Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны хорафатчыл кулланудан саклан

Изге Язмаларны хорафатчыл кулланудан саклан

«АЛЛАҺЫНЫҢ сүзе тере һәм кодрәтле» (Евр. 4:12). Бу сүзләр белән рәсүл Паул Аллаһы Сүзе кодрәтле һәм кеше йөрәгенә үтеп кереп аның тормышын үзгәртә ала икәнен күрсәткән.

Әмма, Изге Язмаларда алдан ук мөртәтлек турында әйтелгән булган. Рәсүлләр үлгәннән соң, ул тамыр җәйгән, һәм Изге Язмалардагы хәбәрнең көче турында ялгыш карашлар тарала башлаган (2 Пет. 2:1—3). Ә вакыт узу белән, чиркәү җитәкчеләре Аллаһы Сүзе сихерләү көченә ия дип өйрәтә башлаган. Изге Язмалардагы «текстны сихерләү өчен куллану» турында профессор Харри Гэмбл язган. Аның сүзләре буенча, өченче гасырда Чиркәү Атасы Ориген мондый фикер тараткан: «Изге сүзләрнең колакта яңгыравы инде үзе файдалы: әгәр мәҗүсиләр сихерләгәндә сүзләр көчкә ия икән, язмалардагы чын Аллаһының сүзләре бигрәк тә көчлерәк булырга тиеш». Дүртенче гасырның азагында яшәгән Иоанн Хризостом «Инҗил китабы сакланган йортка иблис якын килмәячәк» дип язган. Ул шулай ук кайберәүләрнең төрле зыяннан саклану өчен Инҗилдән алынган өземтәләрне бөти итеп муеннарына тагулары турында язган. Профессор Гэмбл сүзләре буенча, Августин «баш авыртканда Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрне мендәр астына салып йокларга рөхсәт ителә дип санаган». Шулай итеп Изге Язмаларның өзекләре сихерләү өчен кулланыла башлаган. Ә синең турында нәрсә әйтеп була? Син Изге Язмаларны бөти итеп, ягъни үзеңне яклар өчен кулланасыңмы?

Изге Язмаларны гадәттә күрәзәлек итү өчен кулланалар. Ничек итеп? Ни булса да булыр дип, Изге Язмаларны ниндидер биттә ачалар да, кирәкле җитәкчелек алуга яки киләчәкне күрүгә ышанып, күзгә беренче булып чалынган текстны укыйлар. Мәсәлән, профессор Гэмбл сүзләре буенча, бер тапкыр католикларның теологы Августин күрше йорттагы бер баланың: «Ал да укы, ал да укы»,— дигән тавышын ишеткән. Августин моны Аллаһының үзенә Изге Язмаларны ачарга һәм беренче күргән шигырьне укырга кушуы дип уйлаган.

Кайберәүләр берәр авырлык белән очрашкач, Аллаһыга дога кыла һәм аннан соң Изге Язмаларны уйлап-нитеп тормыйча ачып, беренче күргән шигырь проблемасын җиңәргә булышыр дип ышана. Алар моны яхшы ният белән эшләсә дә, мәсихчеләр Изге Язмалардан җитәкчелекне андый ысул белән эзләргә тиеш түгел.

Гайсә үз шәкертләрен «ярдәмче — изге рух» җибәрәчәгенә ышандырган. Изге рух «сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк» дигән ул (Яхъя 14:26). Ә Изге Язмаларны кулланып күрәзәлек итү исә Изге Язмалар белүне таләп итми.

Изге Язмалар китабын кулланып күрәзәлек итү һәм аны башка төрле хорафатчыл куллану киң таралган. Әмма Аллаһы Сүзендә билге эзләп юраулар хөкем ителә (Лев. 19:26; Кан. 18:9—12; Рәс. 19:19). «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле» булса да, без аны дөрес куллана белергә тиеш. Кешеләрнең тормышын Изге Язмалар китабын хорафатчыл куллану түгел, ә аннан алынган төгәл белем яхшырта. Андый белем күпләргә югары әхлак үстерергә, һәлакәтле тормыш рәвешен калдырырга, гаиләсен ныгытырга һәм Изге Язмалар Авторы белән шәхси мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм иткән.