Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Уйламыйча сөйләү ялкыны чыкмасын өчен, нәрсә эшләргә?

Безгә күңелебездәгене тикшерергә кирәк. Кардәшебез турында начар уйлау урынына, үзебезнең ни өчен аңа тискәре карашта булганыбыз турында уйлану акыллы булыр. Аны түбәнсетеп, үзебезне югарырак куярга тырышмыйбызмы? Моннан тыш, алай эш итү туган хәлне тагы да катлауландырырга мөмкин (bw525-TAT, 21 нче бит).

Аса турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була?

Йәһвә безгә ярдәм иткән очракларны хәтеребездә тотсак, без авырлыкларга очраганда аңа ярдәм сорап дога кылачакбыз. Шулай ук безгә, Аллаһыга күп еллар тугры хезмәт иткәнгә, Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салмасак та була дигән фикердән сакланырга кирәк. Йәһвәгә күпме генә ел хезмәт итсәк тә, аның безне кирәк булганда төзәтеп торачагын онытмыйк (bw525-TAT, 10 нчы бит).

Йәһвә көненең килүе белән бәйле нинди вакыйгалар булачак?

«Бар да тыныч, куркыныч түгел»,— дип игълан ителәчәк. Халыклар Бөек Бабылга һөҗүм итәчәк һәм аны юк итәчәк. Аллаһы халкына һөҗүм булачак. Армагеддон сугышы башланачак, шуннан соң Шайтан белән җеннәр упкынга ташланачак (bw526-TAT, 4 нче бит).

Ахыр килүенең вакытын белмәвебез безгә нинди файда китерә?

Ахырның килүенең көнен дә, сәгатен дә белмәвебез күңелебездә булганнарны тикшерергә булыша. Бу безгә Аллаһы йөрәген сөендерергә мөмкинлек бирә. Бу безне фидакарь тормыш алып барырга дәртләндерә, Аллаһыга күбрәк таянырга һәм аның Сүзен тормышыбызда тырышып кулланырга ярдәм итә. Моннан тыш, бу безгә очраткан сынаулардан сабак алып үзгәрергә мөмкинлек бирә (bw526-TAT, 24—25 нче бит).

Утлы тәмугка ышанган кешегә вәгазьләгәндә, Яратылыш 3:19 ны ничек кулланып була?

Шигырьдә Адәм үлгәч, утлы тәмугка җибәрелергә түгел, ә янә туфракка әверелергә тиеш булган дип әйтелә (bp127-TAT, 19 нчы бит).

Ачылыш 1:16, 20 дә искә алынган Гайсәнең уң кулындагы «җиде йолдыз» кемне символлаштыра?

Алар җыелыштагы майланган күзәтчеләрне, ә киңрәк мәгънәдә бар күзәтчеләрне символлаштыра (bw527-TAT, 13—14 нче бит).

Нагомия белән Рутның тормышларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Йәһвә Аллаһы үзләрен тәэмин итәр өчен авыр эштән оялмаган һәм аның сайлап алынган халкы белән тугры хезмәт иткән кешеләрне күрмичә калмый. Йәһвә Руттан үрнәк алып инсафлы кеше булырга тырышкан тугрыларны һәрвакыт бүләкли (bp127-TAT, 26 нчы бит).

Ишагыйя 50:4, 5 тә телгә алынган басынкылык рухын Гайсә ничек чагылдырган?

Бу шигырьләрдә «шәкертләр теле» бирелгән зат «артка чигенмәс» дип әйтелә. Атасыннан өйрәнгәндә Гайсә бик игътибарлы булган. Шулай итеп, ул басынкылык рухын чагылдырган. Аның Йәһвәдән нык өйрәнәсе килгән. Йәһвәнең басынкылык күрсәтеп гөнаһлы кешеләр белән үзен мәрхәмәтле тотканын Гайсә зур игътибар белән күзәткән (bw528-TAT, 11 нче бит).

Үпкәләргә ашыкмаска һәм башкаларны кичерергә өйрәнсәк, нәтиҗәсе нинди булыр?

Башкалар кылган хаталарның сәбәбен аңларга тырышсак, аек фикерләсәк һәм кичерергә әзер булсак, ачуыбыз, күңелсезләнүебез һәм башка тискәре хисләребез басылачак. Кешегә ярату күрсәтергә тырышсак һәм аны кичерегә әзер булсак, без бәхетлерәк булачакбыз (bw528-TAT, 28 нче бит).