Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә калыгыз

Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә калыгыз

«Йәһвә үзенең сугыш көнендә, көрәш көнендә кебек... теге халыкларга каршы көрәшәчәк» (ЗӘК. 14:3).

1, 2. Бүген нинди чын сугыш «исе» килә, һәм Аллаһы хезмәтчеләренә бу сугышта нәрсә эшләргә туры килмәс?

1938 ЕЛНЫҢ 30 октябрендә Кушма Штатларда яшәгән миллионлаган кеше популяр радиопрограмманы тыңлап утырган. Бу кичне «Дөньялар сугышы» дигән фәнни-фантастик романга нигезләнгән тамаша яңгыраган булган. Ул җирне җимерү өчен килгән марсианнарның һөҗүм итүләре турындагы репортаж рәвешендә үткәрелгән. Бу тапшыру радиотамаша гына икәне турында хәбәр ителгән булса да, күпләр һөҗүмнең чынбарлыгына ышанып, куркуга бирелгән. Кайберәүләр уйлап чыгарылган яулап алучылардан хәтта билгеле бер чаралар күреп үзләрен сакларга тырышкан.

2 Бүген исә чын сугыш «исе» килә. Ләкин кешеләр аның якынлашып килүенә игътибар итми. Бу сугышның булачагы турында фәнни-фантастик романда түгел, ә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда алдан әйтелгән булган. Армагеддон дип аталган бу сугыш — бу явыз дөнья төзелешенә каршы Аллаһының сугышы (Ачыл. 16:14—16). Ул сугышта Аллаһы хезмәтчеләренә чит планетадан килүчеләрдән сакланырга туры килмәс. Шулай да гаҗәеп вакыйгалар һәм Аллаһының бөек көчен күрү аларда курку-хөрмәт уятачак.

3. Без нинди пәйгамбәрлекне карап чыгарбыз, һәм ни өчен ул безне кызыксындыра?

3 Зәкәрия китабының 14 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлектә Армагеддон сугышы турында күп әйтелә. Бу пәйгамбәрлек язылганнан соң якынча 2 500 ел үтсә дә, ул әле дә безнең өчен әһәмиятле (Рим. 15:4). Анда әйтелгәннәрнең күбесе Мәсих 1914 елны күктә идарә итә башлаганнан соң Аллаһы халкы белән булган хәлләргә һәм тиздән булачак вакыйгаларга кагыла. Зәкәрия пәйгамбәрлегендә «гаять зур үзәнлек» һәм «тереклек сулары» турында әйтелә (Зәк. 14:4, 8). Бу мәкаләдән без шул үзәнлек нәрсә аңлатканын һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар анда ничек иминлек таба ала икәнен белербез. Без шулай ук тереклек сулары нәрсә ул һәм алар безгә нинди файда китерә ала икәнен белербез. Нәтиҗәдә, без бу суларны эчү таләп кенә түгел, ә ихтыяҗ икәнен дә аңларбыз. Әйе, бу пәйгамбәрлекне җентекләп карап чыгу безгә файда китерәчәк (2 Пет. 1:19, 20).

«БЕР КӨН ЯКЫНЛАШЫП КИЛӘ, БУ КӨН ЙӘһВӘНЕКЕ»

4. а) Зәкәрия 14:1 дә нинди көн турында сүз бара? б) 1914 елга кадәр Йәһвә хезмәтчеләре нәрсә турында вәгазьләгән, һәм дини вә сәяси җитәкчеләрнең моңа нинди мөнәсәбәтләре булган?

4 Зәкәрия китабының 14 нче бүлеге «бу көн Йәһвәнеке» дигән сүзләр белән башлана (Зәк. 14:1, 2). Сүз нинди көн турында бара? Бу — «Хуҗа көне», ул «дөнья өстеннән Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә» башлавы белән башланган (Ачыл. 1:10; 11:15). Бу көн 1914 елда Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык күктә барлыкка килүе белән башланган. 1914 ел җиткәнче дистәләгән еллар алдан Йәһвә хезмәтчеләре шул елда «халыкларга билгеләнгән вакыт» тәмамланачак һәм дөнья өчен авыр вакытлар башланачак икәнен вәгазьләгән (Лүк 21:24). «Халыклар» аларның кисәтүләренә колак салганмы? Юк. Киресенчә, дини һәм сәяси җитәкчеләр шул ашкынучан майланган вәгазьчеләрне мыскыллаган һәм эзәрлекләгән. Ләкин чынында бу җитәкчеләр Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыдан мыскыл итеп көлгән, чөнки Патшалыкны вәгазьләгән майланганнар «күктәге Иерусалимны» — Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны символлаштыра (Евр. 12:22, 28).

5, 6. а) Дошманнарның «шәһәргә» һәм аның «гражданнарына» каршы чыгачагы турында нәрсә алдан әйтелгән булган? б) «Калганнар» кемнәр булган?

5 Зәкәрия: «Шәһәрне [Иерусалимны] яулап алачаклар»,— дип әйтеп, Аллаһы халкының дошманнары нәрсә эшләячәген күрсәткән. «Шәһәр» Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның символы булып тора. Аның җирдәге вәкилләре — аның «гражданнары», ягъни майланган мәсихчеләрнең калдыгы (Флп. 3:20). Шәһәрне Беренче бөтендөнья сугышы вакытында — Йәһвә оешмасындагы җаваплы кардәшләрне кулга алгач һәм Атлантадагы (Джорджия штаты, АКШ) төрмәгә утырткач — «яулап алганнар». Дошманнар майланган мәсихчеләр белән үзләрен гаделсез һәм рәхимсез тоткан, аларның әдәбиятларын тыйган һәм аларның вәгазь эшен туктатырга тырышкан. Шул мәгънәдә алар шәһәр йортларын «талап бетергәннәр», ягъни аяусыз басып чыкканнар дип әйтеп була.

6 Дошманнарның саны Аллаһы халкыныкыннан артыграк булса да, һәм алар аңа яла ягарга, каршы чыгарга вә аны эзәрлекләргә тырышса да, чын гыйбадәт кылуны юк итеп булмаган. «Калганнар» — майланганнарның калдыгы — дошманнарга үзләрен «шәһәрдән куарга» юл куймаган.

7. Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре бүгенге бар мәсихчеләргә нинди үрнәк калдырган?

7 Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, дошманнар Аллаһы халкын эзәрлекләүдән туктаганмы? Юк, туктамаган. Зәкәрия пәйгамбәрлегендә алдан әйтелгән эзәрлекләүләр дәвам иткән (Ачыл. 12:17). Моны Икенче бөтендөнья сугышы вакытында булган хәлләр раслый. Ул вакытта сафлык саклаган Аллаһының тугры майланган мәсихчеләренең үрнәкләре бүгенге Аллаһы хезмәтчеләрен төрле сынауларга очраганда, мәсәлән, аларны Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнары, хезмәттәшләре я сыйныфташлары иманнары өчен мыскыл иткәндә һәм эзәрлекләгәндә, нык булып калырга дәртләндереп тора (1 Пет. 1:6, 7). Кайда гына яшәсәләр дә, Аллаһының чын хезмәтчеләре үзләренә каршы килүчеләрдән һич тә курыкмыйча «бер рухта нык торырга» тәвәккәл (Флп. 1:27, 28). Ләкин үзләрен нәфрәт иткән дөньяда Йәһвә халкына кайда иминлек табарга? (Яхъя 15:17—19).

ЙӘһВӘ «ГАЯТЬ ЗУР ҮЗӘНЛЕКНЕ» БУЛДЫРА

8. а) Изге Язмаларда таулар нәрсә аңлатырга мөмкин? б) «Зәйтүн агачлары үскән тау» нәрсәне символлаштыра?

8 «Шәһәр» — күктәге Иерусалимның символы булып торган Иерусалим — күчмә мәгънә йөртә. Шуңа күрә «Иерусалим алдындагы зәйтүн агачлары үскән тау» да күчмә мәгънә йөртергә тиеш. Бу тау нәрсәне символлаштыра? Ул икегә ничек ярылачак һәм аңардан ике тау ничек барлыкка киләчәк? Ни өчен Йәһвә барлыкка килгән тауларны «минем тауларым» дип атый? (Зәкәрия 14:3—5). Изге Язмаларда таулар патшалыкларны, ягъни хөкүмәтләрне, аңлатырга мөмкин. Моннан тыш, Изге Язмаларда еш кына Аллаһы тавы фатихалар белән иминлек алып килә дип әйтелә (Мәд. 71:3; Ишаг. 25:6, 7). Шулай итеп, Аллаһы җирдәге Иерусалимның көнчыгышында басып торган зәйтүн агачлары үскән тау Йәһвәнең югары хакимлеген символлаштыра.

9. «Зәйтүн агачлары үскән тау» нинди мәгънәдә икегә ярылган?

9 Зәйтүн агачлары үскән тауның икегә ярылуы нәрсәне аңлата? Бу Йәһвәнең билгеле бер максат белән икенче дәрәҗәле патшалыкны урнаштыруын аңлата. Бу патшалык — Гайсә Мәсих кулы астындагы Патшалык. Менә ни өчен Йәһвә зәйтүн агачлары үскән тауның ярылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике тауны «минем тауларым» дип атый (Зәк. 14:4). Бу тауларның икесе дә аныкы.

10. Ике тау арасындагы «гаять зур үзәнлек» нәрсәне символлаштыра?

10 «Тау» икегә — беренче яртысы төньякка, ә икенче яртысы көньякка ярылганда, Йәһвәнең аяклары ике тауда да басып кала. Йәһвәнең аяклары астында «гаять зур үзәнлек» барлыкка килә. Бу үзәнлек күчмә мәгънә йөртә һәм Аллаһыдан килгән иминлекне символлаштыра. Кешеләр ике тау арасындагы үзәнлектә иминлек тапкан кебек, Йәһвә хезмәтчеләре дә Аллаһының югары хакимлеге астында һәм аның Улының җитәкчелегендәге Патшалык идарәсе астында иминлек таба. Йәһвә саф гыйбадәт кылу ялкынының сүнүенә беркайчан да юл куймас. Зәйтүн агачлары үскән тау кайчан икегә ярылган? Бу 1914 елда Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык урнаштырылгач булган. Аллаһының чын хезмәтчеләре «үзәнлеккә» таба кайчан йөгерә башлаган?

АЛЛАһЫ ХАЛКЫ ҮЗӘНЛЕККӘ ТАБА ЙӨГЕРӘ

11, 12. а) Йәһвә халкы «үзәнлеккә» таба кайчан йөгерә башлаган? б) Йәһвә үз хезмәтчеләрен саклый икәнен нәрсә дәлилли?

11 Гайсә үз шәкертләренә алдан болай дигән: «Сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр» (Мат. 24:9). 1914 елдан бирле бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре вакытында бу нәфрәт үсә бара. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында мәсихчеләрнең калдыгына ярсып һөҗүм итсәләр дә, дошманнар чын гыйбадәт кылуны юк итә алмаган. 1919 елны майланганнар Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе әсирлегеннән азат ителгән булган (Ачыл. 11:11, 12). Нәкъ шул елны Йәһвә халкы үзәнлеккә таба йөгерә башлаган.

12 1919 елдан бирле Йәһвә үзенең чын хезмәтчеләрен, алар кайда гына булмасыннар, саклап тора. Дистәләгән еллар дәвамында күп илләрдә Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эшләре чикләнгән һәм аларның әдәбиятлары тыелган булган. Андый хәл кайбер илләрдә бүген дә бар. Ләкин нәрсә генә эшләмәсеннәр, дошманнар үз максатларына ирешмәячәк һәм хак гыйбадәт кылуны бетерә алмаячак! Йәһвә үзенең көчле кулы белән үз хезмәтчеләрен һәрвакыт саклап торачак (Кан. 11:2).

13. Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә калыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк, һәм ни өчен моны эшләү бүген аеруча мөһим?

13 Йәһвәгә якынлашсак һәм хакыйкатьтә нык калсак, Аллаһы һәм аның Улы Гайсә Мәсих безне яклап торачак, һәм Аллаһы безне һичкемгә дә, һичнәрсәгә дә үз кулыннан тартып алырга рөхсәт итмәячәк (Яхъя 10:28, 29). Йәһвә безнең аңа, Галәмнең Хакименә буларак, буйсынуыбызны һәм Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тугры гражданнары булып калуыбызны тели; һәм ул безгә моңа ирешергә ярдәм итәргә әзер дә. Без аның ярдәменә тиздән киләчәк зур афәт вакытында бик мохтаҗ булачакбыз. Шуңа күрә Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә калу безнең өчен бүген аеруча мөһим.

ЙӘһВӘНЕҢ СУГЫШ КӨНЕ ЯКЫНЛАШЫП КИЛӘ

14, 15. Аллаһының үз дошманнарына каршы «сугыш көнендә» үзәнлеккә качмаганнар белән нәрсә булачак?

14 Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан саен, Шайтанның Йәһвә хезмәтчеләренә һөҗүмнәре көчәя барачак. Ләкин озакламый Шайтан инде беркемгә дә һөҗүм итә алмаячак, чөнки Аллаһы үзенең «сугыш көнендә» үз халкының дошманнарына каршы көрәшәчәк һәм аларны тар-мар итәчәк. Ул көнне Галәмнең Хакиме үзен Гаскәри кебек тотачак, һәм аның даны элгәре булган башка «көрәш көннәренә» караганда бөтен дөнья буенча шактый таралачак (Зәк. 14:3).

15 Аллаһының сугыш көнендә иминлекнең «гаять зур үзәнлегенә» качмаган кешеләр белән нәрсә булачак? Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, аларның «кыйммәтле утлары» булмаячак. Бу Йәһвә аларга илтифатын күрсәтмәячәк дигәнне аңлата. Якынлашып килгән бу көрәш көнендә милли сугыш коралларын символлаштырган «атлар, дөяләр, ишәкләр һәм бар йорт хайваннары» кулланышка яраксыз булып китәчәк һәм боздай «катып калачак». Йәһвә үләт чыгарып үз дошманнарын җәзалаячак. Аларның күзләре һәм телләре «череп бетәчәк». Бу туры мәгънәдәме я күчмә мәгънәдә булачакмы икәнен белмәсәк тә, безгә шунысы мәгълүм: без дошманнардан зыян күрмәячәгебез һәм алар Аллаһыга каршы сөйли алмаячак (Зәк. 14:6, 7, 12, 15). Бар «җир патшалары һәм аларның гаскәрләре» Шайтан ягына басачак. Әмма алар җирнең кайсы почмагында гына булмасыннар һәлак ителүдән котыла алмаячак (Ачыл. 19:19—21). «Шул көнне җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр Йәһвә үтергән затлар булачак» (Ирем. 25:32, 33).

16. Аллаһының сугыш көне якынлашып килгәндә, без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш, һәм безгә нәрсә эшләргә кирәк булачак?

16 Сугыш аркасында бар кешеләр, хәтта җиңүчеләр дә, михнәтләр чигә. Сугыш кешене ризыксыз, мал-мөлкәтсез калдырырга, тормыш дәрәҗәсен төшерергә һәм аның хокукларын чикләргә мөмкин. Без андый хәлгә калсак, нишләрбез? Куркуга бирелербезме? Басымга бирешеп, иманыбыздан ваз кичәрбезме? Кулларыбыз салынып төшеп, өметсезлеккә бирелербезме? Зур афәт вакытында тормышыбыз Йәһвә безне коткара алачагына ышануыбыздан һәм Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә калуыбыздан торачак. (Аввакум 3:17, 18 не укы *.)

«ТЕРЕКЛЕК СУЛАРЫ АГА БАШЛАЯЧАК»

17, 18. а) «Тереклек сулары» нәрсәне аңлата? б) «Көнчыгыштагы диңгез» һәм «көнбатыштагы диңгез» нәрсәләрне символлаштыра? в) Киләчәк турында уйлаганда, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Армагеддоннан соң Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыктан «тереклек сулары» мулрак ага башлаячак. Бу «тереклек сулары» кешеләр мәңге яшәсен өчен Аллаһы бирәчәк бар нәрсәләрне аңлата. Зәкәрия пәйгамбәрлегендәге «көнчыгыштагы диңгез» — Үле диңгез, ә «көнбатыштагы диңгез» — Урта диңгез. Алар кешеләрнең ике төркемен символлаштыра. Үле диңгез кешелекнең гомуми кабереннән терелтеләчәк бар кешеләрне символлаштыра. Тереклек белән тулы Урта диңгез исә Армагеддонны кичереп чыгачак «бихисап күп кешенең» урынлы символы булып тора. (Зәкәрия 14:8, 9 ны укы *; Ачыл. 7:9 —15.) Шулай итеп, бу ике төркем «тормыш суы» елгасының «тереклек суларын» эчәчәк. Моның нәтиҗәсендә, алар барысы Адәмнән мирас итеп алынган үлемнән азат булачак, ягъни камиллекә ирешәчәк һәм мәңге яшәячәк (Ачыл. 22:1, 2).

Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә калырга тәвәккәл булыгыз

18 Бу явыз дөнья төзелешен юк иткәндә, Йәһвә Аллаһы безне саклап калачак һәм үзенең гадел яңа дөньясына кертәчәк. Бар халыкларның безне нәфрәт итүләренә карамастан, әйдәгез, Аллаһы Патшалыгына тугрылык сакларга һәм Йәһвәнең иминлек үзәнлегендә һәрвакыт калырга тәвәккәл булыйк.

^ 16 абз. Аввакум 3:17, 18: «Хәтта инҗир агачы чәчәк атмаса һәм йөзем ботакларында җимешләр булмаса, хәтта зәйтүн агачлары көтелгән уңыш бирмәсә һәм кырлар ризык булдырмаса, хәтта вак терлек утарда калмаса һәм эре терлек киртә абзарларда булмаса, мин барыбер Йәһвәдә сөенеч табармын, мине коткаручы Аллаһыда шатланырмын».

^ 17 абз. Зәкәрия 14:8, 9: «Ул көнне Иерусалимнан тереклек сулары ага башлаячак, аларның яртысы — көнчыгыштагы диңгезгә, ә икенче яртысы көнбатыштагы диңгезгә агачак. Җәен дә, кышын да шулай булачак. Йәһвә бөтен җиргә патша булачак. Ул көнне Йәһвә бердәнбер булачак һәм аның исеме дә бердәнбер булачак».