Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без бу дөньяда «вакытлыча яшәүчеләр»

Без бу дөньяда «вакытлыча яшәүчеләр»

«Сезне, килмешәкләрне һәм вакытлыча яшәүчеләрне... гөнаһлы теләкләрдән читләшергә өндим» (1 ПЕТ. 2:11).

1, 2. «Сайланганнар» диеп, Петер кемгә мөрәҗәгать иткән һәм ни өчен ул аларны «вакытлыча яшәүчеләр» дип атаган?

ГАЙСӘНЕҢ күккә күтәрелүеннән соң якынча 30 ел узгач, рәсүл Петер «Понтта, Гәләтиядә, Кападокиядә, Асиядә һәм Битиниядә таралып вакытлыча яшәүчеләргә, сайланганнарга» хат язган (1 Пет. 1:1). Шунысы ачык: «сайланганнарга» диеп, Петер үзе кебек изге рух белән майланганнарга һәм күктә Мәсих белән идарә итәр өчен «яңадан тудырылганнарга», ягъни «тере өмет» бирелгәннәргә мөрәҗәгать иткән. (1 Петер 1:3, 4 не укы.) Әмма ни өчен ул бу сайланганнарны соңрак «килмешәкләр һәм вакытлыча яшәүчеләр» дип атаган? (1 Пет. 2:11). Бөтен җир шарында якынча 650 актив Йәһвә Шаһите арасында нибары бер майланган булса, Петернең сүзләре безгә ничек кагыла?

2 Беренче гасырдагы майланганнарны «вакытлыча яшәүчеләр» дип атау урынлы булган. Майланганнарның җирдә мәңге яшәү өметләре юк. Рәсүл Паул — «кечкенә көтүнең» майланган әгъзасы — болай дип язган: «Без исә күкләр гражданнары, һәм аннан без коткаручыны, Хуҗабыз Гайсә Мәсихне, түземсезлек белән көтәбез» (Лүк 12:32; Флп. 3:20). Вафат булганда майланганнар, «күкләр гражданнары» буларак, җирне күпкә яхшырак нәрсә өчен, ягъни күктә үлемсез яшәү өчен калдырып китә. (Филипиялеләргә 1:21—23 не укы.) Шулай итеп, аларны Шайтан идарә иткән җирдә туры мәгънәдә «вакытлыча яшәүчеләр» дип атап була.

3. «Башка сарыклар» турында нинди сорау туа?

3 Ләкин «башка сарыклар» турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 10:16). Аларның җирдә даими яшәүчеләр булырга өметләре юкмы? Әлбәттә, бар! Изге Язмалар буенча, җир аларның йортлары мәңге булачак. Шулай да билгеле бер мәгънәдә аларны да вакытлыча яшәүчеләр дип атап була. Нинди мәгънәдә?

«БАРЛЫККА КИТЕРЕЛГӘННЕҢ ҺӘММӘСЕ... ЫҢГЫРАША»

4. Идарәчеләр нинди хәлне үзгәртә алмый?

4 Шайтанның явыз дөнья төзелеше юк ителгәнче, барысы, шул исәптән мәсихчеләр дә, Шайтанның Йәһвәгә каршы фетнәсе аркасында газаплар күрә бирәчәк. Римлыларга 8:22 дә без болай дип укыйбыз: «Без беләбез, барлыкка китерелгәннең һәммәсе әле дә ыңгыраша һәм җәфа чигә». Идарәчеләр, галимнәр һәм хәйриячеләр бу хәлне үзгәртә алмый.

5. 1914 елдан башлап, миллионлаган кеше нәрсә эшләргә карар итә һәм ни өчен?

5 1914 елдан башлап, миллионлаган кеше тәхеткә утырган Патша Гайсә Мәсихкә буйсынырга карар итә. Аларның Шайтан дөньясының өлеше буласы килми, һәм алар Шайтан дөньясына булышлык итәргә теләми. Киресенчә, алар үз тормышларын һәм мал-мөлкәтләрен Аллаһы Патшалыгы эшенә багышлый (Рим. 14:7, 8).

6. Нинди мәгънәдә Йәһвә Шаһитләре — килмешәкләр?

6 Йәһвә Шаһитләре 200 дән артык илнең гражданнары булса да һәм андагы законнарга буйсынса да, аларны килмешәкләр дип атап була. Йәһвә Шаһитләре бу дөньяның сәяси һәм иҗтимагый эшләренә карата һәрвакыт нейтралитет саклый. Инде бүген алар үзләрен Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяның гражданнары дип саный. Гөнаһлы дөнья төзелешендә вакытлыча яшәү көннәре тиздән тәмамланачагын аңлау аларны сөендерә.

Без Шайтан дөньясын коткарырга тырышмыйбыз. Без Аллаһының яңа дөньясына өметләнгәнебезне күрсәтәбез

7. Аллаһы хезмәтчеләре даими яшәүчеләр ничек булып китәчәк, һәм алар кайда яшәячәк?

7 Озакламый Мәсих Шайтанның явыз дөнья төзелешен җимерәчәк. Мәсихнең камил хөкүмәте җирне гөнаһ белән газаплардан азат итәчәк. Ул Йәһвәнең гадел хакимлегенә каршы күтәрелгән фетнәнең күзгә күренгән һәм күренмәгән нәтиҗәләрен юкка чыгарачак. Ул вакытта Аллаһының тугры хезмәтчеләренең җирдәге Оҗмахта даими яшәүчеләр булып китәргә мөмкинлекләре булачак. (Ачылыш 21:1—5 не укы.) Шул чакта кешелек черү коллыгыннан тулысынча «азат ителеп, Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак» (Рим. 8:20, 21).

«ВАКЫТЛЫЧА ЯШӘҮЧЕЛӘР» ҮЗЛӘРЕН НИЧЕК ТОТАРГА ТИЕШ?

8, 9. Петернең «гөнаһлы теләкләрдән читләшергә» кирәк диеп нәрсә әйтәсе килгән? Аңлатыгыз.

8 «Сөекле кардәшләрем, сезне, килмешәкләрне һәм вакытлыча яшәүчеләрне, җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән читләшергә өндим»,— дип әйтеп, Петер мәсихчеләр, «вакытлыча яшәүчеләр» буларак, үзләрен ничек тотарга тиеш икәнен аңлата (1 Пет. 2:11). Ул бу киңәшне иң беренче чиратта майланган мәсихчеләргә биргән булган, әмма аның сүзләре Гайсәнең башка сарыкларына да кагыла.

9 Кайбер теләкләр — аларны Барлыкка Китерүче хуплаганча канәгатьләндерсәк — яман түгел. Чынында алар тормышка ямь өсти. Мәсәлән, табигый теләкләр арасында — тәмле ашау-эчү, күңел ачу һәм якын дуслар белән аралашу. Никахта җенси теләкне дә канәгатьләндерү табигый һәм урынлы (1 Көр. 7:3—5). Ләкин Петер «гөнаһлы теләкләрдән» кисәткән, чөнки алар «җанга каршы көрәшә». Шунысы ачык: Йәһвә ихтыярына каршы килгән һәм Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә зыян китерә алган теләкләрне контрольдә тотарга кирәк. Шулай эшләмәсәк, киләчәккә өметебез булмаячак.

10. Шайтан мәсихчеләрне үз дөньясының өлеше итәр өчен кулланган кайбер хәйләләрне әйтеп китегез.

10 Тугры мәсихчеләр үзләрен бүгенге дөньяда «вакытлыча яшәүчеләр» дип санамый башлаган булса, Шайтан бик шатланыр иде. Ул безнең байлык артыннан куып яшәвебезне, әхлаксызлык кылуыбызны, тәкәбберләнеп китүебезне, бар нәрсәдә беренче булырга тырышуыбызны һәм үз милләтебезне башка милләтләрдән өстен күрүебезне тели. Андый начар теләкләрдән качарга тәвәккәл булсак, бу Шайтанның явыз дөньясының өлеше булырга теләмәгәнебезне күрсәтәчәк. Шулай эшләп, без үзебезнең бу дөньяда «вакытлыча яшәүчеләр» икәнебезне исбатлыйбыз. Безнең иң зур теләгебез — Аллаһының тәкъва яңа дөньясында даими яшәү. Һәм бу максатка ирешер өчен, без бар тырышлыкларыбызны куябыз.

ҮЗЕБЕЗНЕ ӘДӘПЛЕ ТОТУ

11, 12. Чит ил кешеләренә кайчак нинди мөнәсәбәт күрсәтелә, һәм кешеләр Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә сөйләргә мөмкин?

11 Мәсихчеләр, «вакытлыча яшәүчеләрдән» буларак, үзләрен ничек тотарга тиеш икәнен аңлатуын Петер 12 нче шигырьдә дәвам итә: «Бу дөнья кешеләре арасында үзегезне әдәпле тотыгыз, шулай итеп алар, сезне явызлык кылучылар дип гаепләгәндә, яхшы эшләрегезне үз күзләре белән күрерләр һәм, нәтиҗәдә, Аллаһыны ул тикшерер өчен килгән көнне данларлар». Кайчак берәр илгә вакытлыча яшәү өчен килгән кешеләрне тәнкыйтьлиләр. Җирле кешеләрдән аерылып торганга гына, башкалар аларны хәтта явыз кешеләр дип тә санарга мөмкин. Аларның сөйләшүләре, эшләре, киемнәре һәм, бәлки, тышкы кыяфәтләре дә башкачарак булырга мөмкин. Ләкин алар яхшы эшләр кылганда я, башкача әйткәндә, үзләрен әдәпле тотканда, аларның аерылып торуларын тәнкыйтьләү нигезсез булганы ачыклана.

12 Мәсихчеләр дә күпләрдән кайбер яклары — мәсәлән, сөйләшүләре яисә күңел ачулар сайлаулары белән аерылып тора. Аларны еш кына килеш-килбәтләреннән таныйлар. Моның барысы аркасында кайбер кешеләр, мәсихчеләр турында дөрес мәгълүматлары булмаганга, аларны явыз эшләрдә гаепли. Башкалар исә мәсихчеләрне алып барган тормыш рәвешләре өчен мактый.

13, 14. «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән» ничек күрсәтелә? Мисал китерегез.

13 Әдәпле тотышыбыз яман телле кешеләрнең авызларын томаларга мөмкин. Хәтта Гайсәне дә — Аллаһыга камил тугрылык саклаган бердәнбер кешене нахакка гаепләгәннәр. Кайберәүләр аны «бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты» дип атаган. Ләкин аның зирәклек белән аерылып торган яшәү рәвеше андый гаепләүләрнең нигезсез булганын исбатлаган. «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 11:19). Бу сүзләр бүген дә хак. Мәсәлән, Зельтерста (Германия) урнашкан Вефиль янында яшәгән кайбер кешеләргә андагы кардәшләр сәер кешеләр кебек тоела. Әмма Зельтерс идарәсе башлыгы вефильчеләрне яклап болай дигән: «Монда хезмәт иткән Йәһвә Шаһитләре үз тормышлары белән яши, әмма бу мондагы башка кешеләргә берничек тә комачауламый».

Изге Язмалардагы хакыйкать Россиядә яшәүче бу гаиләгә берләшергә ярдәм иткән

14 Башка бер мисалга кагылып китик. Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләрен кайбер начар эшләрдә нахакка гаепләгәннәр. 2010 елның 10 июнендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (Страсбург, Франция) мондый карар чыгарган: «Мәхкәмә фикеренчә, [Мәскәү хөкүмәте] гариза бирүченең дин ирегенә хокукларын һәм берләшү хокукын хаксыз кысрыклаган. Россиядәге мәхкәмәләр китергән дәлилләр „мәсьәләгә кагылмаган һәм җитәрлек булмаган“. Бу дәлилләр гариза бирүче Оешманың», мәсәлән, гаиләләрне таркатуда, үз-үзеңә кул салырга өндәүдә яисә дәваланудан баш тартуда гаепле булуын расламаган. Шулай итеп, «Россиядәге мәхкәмәләр керткән санкция милли законнарның сыгылмалылыгы сәбәпле артык кырыс булган һәм бернинди дә хокуклы максатларга туры килмәгән».

ТИЕШЛЕ ДӘРӘҖӘДӘ БУЙСЫНУ

15. Бөтен дөнья буенча мәсихчеләр Изге Язмалардагы нинди принцип буенча эш итә?

15 Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләре, шулай ук башкалары да мәсихчеләргә куелган тагын бер таләпне үти. Аның турында Петер болай дип язган: «Хакимлек итүчеләргә Хуҗабыз хакына буйсыныгыз: барысыннан да өстен торган патшага да... идарәчеләргә дә буйсыныгыз» (1 Пет. 2:13, 14). Мәсихчеләр бу явыз дөньяның өлеше түгел. Ләкин Паул кушуы буенча, алар хөкүмәт хакимлегенә — шул хөкүмәт чыгарган законнар Аллаһы кануннарына каршы килмәгәндә — теләп буйсына. (Римлыларга 13:1, 5—7 не укы.)

16, 17. а) Безнең хөкүмәткә каршы булмавыбызны нәрсә исбатлый? б) Кайбер идарәчеләр нәрсәне таный?

16 Йәһвә Шаһитләре үзләрен бу дөньяда «вакытлыча яшәүчеләр» итеп тотса да, хөкүмәткә каршы килми. Алар башкаларга иҗтимагый һәм сәяси эшләренә карата үз карашларын да такмый. Башка дини берләшмәләрдән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре сәясәткә катнашмый. Алар хөкүмәтләргә ничек идарә итәргә икәнен беркайчан да әйтеп тормый. Мәсихчеләр кайчан да булса иҗтимагый тәртипне бозар дип яисә хөкүмәткә каршы чыгар дип уйлау акылга сыймаслык.

17 Мәсихчеләр Петернең «патшаны ихтирам итегез» дигән киңәше буенча хакимлек бирелгән түрәләргә буйсынып, аларга ихтирам күрсәтә (1 Пет. 2:17). Вакыт-вакыт түрәләр Йәһвә Шаһитләре бернинди дә куркыныч тудырмый икәнен таный. Мәсәлән, Ште́ффен Ра́йхе исемле немец сәясәтчесе болай дигән: «Лагерьларда һәм төрмәләрдә Йәһвә Шаһитләре демократик конституцион дәүләт өчен элек тә, бүген дә мөһим булган сыйфатлар чагылдырган — алар СС басымына бирешмәгән һәм төрмәдә утырган кардәшләренә шәфкать күрсәткән. Чит ил кешеләренә һәм башка сәяси вә иҗтимагый карашлары булган кешеләргә карата түземсезлек үсә барганга, андый сыйфатлар һәрбер ил кешесе өчен зарури».

ЯРАТУ КҮРСӘТҮ

18. а) Ни өчен безгә бөтен кардәшлегебезне ярату җиңел? б) Кешеләр кайвакыт Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтә?

18 Рәсүл Петер болай дип язган: «Бөтен кардәшлекне яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз» (1 Пет. 2:17). Йәһвә Шаһитләре үз эшләре белән Аллаһыны рәнҗетергә курка, һәм нәкъ андый курку аларны аның ихтыярын үтәргә дәртләндерә. Халыкара кардәшлек белән бергә Йәһвәгә хезмәт итү аларны бәхетле итә. Шуңа күрә аларга «бөтен кардәшлекне ярату» җиңел дә. Үз-үзеңне генә ярату хөкем сөргән дөньяда сирәк очраган андый туганнарча ярату кайвакыт Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрне таң калдыра. Мәсәлән, Америкадагы бер туристик агентлыктан экскурсияләр үткәрүче бер хатын-кызны Йәһвә Шаһитләренең 2009 елда Германиядә үткән халыкара конгресста чагылган үзара мөнәсәбәтләре хәйран калдырган. Алар чит илләрдән килгән кардәшләрен җылы каршы алган һәм аларга кунакчыллык күрсәткән. Үзе әйткәнчә, ул инде күп еллар экскурсияләр үткәрсә дә, аның андый нәрсәне күргәне әле булмаган. Соңрак бер Йәһвә Шаһите мондый фикер әйткән: «Ул безнең турында гаҗәпләнеп һәм илһамланып сөйләде». Ә сезнең моңа охшаш очраклар ишеткәнегез бармы?

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

19 Әйе, күп өлкәләрдә Йәһвә Шаһитләре үзләрен Шайтан дөньясында чыннан да «вакытлыча яшәүчеләр» икәнен күрсәтә. Һәм алар алга таба да алай яшәргә тәвәккәл. Алар Аллаһының тәкъва яңа дөньясында тиздән даими яшәүчеләр булуына нык ышана, һәм аларның моңа нигезләре бар. Ә сезнең андый ышанычыгыз бармы?