Кыю булыгыз. Йәһвә сезнең белән!
«Кыю һәм нык бул... Аллаһың Йәһвә синең белән» (ЙОШУА 1:9).
1, 2. а) Нинди сыйфатлар ярдәмендә авырлыкларны кичереп чыгып була? б) Иман дигән сүзне сез ничек аңлатып бирер идегез? Мисал китерегез.
ЙӘһВӘГӘ хезмәт итү безгә күп сөенеч китерә. Әмма без дә, башка кешеләр кебек, авырлыклар кичерәбез һәм «тәкъва булганыбыз өчен» газап чигәбез (1 Пет. 3:14; 5:8, 9; 1 Көр. 10:13). Андый авырлыкларны уңышлы җиңеп чыгар өчен, безгә иман да, кыюлык та кирәк.
2 Иман нәрсә ул? Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч, күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил» (Евр. 11:1). «Төпле ышаныч» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе борынгы эш документларында еш кына кулланылган. «Төпле ышаныч» дигән сүзләрдә берәр нәрсәгә ия булуга гарантия бирелә дигән фикер яңгырый. Кеше Аллаһының үз вәгъдәләрен үтәячәгенә иман итсә, аларның үтәлешенә гарантия ала. Иман иткәнгә без Аллаһы вәгъдәләренең үтәләчәгенә бер дә шикләнмибез һәм аның Сүзендә әйтелгәннәрнең барысы, хәтта «күзгә күренмәгәннәре» дә, хакыйкать икәненә ышанабыз.
3, 4. а) Кыю булу нәрсә аңлата? б) Иманны һәм кыюлыкны үстерер өчен нәрсә эшләп була?
3 «Кыю» дигән сүз «курку хисенә бирелми торган, курыкмый торган; батыр, тәвәккәл» дигән мәгънә йөртә («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», II том). Кыю булсак, без көчле, батыр һәм тәвәккәл эш итәрбез (Марк 6:49, 50; 2 Тим. 1:7).
4 Иман белән кыюлык — кирәкле сыйфатлар. Әмма безгә үзебезгә иман я кыюлык җитмәсә, нәрсә эшләргә? Бу яктан Изге Язмаларда искә алынган меңләгән кеше яхшы үрнәк булып тора. Шуңа күрә иманны һәм кыюлыкны үстерер өчен андый мисалларның кайберләрен карап чыгыйк.
ЙӘһВӘ ЙОШУА БЕЛӘН БУЛГАН
5. Үз йөкләмәсен үтәр өчен Йошуага нәрсә кирәк булган?
5 Якынча 35 гасыр элек булган вакыйгаларга игътибар итик. Миллионлаган исраиллеләр Йәһвәнең кодрәтле кулы ярдәмендә Мисыр коллыгыннан азат ителгәннән соң, 40 ел уза. Халык белән Муса пәйгамбәр җитәкчелек итә. 120 яшендә ул ерактан гына Вәгъдә ителгән җиргә күз сала һәм соңрак Нәбу тавында вафат була. Аның варисы — Йошуа. Ул «зирәклек рухы белән сугарылган» кеше (Кан. 34:1—9). Тиздән Кәнган җире Исраилнеке булачак. Яхшы җитәкче булыр өчен, Йошуага Аллаһыдан килгән зирәклек, иман, кыюлык һәм ышаныч кирәк булачак (Кан. 31:22, 23).
6. а) Йошуа 23:6 буенча, безгә нәрсә өчен кыюлык кирәк? б) Рәсүлләр 4:18—20 дәге һәм Рәсүлләр 5:29 дагы сүзләрдән үзебез өчен нинди сабак алабыз?
6 Кәнганны яулап алганда Йошуа үзен зирәк, кыю кеше итеп күрсәтә, аның иманы күренеп тора. Бу исраиллеләрне ныгыткандыр. Үлеме алдыннан Йошуа халыкка болай дигән: «Муса кануны китабында язылганнарның барысын уңга да, сулга да тайпылмыйча үтәр өчен, сез бик кыю булырга тиеш» (Йошуа 23:6). Бу сүзләрне үтәп яшәр өчен, исраиллеләргә сугышта гына түгел, ә тормышларының башка өлкәләрендә дә кыюлык кирәк булган. Безгә дә Йәһвәгә һәрвакыт буйсынып яшәр өчен кыюлык кирәк. Бу сыйфат безгә, аеруча кешеләр безне Аллаһы ихтыяры буенча эш итмәскә өндәгәндә, булыша. (Рәсүлләр 4:18—20; 5:29 ны укы.) Йәһвәгә җитәкчелек сорап дога кылсак һәм аңа таянсак, ул безгә кирәкле кыюлык бирәчәк.
УҢЫШЛЫ БУЛЫР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
7. Кыю һәм уңышлы булыр өчен, Йошуага нәрсә эшләргә кирәк булган?
7 Аллаһы ихтыярын үтәр өчен кыюлык кирәк, ә бу сыйфатка ия булыр өчен аның Сүзен өйрәнергә һәм белгәннәребезне кулланырга кирәк. Йошуа Муса варисы булып билгеләнгәч, Аллаһы аңа нәкъ шулай эшләргә кушкан да: «Хезмәтчем Муса сиңа үтәргә әмер биргән бөтен канунны җиренә җиткереп үтәр өчен, кыю һәм бик нык бул. Бу канун китабында язылганнар телеңнән төшмәсен. Анда язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен, аны көне-төне әкрен тавыш белән укы. Шул чакта син үз юлыңда уңышлы булачаксың һәм акыллы эш итәчәксең» (Йошуа 1:7, 8). Йошуа бу киңәшкә колак салган һәм «үз юлында уңышлы» булган. Аңардан үрнәк алсак, безнең дә кыюлыгыбыз күбрәк булачак, һәм без Аллаһыга хезмәт итү юлында уңышлырак булырбыз.
2013 елның еллык шигыре: «Кыю һәм нык бул... Аллаһың Йәһвә синең белән» (Йошуа 1:9).
8. 2013 елның еллык шигыре нинди, һәм ул сезгә нинди яктан булышыр?
8 Күрәсең, Йошуаны Йәһвәнең мондый сүзләре бик ныгыткан: «Кыю һәм нык бул... Курыкма һәм котың да очмасын, чөнки син кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булачак» (Йошуа 1:9). Йәһвә безнең белән дә булачак. Шуңа күрә авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, «курыкмыйк һәм котыбыз да очмасын». Безнең өчен «Кыю һәм нык бул... Аллаһың Йәһвә синең белән» дигән сүзләр аеруча игътибарга лаек. Йошуа 1:9 да язылган бу сүзләр 2013 елның еллык шигыре итеп сайланды. Бу сүзләр һәм иман белән кыюлык үрнәкләре безне киләсе ел дәвамында, һичшиксез, ныгытып торачак.
АЛАР КЫЮЛЫК КҮРСӘТЕП АЛЛАһЫ ЯГЫНА БАСКАН
9. Рәхәбнең иманы һәм кыюлыгы нәрсәдән күренеп торган?
9 Йошуа Кәнган җиренә ике шымчыны җибәргәч, Рәхәб исемле фахишә аларны качырган һәм аларның дошманнарына башка юл күрсәткән. Нәтиҗәдә, аның иманы һәм кыюлыгы ярдәмендә, ул үзе дә, гаиләсе дә исраиллеләр Әрихә шәһәрен җимергәндә исән калган (Евр. 11:30, 31; Ягък. 2:25). Шик тә юк, Рәхәб Йәһвә хуплавын алыр өчен әхлаксыз тормыш юлын ташлаган. Мәсихче булып киткән кайберәүләргә дә Аллаһыга яраклы тормыш алып бара башлар өчен иман, кыюлык һәм эмоциональ көч кирәк булган.
10. Хак гыйбадәт кылу ягына басар өчен Рут нәрсә эшләгән, һәм бу аңа нинди фатихалар китергән?
10 Соңрак яшәгән Рут исемле моаблы хатын, кыюлык күрсәтеп, хак гыйбадәт кылу ягына баскан. Ул бер исраилленең хатыны булган, шуңа күрә ул, бәлки, Йәһвә турында аз булса да белгәндер. Аның каенанасы Нагомия Моаб җирендә яшәгән һәм ахыр чиктә тол хатын булып калган. Шуннан соң ул исраиллеләрнең Бәйтлеһем шәһәренә күченергә булган. Кайтышлый Нагомия Рутны үз халкына кире кайтырга өндәгән, ләкин Рут болай дип җавап кайтарган: «Берьялгызыңны калдырып китәргә үгетләмә мине... Синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр» (Рут 1:16). Рут бу сүзләрне әйтеп кенә калмаган, ул аларны үтәгән дә. Соңрак Рут Нагомиянең туганы Боазга кияүгә чыккан, аңардан угыл тапкан һәм шулай итеп Давыт белән Гайсәнең шәҗәрәләренә кергән. Шунысы ап-ачык: Йәһвә иман иткән һәм кыюлык күрсәткән кешеләрне фатихалый (Рут 2:12; 4:17—22; Мат. 1:1—6).
КҮПЛӘР ҮЗ ТОРМЫШЛАРЫН КУРКЫНЫЧ АСТЫНА КУЙГАН
11. Иодай белән Иосавефның кыю булулары нәрсәдә күренгән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
11 Кайбер кешеләр Аллаһы ихтыярын үтәр өчен һәм кардәшләрен яклар өчен үз тормышларын куркыныч астына куя. Аллаһының андый кешеләргә ярдәм итеп торганын күреп, безнең иманыбыз ныгый һәм кыюлыгыбыз үсә. Иң баш рухани Иодай белән хатыны Иосавеф мисалына игътибар итик. Охозия патша үлгәч, аның әнисе Гофолия патша гаиләсендәге бар балаларны үтертеп, патша тәхетенә утырган. Балаларның берсе генә Иоас кына исән калган. Аны Иодай белән Иосавеф, үз тормышларын куркыныч астына куеп, алты ел дәвамында качырып тоткан. Җиденче елны Иодай Иоасны патша итеп игълан иткән һәм Гофолияне үтерергә кушкан (4 Пат. 11:1—16). Соңрак Иодай Иоас патшага гыйбадәтханәне яңадан торгызырга ярдәм иткән. Иодай 130 яшендә вафат булган. Аны патшалар белән бергә җирләгәннәр, «чөнки ул Исраилдә чын Аллаһы һәм аның йорты өчен яхшылык кылган» булган (2 Елъ. 24:15, 16). Алай гына да түгел, Иодай белән аның хатынының кыю эшләре ярдәмендә Давыттан Мәсихкә кадәр патшаларның нәсел җебе сакланып калган.
12. Авдемелех нинди кыю эш башкарган?
12 Авдемелех (Седекия патшаның йортындагы бер түрә) Иремия хакына үз тормышын куркыныч астына куйган. Патша Иремияне Яһүд мирзаларының кулына тапшыргач, алар аны фетнәчел рух күрсәтүдә нахакка гаепләгәннәр һәм үлсен дип пычрак тулы чокырга ташлаганнар (Ирем. 38:4—6). Авдемелех Иремия пәйгамбәр өчен борчылып Седекия патша янына барган. Патшаның мирзалары Иремияне нәфрәт иткән, шуңа күрә Авдемелех андый үтенеч белән патша янына барып үз тормышын куркыныч астына куйган. Седекия аның үтенечен үтәгән һәм Иремияне азат итәр өчен Авдемелех белән бергә 30 кешене җибәргән. Иремия пәйгамбәр аша Аллаһы Авдемелехны бабыллылар Иерусалимны яулап алганда исән калачагына ышандырган (Ирем. 39:15—18). Әйе, Аллаһы аның кыюлыгын фатихалаган.
13. Өч еврей кыюлык ничек күрсәткән, һәм аларның мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
13 Б. э. к. җиденче гасырда Йәһвәнең өч еврей хезмәтчесе Аллаһының иман белән кыюлыкны фатихалаганын үзләре татып караган. Бер тапкыр Набуходоносор патша Бабыл түрәләрен җыеп, бик зур алтын потка табынырга боерык чыгарган. Табынырга теләмәгән кешеләр утлы мичкә ташланырга тиеш булган. Өч еврей Набуходоносорга хөрмәт белән болай дигән: «Без хезмәт иткән Аллаһыбыз безне коткара ала. Утлы мичтән һәм синең кулыңнан, патша, ул безне коткарачак. Алай булмаса да, сиңа, патша, шул билгеле булсын, без синең аллаларыңа хезмәт итмибез һәм син куйган алтын потка табынмаячакбыз» (Дан. 3:16—18). Аллаһы шул өч еврейне коткарган. Моның турында Данил 3:19—30 да әйтелә. Безгә утлы мичтә үлем куркынычы янамыйдыр, шулай да тугрылыгыбыз сыналып тора. Без дә шикләнмик: Аллаһы күрсәткән иманыбыз һәм кыюлыгыбыз өчен безне фатихалаячак.
14. Данил китабының 6 нчы бүлегеннән күренгәнчә, Данил кыюлык күрсәтеп ничек эш иткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
14 Данилның дошманнары патша Дарийны Данилга зыян китерәчәк закон чыгарырга этәргәннәр һәм болай дигәннәр: «Берәр кеше утыз көн дәвамында, синнән башка, патша, берәр илаһка яки кешегә үтенеч белән мөрәҗәгать итсә, аны арысланнар чокырына ташларга дигән патша карары кабул ителсен». Бу канунның чыгуы турында белү белән, Данил үз «өенә киткән. Аның өстәге бүлмәсендәге Иерусалимга чыккан тәрәзәләре ачык иде. Ул моңа кадәр һәрвакыт эшләгәнчә, көненә өч тапкыр, тезләнеп, үз Аллаһысына дога кылуын һәм аны мактавын дәвам иткән» (Дан. 6:6—10). Нәтиҗәдә, Данилны арысланнар чокырына ташлаганнар, әмма Йәһвә аны коткарган (Дан. 6:16—23).
15. а) Әкил белән Прискә иман белән кыюлык ничек күрсәткәннәр? б) Яхъя 13:34 тәге Гайсәнең сүзләре нәрсәне аңлата, һәм күп мәсихчеләр андый яратуны ничек күрсәткәннәр?
15 Изге Язмаларда Әкил белән Прискә Паул «хакына үз тормышларын куркыныч астына куйганнар» дип әйтелә (Рәс. 18:2; Рим. 16:3, 4). Алар кыюлык күрсәтеп Гайсәнең мондый сүзләрен үтәгәннәр: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз» (Яхъя 13:34). Муса кануны буенча, кеше үз якынын үзен яраткандай яратырга тиеш булган (Лев. 19:18). Ләкин ни өчен Гайсәнең әмере «яңа» булган? Бу әмер буенча кеше, ярату күрсәтеп, үз тормышын башкалар өчен бирергә әзер булырга тиеш. Гайсә үзе нәкъ шулай эшләгән дә. Күп мәсихчеләр тормышларын куркыныч астына куеп, кардәшләрен дошманнар китерә алган зыяннан һәм үлемнән коткарып калганнар, шулай итеп алар ярату күрсәткәннәр. (1 Яхъя 3:16 ны укы.)
16, 17. Кайбер беренче мәсихчеләр һәм кайбер хәзерге мәсихчеләр нинди иман сынаулары аша үткән?
16 Гайсә кебек, беренче мәсихчеләр дә үзләрен кыю тоткан һәм Йәһвәгә генә гыйбадәт кылганнар (Мат. 4:8—10). Борынгы Римда императорны данлар өчен хуш исле сумала яндырганнар, ә мәсихчеләр алай эшләргә ризалашмаган. (Иллюстрацияне карагыз.) «Аларга җайлы булсын өчен,— дип яза Дэниел П. Манникс,— гадәттә мәйданда янып торган мәзбәх урнаштырылган булган, ләкин үз иманнарыннан баш тарткан мәсихчеләр саны бик аз булган. Тоткынга бер чеметем фимиамны утка ташларга гына кирәк булган. Шуннан соң аңа „Корбан таныклыгы“ биргәннәр һәм иреккә җибәргәннәр. Аңа, шулай ук, җентекләп шуны аңлатканнар: ул, фимиам яндырып, императорга табынмый, ә императорның, Рим хөкүмәтенең башы буларак, илаһилыгын гына таный. Бик сирәк мәсихче генә андый азатлыкка ризалашкан» («Those About to Die»).
17 Нацистларның концлагерьларында утырган мәсихчеләргә иреккә чыгарга һәм үлемнән качарга кат-кат мөмкинлекләр бирелгән булган. Моның өчен аларга Йәһвәгә табынудан баш тартуны аңлаткан документка кул куярга гына кирәк булган. Ләкин азлар гына шулай эшләгән. Руандадагы геноцид вакытында тутси һәм хуту халкыннан булган Йәһвә Шаһитләре үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп бер-берсен яклаганнар. Андый сынаулар аша үтәр өчен кыюлык һәм иман кирәк.
ОНЫТМА: ЙӘһВӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН!
18, 19. Изге Язмалардагы иман һәм кыюлык күрсәткән нинди кешеләрнең үрнәкләре безгә вәгазь эшендә катнашырга булыша ала?
18 Безгә Аллаһы хезмәтчеләренә тапшырылган иң бөек эштә — Патшалык хәбәрен игълан итү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашу хөрмәте күрсәтелгән (Мат. 24:14; 28:19, 20). Гайсәнең гаҗәеп үрнәге өчен без бик рәхмәтле! Ул «шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм игълан итеп йөргән» (Лүк 8:1). Гайсәгә кебек безгә дә Патшалык хәбәрен сөйләр өчен иман һәм кыюлык кирәк. Аллаһының ярдәме белән без кыю Нух сыман була алабыз. Ул Туфанда юк ителергә тиеш булган «бозык кешеләр дөньясында» яшәгән һәм «тәкъвалыкны вәгазьләүче» булган (2 Пет. 2:4, 5).
19 Дога безгә вәгазь эшендә катнашырга булыша. Гайсәнең кайбер шәкертләре, эзәрлекләүләргә дучар булгач, Аллаһы сүзен «зур кыюлык белән сөйләр» өчен дога кылганнар, һәм үз догаларына җавап алганнар. (Рәсүлләр 4:29—31 не укы.) Син дә өйдән өйгә йөреп вәгазьләүдән курыксаң, Йәһвәгә дога кыл һәм иман белән кыюлык сора. Ул сиңа җавап бирәчәк. (Мәдхия 65:19, 20 не укы.) *
20. Йәһвә хезмәтчеләренең нинди ярдәме бар?
20 Бу бозык дөньяда Аллаһы ихтыярын башкару җиңел булмаса да, без ялгыз түгел. Безнең белән Аллаһы. Шулай ук аның Улы — Җыелыш Башы да безгә булыша. Бөтен дөнья буенча 7 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите бар. Әйдәгез, алга таба да иман күрсәтеп яхшы хәбәрне вәгазьлик. 2013 елның еллык шигыре безгә моны башкарырга булышачак: «Кыю һәм нык бул... Аллаһың Йәһвә синең белән» (Йошуа 1:9).
^ 19 абз. Кыюлык күрсәткән кешеләрнең башка мисалларын «Күзәтү манарасы», 2012 ел, 15 февраль санындагы «Кыю һәм нык бул» дигән мәкаләдән карагыз.