Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Вакытлыча яшәүчеләр» хак гыйбадәт кылуда берләштерелгән

«Вакытлыча яшәүчеләр» хак гыйбадәт кылуда берләштерелгән

«Чит илләрдән килгән кешеләр сездә игенчеләр һәм йөзем үстерүчеләр булачак. Ә сезне Йәһвә руханилары дип атаячаклар» (ИШАГ. 61:5, 6).

1. Кайберәүләрнең чит ил кешеләренә мөнәсәбәтләре нинди, ләкин ни өчен андый караш дөрес түгел?

ҮТКӘН мәкаләдә игътибар иткәнебезчә, кайберәүләр чит ил кешеләрен яратып бетерми һәм кайвакыт үзләрен аларга караганда өстенрәк куя. Ә бу чит ил кешеләрен хөрмәт итмәү дигәнне аңлата. Бар кешеләр дә бертигез. «Кеше расалары» исемләнгән китапта болай дип әйтелә: «Кеше расалары — нәкъ Изге Язмаларда әйтелгәнчә — кардәшләр». Кардәшләр бер-берсеннән бик аерылып торса да, барыбер кардәшләр булып кала.

2, 3. Йәһвәнең чит ил кешеләренә карашы нинди?

2 Без кайда гына яшәсәк тә, безнең арабызда һәрвакыт чит ил кешеләре бар. Шундый ук хәл борынгы Исраилдә дә булган. Канун килешүе нигезендә исраиллеләрнең Йәһвә Аллаһы белән аерым мөнәсәбәтләре булган. Алар арасында яшәгән чит ил кешеләренең хаклары ниндидер очракларда чикләнсә дә, исраиллеләр аларны хөрмәт итәргә һәм кардәшләреннән аермаска тиеш булган. Бу безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Мәсихчеләр дә кешеләрне аермаска тиеш. Ни өчен? Рәсүл Петер болай дип әйткән: «Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм тәкъвалык кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәс. 10:34, 35).

3 Борынгы Исраилдәге чит ил кешеләренә исраиллеләр арасында яшәү күп файда китергән. Моннан Йәһвәнең чит ил кешеләренә карашы күренә. Соңрак рәсүл Паул Йәһвә турында болай дип әйткән: «Ул яһүдләр Аллаһысы гынамы? Башка халыклар Аллаһысы да түгелме? Әйе, ул башка халыкларның да Аллаһысы» (Рим. 3:29; Йоил 2:32).

4. Ни өчен «Аллаһы Исраилендә» чит ил кешеләре юк дип әйтеп була?

4 Аллаһы майланган мәсихчеләрнең җыелышы белән яңа килешү төзегәч, Исраил халкының Аллаһы белән булган аерым мөнәсәбәтләре өзелгән. Шул вакыттан майланган мәсихчеләрнең җыелышы «Аллаһы Исраиле» булып киткән (Гәл. 6:16). Бу яңа халык турында Паул болай дигән: «Грек, яһүд, сөннәтле, сөннәтсез, чит ил кешесе, скиф, кол, ирекле арасында аерма юк, әмма барысы һәм барысында Мәсих» (Көл. 3:11). Моннан шундый нәтиҗә ясап була: майланган мәсихчеләр җыелышында беркем дә чит ил кешесе дип саналырга тиеш булмаган.

5, 6. а) Кайберәүләрнең Ишагыйя 61:5, 6 га карата нинди сораулары туарга мөмкин? б) Ишагыйя искә алган «Йәһвә руханилары» һәм «чит илләрдән килгән кешеләр» кемнәр алар? в) Бу ике төркемнең нинди уртак яклары бар?

5 Әмма кайберәүләргә бу нәтиҗә Ишагыйя китабының 61 нче бүлегендәге мәсихче җыелышында үтәлгән пәйгамбәрлеккә туры килми кебек тоелырга мөмкин. Шушы бүлекнең 6 нчы шигырендә «Йәһвә руханилары» телгә алына. Ләкин 5 нче шигырьдән күренгәнчә, бу «руханилар» белән «чит илләрдән килгән кешеләр» хезмәттәшлек итәргә һәм аларга ярдәм итәргә тиеш. Моны ничек аңлап була?

6 Белгәнебезчә, пәйгамбәрлектәге «Йәһвә руханилары» — майланган мәсихчеләр. Алар «беренче терелүдә» катнашачак, «Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк» (Ачыл. 20:6). Алардан тыш җирдәге Оҗмахта яшәргә өметләнгән башка күп тугры мәсихчеләр дә бар. Алар күктә яшәү өметләре булган майланганнар белән тыгыз хезмәттәшлек итсәләр дә һәм аларга ярдәм күрсәтсәләр дә, бу мәсихчеләрне күчерелмә мәгънәдә чит ил кешеләре дип атап була. Алар «Йәһвә руханиларына» теләп булышлык күрсәтә һәм аларга «игенчеләр» вә «йөзем үстерүчеләр» булып хезмәт итә. Вәгазьләп һәм башкаларны хакыйкатькә өйрәтеп, алар майланганнар белән бергә Аллаһыны данлый. Әйе, майланганнар да, башка сарыклар да Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә теләгән эчкерсез кешеләрне эзли һәм аннан соң, көтүчеләр буларак, алар турында наз белән кайгырта (Яхъя 10:16).

ИБРАҺИМ КЕБЕК «ВАКЫТЛЫЧА ЯШӘҮЧЕЛӘР»

7. Бүгенге мәсихчеләр Ибраһимга һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләренә кайсы яктан охшаш?

7 Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, мәсихчеләр бу бозык Шайтан дөньясында үзләрен чит ил кешеләре я «вакытлыча яшәүчеләр» кебек тота. Алар бу яктан тугры Ибраһимга һәм Аллаһының башка борынгы хезмәтчеләренә охшаш. Аларның Шайтан дөньясының өлеше буласы килмәгән, һәм алар үзләренең яшәгән җирләрендә «чит кешеләр һәм вакытлыча яшәүчеләр булуларын ачык белдерткәннәр» (Евр. 11:13). Киләчәктә кайда гына яшәргә өметләнсәк тә — күктәме, җирдәме,— Ибраһимның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган кебек, безнең дә андый мөнәсәбәтләребез була ала, һәм бу безнең өчен зур хөрмәт. Шәкерт Ягъкуб болай дип аңлата: «„Ибраһим Йәһвәгә иман итте һәм моның өчен тәкъва дип танылды“,— дигән сүзләр үтәлде, һәм ул „Йәһвәнең дусты“ дип аталды» (Ягък. 2:23).

8. Ибраһимга нинди вәгъдә бирелгән булган, һәм аның бу вәгъдәнең үтәлешенә карашы нинди булган?

8 Аллаһы вәгъдә иткәнчә, Ибраһим һәм аның буыннары аша бер халык кына түгел, ә җирдәге бар гаиләләр дә фатихаланачак. (Яратылыш 22:15—18 не укы.) Бу вәгъдә Ибраһимның үлеменнән соң генә чынга ашырга тиеш булса да, Ибраһим аның үтәлешенә шикләнмәгән. Йөз ел дәвамында Ибраһим һәм аның гаиләсе бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрсә дә, Ибраһим Аллаһының дусты булып калган.

9, 10. а) Ибраһим безгә нинди үрнәк калдырган? б) Без нинди чакыруны игълан итәбез?

9 Ибраһим Йәһвәнең вәгъдәсе кайчан үтәләчәк икәнен белмәсә дә, аңа үз яратуын күрсәтеп, гыйбәдәт кылуын дәвам иткән. Ибраһим үзенең вакытлыча яшәүче икәнен һәрвакыт исендә тоткан һәм берәр җирнең даими яшәүчесе булып китәргә омтылмаган (Евр. 11:14, 15). Безгә аның үрнәгенә ияреп, гади тормыш алып барырга кирәк. Материаль әйберләргә ия булу, дан казану я карьерага ирешү безнең өчен иң мөһим нәрсә булып китмәсен. Тиздән бетәчәк бу дөньяда «кешеләрчә» яшәргә омтылырга акыллы булырмы? Кыска вакытлы булган нәрсәләргә артык игътибарыбызны туплау дөрес булырмы? Ибраһимнан үрнәк алып, без бу дөньядан күпкә яхшырак нәрсәгә өметләнәбез. Һәм без өметебезнең чынга ашуын сабырлык белән көтәргә әзер. (Римлыларга 8:25 не укы.)

Ибраһимның кебек, сезнең дә Аллаһы вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышанычыгыз нык булырмы?

10 Йәһвә бар халыклардан кешеләрне Ибраһим орлыгы аша фатиха алырга әле дә чакыра. Майланган «Йәһвә руханилары» һәм «чит илләрдән килгән кешеләр», ягъни башка сарыклар, бу чакыруны бөтен дөнья буенча 600 дән артык телдә игълан итә.

БАР МИЛЛӘТ КЕШЕЛӘРЕН ЯРАТЫГЫЗ

11. Сөләйманның сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвәнең бар милләт кешеләренә карашы нинди?

11 Б. э. к. 1026 елда гыйбадәтханәне багышлаганда, Сөләйман Йәһвәгә дога кылган. Аның догасыннан Йәһвәнең бар милләт кешеләренә карашы күренә. Сөләйман Йәһвәдән теләсә нинди милләт кешеләре гыйбадәтханәгә таба карап дога кылганда, аларны тыңларга үтенгән. Бу алар өчен Йәһвәнең Ибраһимга биргән вәгъдәсе китергән фатихаларның берсе булган. Ул болай дип дога кылган: «Синең халкың Исраилдән булмаган чит ил кешесе синең исемең өчен ерак җирдән килсә (чөнки алар синең бөек исемең турында һәм кулыңның көч-кодрәте турында ишетәчәкләр), килеп бу йортка таба карап дога кылса, син, бар халыклар исемеңне белсен өчен, халкың Исраил синнән курыккан кебек курыксын өчен һәм мин төзегән бу йорт исемеңне йөртә икәнен белсен өчен, күктән — яшәү урыныңнан чит ил кешесен ишет һәм аның бар сораганын үтә» (3 Пат. 8:41—43).

12. Ни өчен кайберәүләр Йәһвә Шаһитләрен сәер кешеләр яки «чит ил кешеләре» дип саный?

12 Гадәттәгечә, чит ил кешесе — чит илгә килгән я анда яшәгән кеше. Йәһвә Шаһитләрен дә билгеле бер мәгънәдә чит ил кешеләре дип атап була. Иң беренче чиратта алар күктәге хөкүмәткә — Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгына тугрылык саклый. Шулай итеп, кайберәүләр аларны сәер кешеләр дип санаса да, алар сәясәт эшләренә карата нейтралитет саклый.

Йәһвә өчен аларның берсе дә чит ил кешесе түгел

13. а) Без башкалардан аерылып торган кешене чит ил кешесе дип санамаска ничек өйрәнә алабыз? б) Йәһвәнең башлангыч ниятен исәпкә алып, чит ил кешеләре турында нәрсә әйтеп була? Аңлатыгыз.

13 Чит ил кешеләрен еш кына аларга хас булган үзенчәлекләрдән, мәсәлән, сөйләшкән телләреннән, гореф-гадәтләреннән һәм хәтта тышкы кыяфәтләреннән танып була. Ләкин алар нинди генә милләттән булмасын, аларның башкалар белән уртак яклары аерылып торган үзенчәлекләреннән күпкә мөһимрәк. Шуның өчен кешенең аерылып торган якларына игътибар итмәскә өйрәнсәк, ул, бәлки, безнең өчен чит ил кешесе кебек булмаячак. Бөтен җирдә бер дәүләт яки бер ил булган булса, беркем дә чит ил кешесе дип саналмас иде. Асылда, Йәһвәнең башлангыч нияте буенча, бөтен кешеләр бер идарә — аның идарәсе астындагы бер гаиләгә берләшергә тиеш булган. Бүген халыклар моңа ирешә аламы?

14, 15. Йәһвә Шаһитләре халык буларак нәрсә белән аерылып тора?

14 Үз-үзеңне генә ярату һәм милләтчелек киң таралган дөньяда бар милләтләргә бертигез караган кешеләр арасында булу бик күңелле. Әлбәттә, кешеләргә бертигез карау җиңел түгел. «Си-эн-эн» телевизион каналын оештыручы Тэд Тернер төрле-төрле милләттән булган сәләтле кешеләр белән хезмәттәшлек иткән, һәм мондый нәтиҗәгә килгән: «Алар белән очрашуларымны мин беркайчан да онытмам. Башка илләрдән булган кешеләрне мин „чит ил кешеләре“ дип түгел, ә бер җир шарында яшәүчеләр дип санарга өйрәндем. Минем өчен „чит“ дигән сүз түбәнсетеп әйтелгән сүзгә әйләнде, һәм мин «Си-эн-эн» каналында бу сүзне эфирда да, үзара сөйләшкәндә дә кулланмаска дигән әмер бирдем. Ул вакыттан бирле без „халыкара“ дигән сүзне кулланабыз».

15 Бөтен җирдәге кешеләр арасыннан Йәһвә Шаһитләре генә халык буларак Аллаһы фикер йөртүен чагылдыра. Бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга тырышып, алар акылларында һәм йөрәкләрендә булган милләтләр арасындагы аермаларны бетерә. Башка милләт кешеләренә шикләнеп карар урынына я аларны нәфрәт итәр урынына, мәсихчеләр аларның күркәм сыйфатларын вә сәләтләрен күрә белергә һәм кадерләргә өйрәнә. Сезнең Аллаһы халкының бу үзенчәлеге турында һәм ул сезнең башкалар белән мөнәсәбәтләрегезгә нинди файда китергәне турында уйлаганыгыз бармы?

ЧИТ ИЛ КЕШЕЛӘРЕ БУЛМАЯЧАК ДӨНЬЯ

16, 17. Ачылыш 16:16 да һәм Данил 2:44 тә язылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше безгә нәрсә китерәчәк?

16 Тиздән Армагеддон сугышында бар халыклар Аллаһы идарәсенә каршы чыгачак (Ачыл. 16:14, 16; 19:11—16). 2 500 елдан артык вакыт элек Данил пәйгамбәр Аллаһы ниятенә каршы килгән бар хөкүмәтләр белән нәрсә булачагын язган: «Ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Дан. 2:44).

17 Бу сүзләрнең тормышка ашуы үзегезгә нәрсә китерәчәген күз алдыгызга китерә аласызмы? Бүген милләтләр арасында аермалар булганга, һәр кеше билгеле бер мәгънәдә — чит ил кешесе. Ләкин тиздән андый аермалар юкка чыгачак. Бер кешенең икенче кешедән тышкы кыяфәте һәм үзенә генә хас булган яклары белән аерылып торуы Аллаһының аларның төрле булуларын ниятләгәнен генә күрсәтәчәк. Андый искиткеч киләчәккә өметебез булганга, безнең һәрберебез Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһыны алга таба да данлар өчен бар тырышлыкларын куярга тиеш.

Сез дәүләт чикләре һәм чит ил кешеләре булмаячак вакытны көтәсезме?

18. Йәһвә Шаһитләренең бер-берсен чит ил кешесе дип санамаганы нинди мисалдан күренә?

18 Бөтен дөнья буенча андый үзгәрешләр булачагына ышанып буламыни? Әйе, без моңа һич тә шикләнмибез. Йәһвә Шаһитләре бер-берсенең милләтенә артык зур әһәмият бирми, шуңа күрә «чит ил кешесе» дигән сүзләр алар арасында тискәре мәгънә йөртми. Мәсәлән, күптән генә түгел күзәтү эшен гадиләштерер өчен һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүне уңышлырак итәр өчен, төрле илләрдә урнашкан берничә кечкенә филиал бер филиалга берләштерелде (Мат. 24:14). Законнар буенча мөмкин булганда, дәүләт чикләре филиалларның берләштерелүләренә комачауламаган. Бу Гайсә Мәсихнең Йәһвә билгеләгән Патша буларак төрле илләр арасындагы дәүләт чикләрен бетереп барганына һәм тиздән җиңәчәгенә тагын бер ачык дәлил булып тора (Ач. 6:2).

19. Хакыйкатьне белү Йәһвә халкына ничек тәэсир итә?

19 Йәһвә Шаһитләре төрле милләтләрдән булса да һәм төрле телләрдә сөйләшсә дә, аларны хакыйкать берләштерә, һәм аларның бердәмлекләре беркайчан да җимерелмәс. (Софония 3:9 ны укы *.) Бу халыкара гаилә бозык дөньяда яшәсә дә, ул бу дөньяның өлеше түгел. Андый берләшкән гаиләгә карап, яңа дөньяны — чит ил кешеләре булмаячак дөньяны күз алдына китерү авыр түгел. Ул вакытта җирдә яшәүчеләрнең барысы мәкалә башында телгә алынган: «Кеше расалары — нәкъ Изге Язмаларда әйтелгәнчә — кардәшләр»,— дигән сүзләрнең хаклыгына инаначак.

^ 19 абз. Софония 3:9: «Ул чакта мин бар халыкларга, алар Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итсен өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен өчен, саф тел бирәчәкмен»