Гадиләштерелгән «Күзәтү манарасы». Ни өчен аны чыгара башлаганнар?
ДИСТӘЛӘГӘН еллар буе бөтен җир шары буенча яшәгән кешеләр «Күзәтү манарасы» журналын рәхәтләнеп укый һәм андагы Изге Язмаларга нигезләнгән мәгълүматтан файда ала. 2011 елның июль аенда беренче тапкыр инглиз телендә бу журналның гадиләштерелгән өйрәнү басмасы чыгарылды. Анда болай дип аңлатылган иде: «Бу яңа басма сынау максаты белән бер ел дәвамында чыгарылачак, һәм файдалы булса, аны бастыру дәвам ителәчәк».
Шатлык белән шуны әйтәсебез килә: без бу басманы чыгаруыбызны дәвам итәчәкбез. Тора-бара гадиләштерелгән басма француз, португал һәм испан телләрендә дә чыгарылачак.
НИ ӨЧЕН ОШЫЙ?
Гадиләштерелгән басманы алганнан соң, Тын океанның көньяк өлешендә яшәгән кайбер мәсихчеләр: «Хәзер кардәшләр чыннан да „Күзәтү манарасы“н тулысынча аңлый ала»,— дип язган. Икенче бер хатта болай диелгән: «Сүзләрнең һәм тәгъбирләрнең мәгънәсен сүзлектән эзләп табар өчен сарыф ителгән вакыт хәзер шигырьләрне аңлар өчен һәм аларның каралган тема белән ничек бәйле икәненә төшенер өчен кулланыла».
Кушма Штатларда яшәүче университет тәмамлаган бер апа-кардәш болай ди: «Мин 18 ел буе югары белемле кешеләр генә аңлый алырлык телдә сөйләштем һәм яздым. Кирәгеннән артык катлаулы итеп сөйләшү һәм уйлау минем гадәтемә кереп китте. Мин бу яктан үземә бик нык үзгәрергә кирәк икәнен аңладым». Аңа гадиләштерелгән «Күзәтү манарасы» уңышлы вәгазьче булырга булыша. Ул: «Анда кулланылган тел минем өчен фикерләрне гади итеп белдерүдә яхшы үрнәк булып тора»,— дип яза.
Англиядә яшәүче 1972 елны суга чумдырылган бер апа-кардәш гадиләштерелгән «Күзәтү манарасы» турында болай дип язган: «Аның беренче чыгарылышын укыганда, мин үземне Йәһвә кулын иңбашыма салып, янымда утырган кебек һәм аны аның белән бергә укыган кебек сиздем. Бу әти кеше йоклар алдыннан үз баласына хикәя укыган сыман иде».
Кушма Штатлардагы Вефильдә хезмәт итүче 40 тан артык ел элек суга чумдырылган бер апа-кардәш гадиләштерелгән басманың үзенә Изге Язмаларны яхшырак аңларга булышканы турында әйткән. Мәсәлән, 2011 елның 15 сентябрь чыгарылышында китерелгән «Кайбер тәгъбирләрне аңлату» дигән рамкада Еврейләргә 12:1 дән алынган «шаһитләрнең болыт кебек зур төркеме» дигән сүзләр болай дип аңлатылган иде: «Алар шулкадәр күп булганнар ки, хәтта аларны санап та бетереп булмаган». Ул апа-кардәш: «Бу аңлатма шигырьне аңлавымны арттырып җибәрде»,— дигән. Җыелыш очрашуы турында ул болай дип өстәгән: «Берәр бала җавабын турыдан-туры гадиләштерелгән басмадан укыса да, аның сүзләре күпчелек кардәшләр тотып утырган „Күзәтү манарасы“ның төп басмасындагы сүзләрдән аерылып тора. Шуңа күрә аның комментарие тыңлаучылар өчен бик кызык була».
Вефильдәге икенче бер апа-кардәш болай дип язган: «Җыелыштагы балаларның комментарийларын мин түземсезлек белән көтеп алам. Гадиләштерелгән „Күзәтү манарасы“ аларга үз фикерләрен эчкерсез әйтеп бирергә ярдәм итә. Аларның җаваплары миңа көч өстәп җибәрә».
1984 елны суга чумдырылган бер апа-кардәш гадиләштерелгән басма өчен болай дип рәхмәт белдергән: «Бу нәкъ минем өчен язылган сыман. Укыганнарымны мин җиңел генә аңлыйм. Хәзер мин „Күзәтү манарасы“н өйрәнгәндә җавап бирә алам дип әйтә алам».
АТА-АНАЛАР ӨЧЕН ЗУР ЯРДӘМ
Җиде яшьлек малае булган бер әни болай дигән: «Элек „Күзәтү манарасы“на әзерләнгәндә улыма күп кенә җөмләләрне аңлатырга туры килгәнгә, без арып бетә идек». Гадиләштерелгән басма ничек ярдәм иткән? Ул болай дип яза: «Аның абзацларны укый һәм чын-чынлап мәгънәсен аңлый алганына исем китә. Сүзләр аңлаешлы, ә җөмләләр кыскарак булганга, мәкалә аны куркытмый. Ул очрашуларга комментарийларны минсез генә әзерли башлады, һәм өйрәнүнең башыннан ахырына кадәр аның бар игътибары мәкаләдә була».
Тугыз яшьлек бер кызның әнисе болай дип язган: «Башта безгә кызыбызга комментарийлар әзерләргә ярдәм итәргә туры килә иде. Хәзер ул аларны үзе әзерли. Безгә берәр нәрсәне аңа сирәк кенә аңлатырга кирәк. Ул хәзер, барысын диярлек аңлаганга, „Күзәтү манарасы“ каралганда ашкынып катнаша».
БАЛАЛАР НӘРСӘ СӨЙЛИ?
Күп балалар әйтүенчә, гадиләштерелгән «Күзәтү манарасы» нәкъ алар өчен чыгарыла. Унике яшьлек Ребекка: «Зинһар, бу яңа басма алга таба да чыга күрсен иде!» — дип үтенгән. Ул болай дигән: «Миңа „Кайбер тәгъбирләрне аңлату“ дигән рамка бик тә ошый. Аны аңлау балаларга бик җиңел».
Николетт исемле җиде яшьлек кыз да шулай дип уйлый: «Элек „Күзәтү манарасы“н аңлау миңа авыр иде. Хәзер исә мин үзем күбрәк комментарий бирә алам». Тугыз яшьлек Эмма болай дип язган: «Бу басма миңа һәм алты яшьлек энемә бик нык булыша. Безгә хәзер барысы да күпкә яхшырак аңлашыла. Зур рәхмәт сезгә!»
Күренеп тора ки, җиңел аңлаешлы сүзләр һәм гади җөмләләр куллана торган «Күзәтү манарасы» күпләр өчен бик файдалы. «Күзәтү манарасы»ның гадиләштерелгән басмасы күпләргә Изге Язмаларны яхшырак аңларга ярдәм итә, һәм ул 1879 елдан бирле күп файда китергән төп басма белән беррәттән алга таба да чыгарылачак.