Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең шелтәсен кире какмагыз

Йәһвәнең шелтәсен кире какмагыз

«Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең, һәм соңыннан олылап кабул итәрсең» (МӘД. 72:24).

1, 2. а) Йәһвә белән якын мөнәсәбәттә булыр өчен нәрсә эшләргә? б) Аллаһы шелтәсен кире какмаган кешеләр турында Изге Язмаларда язылганнарны карап чыгу безгә нинди файда китерә ала?

МӘДХИЯ җырлаучы бер тапкыр: «Миңа Аллага якынлашуы рәхәт! Синең бар эшләреңне белдерү өчен, мин өметемне Ходай Аллага салдым»,— дип әйткән (Мәд. 72:28). Шулай итеп, ул Аллаһыга иманын белдерткән. Аны моңа нәрсә этәргән? Башта ул явыз кешеләр тыныч яши дип санаган булган. Шунлыктан аның күңеле әрнегән. Ул Аллаһыга: «Мин йөрәгемне юкка гына сафландырмадыммы икән, һәм кулларымны да гаепсезләр белән юкка юмадыммы икән?» — дип әйтеп зарланган (Мәд. 72:2, 3, 13, 21). Ләкин соңрак, «Алланың Изге Йортына» кергәч, аның карашы үзгәргән. һәм ул Аллаһы юлында йөрүен дәвам иткән (Мәд. 72:16—18). Мәдхия җырлаучы моннан бер сабак алган: Йәһвә Аллаһыга тугры калыр өчен, аның халкы арасында булырга һәм аның киңәшләренә колак салып аңа буйсынырга кирәк (Мәд. 72:24).

2 Безнең дә тере һәм хак Йәһвә Аллаһы белән якын мөнәсәбәттә буласыбыз килә. Моңа ирешер өчен, безгә Аллаһының киңәшләренә колак салырга һәм аның шелтәсен кире какмаска кирәк. Шулай эшләсәк, Йәһвә Аллаһыга фикер йөртүебезне төзәтергә җиңелрәк булыр, һәм без аның күңелен табарбыз. Борынгы заманнарда да ул халыкларга һәм аерым кешеләргә мәрхәмәт күрсәтеп, аларга үзенең үгет-нәсыйхәтенә колак салып үзгәрергә мөмкинлек биргән. Изге Язмалар китабында алар белән булган хәлләр безгә, дөнья төзелешнең ахырында яшәүчеләргә, «үгет-нәсыйхәт бирер өчен» һәм «кисәтү итеп» язылган (Рим. 15:4; 1 Көр. 10:11). Бу очракларны карап чыгып, без Йәһвә Аллаһының фикер йөртүе турында күп нәрсә белербез һәм аның үгет-нәсыйхәтенә колак салу безгә нинди файда китерә алганын күрербез.

ЙӘһВӘ ҮЗ ХАКИМЛЕГЕН ЧҮЛМӘКЧЕ КЕБЕК КУЛЛАНА

3. Ишагыйя 64:8 дә һәм Иремия 18:1—6 да Йәһвәнең кешеләр өстеннән хакимлек итүе турында нәрсә язылган? (24 нче биттәге рәсемне кара.)

3 Ишагыйя 64:8 дә Йәһвәнең халыклар өстеннән хакимлек итүе болай сурәтләнә: «Йәһвә, син — безнең Атабыз. Без — балчык, ә син — безнең Чүлмәкчебез, һәм без барыбыз синең кулларыңның эшләре». Чүлмәкче балчыктан нинди савыт ясарга кирәк икәнен үзе карар итә. Балчык чүлмәкчегә нинди савыт ясарга икәнен әйтеп тора алмый. Шуны ук кешеләрнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре турында да әйтеп була. Кешеләрнең Аллаһыга үзләрен кайсы яктан һәм ничек үзгәртергә икәнен әйтеп торырга хакы юк, чөнки балчык чүлмәкчегә нинди савыт я чүлмәк ясарга кирәк икәнен әйтә алмый (Ирем. 18:1—5; Иремия 18:6 ны укы *).

4. Йәһвә кешеләрне мәҗбүри рәвештә төзәтеп торамы? Аңлатыгыз.

4 Йәһвә, чүлмәкче балчыктан савытны ясаган кебек, борынгы Исраилне төзәтеп торган. Ләкин Йәһвә белән чүлмәкче арасында зур аерма бар. Чүлмәкче балчыктан теләсә нинди чүлмәк ясый ала. Йәһвә исә кешеләргә ихтыяр иреген бүләк иткән. Кеше яхшы я начар булачакмы икәне аның үзеннән тора. Йәһвә үзенә буйсынырга мәҗбүр итеп, кешеләр өстеннән хакимлек итми. Ә, киресенчә, кешеләр Барлыкка Китерүче Йәһвәнең үзләрен төзәтеп торуына теләп юл бирергә тиеш (Ирем. 18:7—10).

5. Кеше Йәһвәнең шелтәсен кире какса, Ул, хакимлек итүче буларак, нәрсә эшләр?

5 Әгәр дә берәрсе үҗәтләнә һәм Чүлмәкченең төзәтүен кире кага икән, Йәһвә, хакимлек итүче буларак, нәрсә эшләр? Балчык берәр чүлмәк ясауга яраксыз булып китсә, гадәттәгечә, аның белән нәрсә эшлиләр? Чүлмәкче аннан башка савыт ясарга я хәтта аны читкә ташларга мөмкин. Балчыктан чүлмәк ясый алу-алмау күп очракларда чүлмәкченең осталыгына бәйле. Ләкин моны Чүлмәкчебез Йәһвә турында әйтеп булмый, ул һәрвакыт кешеләрне дөрес итеп төзәтә (Кан. 32:4). Кеше Аллаһының шелтәсен кабул итмәсә, ул үзе моңа гаепле була. Чүлмәкче Йәһвә кешеләрнең үз үгет-нәсыйхәтенә колак саламы, юкмы икәненә карап, аларга карата тиешле төзәтү чараларын куллана. Үгет-нәсыйхәтне кире какмаган кешеләр эшкә яраклы савыт булып китә. Мәсәлән, майланган мәсихчеләрдән — «шәфкать татырга лаеклы савытлардан» Йәһвә «хөрмәтле кулланыш өчен» савытлар ясый. Ә Аллаһы ихтыярына каршы килүчеләр «һәлакәт итәр өчен әзерләнгән һәм ярсу татырга лаеклы савытлар» булып китә (Рим. 9:19—23).

6, 7. Йәһвә Давыт һәм Шаул патшаны шелтәләгәндә, алар үзләрен ничек тоткан?

 6 Йәһвәнең төзәтү чараларының берсе — киңәш я үгет-нәсыйхәт бирү. Әйдәгез, Исраилнең беренче ике патшасы Шаул һәм Давытның мисалларын карап чыгыйк. Бу мисаллардан без Йәһвәнең төзәтеп торган кешеләр өстеннән ничек хакимлек иткәнен күрербез. Давыт патша Бирсәбия белән зина кылгач, бу аяныч нәтиҗәгә китергән булган. Давыт үзе патша булса да, Йәһвә аңа турыдан-туры үгет-нәсыйхәт биргән. Ул аның янына Нафан пәйгамбәрне җибәреп, аны шелтәләгән (2 Пат. 12:1—12). Давыт Йәһвәнең шелтәсен кабул иткәнме? Әйе, ул вөҗдан газабы кичергән һәм эшләгәненә үкенгән. Аллаһы моны күреп, аңа шәфкатен күрсәткән. (2 Патшалык 12:13 не укы *.)

 7 Шаул патша исә үзен башкача тоткан. Ул Йәһвә Аллаһының шелтәсен кире каккан. Йәһвә Шаул патша янына Шамуил пәйгамбәрне җибәреп, бар амалыклыларны һәм аларның бар малларын һәлак итәргә кушкан. Ләкин Шаул патша Йәһвә Аллаһыга буйсынмаган. Ул Агаг патшаны исән калдырган һәм мал арасыннан иң яхшыларын алып калган. Ни өчен? Бәлки, ул үзенә дан эзләгәндер (1 Патшалык 15:1—3, 7—9, 12). Шунда Йәһвә, Шаул янына Шамуил пәйгамбәрне җибәреп, аны шелтәләгән. Шаул патша Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтен кире какмаска, ә аны кабул итәргә тиеш булган. Әмма Шаул алай эшләмәгән. Ул бу очракта Йәһвәне тыңламаса да була дип уйлаган. Ул алып калган малдан файдаланып, ягъни аны Йәһвә Аллаһыга корбанга китереп була дип әйткән. Шаул патша Аллаһының хуплавыннан мәхрүм калган, һәм Йәһвә аны тәхеттән төшерергә булган (1 Патшалык 15:13—15, 20—22; 1 Патшалык 15:23 не укы *).

Шаул Йәһвәгә буйсынмаган. Ул аның шелтәсен кире каккан. ( 7 нче абзацны кара.)

Давыт вөҗдан газабы кичергән һәм Аллаһы шелтәсен кабул иткән. Ә сез Йәһвәгә үзегезне төзәтергә юл куясызмы? ( 6 нчы абзацны кара.)

ЙӘһВӘ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМЫЙ

8. Исраилнең Йәһвә биргән үгет-нәсыйхәтенә карашыннан без нинди сабак алабыз?

8 Йәһвә аерым кешеләргә генә түгел, ә хәтта халыкларга да үз үгет-нәсыйхәтенә колак салып үзгәрергә мөмкинлек бирә. Б. э. к. 1513 елны исраиллеләр, Мисырдагы коллыктан азат ителгәч, Аллаһы белән килешү төзегән. Исраил Йәһвәнең сайланган халкы булып киткән, һәм Бөек Чүлмәкче аларны, күрсәтмәләр биреп, төзәтеп торган. Ләкин исраиллеләр начар эшләр кылудан туктамаган. Алар хәтта башка халыкларның илаһларына табынган. Үз халкын төзәтер өчен, Йәһвә алар янына пәйгамбәрләрне кат-кат җибәргән (Ирем. 35:12—15). Исраиллеләр үзенчә эш иткәнгә, Йәһвә аларны каты җәзага тарткан. Ватып ташлауга гына яраклы чүлмәкне җимергән кебек, ассириялеләр — ун буынлы төньяк Исраил патшалыгын, ә бабыллылар ике буынлы көньяк Яһүд патшалыгын тар-мар иткән. Нинди зур сабак бу безнең өчен! Йәһвәнең үгет-нәсыйхәте, аңа колак салсак гына, безгә файда китерә.

9, 10. Нинәвәлеләр Йәһвәнең кисәтүенә колак салганмы?

9 Йәһвә шулай ук Нинәвә башкаласындагы ассириялеләргә үз кисәтүен җиткереп үзгәрергә мөмкинлек биргән. Ул Юныс пәйгамбәргә: «Нинәвигә барырга кузгал, ул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт. Чөнки андагы явызлыклар турындагы хәбәр Миңа килеп иреште»,— дип әйткән. Йәһвә Нинәвә шәһәрен юк итәргә булган, чөнки анда яшәгән кешеләр үзләрен бик начар тоткан (Юныс 1:1, 2; 3:1—4).

10 Ләкин Юныс пәйгамбәр Аллаһы чыгарган хөкемне игълан иткәч, «нинәвилеләр Аллага иман китергәннәр; олысыннан кечесенә кадәр ураза тотарга булганнар һәм тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, чүпрәккә төренгәннәр». Хәтта аларның патшалары «тәхетеннән торып өстеннән патша киемнәрен салган» һәм «чүпрәккә төренеп, көл өстенә утырган». Нинәвәлеләр Йәһвәнең шелтәсен кабул иткән һәм тәүбәгә килгән. Нәтиҗәдә, Йәһвә Нинәвәне юк итмәгән (Юныс 3:5—10).

11. Исраиллеләрне һәм нинәвәлеләрне төзәткәндә, Йәһвә үзенең кайсы сыйфатын ап-ачык күрсәткән?

11 Йәһвә, Исраилне үз халкы итеп сайлаган булса да, аларны җәзага тарткан. Нинәвәлеләр исә Аллаһының халкы булмаган. Ләкин Йәһвә аларга хөкемен игълан иткәч, алар аның кулында йомшак балчык булып киткән, һәм ул аларга үз мәрхәмәтен күрсәткән. Бу ике халыкның мисалы безгә Аллаһыбыз «кемнең кемлегенә карап хөкем итми» икәнен ап-ачык күрсәтә (Кан. 10:17).

ЙӘһВӘ ЮЛ КУЮЧАН

12, 13. а) Ни өчен Аллаһы шелтәсен кабул иткән кешеләргә карата үз ниятен үзгәртә? б) Йәһвәнең Шаул вә нинәвәлеләр белән кызганучан булуы аның турында нәрсәне ачыклый?

12 Аллаһы безне төзәткәндә, аның юл куючан булуы күренә. Йәһвә кешеләргә гадел хөкемен чыгарганына карамастан, алар тәүбә итсә, үз карарын үзгәртә ала. Мәсәлән, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә Шаулны Исраил патшасы итеп куюына үкенгән (1 Пат. 15:11). Ә тәүбә иткән һәм гөнаһ юлын калдырган нинәвәлеләр белән Аллаһы үзен башкача тоткан. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алла... аларны кызганды һәм җибәрергә әйткән бәла-казасын җибәрмәде» (Юныс 3:10).

13 «Кызганды» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе карашны я ниятне үзгәртү дигән мәгънәне белдерә. Шаулның очрагында Йәһвәнең аңа карата карашы үзгәргән. Ул башта аны патша итеп сайлаган, ә аннары аны тәхетеннән төшергән. Ни өчен? Шаулны патша итеп ялгыш куйгангамы? һич тә юк! Ул Шаул патшаны тыңламаучанлыгы аркасында тәхеттән төшергән. Тәүбә иткән нинәвәлеләр очрагында исә Йәһвә үз ниятен үзгәрткән һәм аларны исән калдырган. Белгәнебезчә, Чүлмәкчебез Йәһвә юл куючан, шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм ниятеннән кире кайтырга әзер. Моны белү безне бик юата!

ЙӘһВӘНЕҢ ШЕЛТӘСЕН КИРЕ КАКМАГЫЗ

14. а) Бүген Йәһвә безне нәрсә аша төзәтә? б) Йәһвәнең төзәтүенә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

14 Бүген Йәһвә безне Изге Язмалар һәм үз оешмасы аша төзәтә (2 Тим. 3:16, 17). Без аның киңәшләренә я үгет-нәсыйхәтләренә колак салырга тиеш. Бәлки, без күп еллар элек суга чумдырылганбыздыр я күп төрле вазифалар башкарабыздыр. Ләкин моңа карамастан, безгә Йәһвәнең киңәшләрен тыңларга кирәк. Шулай эшләсәк, без «хөрмәтле кулланыш өчен» савытлар булырбыз.

15, 16. а) Җыелыштагы вазифаларны үтәүдән мәхрүм калган кардәшләр нинди хисләр кичерергә мөмкин? Мисал китерегез. б) Шелтәләү аркасында туган оялу хисеннән арыныр өчен нәрсә эшләргә?

15 Йәһвә безне нинди юллар белән шелтәли? Мәсәлән, ул безгә кагыйдәләрен бирә я фикер йөртүебезне төзәтә. Кайвакыт исә, без ялгышканда, Йәһвә безгә җәза бирә. Нәтиҗәдә, без җыелыштагы вазифаларны үтәүдән мәхрүм калырга мөмкин. Өлкән булып хезмәт иткән Дэ́ннис * исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Акча белән акылсыз эш итеп, ул явызлык кылган. һәм шелтәләнгән булган. Җыелышта Дэннис өлкән булып инде хезмәт итми дигән белдерү яңгырагач, ул нинди хисләр кичергән? «Мин үземне сытылган һәм изелгән итеп хис иттем,— дип әйтә ул.— 30 ел дәвамында мин төрле вазифаларны башкардым. Мин гомуми пионер булдым, Вефильдә хезмәт иттем, хезмәттәш ярдәмче итеп һәм аннары өлкән итеп билгеләнгән идем. Моннан тыш, күптән түгел генә мин өлкә конгресста беренче тапкыр нотык сөйләдем. Кинәт кенә мин боларның барысыннан мәхрүм калдым. Оялудан тыш мин үземне оешмада кирәксез кеше итеп хис итә башладым».

16 Дэнниска үз тәртибен үзгәртергә туры килгән. Ләкин ул оялу хисеннән ничек арынган? Ул болай ди: «Мин рухи гадәтләремне сакларга тырыштым. Моннан тыш, мине кардәшләр һәм басмаларыбыздагы фикерләр бик юатты. Мин „Күзәтү манарасы“ 2009 ел, 15 август санындагы „Син башта җаваплы вазифа үтәгән идеңме? Яңадан хезмәт итәргә омтыл“ дигән мәкаләне укыдым. Анда язылганнар минем догаларыма җавап булды. „Җыелышта өстәмә йөкләмәләрең булмаган чакта үз рухилыгыңны ныгытырга тырыш“ дигән киңәш өчен мин аеруча рәхмәтле булдым». Дэннис Йәһвәнең шелтәсеннән нинди файда алган? Бу мәкаләдәге киңәшләргә колак салып, ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгыткан. Берничә ел узгач, ул яңадан хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә башлаган.

17. Гөнаһ кылган кешенең җыелыштан чыгарылуы аның оешмага кире кайтуында нинди роль уйнарга мөмкин? Мисал китерегез.

17 Җыелыштан чыгарылу да — Йәһвәнең төзәтү чарасы. Бу чара җыелышны гөнаһ кылган кешенең начар йогынтысыннан саклый һәм шул кешегә җыелышка кире кайтырга ярдәм итә (1 Көр. 5:6, 7, 11). Мәсәлән, Роберт исемле кардәш якынча 16 ел элек җыелыштан чыгарылган булган. Шул вакыт дәвамында аның әти-әнисе һәм абый-энеләре, Изге Язмалардагы күрсәтмәләр буенча эш итеп, аның белән аралашмаган да, аны сәламләмәгән дә. Вакыт узгач, Роберт җыелышка кайткан. Хәзер ул рухи яктан үсүен дәвам итә. Шулхәтле озак вакыттан соң Йәһвәгә һәм аның оешмасына кайтырга аны нәрсә этәргән? Аның сүзләре буенча, гаиләсенең нык торуы аңа бик зур тәэсир ясаган. Ул болай ди: «Туганнарым минем белән бераз гына аралашкан булса, минем хәлләремне белешеп торган булса, мин канәгать булыр идем, һәм минем, бәлки, Аллаһыга кайтырга теләгем тумас иде».

18. Йәһвә безне төзәткәндә, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

18 Бәлки, безне шул рәвешле төзәтергә кирәкмидер. Шулай да Бөек Чүлмәкче бездән савыт ясаганда, без үзебезне Давыт кебекме я Шаул кебек тотарбызмы? Бөек Чүлмәкче — безнең Атабыз. Ә «ата кеше үзенең сөйгән улын ничек шелтәләсә, Раббы да үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли». Шуңа күрә «Раббының шелтәсен кире какмыйк, Аның җәзасына рәнҗемик» (Гыйб. сүз. 3:11, 12).

^ 3 абз. Иремия 18:6: «Мин дә сезнең белән, Исраил йорты, шулай ук эш итә алмыйммы? — дип әйтә Йәһвә.— Менә, сез дә, Исраил йорты, минем кулымда, чүлмәкче кулындагы балчык кебек».

^ 6 абз. 2 Патшалык 12:13: «Давыт Нафанга: „Мин Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдым“,— дип әйтте. Нафан аңа болай җавап бирде: „Йәһвә синең гөнаһыңны кичерә. Син үлмәячәксең“».

^ 7 абз. 1 Патшалык 15:23: «Фетнә күтәрү — күрәзәчелек итү гөнаһы кебек, һәм үз-үзеңә таяну — сихерчелек итү я потларга табыну кебек бит. Син Йәһвә сүзен кире какканга, ул да сине, син патшалык итмәсен өчен, кире кага».

^ 15 абз. Исемнәр үзгәртелгән.