Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»

«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»

«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (ФЛП. 1:10).

1, 2. Гайсә шәкертләре, күрәсең, нинди пәйгамбәрлекнең үтәлеше турында күбрәк белергә теләгән, һәм ни өчен?

ПЕТЕР, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри, ниһаять, Хуҗалары белән берүзләре калган. Моңарчы Гайсә аларга гыйбадәтханәнең җимерелүе турында әйткән булган. Шул көнне алар моның турында гына уйлаган (Марк 13:1—4). Шуңа күрә алар: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» — дип сораган (Мат. 24:1—3). Җавап итеп Гайсә аларга Иерусалимның җимерелүе алдыннан булачак вакыйгаларны гына түгел, ә Шайтан дөньясының соңгы көннәрендә дә нәрсә буласын сөйләп биргән. Шул вакыйгаларның берсе, күрәсең, Гайсә шәкертләрен аеруча кызыксындырган. Сугышлар, ачлык, канунсызлык үсүе һәм башка коточкыч вакыйгалар турында әйткәч, Гайсә шатлыклы нәрсәләр турында да пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип әйткән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:7—14).

2 Шәкертләр Гайсә белән бергә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне инде вәгазьләгән булган (Лүк 8:1; 9:1, 2). һәм алар аның: «Урасы ашлык чыннан да күп, ә эшчеләр аз, шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез»,— дигән сүзләрен искә төшергәндер (Лүк 10:2). Ләкин аларны мондый сораулар борчыгандыр: «„Бөтен җиһанда“ ничек вәгазьләрбез, „бар халыкларга“ ничек шаһитлек бирербез микән? Шулкадәр күп эшчеләрне кайдан табарга?». Ул вакытта киләчәкне күрә алган булсалар гына, алар, һичшиксез, Маттай 24:14 тәге сүзләрнең бүген ничек үтәлеп барганына гаҗәпләнер иде.

3. Лүк 21:34 тә язылган пәйгамбәрлек бүген ничек үтәлә, һәм без үзебезне тикшерер өчен нәрсә эшләргә тиеш?

3 Гайсәнең бу пәйгамбәрлеге безнең көннәрдә үтәлеп бара. Миллионлаган кеше Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җир шары буенча вәгазьли (Ишаг. 60:22). Әмма, Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, бу соңгы көннәрдә яшәгән кайберәүләргә вәгазь эшен бар нәрсәдән өстен күрү авыр булыр. Төрле мәшәкатьләр аларның «йөрәкләренә авыр йөк булып» ятар, шуңа күрә аларның игътибары читкә юнәлер. (Лүк 21:34 не укы.) Гайсәнең бу сүзләре безне аеруча кызыксындыра, чөнки Аллаһының кайбер хезмәтчеләре тормышларында иң мөһиме нәрсә икәнен оныта. Бу аларның кабул иткән карарларыннан күренә. Мәсәлән, бу эш, югары белем һәм матди әйберләр белән бәйле карарларга кагыла. Аларның кайбере спорт белән шөгыльләнеп һәм күңел ачып чамадан тыш күп вакыт уздыра. Башкалары тормыш мәшәкатьләре аркасында хәлдән тая. Шуңа күрә үз-үзебезгә: «Ә минем турында нәрсә әйтеп була? Карарлар кабул иткәндә, мин Аллаһы ихтыярын беренче урынга куяммы?» — дигән сораулар биреп уйлансак, яхшы булыр.

4. а) Рәсүл Паул Филипиядәге мәсихчеләр өчен дога кылганда, Аллаһыдан нәрсәне сораган, һәм мәсихчеләрнең күбесе нәрсә эшләгән? б) Шушы һәм киләсе мәкаләдән без нәрсәне белербез, һәм аларны карап чыгу безгә ничек ярдәм итәр?

4 Беренче гасырдагы мәсихчеләр рухи нәрсәләр беренче урында булып калсын өчен күп тырышлыклар куярга тиеш булган. Нәкъ шуңа күрә рәсүл Паул филипиялеләр «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белсен» дип дога кылган да. (Филипиялеләргә 1:9—11 не укы.) Ул вакытта күп мәсихчеләр, Паулдан үрнәк алып, «Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак» сөйли башлаган (Флп. 1:12—14). Без дә бүген Аллаһы Сүзен кыю вәгазьлибез. Шулай да бу мәкаләдән Йәһвә үз оешмасы аркылы Маттай 24:14 тәге сүзләрне ничек тормышка ашыра икәнен белеп, без тагын да ашкыныбрак вәгазьләрбез. Йәһвә оешмасы үз көчен нәрсәгә туплый икәнен карап чыгу безне һәм гаиләләребезне нәрсәгә дәртләндерер? Киләсе мәкаләдән без аның оешмасыннан артта калмыйча, Аллаһыга чыдамлылык белән хезмәт итәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белербез.

ЙӘһВӘ ОЕШМАСЫНЫҢ КҮКТӘГЕ ӨЛЕШЕ ГЕЛ АЛГА БАРА

5, 6. а) Ни өчен Йәһвә күренешләр биреп, үз оешмасының күктәге өлешен күрсәтергә булган? б) Йәзәкил күренештә нәрсә күргән?

5 Күп нәрсәне Йәһвә үз Сүзенә язмаска булган. Мәсәлән, ул кеше миенең эшчәнлеге белән я галәмнең төзелеше белән бәйле нечкәлекләрне ачыкламаган. Шуның урынына Йәһвә безгә аның ниятләрен аңлау өчен һәм аңа буйсыну өчен кирәкле мәгълүмат биргән (2 Тим. 3:16, 17). Әйе, Изге Язмалар ярдәмендә Йәһвә оешмасының күктәге өлешен «күрү» безне бик дулкынландыра! Ишагыйя, Йәзәкил вә Данил язган китапларда һәм Яхъяның Ачылышында сурәтләнгән Йәһвә оешмасының күзгә күренмәгән өлеше турында уку күңелебезне җилкендерә (Ишаг. 6:1—4; Йәз. 1:4—14, 22—24; Дан. 7:9—14; Ачыл. 4:1—11). Йәһвә, образлы әйткәндә, пәрдә күтәреп безгә күктә булганны күрсәткән. Ни өчен ул моны эшләгән?

6 Без — Йәһвәнең гаять зур оешмасының әгъзалары, һәм Йәһвә безнең моны һәрвакыт истә тотуыбызны тели. Аның ниятләрен үтәр өчен күп эшләр башкарыла, ләкин аларның күбесен без күрә алмыйбыз. Мәсәлән, Йәзәкил күренешендә Йәһвә оешмасының күзгә күренмәгән өлеше гаять зур арба белән тасвирланган булган. Бу арбаның тизлеге чагыштырмаслык зур булган, һәм ул үз юнәлешен бер мизгелдә үзгәртә алган (Йәз. 1:15—21). Аның тәгәрмәчләре бер әйләнүдән ул шактый зур ара үтә торган булган. Күренештә Йәзәкил шулай ук арбаның хәрәкәтенә Юнәлеш Бирүчене дә күргән. Пәйгамбәр болай дип әйткән: «Мин алтын белән көмеш эретмәсе кебек балкып торган бер нәрсә күрдем. [...] Ул Йәһвә данының чагылышы кебек иде» (Йәз. 1:25—28). Нинди курку-хөрмәт уяткандыр бу күренеш Йәзәкилдә! Ул Йәһвә үз оешмасын кулында тота һәм аңа изге рух ярдәмендә юнәлеш бирә икәнен күргән. Күренештәге гел алга барган арба Йәһвә оешмасының күктәге өлешен бик яхшы тасвирлый!

7. Данил күргән күренеш нәрсәне ачыклый?

7 Йәһвә һәм аның оешмасы турында күп нәрсәне Данил күргән күренеш ачыклый. Аның күренешендә Йәһвә «Көннәрдән Борынгы» итеп сурәтләнгән. Ул тәгәрмәчләрдә урнашкан ут шикелле ялкынланып торган тәхеттә утырган (Дан. 7:9). Йәһвә оешмасы үз барышыннан беркайчан да туктамый, ягъни аның ихтыярын һәрвакыт үти. Йәһвә Данилның моны белүен теләгәнгә, аңа бу күренешне биргән. Моннан тыш, Данил «адәм улына охшаш берәүне» — Гайсәне күргән. Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешен Гайсәгә ышанып тапшырган. Мәсихнең камил идарә итүе берничә еллык түгел. «Аның хакимлеге гасырларга калачак вә беркайчан да бетмәячәк; аның патшалыгы җимерелмәячәк» (Дан. 7:13, 14). Бу күренеш безне Йәһвәгә ышанырга һәм аның үз оешмасы аша башкарган эшләрен «күрә» белергә дәртләндерә. Аллаһы «хакимлек, дан һәм патшалыкны» үзенең ышанычлы һәм тугры Улына — Гайсәгә биргән. Ул аңа ышана. Без дә Гайсәгә Җитәкчебезгә буларак ышана алабыз.

8. Йәзәкил һәм Ишагыйя күргән күренешләр аларда нинди хисләр тудырган һәм бездә дә нинди хисләр уятырга тиеш?

8 Бу күренешләр бездә нинди хисләр тудыра? Йәзәкил күргән күренеш, аңарда көчле тәэсир калдырган кебек, бездә дә курку-хөрмәт уята (Йәз. 1:28). Йәһвә оешмасының эш итүе турында уйлану безне Йәһвә турында башкаларга сөйләргә дәртләндерә. Нәкъ шулай Ишагыйянең очрагында булган да. Аның башкаларга Йәһвә эшләре турында сөйләргә мөмкинлеге тугач, ул аны кулдан ычкындырмаган. (Ишагыйя 6:5, 8 не укы *.) Ишагыйя шуңа ышанган: Йәһвә ярдәме белән ул һәркайсы авырлыкны кичереп чыга алыр. Күтәрелгән «пәрдә» аша Йәһвә оешмасының күзгә күренмәгән өлешен күрү безне дә хезмәтебездә тагы да күбрәк эшләргә дәртләндерә. Йәһвә ихтыярын өзлексез үтәгән оешма турында уйланып без бик сокланабыз!

ЙӘһВӘ ОЕШМАСЫНЫҢ ҖИРДӘГЕ ӨЛЕШЕ

9, 10. Йәһвә оешмасының күзгә күренгән өлеше нинди максат белән оештырылган?

9 Үзенең Улы аша Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешен оештырган, һәм ул күзгә күренмәгән өлеше белән хезмәттәшлек итә. Ни өчен Маттай 24:14 тә әйтелгән эшне үтәр өчен Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше кирәк? Әйдәгез, шуның өч сәбәбен карап чыгыйк.

10 Беренчедән, Гайсә әйткәнчә, аның шәкертләре хәтта «җир читенә кадәр» вәгазьләргә тиеш булган (Рәс. 1:8). Икенчедән, бу эштә катнашканнарга рухи ризык биреп торырга һәм алар турында рухи яктан кайгыртырга кирәк булган (Яхъя 21:15—17). Өченчедән, алар Йәһвәгә бергә гыйбадәт кылсын өчен һәм вәгазь эшен үтәргә өйрәнсен өчен махсус очрашулар оештырырга кирәк булган (Евр. 10:24, 25). Бу максатларга очраклы рәвештә ирешеп булмас иде. Боларның барысы өчен Гайсә шәкертләрен оештырырга кирәк булган.

11. Без Йәһвә оешмасы белән ничек хезмәттәшлек итә алабыз?

11 Без Йәһвә оешмасы белән ничек хезмәттәшлек итә алабыз? Мәсәлән, без вәгазь эшендә җитәкчелек алган кардәшләргә ышана алабыз, чөнки Йәһвә белән Гайсә дә аларга ышана. Бу кардәшләр үз вакытларын һәм көчләрен дөньядагы проблемаларны хәл итүгә сарыф итә алыр иде. Әмма алар алай эшләми. Әйдәгез, Йәһвә оешмасының күзгә күренгән өлеше үз көчен нәрсәгә туплый икәнен карап чыгыйк.

АЛАР КӨЧЛӘРЕН «НӘРСӘ МӨһИМРӘК», ШУҢА ТУПЛЫЙ

12, 13. Үз илләрендә вәгазь эше белән җитәкчелек иткән өлкәннәр үз вазифаларын ничек үти, һәм ни өчен моны белү сезне юата?

12 Үз илләрендә вәгазь эшен оештырыр өчен һәм бу эш белән җитәкчелек итәр өчен бөтен дөнья буенча тәҗрибәле өлкәннәр билгеләнгән. Бу тугры һәм басынкы кардәшләр Йәһвә белән Гайсәнең җитәкчелегенә буйсына. Алай эшләү аларга Йәһвәнең арба белән тасвирланган оешмасыннан артта калмаска һәм үз илләрендә нинди ихтыяҗлар бар икәнен күрергә булыша. Берәр нинди карар кабул итәр алдыннан, алар Аллаһы Сүзенә мөрәҗәгать итә һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорый (Мәд. 118:105; Мат. 7:7, 8).

13 Беренче гасырда җитәкчелек алган өлкәннәр үзләрен «Аллаһы сүзенә өйрәтү эшенә багышлаган» булган. Бүген дә вәгазь эше белән җитәкчелек иткән өлкәннәр шулай эшли (Рәс. 6:4). Алар яхшы хәбәрне вәгазьләүнең үз илләрендә һәм башка җирләрдә зур уңышлар китергәненә бик шатлана (Рәс. 21:19, 20). Алар санап бетергесез кагыйдәләр һәм таләпләр уйлап чыгарырга тырышмый. Киресенчә, алар Изге Язмаларга нигезләнеп һәм изге рухның җитәкчелегенә буйсынып, яхшы хәбәр таралсын өчен бар көчләрен куеп кирәкле чаралар күрә. (Рәсүлләр 15:28 не укы.) Бу җаваплы кардәшләр шулай итеп бар мәсихчеләргә яхшы үрнәк калдыра (Эфес. 4:11, 12).

14, 15. а) Вәгазь эше бөтен дөнья буенча башкарылсын өчен, нинди эшләр башкарыла? б) Вәгазь эшендә катнашу мөмкинлегегез булуына сезнең карашыгыз нинди?

14 Күп кардәшләр басмаларның чыгарылуында һәм җыелышлар белән конгресслар программасының әзерләнүендә өзлексез катнаша. Күпләргә никадәр зур эш башкарыла икәне күренми. Басмаларны якынча 600 телгә тәрҗемә итәр өчен, меңләгән ирекле хезмәтче армый-талмый эшли. Нәтиҗәдә, бихисап күп кеше туган телләрендә «Аллаһының мәһабәт эшләре» белән таныша (Рәс. 2:7—11). Яшь кардәшләр зур тизлекле басу һәм китап төпләү машиналарында эшләп, әдәбиятыбызны бастыра. Шуннан соң аны төрле җирләрдәге, хәтта ерак урнашкан җыелышларга җибәрәләр.

15 Игътибарыбыз яхшы хәбәрне вәгазьләүгә туплансын өчен, без яшәгән җирдә дә күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, меңләгән ирекле хезмәтче Патшалык һәм Конгресслар Заллары төзү эшендә катнаша. Башкалар берәр афәттән зыян күргәннәргә я ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ булганнарга ярдәм итә. Кемдер конгрессларыбызны оештыра, ә кемдер төрле теократик мәктәпләр үткәрә. Болар — күзгә күренмичә башкарылган эшләрнең кайбере генә. Андый эшләрнең максаты нинди? Алар ярдәмендә без яхшы хәбәрне вәгазьлибез, рухи яктан үсә барабыз һәм күп кешеләргә Йәһвәгә гыйбадәт кыла башларга булышабыз. Чыннан да, Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше үз көчен нәрсә мөһимрәк, шуңа туплый!

ЙӘһВӘ ОЕШМАСЫННАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

16. Гаиләгез белән я шәхси өйрәнү үткәргәндә нәрсәне өйрәнү файдалы булыр?

16 Без Йәһвә оешмасының башкарган эшләре турында вакыт-вакыт уйланабызмы? Кайберәүләр гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрендә яисә шәхси өйрәнү үткәргәндә оешма турында күбрәк белергә һәм белгәннәре турында уйланырга тырыша. Мәсәлән, Ишагыйя, Йәзәкил, Данил һәм Яхъя күргән күренешләрне өйрәнү файдалы булыр. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгы вәгазьчеләре» (рус) дигән китаптан һәм башка басмалардан яки DVD фильмнардан сез оешмабыз турында күп кызык нәрсәне белерсез.

17, 18. а) Бу мәкаләдән сез нинди файда алдыгыз? б) Безгә үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга кирәк?

17 Йәһвәнең үз оешмасы аркылы башкарган эшләре турында уйлансак, яхшы булыр иде. Бу гаҗәеп оешмадан артта калмыйча, әйдәгез, көчебезне нәрсә мөһимрәк, шуңа туплыйк. Шулай эшләсәк, безнең рухыбыз Паулныкы кебек булыр, ә ул болай дип язган: «Без, үзебезгә күрсәтелгән мәрхәмәт аша шундый хезмәткә ия булганга, бирешмибез» (2 Көр. 4:1). Моннан тыш, ул үз имандашларын: «Игелек эшләп бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз»,— диеп ныгыткан (Гәл. 6:9).

18 Тормышыгызда көчегезне нәрсә мөһимрәк, шуңа туплар өчен сезгә я гаиләгезгә берәр нәрсәне үзгәртергә кирәк түгелме? Хезмәтегезне киңәйтү максаты белән тормышыгызны гадиләштерә аласызмы? Киләсе мәкаләдән без Йәһвә оешмасыннан артта калмас өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белербез. Без биш якка игътибар итәрбез.

^ 8 абз. Ишагыйя 6:5, 8: «Мин: „Башыма кайгы төште! Мин авызы саф булмаган кеше һәм авызлары саф булмаган халык арасында яшим. Мин Патшаны — Гаскәрләр Иясе Йәһвәне үзен күрдем ич!“ — дидем. Аннары мин Йәһвәнең: „Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?“ — дип әйткәнен ишеттем. Шунда мин: „Менә мин! Җибәр мине“,— дидем».