Аларның артыгы кытлыкны каплый
БЕЗНЕҢ эраның 49 елы. «Җыелышның терәкләре дип саналган» Петер, Ягъкуб һәм Яхъя Паулга һәм аның хезмәттәше Барнабка бер йөкләмә бирәләр. Алар башка халыкларга вәгазьләгәндә ярлы мәсихчеләргә ярдәм итү турында онытмаска тиеш (Гәл. 2:9, 10). Бу эш ничек башкарылган булган?
Паулның хатларыннан аның бу сорауга игътибар биргәне күренә. Мәсәлән, Көринт мәсихчеләренә ул болай язган: «Изгеләр өчен акча җыюга килгәндә, Гәләтиядәге җыелышларга биргән күрсәтмәм буенча эш итегез. Мин яныгызга килгәч, сез акча җыеп йөрмәсен өчен, һәр атнаның беренче көнендә һәрберегез, үз хәленә карап, акчаның бер өлешен аерып куйсын. Ә килгәч, шул юмарт бүләгегезне тапшырыр өчен, сез хатларыгызда хуплаган кешеләрне Иерусалимга җибәрермен» (1 Көр. 16:1—3).
Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган көринтлеләргә икенче хатында Паул яңадан акча җыюның максатын кабатлаган. Ул болай язган: «Бертигез итү аша сездә хәзер артыгы белән булганы алардагы кытлыкны каплар» (2 Көр. 8:12—15).
Паул б. э. якынча 56 елында Рим мәсихчеләренә язганда акча инде җыелып беткән булган диярлек. Ул болай дигән: «Изгеләргә хезмәт итү өчен, Иерусалимга барырга җыенам. Чөнки Македония белән Ахаяда яшәүчеләр Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга иганәләр җыйдылар һәм шулай итеп үзләрендә булганын теләп уртаклаштылар» (Рим. 15:25, 26). Шуннан соң күп тә үтмәстән, Паул үз йөкләмәсен үтәп чыккан, чөнки Иерусалимга әйләнеп кайткач һәм анда кулга алынгач, ул Рим идарәчесе Феликәскә: «Мин үз халкыма хәер һәм бүләкләр китерергә дип Иерусалимга килгән идем»,— дигән (Рәс. 24:17).
Беренче гасыр мәсихчеләре күрсәткән рух Паулның македониялеләр турында әйткән сүзләрендә чагыла. Ул: «Алар үзләре бездән бүләк бирү хөрмәтенә ия булуларын... үтенеп сорадылар»,— дип әйткән. Рәсүл көринтлеләрне македониялеләрнең үрнәгенә иярергә өндәгән. Ул болай дигән: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата». Җыелышларны андый юмартлык күрсәтергә нәрсә дәртләндергән? Алар «изгеләр дә кирәклесе белән мул тәэмин ителүен, Аллаһыга рәхмәт сүзләре дә күп итеп явып торуын» теләгән (2 Көр. 8:4; 9:7, 12). Без дә юмартлыгыбызны нәкъ шундый ук максатлардан чыгып күрсәтсәк, яхшы булыр. Йәһвә Аллаһы, һичшиксез, андый яхшы һәм риясыз рухны фатихалаячак, ә аның фатихасы кешене чыннан да баета (Гыйб. сүз. 10:22).
БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕНӘ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР
Күпләр үз бюджетларыннан билгеле бер сумманы бүлеп куялар һәм аннан соң аны «Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага салалар. Бу ирекле иганәләрне җыелышлар һәр ай үз илләре турында кайгырткан филиалга җибәрә. Андый иганәләрне филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Андый очракта бу иганәләр белән кыска гына хат җибәрегез һәм анда бу иганәләр сезнең бүләгегез дип языгыз.
ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ БАШКА ТӨРЛӘРЕ
- Кайбер илләрдә бөтендөнья вәгазь эшенә акчалата булышлык күрсәтүдән тыш, башка төрле ирекле иганәләр белән дә ярдәм итеп була. Монда аларның кайберләре китерелә.
Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне филиалга турыдан-туры бүләк итеп була. Яки аны бүләк иткәндә, мондый договор төзеп була: бу милек бүләк итүченең үлеменә кадәр аныкы булып кала һәм аның анда үлеменә кадәр яшәргә хокукы бар. Үз милкегезне филиалга бүләк итәр өчен документлар төзер алдыннан, филиал белән элемтәгә керегез.
Завещание. Милекне я акчаны Йәһвә Шаһитләре филиалына закон таләпләре буенча төзелгән завещание аша биреп була. Андый очракта завещаниенең копиясен филиалга җибәрегезче.