Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мине үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»

«Мине үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»

«Мине Үз ихтыярыңны кылырга өйрәт, чөнки Син — минем Аллам» (МӘД. 142:10).

1, 2. Аллаһы ихтыяры нәрсәдә икәнен белү безгә нинди файда китерергә мөмкин, һәм бу яктан без Давыт патшадан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

СӘЯХӘТ вакытында билгеле бер урынга барып җитәр өчен юлны эзләгәндә сезнең компьютердагы электрон карта кулланганыгыз бармы? Җир картада өстән күрсәтелгәнгә, сез, бәлки, иң яхшы юлны сайлый алгансыздыр. Охшаш принцип безгә мөһим карарлар кабул иткәндә булышырга мөмкин. Өстән бар нәрсәне күрүче Барлыкка Китерүче күзлегеннән карасак, без Йәһвә хуплаган «юлдан бара» алырбыз (Ишаг. 30:21).

2 Борынгы Исраил патшасы Давыт гомере буе диярлек төрле хәлләргә Аллаһы күзлегеннән карарга тырышкан. Шулай итеп, ул үзенең Аллаһы ихтыярын үтәвенә инанган. Давытның йөрәге тулысынча үз Аллаһысы Йәһвә белән булган. Бу мәкаләдән Давытның авыр хәлләргә эләккәндә үзен ничек тотканын белеп, без күп нәрсәгә өйрәнербез (3 Пат. 11:4).

ДАВЫТ ЙӘҺВӘ ИСЕМЕН ИХТИРАМ ИТКӘН

3, 4. а) Давытны Голиафка каршы чыгарга нәрсә дәртләндергән? б) Давытның Аллаһы исеменә мөнәсәбәте нинди булган?

3 Бер тапкыр Давыт филистиләрнең гаскәрие Голиаф белән сугышырга чыккан. Ни өчен яшь Давыт өч метрлы диярлек яхшы коралланган әзмәвергә каршы чыгарга булган? (1 Пат. 17:4). Ул шулкадәр кыю булганмы яисә Аллаһыга таянуы шундый көчле булганмы? Андый батырлык күрсәтер өчен, аңа бу сыйфатларның икесе дә кирәк булган. Әмма беренче чиратта Йәһвәне һәм аның бөек исемен хөрмәт иткәнгә, Давыт куркыныч кыяфәтле әзмәвергә каршы сугышырга чыккан. Ачуы килеп Давыт: «Тере Аллаһының гаскәрен мыскыл итәргә кем соң ул, бу сөннәтсез филисти?» — дигән (1 Пат. 17:26).

4 Яшь Давыт Голиафка мондый сүзләр белән каршы чыккан: «Син миңа каршы кылыч, сөңге һәм кыска саплы сөңге белән чыгасың, ә мин сиңа каршы син мыскыл иткән Исраил гаскәре Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә исеме белән чыгам» (1 Пат. 17:45). Хак Аллаһыга таянганга, Давыт филисти әзмәверен бер таш кына атып үтергән. Бу очракта да һәм гомере буе Давыт Йәһвәгә таянган һәм аның исемен ихтирам иткән. Ул үз милләттәшләрен дә Йәһвәнең «изге исеме белән мактанырга» чакырган. (Мәдхия 104:1—3 не укы.)

5. Бүген кайбер кешеләр Йәһвә исеменә нинди мөнәсәбәт күрсәтә?

5 Сез Йәһвәнең үзегезнең Аллаһыгыз икәне белән горурланасызмы? (Ирем. 9:24). Күршеләр, хезмәттәшләр, сыйныфташлар я туганнар Йәһвәне хурлап сөйләгәндә я аның Шаһитләрен көлкегә күтәргәндә, сез үзегезне ничек тотасыз? Сез Йәһвә ярдәменә таянып аның исемен яклыйсызмы? Әйе, «дәшмәү вакыты бар», әмма без Йәһвә Шаһитләре һәм Гайсә шәкертләре булуыбыздан оялмаска тиеш (Вәг. 3:1, 7; Марк 8:38). Начар ниятле кешеләр белән әдәпле генә сөйләшергә тиеш булсак та, без Голиафның мыскыллау сүзләреннән «котлары очкан» һәм «бик каты курыккан» исраиллеләр кебек булырга тиеш түгел (1 Пат. 17:11). Киресенчә, Йәһвә Аллаһының исемен изгеләндерер өчен тәвәккәл эш итик. Безнең кешеләргә Йәһвәнең чынлыкта нинди Аллаһы икәнен белергә ярдәм итәсебез килә. Шуңа күрә без Изге Язмаларны кулланып, башкаларга Аллаһыга якынлашу никадәр мөһим икәнен күрергә ярдәм итәбез (Ягък. 4:8).

6. Давытның Голиафка каршы чыгып нинди максатка ирешәсе килгән, һәм безнең төп максатыбыз нинди булырга тиеш?

6 Давытның Голиафка каршы чыгуыннан без тагын бер гыйбрәт алабыз. Сугыш кырына килгәч, Давыт башкалардан: «Бу филистине үтерәчәк һәм Исраилне хурлыктан коткарачак кешегә нәрсә бирелер?» — дип кызыксынган. Тегеләре җавап итеп бая сөйләгәннәрен кабатлаган: «Аны [Голиафны] үтерәчәк кешене патша баетыр һәм аңа үз кызын кияүгә бирер» (1 Пат. 17:25—27). Әмма вәгъдә ителгән әҗер Давытның төп максаты булмаган. Ул югарырак максатка омтылган. Аның хак Аллаһыны данлыйсы килгән. (1 Патшалык 17:46, 47 не укы *.) Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Безнең төп максатыбыз нинди? Байлык артыннан куып һәм дан казанып, бу дөньяда абруйлы булып китүме? Сүз дә юк, безнең Давыт кебек буласыбыз килә. Бер мәдхиясендә ул болай дигән: «Минем белән Ходайны олылагыз, бергәләшеп аның исемен күтәрик» (Мәд. 33:4). Шуңа күрә, әйдәгез, без дә үз исемебезне түгел, ә Аллаһыныкын күтәрик һәм аңа таяныйк (Мат. 6:9).

7. Начар ниятле кешеләрне очратканда кирәк булган нык иманны ничек булдырырга?

7 Голиафка кыюлык белән каршы чыгар өчен, Давыт Йәһвәгә тулысынча таянырга тиеш булган. Көтүләр көткәндә, Давыт Аллаһыга таянырга өйрәнгән. Моның нәтиҗәсендә аның иманы ныгыган (1 Пат. 17:34—37). Вәгазьләүдән туктамас өчен, безнең дә иманыбыз, аеруча начар ниятле кешеләрне очратканда, нык булырга тиеш. Шуның өчен безгә көндәлек тормышыбызда Аллаһыга таянырга кирәк. Мәсәлән, без иҗтимагый транспортта барганда янәшәдә утыручы кешеләр белән Изге Язмалардагы хакыйкать турында сөйләшүләр корып җибәрә алабыз. Һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә ни өчен урамда очраган кешеләр белән сөйләшмәскә? (Рәс. 20:20, 21).

ДАВЫТ ЙӘҺВӘНЕ КӨТКӘН

Давытның Шаулдан котылырга мөмкинлеге булганда, ни өчен ул моны эшләмәгән?

8, 9. Давытның Шаул патша белән мөнәсәбәтләрендә Йәһвә ихтыярын исендә тотканы нәрсәдә чагылган?

8 Давытның Йәһвәгә таянырга әзерлеге Исраилнең беренче патшасы Шаул белән мөнәсәбәтләрендә дә чагылган. Көнчел Шаул Давытны өч тапкыр сөңге ыргытып стенага кадап куярга тырышкан, әмма Давыт һәр очракта читкә тайпылган; ул үч алмаган. Ахыр чиктә ул Шаулдан качкан (1 Пат. 18:7—11; 19:10). Шунда Шаул бөтен Исраил арасыннан сайланган 3 000 ир-атны үзе белән алып, Давытны чүл буйлап эзләргә киткән (1 Пат. 24:2). Бер көнне Шаул үзе дә белми торып Давыт үз кешеләре белән яшеренгән мәгарәгә кергән. Давыт форсаттан файдаланып, патшадан котыла алыр иде. Аның Шаул урынына Исраил патшасы булуын Аллаһы үзе теләгән бит (1 Пат. 16:1, 13). Дөресен әйткәндә, Давыт үз кешеләрен тыңлаган булса, патша исән калмас иде. Ләкин Давыт аларга болай дип каршы чыккан: «Йәһвә сакласын, мин андый нәрсәне хуҗама — Йәһвәнең майланганына эшләмәм һәм аңа кул күтәрмәм — ул Йәһвәнең майланганы бит» (1 Пат. 24:4—7). Шаул ул вакытта да Аллаһының майланган патшасы булган. Давытның Шаул кулыннан патшалыкны тартып аласы килмәгән, чөнки Йәһвә аны урыныннан әле төшермәгән. Шаулның өс киеменең кырыен гына кисеп алып, Давыт үзенең патшага зыян китерергә теләмәгәнен күрсәткән (1 Пат. 24:11).

9 Патша белән соңгы очрашуында Давыт тагын бер тапкыр Аллаһының майланганына хөрмәт күрсәткән. Давыт Авесса белән Шаул чатырлар корган җиргә килгәч, патша анда йоклап яткан булган. Авесса Давытка Аллаһы үзе бу дошманны аның кулына тапшырды дип әйтеп торса да һәм аңа Шаулны сөңге белән җиргә кадап куярга тәкъдим итсә дә, Давыт моңа юл куймаган (1 Пат. 26:8—11). Йәһвәне көткәнгә, Давыт Авессаның әйдәүләренә карамастан Йәһвә ихтыяры буенча эш итәргәме, юкмы дип икеләнеп тормаган.

10. Без нинди хәлгә эләгергә мөмкин, һәм безгә башкаларның басымына бирешмәскә нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Башкалар безнең фикер йөртүебезгә дә тәэсир итәргә тырышырга мөмкин. Йәһвә ихтыярын үтәргә дәртләндерер урынына, алар, бәлки, кеше күзлегеннән чыгып эш итүебезне теләп, безгә басым ясардыр. Я алар, Авесса сыман, безне борчыган сорау буенча Аллаһы фикерен алдан белмичә берәр карар кабул итәргә дәртләндерердер. Андый басымга бирешмәс өчен, безгә бу сорауга Йәһвә күзлегеннән карарга һәм аның юлларыннан йөрергә тәвәккәл булырга кирәк.

11. Аллаһы ихтыярын бар нәрсәдән өстенрәк күргән Давыттан нәрсәгә өйрәнеп була?

11 Давыт Йәһвә Аллаһыга: «Мине Үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»,— дип дога кылган. (Мәдхия 142:5, 8, 10 ны укы.) Давыт үз белдегенә таянмаган һәм башка кешенең басымына бирешмәгән. Һәр очракта ул Аллаһы җитәкчелеген эзләгән. Давыт Йәһвәнең бар эшләре турында уйланган һәм алардан үгет алган. Изге Язмаларны җентекләп өйрәнсәк һәм Йәһвәнең кешеләр белән мөгамәләсен күрсәтүче хәбәрләр турында уйлансак, без дә, Давыт кебек, Аллаһы ихтыяры нәрсәдә икәненә төшенә алачакбыз.

ДАВЫТ КАНУН НИГЕЗЕНДӘ ЯТКАН ПРИНЦИПЛАРНЫ АҢЛАГАН

12, 13. Ни өчен Давыт өч сугышчысы алып килгән суны җиргә түккән?

12 Давытның Канун нигезендә яткан принципларны аңлавы һәм алар буенча яшәргә теләве дә үрнәк алырлык. Давыт: «Их, Бәйтлеһем цистернасыннан бер генә йотым су эчәсе иде!» — дип әйткәннән соң нәрсә булганына игътибар итик. Бәйтлеһемне филистиләр басып алган булса да, Давытның өч кешесе сугыша-сугыша шәһәргә кереп, су алып килгән. Ләкин «Давыт аны эчмәгән, ә Йәһвә алдында түккән». Ни өчен? Давыт болай дигән: «Аллаһы сакласын, мин моны эшләмәм! Мин үз җаннарын куркыныч астына куйган кешеләрнең каннарын эчәрменме әллә? Алар бу суны китерер өчен үз җаннарын куркыныч астына куйды бит» (1 Елъ. 11:15—19).

Давыт үз сугышчылары китергән суны җиргә түккән очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

13 Давыт Канун буенча канны Йәһвә алдында түгәргә кирәк һәм аны ризык итеп ашау ярамый икәнен белгән. Һәм ул моны ни өчен эшләргә кирәк икәнен дә аңлаган. Давыт «һәр тәннең җаны үзенең канында» икәнен белгән. Әмма аңа кан түгел, ә су китергәннәр бит. Ни өчен алайса Давыт аны эчәргә теләмәгән? Ул Канунның кан турындагы таләбе нигезендә яткан принципны аңлаган. Давыт өчен бу су теге өч ир кешенең канына тиң булган. Шуңа күрә аңа ул суны эчү акылга сыймаслык нәрсә булган. Ул аны җиргә түгәргә булган (Лев. 17:11; Кан. 12:23, 24).

14. Йәһвәгә яраклы карарлар кабул итәргә Давытка нәрсә булышкан?

14 Аллаһы Кануны Давытның көндәлек тормышында мөһим роль уйнаган. Бер мәдхиясендә ул болай дигән: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә» (Мәд. 39:9). Давыт Аллаһы Канунын өйрәнгән һәм белгәннәре турында тирән уйланган. Ул Йәһвә әмерләрен үтәү акыллы икәненә ышанган. Шуңа күрә Давыт Муса канунының таләпләре буенча гына түгел, ә алар нигезендә яткан принциплар буенча да яшәргә тырышкан. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, безгә укыганнарыбыз турында уйланырга һәм белгәннәребезне күңелебезгә сеңдереп барырга кирәк. Шулай итеп, без Йәһвәгә яраклы карарлар кабул итә алачакбыз.

15. Сөләйманның Аллаһы канунын санга сукмавы нәрсәдән күренгән?

15 Давыт улы Сөләйман Йәһвә Аллаһының илтифатына ия булган. Ләкин күпмедер вакыт узгач, Сөләйман Аллаһы канунын санга сукмый башлаган. Ул Йәһвәнең Исраил патшасы «хатыннарны күп алмаска» тиеш дигән әмерен бозган (Кан. 17:17). Ул күп чит ил хатыннарына өйләнгән. Картайгач «хатыннары аның йөрәген башка илаһларга иярергә авыштырган». Үзен ничек кенә акламасын, Сөләйман «Йәһвә алдында явызлык кыла башлаган һәм, атасы Давыттан аермалы буларак, Йәһвәгә җан-тән белән буйсынмаган» (3 Пат. 11:1—6). Әйе, Аллаһы Сүзеннән белгән законнар белән принципларны тоту бик мөһим! Мәсәлән, никахлашу турында әйткәндә, бу аеруча мөһим.

16. Йәһвәнең «Хуҗабыз шәкертләре» белән генә өйләнешергә кирәк дигән кануныннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Йәһвә Шаһите булмаган берәү өйләнү максаты белән артыбыздан йөрсә, тотышыбызда кемнең карашы чагылыр — Давытныкымы, Сөләйманныкымы? Хак Аллаһы үз хезмәтчеләренә «Хуҗабыз шәкертләре», ягъни имандашлар белән генә өйләнешергә куша (1 Көр. 7:39). Берәр мәсихче никахлашу турында уйласа, ул имандашына гына өйләнергә я кияүгә чыгарга тиеш. Изге Язмалардагы бу таләп нигезендә яткан принципны аңлыйбыз икән, без иман итмәүче кеше белән тормышыбызны бәйләмәячәкбез; алай гына да түгел, без хәтта аның игътибар билгеләрен дә кабул итмәбез.

17. Порнография карау коткысына эләкмәскә нәрсә ярдәм итә ала?

17 Бар нәрсәгә Аллаһы күзлегеннән карарга тырышкан Давытның үрнәге безгә шулай ук порнография карау вәсвәсәсенә бирешмәскә ярдәм итә ала. Китерелгән шигырьләрне укыганда, аларда булган принциплар турында уйланыгыз һәм Йәһвәнең порнографиягә мөнәсәбәтен аңларга тырышыгыз. (Маттай 5:28, 29; Көләсәйлеләргә 3:5 не укы.) Порнография карау коткысына эләкмәс өчен, без Аллаһының югары нормалары турында уйланырга тиеш.

ҺӘР НӘРСӘГӘ АЛЛАҺЫ КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

18, 19. а) Давыт камил булмаса да, аңа Аллаһы илтифатын югалтмаска нәрсә булышкан? б) Сез нәрсә эшләргә төвәккәл?

18 Күп яклардан яхшы үрнәк калдырса да, Давыт берничә җитди гөнаһ кылган (2 Пат. 11:2—4, 14, 15, 22—27; 1 Елъ. 21:1, 7). Ләкин ул гөнаһ кылганда тәүбә иткән. Давыт Аллаһы алдында «саф күңел белән» йөргән (3 Пат. 9:4). Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки ул Йәһвә ихтыяры буенча эш итәргә тырышкан.

19 Камил булмасак та, без алга таба да Йәһвә илтифатына ия була алабыз. Шуның өчен без Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнергә, укыганнарыбыз турында тирәнтен уйланырга һәм белгәннәребезне шунда ук кулланырга тиеш. Шулай эшләсәк, безнең карашыбыз мәдхия җырлаучыныкы кебек булачак, ә ул Йәһвәдән басынкы гына: «Мине Үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»,— дип сораган.

^ 6 абз. 1 Патшалык 17:46, 47: «Бүген Йәһвә сине минем кулыма тапшырыр. Мин сине үтерермен һәм башыңны кисәрмен. Бүген үк мин филистиләрнең мәетләрен күктәге кошларга һәм җирдәге җәнлекләргә бирермен. Һәм бөтен җир Исраилнең Аллаһысы бар икәнен белер. Һәм бар бу күпчелек Йәһвә коткара икәнен белер, әмма кылыч вә сөңге белән түгел, чөнки бу — Йәһвә сугышы, һәм ул сезне безнең кулларыбызга тапшырыр».