыннан күреп була. Аллаһы амалыклыларга — Мисырдан чыккан исраиллеләргә беренче булып һөҗүм иткән халыкка — хөкем карарын чыгарган һәм аны үтәү вакыты җиткәч, Шаулга аларга кызгану күрсәтмәскә кушкан. Ләкин Шаул үз кешеләренең үгетләрен тыңлап, Йәһвә кушканны өлешчә генә үтәгән. Шуның өчен Йәһвә Шаулны кире каккан (1 Пат. 15:2—24). Шаул кылган хатаны кабатламас өчен һәм Йәһвә хуплавын югалтмас өчен, Йәһвә юллары гадел икәненә ышанырга һәм аңа тугрылык сакларга кирәк.