Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гайсәнең Маттай 19:10—12 дәге сүзләре ялгыз булу бүләге могҗизалы рәвештә бирелә дигәнне аңлатамы?

Гайсә ялгыз булу турында әйткән сүзләренең контекстын карап чыгыйк. Фарисейлар Гайсә янына килеп, аерылышу турында сораулар бирә башлагач, ул аларның исләренә Йәһвә урнаштырган тәртипне төшергән. Канун буенча, ир кешегә хатынына, аның «нинди дә булса ярамаган ягын» тапса, аерылышу кәгазен язып бирергә рөхсәт ителгән булган. Әмма башлангычта алай булмаган (Кан. 24:1, 2). Гайсә фарисейларга болай дигән: «Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла» (Мат. 19:3—9).

Бу сүзләрне ишеткәч, шәкертләр: «Ир белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр андый икән, ул чакта өйләнмәү хәерлерәк»,— дип әйткән. Гайсә аларга болай дип җавап кайтарган: «Андый тормышны барысы да түгел, ә бары тик кемгә Аллаһы биргән, шул гына кабул итә ала. Кайберәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз, икенчеләрен кешеләр шундый итә, ә өченчеләре күкләр Патшалыгы хакына өйләнүдән баш тарта. Моны кабул итә алучы кабул итсен» (Мат. 19:10—12).

Кайберәүләр тумыштан кимчелекле булганга, берәр фаҗигага эләккәнгә я гарипләнгәнгә, җенси якынлыкка яраксыз булган. Башкалар исә үзләре өйләнүдән баш тарткан. Аларның гаилә корырга мөмкинлеге булса да, алар тотнаклылык күрсәтеп, «күкләр Патшалыгы хакына» ялгыз булып калган. Үз тормышларын Патшалык эшләренә багышлар өчен алар Гайсә кебек, ялгыз калырга булган. Ялгыз булу бүләге аларга тумыштан да, соңрак та бирелмәгән. Андый тормышны алар үзләре сайлаган. Башкача әйткәндә, алар бу бүләкне үз ихтыярлары белән кабул иткән.

Гайсә сүзләренә нигезләнеп, рәсүл Паул бер нәтиҗә ясаган: бар мәсихчеләрнең — алар никахтамы, юкмы — хезмәтләре Аллаһыга яраклы булса да, «күңелләреннән никахка кермәскә» булганнары яхшырак эшли. Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки өйләнешкәннәр тормыш иптәшләре турында кайгыртыр һәм аларның хуплавын табар өчен үз вакытларын һәм көчләрен сарыф итәргә тиеш. Ялгыз булып калганнарның исә андый вазифалары юк, алар Хуҗаларына хезмәт итү белән тулысынча мәшгуль була ала. Алар өчен ялгыз булулары — Аллаһыдан килгән «бүләк» (1 Көр. 7:7, 32—38).

Шулай итеп, Изге Язмаларда мәсихчеләр ялгыз булу бүләген могҗизалы рәвештә ала дип әйтелми. Алар бу бүләккә ялгыз калырга булып ия була; шулай алар, игътибарларын читкә юнәлтмичә, Патшалык эшләрендә катнаша ала. Шул сәбәпле бүген күпләр күңелләреннән ялгыз булып калырга булган, һәм башкалар аларны ныгытып торса, яхшы булыр.