Моны чыннан да Иосиф Флавий язган булганмы?
Үзенең «Яһүди борынгылыклар»ның (рус) 20 нче китабында беренче гасырдагы тарихчы Иосиф Флавий «Мәсих дип аталган Гайсәнең энесе Ягъкубның» үлемен искә ала. Күп кенә белгечләр бу сүзләрне чыннан да Флавий язган дип фараз итә. Ләкин кайберәүләр шул ук хезмәттә очрый торган Гайсәгә кагылышлы башка сүзләрне Флавий язганына шикләнә. «Флавий шаһитлеге» («Testimonium Flavianum») дип билгеле булган бу өзектә болай дип әйтелә:
«Якынча шул вакытта Гайсә исемле бер акыллы кеше — аны кеше дип атап булса — яшәгән. Ул гаҗәеп эшләр кылган һәм хакыйкатьне теләп кабул итүчеләрнең остазы булып киткән. Аңа күп яһүдләр һәм элиннар тартылган булган. Бу кеше Мәсих булган. Халкыбыздагы дәрәҗәле кешеләрнең басымына бирелеп, Пилат аны хачка кадакларга боерык биргән. Әмма аны яраткан кешеләр аннан ваз кичмәгән. Өченче көнне ул аларга тере килеш пәйда булган; моның турында һәм аның башка исәпсез гаҗәеп эшләре турында Аллаһы тарафыннан рухландырылган күп кенә пәйгамбәрләр игълан иткән булган. Аның исеме белән мәсихчеләр дип аталган кешеләр әле дә бар» (Иосиф Флавий, «Яһүди борынгылыклар» (рус), 18 китап, 3 бүлек, 3 абз.).
XVI гасыр ахырыннан бирле хәзерге көнгә кадәр бу өзекне Иосиф Флавий язганмы, юкмы икәне турында бәхәсләр тукталганы юк. Француз тарихчысы һәм классик әсәрләр буенча белгеч Серж Барда́ дүрт гасыр эчендә чияләнеп беткән бу бәхәсләрнең төенен сүтәргә тырышып караган. Үз тикшерүләрен ул «Флавий шаһитлеге»н тарихи һәм историографик яктан тикшерүгә багышланган китабына керткән («Le Testimonium Flavianum—Examen historique considérations historiographiques»).
Иосиф Флавий үзе мәсихче булмаган. Ул яһүдләр тарихчысы булган, шуңа күрә күп белгечләр Флавий «Мәсих» дигән исемне билгелелек артикле белән кулланганына шикләнә. Әмма, Барда аңлатуынча, Иосиф Флавийның — ул грек телендә язган булган — Гайсәне «Мәсих» дип атавы ихтимал, чөнки грек телендә исемнәрне, гадәттәгечә, билгелелек артикле белән кулланган булганнар. Ул Иосиф Флавийның Гайсәне «Мәсих» (билгелелек артикле белән) дип атавы бик мөмкин һәм бу Мәсихнең тарихи шәхес икәнен дә исбатлый дип өстәгән. Аның сүзләре буенча, тәнкыйтьчеләр моны күрми генә калган.
Ә берәрсе Иосиф Флавийның стиленә охшатып язып, бу текстны өсти алмаганмы? Тарихи һәм текстологик фактларга нигезләнеп, Барда текстны болай охшатып язу могҗиза белән чагыштырырлык булыр иде дигән нәтиҗә ясаган. Текстны Флавийның стиленә шулай итеп туры китерер өчен, «антик дөньяда тиңсез зур» сәләткә ия булырга, я башка сүзләр белән әйткәндә, «ким дигәндә Флавий үзе» булырга кирәк булыр иде.
Алайса, ни өчен бәхәс купкан соң? Мәсьәләнең тамырын ачыклап, Барда «„Шаһитлек“не Флавий язганмы, юкмы икәненә шикләр — борынгы текстларның күпчелеге андый шикләрне тудырмый — „Шаһитлек“ турында күтәрелгән сораулар аркасында туган булган» дип әйткән. Аның аңлатуынча, гасырлар дәвамында формалашкан карашлар «яшерен ниятләргә» нигезләнә, ләкин алар бу өзекнең эзлекле тикшерелүенә нигезләнгән булса, бу текстны чыннан да Флавий язганына ышанырга нигез бирер иде.
Серж Барда үткәргән тикшерүләр белгечләрнең «Флавий шаһитлеге»нә карашларын үзгәртерме, юкмы? Анысын вакыт күрсәтер. Ләкин аның тикшерүләрен эллинистик яһүд дине һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр дине буенча бер атаклы белгеч Пьер Жоултре́н ышанычлы дип тапкан. Озак вакыт ул «Шаһитлек»не өстәлгән текст дип санаган булган һәм аны Флавий язганына ышанган кешеләргә хәтта ирония белән караган. Әмма ул үз карашын үзгәрткән. Моңа сәбәп, ул үзе әйткәнчә, Барданың хезмәте булган. Жоултрен «моннан ары беркем дә Флавий шаһитлеге турында „кеше ышанмаслык“ дип әйтергә тиеш түгел» дип игълан иткән.
Йәһвә Шаһитләренең исә Гайсәне Мәсих дип санарга төплерәк нигезләре — Изге Язмаларның үзенең шаһитлеге бар (2 Тим. 3:16).