Җитлеккәнлек
НӘРСӘ ул җитлеккәнлек? Бу — билгеле бер таләпләргә туры килгән бар яктан өлгерү, үсү, балигъ булу. Изге Язмаларда рухи җитлеккәнлек нәрсә икәнен аңларга ярдәм итүче таләпләр китерелә. Бу таләпләр буенча, рухи яктан җитлеккән мәсихче — үз фикерен һәрвакыт үзгәртә торган һәм тәгълиматлар белән бәйле сорауларда башкаларның тәэсиренә җиңел бирелә торган рухи сабый түгел (Эфес. 4:11—14). Аның сизгерлеге өйрәтелгән булганга, ул яхшылыкны яманлыктан аера белә. Аны башлангыч тәгълиматларга өйрәтәсе юк (Евр. 5:11—6:2). Ул дөньяви зирәклекнең түгел, ә Аллаһы рухының җитәкчелегенә буйсына (1 Көр. 2:6, 10—13).
Изге Язмаларда рухи җитлеккәнлек яисә балигълык дәрәҗәсе я этаплары турында бернәрсә дә әйтелми. Ләкин балигъ кеше белем алудан, тәҗрибә вә акыл җыюдан туктамаган кебек, җитлеккән мәсихче дә рухи яктан һәрвакыт үсә бара. Сынаулар кичергәндә, аның иманы ныгый һәм ул чыдамлырак булып китә. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, моны шатлык белән кабул итегез, чөнки сез сыналган иманыгыз чыдамлык тудыра икәнен беләсез. Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен, шулай ук сездә һичнәрсәдә дә җитешсезлек булмасын өчен, чыдамлык үз эшен башкарып чыксын» (Ягък. 1:2—4). Балигъ кешеләр бер-берсеннән физик үзенчәлекләре, акыл сәләтләре һәм башка сәләтләре белән аерылып торган кебек, җитлеккән мәсихчеләрнең дә үзенчәлекләре төрле: берсенең белемнәре күбрәк, икенчесе зирәгрәк, кыюрак я юмартрак, өченчесенең исә башка көчле яклары бар (1 Көринтлеләргә 7:7; 12:4—11, 27—31 не чагыштыр). Моннан шундый нәтиҗә ясап була: берәр мәсихченең ниндидер үзенчәлекләре я сәләтләре аны әле җитлеккән итми.
Мәсихче җыелышта рәсүлләр, пәйгамбәрләр, яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр, көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр хезмәт иткәнгә, җыелышта җитлеккән, рухи яктан балигъ мәсихчеләр үсә алган (Эфес. 4:11—14; Көләсәйлеләргә 1:28, 29; 4:12, 13 не чагыштыр). Димәк, җыелыштагы бу көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр сабыйлар түгел, ә рухи яктан җитлеккән кешеләр булган. Әмма күзәтче я хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәр өчен, рухи яктан җитлеккән булу гына аз булган (1 Тим. 3:1—9, 12, 13; Тит. 1:5—9). Мәсәлән, күзәтче турында: «Үз гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен, балалары буйсынучан, яхшы тәрбияләнгән булсын»,— дип әйтелгән булган (1 Тим. 3:4). Шуңа күрә берәр абый-кардәш, балалары үзенә буйсынмаса, билгеле бер яклардан рухи яктан җитлеккән булуына карамастан күзәтче булып хезмәт итә алмаган.