Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юаныч эзләгез һәм башкаларны юатыгыз

Юаныч эзләгез һәм башкаларны юатыгыз

Камил булмаган кешеләрнең һәрберсенең чирләгәне бар, ә кемдер хәтта дәвалап булмый торган чирдән интегеп яши. Андый хәлләрдә ничек бирешмәскә?

Гаиләдәгеләр, дуслар һәм кардәшләр безне юатып, безгә зур ярдәм күрсәтәләр.

Дустыбызның җылы, игелекле сүзләре, шифалы бәлзәм хәл керткән кебек, күңелебезне тынычландыра (Гыйб. сүз. 16:24; 18:24; 25:11). Әмма мәсихчеләр үзләренә юаныч табып, шуның белән генә канәгать булып калмый. Алар башкаларны да, «алар теләсә кайсы кайгы-хәсрәт кичергәндә, аңардан [Аллаһыдан] кабул иткән юаныч белән юатырга» тырыша (2 Көр. 1:4; Лүк 6:31). Шуның хаклыгына Мексикада өлкә күзәтчесе булып хезмәт иткән Антонио үз тәҗрибәсендә инанган.

Антониога лимфома (кан рагының бер төре) дигән диагноз куелгач, ул бик боеккан. Шулай да ул тискәре хис-тойгыларына бирелмәскә тырышкан. Ничек итеп? Ул Патшалык җырларын ятлап җырлаган. Җырларның сүзләрен кабатлаганда, ул алар турында уйланган. Ул кычкырып дога кылудан һәм Изге Язмаларны укудан да зур юаныч тапкан.

Бүген исә Антонио үзе өчен иң зур ярдәмне кардәшләре күрсәткәнен аңлый. Ул болай дип сөйли: «Иң авыр чакларыбызда без хатыным белән өлкән булып хезмәт иткән бер туганыбызны, безнең янга килеп, бергә дога кылуын сорадык. Бергәләшеп дога кылуыбыз безне юата иде һәм тынычландыра иде. Туганнарыбыз һәм кардәшләребез ярдәме белән без чагыштырмача кыска вакыт эчендә тискәре хис-тойгыларыбыздан арына алдык». Антонио үзенең кайгыртучан дусларын бик кадерли.

Авыр вакытларда Аллаһының изге рухы да ярдәм булып тора. Рәсүл Петер аны «бүләк» дип атаган (Рәс. 2:38). һәм шуның чыннан да шулай икәне б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә күп кеше изге рух белән сугарылгач ачык күренгән булган. Ләкин бүген бу бүләкне майланганнар гына түгел, ә башка мәсихчеләр дә алырга мөмкин. Йәһвә — изге рухның бетмәс чыганагы, шуңа күрә ни өчен Аллаһыдан аны мул итеп бирүен сорамаска? (Ишаг. 40:28—31).

АВЫРУЛАРДАН ИНТЕККӘННӘРНЕ ЮАТЫГЫЗ

Рәсүл Паул үз башыннан күп авырлыклар кичергән һәм берничә тапкыр хәтта үлем хәлендә булган (2 Көр. 1:8—10). Шулай да ул үлемнән артык курыкмаган. Аллаһының аны ярдәмсез калдырмаганы Паулны бик юаткан. Ул болай дип язган: «Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы, рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы макталсын. Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» (2 Көр. 1:3, 4). Паул игътибарын авырлыкларына гына тупламаган, ә төрле сынауларны кичереп, башкаларны да кызганырга өйрәнгән һәм аларны юату өчен кирәкле башка сыйфатларны да үстергән.

Антонио терелгәч, яңадан күчеп йөрүче күзәтче хезмәтен башлаган. Ул имандашларының хәлләре белән элек тә кызыксынган булган, әмма хәзер ул хатыны белән, авырган кардәшләр янына килеп, аларны юатырга күбрәк тырыша башлаган. Мәсәлән, Антонио каты авырудан интеккән бер абый-кардәш янына килеп киткәч, тегесе аңа очрашуларга йөрисе килми дип әйткән. «Моның сәбәбе аның Йәһвәне я башка кардәшләрне яратмавында түгел,— дип әйтә Антонио,— ә чир аркасында беркемгә дә кирәк түгел дип уйлавында иде».

Бу абый-кардәшнең рухын ныгытыр өчен, Антонио аны бер ял итү кичәсендә дога кылырга сораган. Абый-кардәш моңа лаек түгел дип уйласа да, ризалашкан. Антонио болай дип сөйли: «Ул шундый әйбәт дога кылды! Шуннан соң бу абый-кардәшнең рухы күтәрелеп китте һәм ул үзенең башкаларга кирәк булуын күрде».

Сүз дә юк, безнең һәрберебезнең төрле сынаулар белән очрашканы бар. Ләкин моның ярдәмендә без, Паул әйтүенчә, башкалар кайгы-хәсрәт кичергәндә, аларны юатырга өйрәнә алабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, кардәшләребез берәр авырудан интеккәндә, моны игътибарсыз калдырмыйк һәм һәртөрле юаныч Аллаһыбыз Йәһвәдән үрнәк алып, башкаларны юатыйк.