Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез ышанычлы идарәчеләр!

Сез ышанычлы идарәчеләр!

«Сез үзегезнеке түгел» (1 КӨР. 6:19).

1. Хезмәтче дигән сүзне ишеткәндә, кешеләрнең нинди уйлары туа?

ХЕЗМӘТЧЕ дигән сүзне ишеткәндә, сезнең нинди уйларыгыз туа? Күпләр түбән дәрәҗәле ирексез кешеләр турында уйлый башлый; андыйларга хезмәт җимешләрен татымыйча каты эшләргә туры килә. Шуңа күрә беркемнең дә берәрсенең хезмәтчесе буласы килми.

2, 3. а) Үз ихтыяры белән Гайсәнең хезмәтчеләре булып киткән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? б) Идарәче булу турында без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Гайсә үзенең шәкертләре басынкы хезмәтчеләр булачак дип әйткән. Әмма мәсихчеләр хезмәтчеләр булса да, Хуҗалары аларны түбәнсетми һәм җәберләми. Киресенчә, ул аларны кадерли, хөрмәт итә һәм аларга ышана. Гайсә Мәсихнең үз үлеме алдыннан бер «хезмәтче» турында нәрсә әйткәненә игътибар итик. Ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» йөкләмәләр бирәчәк дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:45—47).

3 Шунысы игътибарга лаек: шул ук хәбәр турында язганда, Лүк «хезмәтче» урынына «идарәче» дигән сүз кулланган. (Лүк 12:42—44 не укы.) Бүгенге тугры мәсихчеләрнең күпчелеге ышанычлы идарәче төркеменә керми. Әмма, Изге Язмалар буенча, Аллаһының бар хезмәтчеләре идарәчеләр булып тора. Бу үз эченә нинди җаваплылыкны ала, һәм бу җаваплылыкка мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, идарәчеләр борынгы заманда нинди эшләр башкарганын карап чыгыйк.

ИДАРӘЧЕЛӘР БАШКАРГАН ЭШЛӘР

4, 5. Борынгы идарәчеләр нинди эшләр башкарган? Мисаллар китерегез.

4 Борынгы заманнарда идарәчеләр итеп еш кына ышанычлы хезмәтчеләр сайланган булган. Алар хуҗаларының йортларын караган я эшләрен алып барган. Гадәттә, идарәченең хакимлеге зур булган һәм аның кулына хуҗасының мал-мөлкәте, акчасы һәм башка хезмәтчеләре тапшырылган булган. Моны Ибраһимның зур милкен караган Элигызыр очрагыннан күреп була. Ибраһим аны, күрәсең, Месопотамиягә үзенең улы Исхакка хатын тапсын дип җибәргән. Нинди мөһим һәм җаваплы йөкләмә бирелгән аңа! (Ярат. 13:2; 15:2; 24:2—4).

5 Ибраһим оныгының улы Йосыф Потифар йорты өчен җаваплы булган (Ярат. 39:1, 2, 4). Соңрак Йосыфның үзенә дә хезмәт иткән идарәчесе булган; аңа Йосыфның йортын тапшырганнар. Бу идарәче Йосыфның ун эне-абыйларын каршы алып, ихтыяҗлары турында кайгырткан. Ул, Йосыф кушуы буенча, көмеш касәнең «урлануын» оештырган. Бу очраклардан шуны аңлыйбыз: идарәчеләргә хуҗалары бик ышанган (Ярат. 43:19—25; 44:1—12).

6. Мәсихче өлкәннәр нинди вазифалар башкара?

6 Гасырлар узгач, рәсүл Паул мәсихче күзәтчеләр «Аллаһы билгеләгән идарәчеләр» булырга тиеш дип язган (Тит. 1:7). «Аллаһы көтүен» көтәргә билгеләнгәнгә, күзәтчеләр җыелышларда үз өсләренә җитәкчелек ала (1 Пет. 5:1—3). Билгеле, аларның вазифалары төрле. Мәсәлән, безнең көннәрдә мәсихче күзәтчеләрнең күбесе бер генә җыелышны кайгырта. Күчеп йөрүче күзәтчеләр исә күп җыелышларга хезмәт итә. Ә Филиал комитеты әгъзалары илдә булган бар җыелышлар турында кайгырта. Шулай да бар күзәтчеләрдән үз вазифаларын мөмкин кадәр яхшырак башкару таләп ителә. Аларның һәрберсе Аллаһыга «хисап бирергә тиешле» (Евр. 13:17).

7. Бар мәсихчеләрнең билгеле бер дәрәҗәдә идарәчеләр икәнен без кайдан беләбез?

7 Ә күзәтчеләр булмаган күпсанлы тугры мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Бар мәсихчеләргә хат язганда, рәсүл Петер болай дигән: «Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне, төрлечә күрсәтелә торган Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак, бер-берегезгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз» (1 Пет. 1:1; 4:10). Юмарт игелегеннән чыгып, Аллаһы безнең һәрберебезгә төрле бүләкләр, уңай сыйфатлар, сәләтләр я талантлар биргән. Шулай итеп, Аллаһы үз хезмәтчеләрен идарәчеләр итеп куя. Моның белән Аллаһы безгә ышаныч вә хөрмәт күрсәтә. Ул без үзебезгә бирелгәннәрне имандашларыбызның файдасына кулланырбыз дип өметләнә.

БЕЗ АЛЛАҺЫНЫКЫ

8. Без нинди мөһим принципны истә тотарга тиеш?

8 Идарәчеләр буларак, бар мәсихчеләргә өч принципны истә тотарга кирәк. Беренче принцип шул — без барыбыз да Аллаһыныкы һәм аңа хисап бирергә тиешле. Паул болай язган: «Сез үзегезнеке түгел, чөнки сез кыйбат хакка [Мәсихнең корбан каны бәясенә] сатып алындыгыз» (1 Көр. 6:19, 20). Йәһвәнеке булганга, без аның әмерләрен үтәргә тиеш, ә аның әмерләре авыр түгел (Рим. 14:8; 1 Яхъя 5:3). Без Мәсихнең дә хезмәтчеләре (Флп. 1:1). Борынгы идарәчеләрнең иреге булган кебек, безнең дә ирегебез бар, әмма ул чикле. Без үз вазифаларыбызны бирелгән күрсәтмәләр буенча башкарырга тиеш. Оешмада нинди генә вазифалар үтәмәсәк, без Аллаһының да, Мәсихнең дә хезмәтчеләре булып калабыз.

9. Гайсә хуҗа белән хезмәтче арасындагы мөнәсәбәтләрне нинди мисал ярдәмендә аңлаткан?

9 Бервакыт Гайсә хуҗа белән хезмәтче арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итүче хикәя сөйләгән. Бер хезмәтче көне буе эшләгәннән соң өйгә кайткан. Хуҗасы аңа: «Кил монда тизрәк, табын янына утыр»,— дип әйткәнме? Юк, ул аңа болай дигән: «Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм билеңне буып, мин ашап-эчкәндә миңа хезмәт ит; шуннан соң үзең ашап-эчәрсең». Гайсә бу мисалны ничек аңлаткан? «Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез» (Лүк 17:7—10).

10. Ни өчен Йәһвә безнең үзенә хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны кадерли дип әйтеп була?

10 Йәһвә, һичшиксез, безнең үзенә хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны кадерли. Изге Язмаларда мондый ышандыру бар: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10). Йәһвә бездән булдыра алмаганны беркайчан да таләп итми. Моннан тыш, аның таләпләре безгә файда гына китерә, һәм аларны үтәү көчебездән килә. Шулай да, Гайсәнең мисалыннан күренгәнчә, хезмәтче үз файдасы турында гына уйламый. Иң беренче чиратта ул үз хуҗасына ярарга тырыша. Без дә үзебезне Аллаһыга багышлаганда, аның ихтыярын үтәүне беренче урынга куярга карар итәбез. Сез моның белән ризамы?

ЙӘҺВӘ БАРЫБЫЗДАН ДА НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?

11, 12. Идарәчеләр буларак, без нинди сыйфат чагылдырырга һәм нәрсәдән сакланырга тиеш?

11 Икенче принцип шундый — идарәчеләр буларак, без бер үк нормалар буенча яшибез. Дөрес, билгеле бер вазифаларны мәсихче җыелыштагыларның кайберсе генә башкара. Ләкин вазифаларның күбесен барысы да үти. Мәсәлән, без Мәсихнең шәкертләре һәм Йәһвә Шаһитләре буларак, бер-беребезне яратырга тиеш. Гайсә сүзләре буенча, мәсихчеләр бер-берсен ярату белән аерылып тора (Яхъя 13:35). Әмма безнең яратуыбыз кардәшләр белән генә чикләнми. Без имандашларыбыз булмаган кешеләргә дә ярату күрсәтергә тырышабыз. Моны һәрберебез эшли ала һәм эшләргә тиеш тә.

12 Бездән яхшы тәртип тә таләп ителә. Һәм без үзебез дә Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән тәртиптән һәм тормыш рәвешеннән сакланырга телибез. Паул болай дип язган: «Алданмагыз. Зиначылар да, потка табынучылар да, хыянәтчеләр дә, табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да, ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да, караклар да, комсызлар да, эчкечеләр дә, башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (1 Көр. 6:9, 10). Әлбәттә, Аллаһының гадел нормалары буенча яшәр өчен тырышлыклар куярга кирәк. Әмма андый тырышлыклар күп яктан файдалы. Мәсәлән, безнең тормыш рәвешебез яхшы сәламәтлек, башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр һәм Аллаһы белән дуслыкны сакларга ярдәм итә. (Ишагыйя 48:17, 18 не укы *.)

13, 14. Бар мәсихчеләргә нинди йөкләмә бирелгән, һәм без аны ничек үтәргә тиеш?

13 Борынгы идарәчеләрнең билгеле бер йөкләмәләре дә булганын искә төшерик. Безнең дә йөкләмәбез бар. Безгә кыйммәтле бүләк бирелгән: без хакыйкатьне беләбез. Аллаһы безнең хакыйкатьне башкаларга да җиткерүебезне тели (Мат. 28:19, 20). Паул болай дип язган: «Кешеләр безне Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһының изге серләре ышанып тапшырылган идарәчеләр дип санасын» (1 Көр. 4:1). Паул «изге серләр» өчен, ягъни Изге Язмадагы хакыйкатьләр өчен, җаваплы икәнен һәм башкаларны моңа өйрәтергә тиеш булганын белгән. Хуҗасы Гайсә Мәсих аның нәкъ моны эшләвен теләгән дә (1 Көр. 9:16).

14 Хакыйкатьне вәгазьләп, без башкаларга яратуыбызны күрсәтәбез. Әлбәттә, һәр мәсихченең үз шартлары. Барысы да хезмәттә бертигез катнаша алмый. Йәһвә моны аңлый. Иң мөһиме — хезмәттә хәлебездән килгәннең барысын эшләү. Моның белән без Аллаһыга һәм кешеләргә риясыз мәхәббәт күрсәтәбез.

Бирелгән вазифаларыбызны бар көчебезне куеп башкарыйк

ТУГРЫЛЫКНЫҢ МӨҺИМЛЕГЕ

15—17. а) Ни өчен идарәче тугры булырга тиеш? б) Гайсә тугрылыксызлык нәрсәгә китергәнен нинди мисал белән күрсәткән?

15 Өченче принцип өстә әйтеп кителгән икесе белән тыгыз бәйле: без тугры һәм ышанычлы булырга тиеш. Идарәче күп яхшы сыйфатларга һәм сәләтләргә ия булырга мөмкин, әмма ул ышанычсыз һәм хуҗасына тугрылыксыз булган булса, аларның барысы мәгънәсез булыр иде. Уңышлы идарәче булыр өчен тугры булу мөһим. Паулның: «Идарәче тугры булыр дип өметләнәләр»,— дигәнен онытмыйк (1 Көр. 4:2).

16 Тугры булсак, Аллаһы безне бүләкләячәк; бу көн кебек ачык. Ә тугры булмасак, без уңышлы булмаячакбыз. Моны Гайсәнең талантлар турындагы мисалыннан күреп була. «Сәүдә эшендә» хуҗа акчасын дөрес кулланган хезмәтчеләрне хуҗалары мактаган һәм мул итеп фатихалаган. Ә үзенә ышанып тапшырылган милек белән акылсыз эш иткән хезмәтчене хуҗасы «явыз», «ялкау» һәм «юньсез» дип атаган. Хуҗасы аңардан бирелгән талантны алырга, ә үзен чыгарып ташларга кушкан. (Маттай 25:14—18, 23, 26, 28—30 ны укы.)

17 Икенче очракта Гайсә тугрылыксызлык нәрсәгә китергәненә игътибар иткән. Ул болай дип әйткән: «Бер байның йорт идарәчесе булган. Байга, идарәчең милкеңне әрәм-шәрәм итә, дип җиткергәннәр. Бай аны чакырып алган да: „Синең хакта яман хәбәр ишеттем әле. Идарә итүең турында хисап бир, чөнки йортым белән башка идарә итмәячәксең“,— дигән» (Лүк 16:1, 2). Идарәче хуҗасының милкен туздырганга, хуҗасы аны эштән чыгарырга булган. Нинди зур сабак безнең өчен бу! Безнең, һичшиксез, Аллаһы эшендә тугрылыксыз буласыбыз килми.

ҮЗЕБЕЗНЕ БАШКАЛАР БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРУ АКЫЛЛЫМЫ?

18. Ни өчен безгә үзебезне башкалар белән чагыштырмаска кирәк?

18 Безнең һәрберебез үзеннән мин нинди идарәче дип сорый ала. Үзебезне башкалар белән чагыштыра башласак, проблемалар туарга мөмкин. Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәл. 6:4). Үзебезне башкалар белән чагыштырганчы, үз игътибарыбызны көчебездән килгән нәрсәләргә туплыйк. Алай эшләү безне горурлыктан гына түгел, ә өметсезлектән дә саклаячак. Үз шартларыбыз турында уйлаганда, алар үзгәрә ала икәнен танырга кирәк. Начар сәламәтлегебез, олы яшьтә булуыбыз я күп төрле бурычларыбыз аркасында без элеккечә күпне эшли алмыйбыздыр. Яисә без, киресенчә, хәзер башкарган эшләребезгә караганда күбрәкне башкара алабыздыр. Алай булса, ни өчен хезмәтебезне киңәйтеп карамаска?

19. Безгә берәр вазифа бирелмәсә, ни өчен күңел төшенкелегенә бирелергә кирәкми?

19 Безгә булган вазифаларыбызга һәм аласы килгән вазифаларга мөнәсәбәтебезне дә тикшереп чыгарга кирәк. Әйтик, берәр абый-кардәшнең өлкән булып хезмәт итәсе я конгрессларда нотыклар сөйлисе килә ди. Андый вазифаларны алырга лаеклы булыр өчен тырышлыклар кую дөрес, әмма өметләребез без теләгән вакытта чынга ашмаса, безгә күңел төшенкелегенә бирелергә кирәкми. Ниндидер сәбәпләр аркасында — бәлки, без аларны соңрак аңларбыз — без омтылган вазифалар безгә уйлаганыбыздан күпкә соңрак бирелер. Хәтерлисездер, Муса да үзен исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарырга әзер дип санаган, ләкин аңа моны 40 ел көтәргә туры килгән. Бу вакыт эчендә ул үҗәт һәм фетнәчел халыкны җитәкләр өчен кирәкле сыйфатлар үстерә алган (Рәс. 7:22—25, 30—34).

20. Йонафан үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

20  Ниндидер вазифалар безгә бөтенләй дә бирелмәскә мөмкин. Нәкъ шулай Йонафан белән дә булган. Ул Шаулның улы булган һәм Исраил патшасы булып китә алган. Әмма Аллаһы патша итеп аңардан күпкә яшьрәк Давытны сайлаган. Йонафанның моңа карашы нинди булган? Ул Аллаһы сайлавы белән ризалашкан һәм хәтта үз тормышын куркыныч астына куеп, Давытка булышлык күрсәткән. Ул Давытка болай дигән: «Син Исраил патшасы булачаксың, ә мин синнән соң икенче булачакмын» (1 Пат. 23:17). Йонафан үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп була? Йонафан үз хәленә зарланмаган һәм, әтисеннән аермалы буларак, Давыттан көнләшмәгән. Башкаларның вазифаларыннан көнләшер урынына, игътибарыбызны үз вазифаларыбызны үтәүгә туплыйк. Яңа дөньяда Йәһвә, һичшиксез, үз хезмәтчеләренең бар дөрес теләкләрен канәгатьләндерәчәк (Мәд. 144:16).

21. Аллаһыга хезмәт итүгә карашыбыз нинди булырга тиеш?

21  Ышанычлы идарәчеләр буларак, без түбәнсетелгән коллар хәлендә түгел икәнен исебездә тотыйк. Хуҗабыз безне җәберләми дә, елатмый да. Безнең хәлебез бөтенләй башка. Йәһвә безгә бүтән кабатланмас мөһим эшне — соңгы көннәрдә яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен тапшырып, ышаныч белән хөрмәт күрсәтә. Ул безгә тапшырылган вазифаларыбызны үтәү юлын сайларга ирек бирә. Шуңа күрә тугры идарәчеләр булыйк. Һәм галәмдә Иң Бөек Затка хезмәт итү хөрмәтен һәрвакыт кадерлик.

^ 12 абз. Ишагыйя 48:17, 18: «Сине Йолып Алучы, Исраил Изгесе — Йәһвә болай ди: „Мин, Йәһвә, сине файдаңа өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы синең Аллаһың. Әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың — елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде“».