Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә берничә кеше аша күп кешене тукландыра

Гайсә берничә кеше аша күп кешене тукландыра

«Шуннан соң [Гайсә] икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар» (МАТ. 14:19).

1—3. Гайсәнең Битсәидә тирәсендә җыелган халыкны ничек тукландырганын сөйләп бирегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕЗНЕҢ эраның 32 елы. Пасах бәйрәме якынлашып килә. (Маттай 14:14—21 не укы.) Гайсә үз шәкертләре белән аулак җиргә — Гәлиләя диңгезенең төньяк ярында урнашкан Битсәи́дә авылы тирәсенә бара. Аңа, хатын-кызлар белән балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иярә.

2 Бу кешеләрне күрү белән Гайсә аларны кызгана башлый. Ул авыруларны савыктыра һәм халыкны Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтә. Кич җиткәч, шәкертләр Гайсәгә: «Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— дип әйтә. Ләкин Гайсә болай ди: «Сез аларга ашарга бирегез». Алар, күрәсең, бу сүзләргә гаҗәпләнә, чөнки аларның үзләре белән нибары биш икмәк һәм ике бәләкәй балык кына бар.

3 Халыкны кайгыртып, Гайсә могҗиза эшли. Бу могҗиза, башка могҗизалардан аермалы буларак, Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә язылган (Марк 6:35—44; Лүк 9:10—17; Яхъя 6:1—13). Гайсә кушканча, шәкертләр халыкка илле һәм йөз кешедән торган төркемнәргә бүленеп чирәмгә утырырга әйтә. Дога кылгач, ул икмәкне сындыргаларга һәм балыкны бүләргә тотына. Шуннан соң ризыкны үзе өләшер урынына, Гайсә аны «шәкертләренә бирә, ә алар халыкка тарата». һәм бөтен халык могҗизалы рәвештә берничә кисәк белән генә туклана. Уйлап карагыз, Гайсә меңләгән халыкны берничә кеше аша гына тукландырган. *

4. а) Гайсә иң беренче чиратта кешеләрне нинди ризык белән тукландырган, һәм ни өчен? б) Без бу һәм киләсе мәкаләләрдә нәрсәне карап чыгарбыз?

4 Ләкин Гайсә иң беренче чиратта үз шәкертләрен рухи ризык белән тукландырырга тырышкан. Ул аларның рухи ризык белән туклануларына, ягъни Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне белүләренә, мәңге яшәүләре бәйле булганын белгән (Яхъя 6:26, 27; 17:3). Гайсә халыкны тукландырып үзенең кызганучан кеше булуын күрсәткән. Нәкъ андый кеше булганга, Гайсә шәкертләре белән күп вакыт үткәреп аларны өйрәткән дә (Марк 6:34). Ләкин ул үзенең җирдәге хезмәте тәмамланып барганын һәм тиздән кире күккә кайтачагын белгән (Маттай 16:21; Яхъя 14:12). Гайсә күккә күтәрелгәч, шәкертләрен рухи яктан ничек тәэмин итеп торыр? Ул зур халыкны берничә шәкерте аша тукландырган кебек, күп кешене берничә кеше аша тукландырыр. Бу берничә кешене ничек танырга? Бу мәкаләдә Гайсәнең беренче гасырда берничә кеше аша майланганнарны ничек тукландырганы турында сүз барыр. Ә киләсе мәкаләдән без Гайсә бүген үз шәкертләрен кем аша тукландыра дигән мөһим сорауга җавап алырбыз.

Берничә кеше меңләгән халыкны тукландырган (4 нче абзацны кара.)

ГАЙСӘ БЕРНИЧӘ КЕШЕНЕ САЙЛЫЙ

5, 6. а) Шәкертләре рухи яктан тукландырылсын өчен, Гайсә үлеме алдыннан нинди мөһим карар кабул иткән? б) Шәкертләренең бик мөһим эш башкарачагын белеп, Гайсә нәрсә эшләгән?

5 Җаваплы гаилә башы, үзенең көтелмәгәндә үлә алачагын исәпкә алып, гаиләсе мохтаҗлыкка төшмәсен өчен бар кирәкле чаралар күрә. Гайсә дә, мәсихче җыелышның Башы булып киткәнче, күккә күтәрелгәннән соң шәкертләрен рухи яктан тукландырып торыр өчен чаралар күргән (Эфес. 1:22). Мәсәлән, үлеменә якынча ике ел калгач, ул бер мөһим карар кабул иткән. Гайсә күп кешене тукландырыр өчен берничә кешене сайлый башлаган. Ничек итеп? Әйдәгез, моны белик.

6 Төне буе дога кылганнан соң, Гайсә шәкертләрен җыеп, алар арасыннан 12 рәсүлне сайлап алган (Лүк 6:12—16). Киләсе ике ел ул алар белән бергә күп вакыт үткәргән. Гайсә аларны өйрәткән һәм аларга үрнәк күрсәткән. Ул рәсүлләре әле күп нәрсәгә өйрәнергә тиеш икәнен белгән; алар бит ул вакытта әле дә «шәкертләр» дип аталган (Мат. 11:1; 20:17). Ул, кирәкле күрсәтмәләр биреп, аларны хезмәтне һәрьяклап башкарырга өйрәткән (Мат. 10:1—42; 20:20—23; Лүк 8:1; 9:52—55). Гайсә аларны, күрәсең, үзенең күккә кире кайтуыннан соң алар башкарачак мөһим эшкә әзерләгән.

7. Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, рәсүлләрнең төп вазифалары нинди булган?

7 Рәсүлләр нинди эш башкарырга тиеш булыр соң? Безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәме якынлашып барган саен, рәсүлләрнең «күзәтче хезмәтен» башкарачаклары ачыкланып барган (Рәс. 1:20). Ләкин аларның төп вазифалары нәрсәдән гыйбарәт булыр? Моны терелгән Гайсәнең рәсүл Петер белән сөйләшүеннән белеп була. (Яхъя 21:1, 2, 15—17 не укы.) Гайсә кайбер рәсүлләр алдында Петергә болай дигән: «Бәрәннәремне тукландыр». Бу сүзләр белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул күп кешене тукландырырга тиеш берничә кеше санына рәсүлләр керәчәген ачыклаган. Моннан тыш, Гайсә үз «бәрәннәре» турында бик назлы кайгыртканын күрсәткән. *

ИЛЛЕНЧЕ КӨН БӘЙРӘМЕННӘН АЛЫП КҮП КЕШЕНЕ ТУКЛАНДЫРУ

8. Яңа шәкертләр Гайсәнең үзләрен кем аша тукландырганын белгәнме? Аңлатыгыз.

8 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән башлап үледән терелтелгән Мәсих үз рәсүлләре аша башка майланган шәкертләренә рухи ризык биреп торган. (Рәсүлләр 2:41, 42 не укы.) Шул көнне изге рух белән майланган мәсихче булып киткәннәр — яһүдләр һәм яһүдләр диненә күчкән кешеләр Мәсихнең шулай тукландырып торганын яхшы белгән. Рәсүлләргә ышанып, ул мәсихчеләр алардан «белем алуларын дәвам иткәннәр». Яңа шәкертләр Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрне белергә теләгән һәм моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен белгән. Алар, рәсүлләргә ышанып, Гайсәнең сүзләрен, эшләрен һәм аңа кагылышлы шигырьләрне аңлатып бирсеннәр дип сораган (Рәс. 2:22—36). *

9. Рәсүлләрнең Гайсә сарыкларын тукландырырга тиеш булганнарын һәрвакыт истә тотканнары нәрсәдән күренә?

9 Рәсүлләр Гайсәнең сарыкларын тукландырырга тиеш булганнарын һәрвакыт истә тоткан. Әйдәгез, рәсүлләрнең яңа җыелышта туган четерекле һәм бүленешләр чыгара алган мәсьәләне ничек хәл иткәненә күз салыйк. Шунысы кызык: бу мәсьәлә туры мәгънәдәге ризыкка кагылышлы булган. Көндәлек ризыкны өләшкәндә, кардәшләр грекча сөйләшкән тол хатыннарны санга сукмаган, ләкин еврейчә сөйләшкән тол хатыннар белән алар башкача мөгамәлә иткән. Рәсүлләр бу четерекле мәсьәләне ничек чишкән? «Унике рәсүл» шул «эшне» — ризык өләшү эшен күзәтер өчен җиде тәҗрибәле кардәшне билгеләгән. Рәсүлләрнең күбесе Гайсә могҗизалы рәвештә халыкны тукландырганда ризыкны тараткан булса да, хәзер алар җыелышка рухи ризык өләшү мөһимрәк икәнен аңлаган. Шуңа күрә алар үзләрен «Аллаһы сүзенә өйрәтү эшенә» багышлаган (Рәс. 6:1—6).

10. Мәсих Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр аша нинди эшләр башкарган?

10 Б. э. 49 елында әле җирдә яшәгән рәсүлләргә башка тәҗрибәле өлкәннәр дә кушылган булган. (Рәсүлләр 15:1, 2 не укы.) «Рәсүлләр белән өлкәннәр» Иерусалимда Җитәкче совет булып хезмәт иткән. Җыелыш Башы буларак, Мәсих бу тәҗрибәле кардәшләрнең кечкенә төркеме аша тәгълиматларга кагылышлы мәсьәләләрне чишкән һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә юнәлеш биргән (Рәс. 15:6—29; 21:17—19; Көл. 1:18).

11, 12. а) Йәһвә үз Улының җыелышларны беренче гасырда берничә кеше аша тукландырганын хуплаганмы? Аңлатыгыз. б) Кешеләр Мәсихнең җыелышларны кем аша тукландырганын кайдан белгән?

11 Гайсә Мәсих беренче гасырда җыелышларны Җитәкче Совет аша тукландырган. Йәһвә моны хуплаганмы? Шик тә юк, хуплаган! Ни өчен алай әйтеп була? Рәсүлләр китабында болай дип әйтелә: «Шәһәрләр аша үткәндә, алар [рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре] кардәшләргә Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кабул иткән карарларны, алар шул карарларны үтәсеннәр өчен, җиткергәннәр. Нәтиҗәдә, җыелышлар иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган» (Рәс. 16:4, 5). Бу шигырьләрдән күренгәнчә, җыелышлар Иерусалимдагы Җитәкче советның күрсәтмәләренә буйсынганга үсә барган. Димәк, Йәһвә үз Улының җыелышларны ничек итеп тукландырганын хуплаган. Шуны беркайчан да онытмыйк: Йәһвәнең ярдәменнән башка рухи уңышларга ирешеп булмый (Гыйб. сүз. 10:22; 1 Көр. 3:6, 7).

12 Шулай итеп, Гайсә зур халыкны тукландырганда да, үз шәкертләрен рухи яктан кайгыртканда да, бер үк принцип буенча эш иткән: ул күп кешене берничә кеше аша тукландырган. Моны аның җыелышларны кем аша тукландырганыннан күреп була. Рәсүлләр, ягъни Җитәкче советның беренче әгъзалары, Йәһвәнең үзләренә ярдәм итеп торганын башкаларга ачык раслый алган. Моның турында Рәсүлләр 5:12 дә болай дип әйтелә: «Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр башкарылган». * Шуңа күрә яңа шәкертләрнең: «Мәсих үз сарыкларын кем аша тукландыра микән?» — дигән сораулары туарга тиеш булмаган. Ләкин беренче гасырның ахырында хәл үзгәреп киткән.

Гайсәнең җыелышны кемнәр аша тукландырганы беренче гасырда ачык күренгән булган (12 нче абзацны кара.)

БАСУНЫ ЧҮП ҮЛӘНЕ БАСКАН ВАКЫТ

13, 14. а) Гайсә нинди куркыныч турында алдан кисәткән, һәм бу кайчан үтәлә башлаган? б) Җыелышка нинди ике яктан куркыныч янаган? (Өстәмәне дә кара.)

13 Гайсә җыелышка куркыныч янаячак дип алдан әйткән. Исегездәдер, ул үзенең бодай һәм чүп үләне турындагы мисалында, дошман килеп, яңа чәчелгән бодай (майланган мәсихчеләр) арасына чүп үләнен (христианнарны) чәчеп китәргә тиеш дип кисәткән. Тегеләргә дә, боларга да урак вакытына — «дөнья төзелешенең тәмамлануына» хәтле тимәячәкләр (Мат. 13:24—30, 36—43). Озакламый Гайсәнең сүзләре чынга аша башлаган. *

14 Мөртәтлек мәсихче җыелышка инде беренче гасырда үтеп керә башласа да, Гайсәнең тугры рәсүлләре ялган тәгълиматларның таралуын «тоткарлап торган» (2 Тис. 2:3, 6, 7). Ләкин соңгы рәсүл үлеп киткәч, мөртәтлек тамыр җәя башлаган. Чүп үләне бодай белән бергә гасырлар буе үсеп басуны баскан. Шул сәбәпле рухи ризыкны өләшкән кешеләр төркеме булмаган да. Ләкин бу хәл тиздән үзгәрергә тиеш булган. Әмма кайчан?

УРАК ӨСТЕ ҖИТКӘЧ РУХИ РИЗЫКНЫ КЕМ ӨЛӘШӘЧӘК?

15, 16. Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең җентекләп өйрәнүләре нинди уңышларга китергән, һәм нинди сорау туа?

15 Бодайның чүп үләне белән бергә үсү вакыты тәмамланып килгәндә, кайбер кешеләр хакыйкать белән бик кызыксына башлаган. Белгәнебезчә, 1870 елларда андый кешеләрнең кечкенә төркеме (соңрак алар үзләрен Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дип атаган), христиан диненнән һәм аның секталарыннан аермалы буларак, бергә җыелып Аллаһы Сүзен өйрәнә башлаган. Бу басынкы Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хакыйкатьне җентекләп эзләгән (Мат. 11:25).

16 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнүләре мул уңышларга китергән. Ул тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастырып һәм аларны ерак җирләрдә таратып, ялган тәгълиматларны фаш иткән һәм хакыйкатьне игълан иткән. Аларның алай эшләве күп эчкерсез кешеләрнең хакыйкатькә сусауларын баскан. Элек без Гайсә үз сарыкларын Изге Язмаларны Тикшерүчеләр аша инде 1914 елга кадәр тукландыра башлаган дип уйлый идек. Әмма бу шулай булмаган, чөнки бодай белән чүп үләне һаман да үсә барган, һәм рухи ризык өләшергә тиеш кешеләрнең төркеме әле оештырылмаган булган. Ул чакта чүп үләнен символлаштырган христианнарны бодайдан, ягъни мәсихчеләрдән, аеру вакыты әле җитмәгән.

17. 1914 елдан алып нинди мөһим вакыйгалар булган?

17 Узган мәкаләдән без урак өсте 1914 елда җиткәнен белдек. Шул елдан бирле күп мөһим вакыйгалар булган. Гайсә патша итеп тәхеткә утырган, һәм соңгы көннәр башланган (Ачыл. 11:15). 1914 елдан алып 1919 елның беренче беренче айларына кадәр Гайсә Атасы белән рухи гыйбадәтханәне тикшергән һәм чистарткан (Мал. 3:1—4). * Шуннан соң 1919 елда бодайны җыю чоры башланган. Ниһаять, Мәсихкә рухи ризыкны өләшү өчен төркем оештырырга вакыт җиткән!

18. Гайсәнең пәйгамбәрлегеннән күренгәнчә, ул кемне билгеләргә тиеш булган, һәм моңа бәйле нинди сорау туган?

18 Үзенең соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлегендә Гайсә рухи «ризыкны үз вакытында өләшер өчен» бер хезмәтчене билгеләячәк дип әйткән (Мат. 24:45—47). Бу хезмәтче кем булырга тиеш? Гайсә беренче гасырда җыелышларны берничә шәкерте аша тукландырган кебек, бүген дә күп кешене берничә кеше аша тукландыра. Ләкин соңгы көннәр башланганнан соң бу хезмәтчене ничек танырга дигән мөһим сорау туган. Гайсәнең пәйгамбәрлегенә кагылышлы бу һәм башка сорауларга без җавапны киләсе мәкаләдән алырбыз.

 

^ 3 абз. 3 нче абзац. Соңрак бер очракта, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмыйча, 4 000 ир кешене могҗизалы рәвештә тукландырганда, Гайсә ризыкны яңадан «шәкертләренә биргән, ә алар халыкка тараткан» (Мат. 15:32—38).

^ 7 абз. 7 нче абзац. Петер яшәгән вакытта Гайсә рухи ризык белән тукландырган бар «бәрәннәр» дә күктә яшәргә өметләнгән.

^ 8 абз. 8 нче абзац. Яңа шәкертләрнең «рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иткәннәреннән» рәсүлләр һәрвакыт өйрәтеп торган дигән нәтиҗә ясап була. Аларның биргән кайбер «белемнәре» Мәсихче Грек Язмаларының санына кергән китапларда язылган.

^ 12 абз. 12 нче абзац. Рәсүлләрдән тыш башкалар да изге рух биргән могҗизалы сәләтләр ала торган булган. Шулай да, күрәсең, күп очракларда аларга могҗизалы сәләтләр рәсүлләрнең үзләреннән я рәсүлләр алдында бирелгән булган (Рәс. 8:14—18; 10:44, 45).

^ 13 абз. 13 нче абзац. Рәсүл Паулның Рәсүлләр 20:29, 30 да язылган сүзләре буенча, җыелышка ике яктан куркыныч янаячак: мәсихчеләр арасына христианнар («чүп үләне») үтеп «керәчәк»; мәсихчеләр «арасыннан» кайберәүләр, мөртәтләр булып китеп, «хакыйкатьне бозып» сөйләячәк.

^ 17 абз. 17 нче абзац. Бу брошюраның 11 нче битендәге «Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән мәкаләнең 6 нчы абзацын карагыз.