Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез
«Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» (КӨЛ. 3:13).
1, 2. Ни өчен сезгә үзегезнең башкаларны кичерергә әзерме, юкмы икәне турында уйланырга кирәк?
ЙӘҺВӘНЕҢ Сүзе безгә аның гөнаһка карашын һәм без гөнаһлар кылганда аның нәрсә эшләгәнен белергә булыша. Аның Сүзендә шулай ук кичерү турында күп әйтелә. Үткән мәкаләдән без Йәһвәнең Давыт һәм Манашшены ни өчен кичергәнен белдек. Кылган гамәлләре өчен үкенү һәм эчкерсез көенү аларны явыз эшләреннән баш тартырга һәм тәүбә итәргә дәртләндергән. Шуңа күрә Йәһвә аларга үз илтифатын яңадан күрсәтә башлаган.
2 Ә хәзер, әйдәгез, кичерүгә икенче яктан карыйк. Манашше аркасында туганнарыгызның берсе үлгән булса, сез нәрсә хис итәр идегез? Сез Манашшены кичерә алыр идегезме? Бу сорау урынлы, чөнки без канунсыз, аяусыз һәм эгоистик дөньяда яшибез. Ни өчен мәсихчеләргә кичерергә өйрәнергә кирәк? Һәм сез кимсетү я гаделсезлек аркасында интексәгез, сезгә хис-тойгыларыгызны йөгәнләргә, Йәһвә теләгәнчә эш итәргә һәм кичерегә әзер булырга нәрсә ярдәм итә ала?
НИ ӨЧЕН БЕЗ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА ТИЕШ
3—5. а) Гайсә башкаларны кичерергә кирәклеген күрсәтүче нинди мисал китергән? б) Маттай 18:21—35 тә язылган мисал белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?
3 Безне үпкәләткән кеше кардәшме ул, юкмы — без аны кичерергә тиеш. Бу безгә гаиләдәгеләр, дуслар, башка кешеләр һәм Йәһвә белән тынычлык сакларга ярдәм итә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, башкаларны кичерергә әзер булу — мәсихчеләрнең бурычы. Кешеләр безне күпме генә рәнҗетмәсен, без аларны кичерергә тиеш. Моның гаделлеген Гайсә бурычларга баткан хезмәтче турындагы мисал аша күрсәткән.
4 Бу хезмәтче үз хуҗасы патшага 60 000 000 эш көне өчен хезмәт хакына тиң акча бурычлы булган; әмма хуҗасы аның бурычын бәхилләгән. Шуннан соң Мат. 18:21—34).
бу хезмәтче, үзенә нибары 100 көн өчен хезмәт хакына тиң акча тиешле бер хезмәттәшен тапкан. Тегесе аның көтеп торуын ялварган, әмма гаять зур бурычы кичерелгән хезмәтче үзенә бурычлы бу хезмәттәшен төрмәгә утырткан. Бу хәл хуҗаларының ачуын чыгарган. «Мин сиңа шәфкать күрсәткән кебек, син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?» — дип сораган хуҗа беренче хезмәтчесеннән. «Шунда ачуы чыккан патша үз хезмәтчесен төрмә сакчыларына тапшырган һәм, ул бар бурычын түләп бетергәнче, сак астында тотарга кушкан» (5 Бу мисалы белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул мондый нәтиҗә ясаган: «Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк» (Мат. 18:35). Гайсәнең фикере ап-ачык. Тормыш дәвамында камил булмаганлыктан эшләнгән гөнаһлар без Йәһвәнең таләпләренә туры килә алмыйбыз икәнен дәлилли. Әмма ул безне кичерегә һәм гөнаһларыбызны, алар беркайчан да булмагандай, онытырга әзер. Шуңа күрә Йәһвә белән дус булырга теләгән һәркем башка кешеләрнең хаталарын кичерергә бурычлы. Гайсә Таудагы вәгазендә дә охшаш фикер әйткән: «Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк, ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк» (Мат. 6:14, 15).
6. Ни өчен башкаларны кичерү җиңел булмаска мөмкин?
6 «Моны әйтү генә ансат,— дип әйтерсез сез,— тормышта исә бөтенләй башкача бит». Чөнки безне үпкәләткәндә, еш кына безнең хисләребез рәнҗетелә. Кеше ачу тоярга, үзенә хыянәт иткәннәр дип хис итәргә, гаделлекне урнаштырырга яисә хәтта үч алырга теләргә мөмкин. Кайберәүләргә алар үзләрен рәнҗеткән кешене беркайчан да кичерә алмаячаклар дип тоела. Сездә дә андый хисләр туса, сез башкаларны Йәһвә таләп иткәнчә кичерергә ничек өйрәнә аласыз?
ХИСЛӘРЕГЕЗ ТУУНЫҢ СӘБӘБЕН АҢЛАГЫЗ
7, 8. Берәү сезне рәнҗетсә, сезгә аны кичерергә нәрсә ярдәм итәчәк?
7 Безне рәнҗеткәндә — бу чынлыкта Мәд. 4:5; Гыйб. сүз. 14:29; Ягък. 1:19, 20).
булганмы яисә бу безгә тоела гынамы — туган хисләребез бик көчле булырга мөмкин. Ачу хисенә багышланган бер хезмәттә бер егетнең хисләре менә ничек сурәтләнгән: «Бер тапкыр... мин ачуым кабарган килеш, бүтән кайтмаска ант итеп, өйдән чыгып киттем. Җәйнең искиткеч көне иде, һәм мин өйдән матур тар урамнар буйлап шактый ерак киттем. Тынычлык һәм тирә якның матурлыгы әкренләп ачуымны басты һәм мине тынычландырды. Берничә сәгатьтән мин кылганнарыма үкенгән һәм күңелем йомшарган килеш, өйгә әйләнеп кайттым». Бу очрактан күренгәнчә, тынычланыр өчен һәм килеп чыккан хәлгә аек караш белән карар өчен вакыт бүлеп куйсак, үзебезне үкенерлек адымнардан саклый алырбыз (8 Ә тискәре хисләр кала бирсә нишләргә? Ни сәбәпле күңелсезләнгәнегезне билгеләргә тырышыгыз. Сезгә гаделсез я әдәпсез мөгамәлә күрсәтелгәнгәме? Яисә сез берәү белә торып үзегезгә авырту китерергә тырышкан дип уйлагангамы? Аның бу эше чыннан да шулкадәр начар булдымы? Уйланып һәм хисләрегез тууының сәбәбен аңлап, туган хәлдә үзегезне дөрес һәм Изге Язмалар буенча ничек тотарга икәненә төшенерсез. (Гыйбрәтле сүзләр 15:28; 17:27 не укы.) Алай фикерләү сезгә аек карашлы һәм кичерергә әзер булырга ярдәм итәчәк. Шулай эш итеп, ә бу авыр булырга ихтимал, сез Аллаһы Сүзенә «йөрәгегездәге уй-ниятләрегезне ачыкларга» һәм Йәһвә кебек үзегезне кичерергә өйрәтергә юл куясыз (Евр. 4:12).
БАР НӘРСӘНЕ ЙӨРӘККӘ ЯКЫН АЛЫРГА КИРӘКМЕ?
9, 10. а) Берәрсе үзегезне рәнҗеткәндә сездә нинди хисләр туарга мөмкин? б) Үпкәләргә ашыкмаска һәм башкаларны кичерегә өйрәнсәгез, нәтиҗәсе нинди булыр?
9 Кешенең ачуын тормыштагы күп хәлләр чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, машинагызда барганда, башка бер машина сезгә чак кына бәрелми кала ди. Сез нишләрсез? Сезнең юллардагы тупаслык, мәсәлән, берәрсенең ярсып китеп башка машина йөртүчегә һөҗүм иткәне турында укыганыгыз бардыр. Әлбәттә, мәсихче буларак, сез алай эшләмәссез.
10 Килеп чыккан хәл турында бераз уйланып алу күпкә яхшырак. Бәлки, игътибарыгыз читкә юнәлгәнгә, булган хәл өчен үзегез дә өлешчә гаепледер. Я теге кешенең машинасы төзек булмагандыр. Ничек кенә булмасын, башкалар кылган хаталарның сәбәбен аңларга тырышсак, аек фикерләсәк һәм кичерергә әзер булсак, ачуыбыз, күңелсезләнүебез һәм башка тискәре хисләребез басылачак. «Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә; чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый»,— диелә Вәгазьче 7:9 да. Бар нәрсәне йөрәккә якын алмагыз. Күп очракларда без башкалар безне белә торып рәнҗетте дип уйларга мөмкин. Чынбарлыкта исә алар камил булмаганга, ялгышлык кына эшләгән. Яисә без чынлыкта нәрсә булганын аңлап бетермәгәнбездер. Шуны да онытмагыз: сез башкаларның ни өчен нәрсәдер эшләгәне я әйткәне турында барысын да белмәскә мөмкин. Кешегә ярату күрсәтергә тырышыгыз һәм аны кичерергә әзер булыгыз. Шулай эшләсәгез, сез бәхетлерәк булачаксыз. (1 Петер 4:8 не укы.)
«ТЫНЫЧЛЫГЫГЫЗ... ҮЗЕГЕЗГӘ КИРЕ КАЙТСЫН»
11. Вәгазьләгән чакта кешеләрнең яхшы хәбәргә мөнәсәбәте нинди генә булмасын, без үзебезне ничек хис итәргә тиеш?
11 Вәгазьдә берәрсе сезгә карата тупас булса, үзегезне кулда тотар өчен нәрсә эшләргә? Гайсә 70 шәкертен вәгазьгә җибәргәч, аларга һәр кергән йортка тынычлык теләргә кушкан. Гайсә болай дип әйткән: «Анда тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр; ә инде булмаса, үзегезгә кире кайтыр» (Лүк 10:1, 5, 6). Кешеләр без вәгазьләгән яхшы хәбәрне кабул иткәндә, без шатланабыз, чөнки бу хәбәр аларга файда китерә ала. Әмма кайчакта кешеләр үзләрен дошманнарча тота. Андый очракларда без нәрсә эшләргә тиеш? Гайсә әйткәнчә, без кешеләргә теләгән тынычлык безнең белән калырга тиеш. Һәрхәлдә, кешеләрнең безгә мөгамәләләре нинди генә булмасын, без кеше белән сөйләшкәннән соң йөрәгебездә тынычлык саклый белергә тиеш. Кешеләр үзләрен безнең белән тупас тотканга боеккан булсак, без тынычлыгыбызны саклый алмас идек.
12. Паулның Эфеслеләргә 4:31, 32 дәге сүзләре буенча без үз-үзебезне ничек тотарга тиеш?
12 Вәгазьдә генә түгел, ә бар очракларда да тынычлык сакларга тырышыгыз. Әлбәттә, башкаларны кичерергә әзер булу сез аларның дөрес булмаган тотышын хупларга яки андый тәртип китергән зыянны киметеп күрсәтергә тиешсез дигәнне аңлатмый. Ләкин кичерү сез башкаларның дөрес булмаган тәртипләре аркасында бүтән кайгырмыйсыз икәнен аңлата. Йөрәгегездә тынычлык сакларга тырышыгыз. Тискәре фикерләргә кат-кат кире кайтып һәм кешеләрнең начар тотышлары турында гел уйланып, кайберәүләр башкаларның тәртипләренә үз шатлыкларын урларга юл куя. Андый фикерләргә үзегез белән идарә итәргә рөхсәт итмәгез. Шуны исегездә тотыгыз: ачу саклаганда сез бәхетле була алмыйсыз. Шуңа күрә кичерергә әзер булыгыз! (Эфеслеләргә 4:31, 32 не укы.)
БАШКАЛАР БЕЛӘН ЙӘҺВӘГӘ ЯРАКЛЫ ИТЕП МӨГАЛӘМӘ ИТЕГЕЗ
13. а) Мәсихчеләр дошманнарының башларына «утлы күмер» ничек өя? б) Безнең белән кырыс мөгамәлә иткән кешеләргә әдәпле мөнәсәбәт күрсәтүебез нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?
13 Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр кайвакыт сезгә начарлык кылырга мөмкин. Әмма сез аларда Изге Язмалардагы нормаларга кызыксыну уята аласыз. Рәсүл Паул болай дип язган: «„Дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер, чөнки шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өясең“. Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә» (Рим. 12:20, 21). Сезгә хәтта кырыс мөгамәлә күрсәткән кешеләр белән үзегезне әдәпле тотсагыз, аларның күңелләре йомшарырга һәм алар сезнең белән хәтта дусларча мөгамәлә итә башларга мөмкин. Үзегезне рәнҗеткән кешене аңларга тырышсагыз һәм аны кызгансагыз, аның Изге Язмалар турында күбрәк белергә теләге туарга мөмкин. Ничек кенә булмасын, сезнең әдәпле булуыгыз аңа яхшы тәртибегез турында уйланырга мөмкинлек бирә (1 Пет. 2:12; 3:16).
14. Ни өчен сез, кеше үзегез белән ничек кенә начар мөгамәлә итмәсен, аңа ачу сакларга тиеш түгел?
14 Әмма кайбер кешеләр белән аралашу дөрес булмас иде. Бу гөнаһ кылган, әмма тәүбә итмәгән һәм җыелыштан чыгарылган кардәшләргә кагыла. Андый кеше сезне рәнҗетсә, аны кичерү — ул хәзер тәүбә итсә дә — бик авыр булырга мөмкин, чөнки күңел яралары төзәлү өчен вакыт кирәк. Андый чакларда гөнаһ кылган, әмма тәүбә иткән кешене кичерер өчен Йәһвәдән ярдәм сорау акыллы булыр иде. Сез кешенең күңелендә нәрсә булганын белмисез бит. Моны Йәһвә генә белә. Ул кешенең яшерен уй-хисләрен тикшерә һәм гөнаһ кылучыларга сабырлык күрсәтә (Мәд. 7:10; Гыйб. сүз. 17:3). Менә ни өчен Изге Язмаларда болай диелә: «Һичкемгә дә явызлыкка явызлык белән кайтармагыз. Барлык кешеләр игелекле дип санаганны эшләргә тырышыгыз. Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз, ә Аллаһы ярсуына урын бирегез, чөнки болай дип язылган: „Үч алу минем [Йәһвәнең] эш, үзем кайтарачакмын“» (Рим. 12:17—19). Без, һичшиксез, башкаларны гадел хөкем итә алмыйбыз (Мат. 7:1, 2). Ләкин безнең Аллаһының гадел хөкем итәчәгенә ышаныр өчен нигезебез бар.
15. Нәрсәне исәпкә алу безне рәнҗеткән кешеләргә мөнәсәбәтебезгә тәэсир итәргә тиеш?
15 Үзегезне гаделсезлек корбаны дип санасагыз һәм үзегезне рәнҗеткән, әмма тәүбә иткән кешене кичерә алмасагыз, ул үзе дә корбан икәнен онытмагыз. Ул да мирас итеп алынган камилсезлек аркасында азаплана (Рим. 3:23). Йәһвә камил булмаган бар кешеләрне кызгана. Шуңа күрә безгә үзебезне рәнҗеткән кеше өчен дога кылырга кирәк. Алай эшләсәк, безнең аңа ачуыбыз сүреләчәк. Үзебез белән начар мөгамәлә иткән кешеләргә ачу саклау дөрес түгел икәнен Гайсәнең мондый сүзләре исбатлый: «Дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез» (Мат. 5:44).
16, 17. Өлкәннәр гөнаһ кылган кеше чыннан да тәүбә итә дигән карарга килсә, сезнең моңа карашыгыз нинди булырга тиеш, һәм ни өчен?
16 Йәһвә мәсихче өлкәннәргә зур гөнаһ кылган кеше тәүбә итәме, юкмы икәнен билгеләү җаваплылыгын йөкләгән. Аллаһы һәрбер очрак турында бар белгәнне белмәсәләр дә, бу абый-кардәшләр билгеле бер карарга килер алдыннан, Аллаһы Сүзенә мөрәҗәгать итә һәм изге рух җитәкчелеген эзли. Шуңа күрә аларның Йәһвәдән ярдәм сораганнан соң кабул иткән карарлары Аллаһы карашын чагылдыра (Мат. 18:18).
17 Андый чакларда безнең тугрылыгыбыз сынала. Өлкәннәр гөнаһ кылган кеше чыннан да тәүбә итә дигән карарга килсә, без аны кичерербезме һәм аңа карата ярату күрсәтербезме? (2 Көр. 2:5—8). Моны эшләү җиңел булмаска мөмкин, аеруча аның гөнаһы сезгә яки якыннарыгызга зыян китергән булса. Ләкин Йәһвәгә таянсагыз һәм ул җыелышта урнаштырган тәртип иң яхшысы икәненә ышансагыз, сез акыллы эш итәчәксез. Шулай сез үзегезнең ихлас күңелдән кичерергә әзер икәнегезне күрсәтәчәксез (Гыйб. сүз. 3:5, 6).
18. Кичерергә әзер булу сезгә нинди файда китерергә мөмкин?
18 Психиатрлар фикере буенча, кичерү — шифалы. Кичерергә әзер кешеләр үзләрен яхшырак хис итә, чөнки шулай алар ачу тойгысы белән күңелсезлектән саклана. Аларның башка кешеләр белән мөнәсәбәтләре яхшы. Кичерергә теләмәү исә бозык сәламәтлеккә, өзелгән мөнәсәбәтләргә, стресска һәм аралашуда авырлыкларга китерә. Әмма иң мөһиме шул: кичерергә әзер булу безгә иң зур фатиха, ягъни күктәге Атабыз Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр китерә. (Көләсәйлеләргә 3:12—14 не укы.)