Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Туфанга кадәр яшәгән, Яратылыш 6:2, 4 тә искә алынган «Аллаһы угыллары» кемнәр булган?

 

Яратылыш 6:2 дә: «Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлекләрен күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап алалар иде»,— дип әйтелә.

Еврей Язмаларына гына кагылсак, «Аллаһы угыллары» я «Алла уллары» дигән сүзтезмәләр Яратылыш 6:2, 4 тә, Әюб 1:6; 2:1; 38:7 дә һәм Мәдхия 88:7 дә очрый. Бу шигырьләрдән «Аллаһы угыллары» турында нәрсәне белеп була?

Шик тә юк, Әюб 1:6 да телгә алынган «хак Аллаһының уллары» Аллаһы каршында җыелган рухи затлар булган. Алар арасында «җир буйлап үткән» Шайтан да булган (Әюб 1:7; 2:1, 2). Әюб 38:4—7 дә дә Аллаһы җирнең «нигез ташын» салганда, аны кычкырып мактаган «Аллаһы уллары» турында әйтелә. Ул вакытта кешеләр әле булмаган, шуңа күрә сүз, күрәсең, фәрештәләр турында бара. Шунысы ачык: Мәдхия 88:7 дә искә алынган «Алла уллары» да кешеләр түгел, ә Аллаһы каршында торган күктәге затлар.

Алайса, Яратылыш 6:2, 4 тә телгә алынган «Аллаһы угыллары» кемнәр алар? Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, бу шигырьләрдә күктән җиргә төшкән Аллаһының рухи уллары турында сүз бара.

Кайберәүләр фәрештәләрнең җенси мөнәсәбәтләргә керү теләкләре туа алганына шикләнә. Гайсәнең Маттай 22:30 дагы сүзләреннән күренгәнчә, күктәге затлар гаилә дә кормый, җенси мөнәсәбәтләргә дә керми. Шулай да бер очракта фәрештәләр кеше кыяфәтенә кереп җиргә төшкән булган. Алар җирдә яшәп, кешеләр белән бергә хәтта ашаган һәм эчкән (Ярат. 18:1—8; 19:1—3). Моннан шундый нәтиҗә ясап була: «Аллаһы угыллары» нәкъ шул ук рәвешле җиргә төшеп, хатын-кызлар белән якынлык кыла алган.

һәм, Изге Язмалар буенча, алар шулай эшләгән дә. Яһүд 6, 7 дә «үзләренә башта бирелгән урыннарын сакламаган һәм тиешле торакларын ташлап киткән» фәрештәләр турында әйтелә. Аларның кылган эшләре Содомдагы ир кешеләрнеке белән чагыштырыла; бу ир кешеләр табигый булмаган тән теләкләренә бирелеп гөнаһ кылган булган. Тегеләр дә, болар да «фахишәлеккә һәм табигый булмаган тән теләкләренә бирелгәннәр». Моңа охшаш башка бер өзектән — 1 Петер 3:19, 20 дән күренгәнчә, буйсынмаучан фәрештәләр «Нух көннәрендә» яшәгән (2 Пет. 2:4, 5). Каралган шигырьләрдән мондый нәтиҗә ясый алабыз: Содом белән Гоморадагы кешеләрнең кылган эшләрен Нух көннәрендәге фәрештәләрнең эшләре белән чагыштырып була.

Андый нәтиҗә ясау акыллы, чөнки Яратылыш 6:2, 4 тә искә алынган «Аллаһы угыллары» кеше кыяфәтендә җиргә төшеп хатын-кызлар белән әхлаксызлык кылган фәрештәләр булган.

Изге Язмаларда Гайсә «тоткындагы рухларга... вәгазьләде» дип әйтелә (1 Пет. 3:19). Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

Рәсүл Петер бу рухлар «борынгы заманнарда, Нух көннәрендә, буйсынмаучан булганнар» дип язган булган (1 Пет. 3:20). Күрәсең, Петер Шайтанның фетнәсенә килеп кушылган рухи затлар турында әйткән. Яһүд шәкерт тә «үзләренә башта бирелгән урыннарын сакламаган һәм тиешле торакларын ташлап киткән» фәрештәләрне искә алган. Ул язганча, Аллаһы аларны «дөм караңгылыкта, мәңгелек богауларда бөек көннең хөкеменә саклый» (Яһүд 6).

Нух көннәрендәге бу рухи затларның буйсынмаганнары нәрсәдән күренгән? Туфан килер алдыннан бу явыз рухлар кеше кыяфәтенә кереп җиргә төшкән, һәм, шулай итеп, Аллаһының ихтыярына каршы чыккан (Ярат. 6:2, 4). Моннан тыш, бу фәрештәләр хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән, ә бу аларның табигатьләренә гел дә хас булмаган. Аллаһы аларны башка ният белән барлыкка китергән (Ярат. 5:2). Йәһвә бу явыз һәм буйсынмаучан фәрештәләрне билгеләнгән вакытта юк итәчәк. Ә әлегә алар, Яһүднең сүзләре буенча, «дөм караңгылыкта», ягъни, рухи төрмәдә саклана.

Алайса, Гайсә бу «тоткындагы рухларга» кайчан вәгазьләгән һәм ничек итеп? Рәсүл Петернең сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә моны «рух буларак терелтелгәч» эшләгән (1 Пет. 3:18, 19). Петернең Гайсә аларга «вәгазьләде» дип әйткәне дә игътибарга лаек. Петер үткән заманны кулланган. Димәк, Гайсә аларга Петер үзенең беренче хатын язар алдыннан вәгазьләгән. Моннан шундый нәтиҗә ясап була: терелгәннән соң озак та узмастан, Гайсә явыз рухларга аларны көткән Аллаһының бар хөкемнәрен игълан иткән. Гайсә аларда өмет чаткыларын кабызып җибәрү максаты белән түгел, ә аларны хөкем итү максаты белән вәгазьләгән (Юныс 1:1, 2). Үлемгә кадәр тугры калып вә иманын саклап, һәм шуннан соң терелтелеп, Гайсә Шайтанның үзе өстеннән хакимлеге юк икәнен исбатлаган. Шуңа күрә аның шушы хөкем карарын мәгълүм итәргә хакы булган (Яхъя 14:30; 16:8—11).

Киләчәктә Гайсә Шайтанны да, явыз фәрештәләрне дә чылбырлап, упкынга ташлаячак (Лүк 8:30, 31; Ачыл. 20:1—3). Ә әлегә Аллаһы шул буйсынмаучан рухларны тирән рухи караңгылыкта тота; һәм аларның мәңгегә юк ителүе шөбһәсез (Ачыл. 20:7—10).