Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үкенмичә хезмәт итегез

Үкенмичә хезмәт итегез

«Үткәндәгеләрне онытып һәм алдагыларына талпынып... омтылам» (ФЛП. 3:13, 14).

1—3. а) Үкенеч нәрсә ул, һәм ул безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин? б) Аллаһыга үкенүсез хезмәт итү турында әйткәндә без Паулдан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

БЕР чит ил шагыйре язганча, «телдән төшкән яки каләм язган сүзләрнең иң күңелсезе: „Эх, әгәр дә шул вакытта...“,— дигән сүзләр». Ул үкенү хисе турында әйткән. һәр кеше үткәндә кылган берәр эшен икенчерәк башкарып төзәтергә тели. «Үкенеч» — эшләнгән яки эшләнми калган, беркайчан да кире кайтарып булмаган нәрсәләр турында тирән кайгыру, борчылу, кызгану хисе. Без барыбыз да үткәнгә кайтып башкача эшләргә теләгән эшләр кылганбыздыр. Сез кылган нинди эшләрегез өчен үкенәсез?

2 Кайбер кешеләр тормышларында җитди хаталар эшләгән, хәтта зур гөнаһ кылган. Башкалар, бәлки, әллә ни начар эшләр эшләмәгәндер дә, ләкин тормышларында ясаган сайлаулары чыннан да яхшы булуына шикләнәдер. Кайберәүләр үткәндәге хатирәләрен җиңеп, үз тормышларын дәвам итә алган. Ә кемдер «эх, әгәр дә...» диеп, үткәннәре турында кайгырып яши (Мәд. 50:5). Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез ким дигәндә бу көннән алып Аллаһыга үкенүсез хезмәт итәргә теләр идегезме? Безгә бу яктан кемнең үрнәге ярдәм итә ала? Рәсүл Паулның үрнәге.

3 Паул үз тормышында коточкыч хаталар да кылган, акыллы сайлаулар да ясаган. Ул үткәндә кылганнары өчен бик нык үкенгән, ләкин Аллаһыга тугры хезмәт итүдә уңышларга ирешә алган. Әйдәгез, аның үрнәгеннән Аллаһыга үкенүсез хезмәт итү турында нәрсәгә өйрәнеп була икәнен карап чыгыйк.

ПАУЛНЫҢ ҮКЕНЕЧЛЕ ҮТКӘНЕ

4. Үткәндә рәсүл Паул үкенерлек нинди эшләр кылган?

4 Паул әле яшь фарисей булганда соңрак үкенерлек эшләр кылган. Мәсәлән, ул Мәсихнең шәкертләренә каршы аяусыз эзәрлекләүләр оештырган. Инҗилдә әйтелгәнчә, Стифән үтерелгәннән соң, «Шаул [соңрак ул рәсүл Паул булып киткән]... җыелышны каты җәберли башлады. Өйләргә бәреп кереп, ир-атларны һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыга иде дә, төрмәгә яба иде» (Рәс. 8:3). Изге Язмаларның белгече Альберт Барнз әйтүенчә, «каты җәберли башлады» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе — «бик көчле сүз». Ул сүз Шаулның мәсихчеләрне «ашкыну һәм ярсу белән эзәрлекләүләргә дучар иткәнен күрсәтә». Барнз сүзләре буенча, Шаул мәсихчеләр җыелышына «ерткыч хайван кебек ажгырып торган». Диндар яһүд буларак, Шаул мәсихчеләр динен юк итүне үзенең Аллаһыдан бирелгән бурычы дип санаган. Шуңа күрә ул мәсихчеләрне ерткычларча эзәрлекләгән һәм «ир-атларга да, хатын-кызларга да» янап, «аларны үтерергә җыенып йөргән» (Рәс. 9:1, 2; 22:4) *.

5. Шаул Гайсәнең шәкертләрен эзәрлекләүчедән ничек аның турында вәгазьләүчегә әйләнгән?

5 Шаул Дәмәшекъкә барырга ниятләгән. Ул анда Гайсәнең шәкертләрен өйләреннән сөйрәп алып чыгып, Иерусалимга алып килергә һәм Югары киңәшмә алдына бастырып, җавапка тарттырырга теләгән. Әмма Шаул үзенең ниятен үти алмаган, чөнки ул мәсихчеләр җыелышы Башына каршы барган (Эфес. 5:23). Дәмәшекъкә барганда, аны Гайсә туктаткан. Шаул могҗизалы уттан сукырайган. Аннары Гайсә аны Дәмәшекъкә җибәргән һәм яңа күрсәтмәләр бирелүен көтәргә кушкан. Шуннан соң нәрсә булганын без беләбез (Рәс. 9:3—22).

6, 7. Паул үзенең үткәндә җитди хаталар кылганын аңлаганы нәрсәдән күренә?

6 Мәсихче булып китү белән, Паулның рухи кыйммәтләре үзгәргән. Ул мәсихче диненең аяусыз дошманыннан аның ялкынлы яклаучысына әйләнгән. Шулай да ул үзе турында соңрак болай дип язган: «Сез минем яһүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым» (Гәл. 1:13). Соңрак көринтлеләргә, филипиялеләргә һәм Тимутигә хатлар язганда, ул үткәндә үзенең нинди булганын искә алган. (1 Көринтлеләргә 15:9 ны укы; Флп. 3:6; 1 Тим. 1:13). Паул үзенең үткәне турында горурланып язмаган һәм үзен берни булмагандай да тотмаган. Ул үзенең җитди хаталар кылганын бик яхшы белгән (Рәс. 26:9—11).

7 Изге Язмаларның белгече Фредерик Фаррар язганча, Шаул «коточкыч эзәрлекләүләрдә» гаять зур роль уйнаган. Фаррар өстәп әйткәнчә, Паул тормышының бу күңелсез чорына игътибар итеп, «без аңа вөҗдан газабының нинди йөге төшкәнен һәм аның явыз дошманнардан нинди мыскыллауларга дучар булганын аңлыйбыз». Паул җыелышларга килеп-киткәндә кардәшләр аны беренче мәртәбә күргәч: «Ә-ә-ә, син икән ул безне эзәрлекләгән Паул!» — дип әйткән булганнардыр (Рәс. 9:21).

8. Паул Йәһвәнең һәм Гайсәнең үзенә күрсәткән мәрхәмәте белән яратуына ничек караган, һәм без моннан нинди сабак алабыз?

8 Әмма Паул үзенең хезмәтен Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә генә башкара алганын аңлаган. Ул Аллаһының мәрхәмәте турында үзенең 14 хатында 90 нан артык тапкыр язган. Бу хакта ул Изге Язмаларның башка язучыларына караганда ешрак әйткән. (1 Көринтлеләргә 15:10 ны укы.) Паул үзенә күрсәтелгән мәрхәмәт өчен бик рәхмәтле булган һәм Аллаһының юмарт игелеге бушка гына булмаганын күрсәтергә теләгән. Шуңа күрә ул башка рәсүлләргә караганда «күбрәк хезмәт» иткән. Әгәр без үз гөнаһларыбызны танысак һәм тормыш рәвешебезне үзгәртсәк, Йәһвә Гайсәнең йолым корбаны нигезендә хәтта җитди гөнаһларыбызны да кичерергә әзер. Паул моңа иң яхшы мисал булып тора. Кайбер кешеләр Мәсих корбанының кыйммәтлеген үзләренә кулланып булганына шикләнә. Аларга Паулның мисалын истә тотарга кирәк. (1 Тимутигә 1:15, 16 ны укы.) Элек Мәсихне ярсып эзәрлекләгән булса да, Паул: «Мин... Аллаһы Улына иманым буенча яшим. Ул мине яратып, минем өчен үзен биргән»,— дип язган (Гәл. 2:20; Рәс. 9:5). Әйе, Паул үзенең үткәндә кылган хаталарына карамастан, Аллаһыга үкенүсез хезмәт итәргә өйрәнгән. Ә сез Паулдан нәрсәгә өйрәнә аласыз?

Паул Аллаһыга үкенмичә хезмәт итәргә өйрәнгән

ҮКЕНЕРЛЕК ЭШЛӘРЕГЕЗ БУЛГАНДА

9, 10. а) Ни өчен Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре үкенү хисе кичерә? б) Ни өчен үткәндәгеләрне уйлап бертуктаусыз борчылу дөрес түгел?

9 Үткәндә кылган берәр эшегез сездә үкенү хисе тудырамы? Бәлки, сез мөһим булмаган шөгыльләргә кыйммәтле вакытыгыз һәм көчегезне юкка гына әрәм иткәнсездер. Яки башкаларга зыян китергән берәр нәрсә эшләгәнсездер. Ә бәлки, башка ниндидер сәбәпләр аркасында сезне күңелне кырган үкенеч хисе билидер. Мондый сорау туа: андый хисләр белән нәрсә эшләргә?

10 Күп кенә кешеләрне үкенү хисе борчый! Бертуктаусыз борчылу үзеңне интектерү, үзеңне бетерү, үзеңне телгәләү ул. Бу кешене алҗытып бетерә. Борчылу проблемаларны чишәме? Юк, берсен дә чишми! Борчылу — селкенмәле креслода сәгатьләр буе тирбәлеп алга таба барырга тырышуга тиң. Бу бар көчне ала, ләкин әллә ни ерак китеп булмый! Борчыласы урынга тиешле адымнар ясау хәлегезне күпкә җиңеләйтергә мөмкин. Мәсәлән, үпкәләткән кеше белән яхшы мөнәсәбәтләрне кайтарыр өчен, аңардан гафу үтенеп була. Үкенүгә китергән хатаны бүтән кылмас өчен, аның сәбәбенә төшенергә тырышыгыз. Ә кайчак ниндидер хата аркасында килеп чыккан хәлгә буйсынып яшәргә туры килер. Ләкин борчылу, паралич сыман, Аллаһыга бөтен көч белән хезмәт итәргә ирек бирми. Борчылудан бернинди файда юк!

11. а) Йәһвәнең мәрхәмәтенә һәм яратуына ничек ирешеп була? б) Үткәндәге хаталар китергән борчылулардан арыну өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

11 Кайберәүләр үткәндә кылган хаталары аркасында шулкадәр хафага төшә ки, хәтта үзләрен Аллаһы алдында әһәмиятсез дип саный башлый. Хак юлдан я ерак киткәнгә, я еш тайпылганга, алар, бәлки, Аллаһының мәрхәмәтенә ирешеп булмый дигән фикердә торадыр. Әмма үткәндә кылган эшләре нинди генә булмасын, алар тәүбә итеп, үзгәрә һәм Аллаһыдан кичерүен сорый ала (Рәс. 3:19). Йәһвә, үз мәрхәмәтен һәм яратуын күпләргә күрсәткән кебек, аларга да күрсәтә ала. Кеше басынкы, намуслы булса һәм чын күңелдән үкенсә, Йәһвә аңа карата илтифатлы булачак. Мәсәлән, Әюб: «Мин... туфракта һәм көлдә тәүбә итәм»,— дигәч, Аллаһы аны кичергән (Әюб 42:6). Җан тынычлыгына ия булыр өчен, барыбыз да Аллаһының мондый сүзләре буенча эш итәргә тиеш: «Үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар» (Гыйб. сүз. 28:13; Ягък. 5:14—16). Димәк, безгә Аллаһы алдында гөнаһларыбызны танырга, кичерүен сорап дога кылырга һәм хатабызны төзәтер өчен тиешле адымнар ясарга кирәк (2 Көр. 7:10, 11). Шулай эшләсәк, без ихластан кичерүче Аллаһының мәрхәмәтенә ирешә алырбыз (Ишаг. 55:7).

12. а) Вөҗдан газабы кичергәндә нәрсә эшләү иң яхшысы икәне Давыт мисалыннан ничек күренә? б) Йәһвә нинди мәгънәдә үкенә, һәм моны белү безгә ничек ярдәм итә? (Рамканы кара.)

12 Дога зур көчкә ия; аның аша без Аллаһыдан ярдәм ала алабыз. Давыт үзенең эчке кичерешләрен иман белән әйтелгән догада ачкан; бу дога Зәбурда шигъри мәдхия итеп язылган. (Мәдхия 31:1—5 не укы.) Давыт таныганча, эчтән кимергән вөҗдан авазын басарга тырышу аны йончытып бетергән! Ул эмоциональ һәм физик яктан газапланган һәм шатлыгын югалткан. Давыт, Аллаһы алдында гаебен таныгач кына, кичерелгән һәм җиңеллек сизгән. Йәһвә Давытның догасына җавап биргән һәм аңа алга таба да яшәргә һәм дөрес булганны эшләргә көч биргән. Нәкъ шулай ук сез дә чын күңелдән дога кылсагыз, Йәһвәнең сезнең ялваруыгызга игътибарлы булачагына бер дә шикләнмәскә була. Үткәндәге хаталарыгыз сезне борчыса, булдыра алганча аларны төзәтегез, ә аннары Йәһвәнең кичерәм дигән сүзләренә ышаныгыз! (Мәд. 85:5).

АЛГА КАРАП ЯШӘГЕЗ

13, 14. а) Безнең төп борчылуыбыз нинди булырга тиеш? б) Хәзерге тормышыбызны нинди сораулар ярдәмендә тикшереп чыга алабыз?

13 Тормышны артка карап аңлап була диләр, ләкин алга карап яшәргә кирәк. Шуңа күрә үткәндәгеләр өчен борчыласы урынга, без хәзерге һәм киләчәк нәрсәләр турында борчылырга тиеш. Хәзер эшләгән я эшләмәгән нинди эшләр өчен без, бәлки, еллар үткәч үкенербез? Киләчәктә үкенү хисе булмасын өчен, без тугры юлдан баруыбызны дәвам итәбезме?

14 Бөек афәт якынлашкан арада, безне мондый хафалы уйлар борчуын теләмәс идек: «Аллаһыга хезмәт итүдә ник мин күбрәкне эшләмәдем? Ни өчен мөмкинлегем булганда мин пионер булып хезмәт итмәдем? Хезмәттәш ярдәмче булырга миңа нәрсә комачаулады икән? Мин яңа шәхес булып киенергә ихластан тырыштыммы? Мин — Йәһвә үзенең яңа дөньясында күрергә теләгән шәхесме?» Андый айныткыч сораулар биреп борчыласы урынга, аларны үзебезне тикшереп чыгар өчен куллансак һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын бирергә тырышсак яхшырак булыр иде. Югыйсә, кабул иткән карарларыбызның киләчәктә тагы да зуррак үкенү хисе уятуы бар (2 Тим. 2:15).

БЕР ДӘ ҮКЕНМӘГЕЗ!

15, 16. а) Тормышларында Аллаһыга хезмәт итүне беренче урынга куяр өчен, күпләр нәрсәне корбан иткән? б) Ни өчен без китерелгән корбаннарыбыз өчен үкенергә тиеш түгел?

15 Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәр өчен сезгә берәр нәрсәдән баш тартырга туры килдеме? Үз тормышыгызны гадиләштерер өчен һәм Патшалык эшләренә күбрәк вакыт багышлар өчен, сез, бәлки, уңышлы карьераны яки яхшы эшне калдыргансыздыр. Ә, бәлки, сез тулы вакытлы хезмәтнең берәр төрендә катнашыр өчен, мәсәлән Вефильдә, район күзәтчесе я миссионер булып хезмәт итәр өчен, халыкара төзелешләрдә катнашыр өчен, никахка кермәскә яки никахта булып та, бала тапмаска карар иткәнсездер. Хәзер инде Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткәннән соң, сез андый карарларыгыз өчен үкенергә тиешме? Сез андый корбаннар юкка гына я вакытсыз булды дип уйларга тиешме? һич тә юк!

16 Сез бит Йәһвәне нык яратканга һәм аңа хезмәт итәргә теләгән кешеләргә ихластан ярдәм итәргә әзер булганга андый карарларга килдегез. Сез башкачарак яшәсәм, яхшырак булыр иде дип бер дә уйларга тиеш түгел. Үз шартларыгызда дөрес булганны эшләгәнегезне белеп, сез чын канәгатьлек кичерә аласыз. Сез Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын эшләгәнгә шатлана аласыз. Йәһвә беркайчан да сезнең фидакарь тормыш алып барганыгызны онытмаячак. Сез «чын тормышка» ия булгач, ул сезгә хәзер күз алдына да китерә алмаслык фатихалар яудырачак! (Мәд. 144:16; 1 Тим. 6:19).

НИЧЕК ҮКЕНМИЧӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ?

17, 18. а) Паулга үкенүсез хезмәт итәргә нинди принцип булышкан? б) Паулдан сез нинди үрнәк ала аласыз?

17 Паулга Аллаһыга үкенмичә хезмәт итәргә нинди принцип булышкан? Ул болай дип язган: «Үткәндәгеләрне онытып һәм алдагыларына талпынып, мин үз максатыма... омтылам». (Филипиялеләргә 3:13, 14 не укы.) Паул яһүд динен тоткан вакытта кылган начар гамәлләре турында өзлексез уйлап йөрмәгән. Киресенчә, ул киләчәктә мәңгелек тормыш бүләген алырга яраклы булыр өчен бар көчен туплаган.

18 Безнең барыбыз да Паул сүзләренең нигезендә яткан принципны куллана ала. Үткәндәгеләр өчен борчылып, үзгәртеп булмаслык нәрсәләр турында уйлап йөрисе урынга, без алда көткән нәрсәләргә омтылырга тиеш. Үткән хаталарыбызны, бәлки, бөтенләй онытып булмастыр да, ләкин безгә һәрвакыт үзебезне алар өчен битәрләп торырга кирәк түгел. Үткәндәгеләрне артта калдырып, без хәзер Аллаһыга хәлебездән килгәнчә хезмәт итә алабыз һәм искиткеч киләчәкне көтеп яши алабыз!

^ 4 абз. Инҗилдә еш кына Шаул хатын-кызларны да эзәрлекләгән дип әйтелә. Бу беренче гасырда, бүгенге көндәге кебек, хатын-кызларның мәсихчеләр динен таратуга зур өлеш керткәнен күрсәтә (Йоил 2:28, 29).