Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Хәтта король таң калган!

Хәтта король таң калган!

1936 ЕЛНЫҢ август ае. Роберт белән Джордж Ни́збет Свазилендта (Көньяк Африка), король краалендә (африкалыларның аерым хуҗалыклары) Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләп йөри. Алар рупор белән җиһазландырылган машинада патефонны кабызып музыканы һәм Дж. Ф. Рутерфорд кардәшнең нотыгын яңгырата. Боларның барысы корольне — Собхуза II не таң калдыра. Алай гына да түгел, ул, Джорджның сүзләре буенча, «патефонны, пластинкаларны һәм рупорны сатып алырга була». «Без ни әйтергә дә белмәдек»,— дип әйтә Джордж.

Корольдән гафу үтенә-үтенә Роберт аңа бу җиһазларны сатып булмый дип аңлата, чөнки алар башка берәүнеке. Шунда король алар кемнеке дип сорый.

Роберт аңа: «Боларның барысы башка Корольнеке»,— дип җавап кайтара. Собхуза аңардан кем соң ул дип сорый. «Ул Гайсә Мәсих — Аллаһы Патшалыгының Патшасы»,— дип әйтә Роберт.

Собхуза зур ихтирам белән: «Алай икән! Минем аның әйберләренә бер дә тиясем килми. Ул бит бөек Король»,— ди.

Роберт болай дип яза: «Югары башлык [Собхуза король] күңелемдә тирән эз калдырды. Ул инглиз телендә йөгерек сөйләшсә дә, моның белән мактанып һәм горурланып йөрми иде. Ул саф күңелле һәм ачык йөзле кеше иде. Джордж музыканы тышта яңгыратканда, мин аның белән үз кабинетында 45 минут тирәсе сөйләшеп утырдым».

«Шул ук көнне без Свазиленд халкының милли мәктәбенә бардык,— дип дәвам итә сүзен Роберт.— Анда бер кызык очрак булды. Без директорга вәгазьләдек, һәм ул безне теләп тыңлады. Без аңа рупор белән җиһазландырылган машинабыз бар дидек һәм аңардан бөтен мәктәп алдында нотыклар яңгыратырга рөхсәт сорадык. Директор шатланып 100 гә якын укучыларны җыйды да, аларга мәктәп янындагы чирәмгә утырып тыңларга кушты. Бу урта мәктәптә малайлар җир эшкәртү, бакчачылык, балта һәм төзү эшләренә, инглиз телен һәм арифметиканы өйрәнә иде. Ә кызлар авыруларны карарга, өй эшләрен һәм башка төрле хезмәтләрне башкарырга өйрәнә иде». Бу мәктәпкә югары башлыкның әбисе нигез салган булган.

Нотыкны тыңлаган урта мәктәп укучылары. Свазиленд, 1936 ел

1933 елны теге кардәшләрне тыңлаган кебек, Собхуза король үз крааленә килеп торган пионерларны да рәхәтләнеп тыңлаган. Бервакытны ул үзенең 100 тән сакчысын җыеп, аларга Патшалык хәбәрен пластинкадан тыңларга кушкан. Ул безнең әдәбиятыбызны укыр өчен журналларыбызга язылган. Тиз арада король бар басмаларыбызны җыеп бетергән диярлек. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Британиянең колониаль хөкүмәте әдәбиятыбызны тыйса да, ул бар басмаларны саклап калган.

Собхуза II Лобамба шәһәрендәге үз крааленә килеп йөргән Йәһвә Шаһитләрен алга таба да кабул итеп торган. Ул аларның Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларын тыңлар өчен хәтта руханиларны да чакырган. Бер тапкыр Хе́лви Маша́зи исемле бер җирле Йәһвә Шаһите нотык сөйләгәндә Маттай китабының 23 нче бүлегендә язылганнарны аңлаткан. Шунда руханиларның төркеме ярсып үз урыннарыннан сикереп торган да, аны үз урынына утыртырга тырышкан. Әмма король моңа юл куймаган. Ул Машази кардәшкә сөйләргә дәвам итәргә кушкан. Җитмәсә, ул җыелган кешеләргә кардәш әйтеп киткән бар шигырьләрне язып барырга кушкан!

Башка бер очракта да пионер булып хезмәт иткән бер абый-кардәшнең нотыгын дүрт рухани тыңлаган. Алар: «Без бүтән руханилар түгел, без Йәһвә Шаһитләре»,— дип әйткән. Шуннан соң алар бу пионердан югары башлыкның китапларына охшаш берәр китап сораган.

1930 еллардан алып 1982 елга кадәр, ягъни үз үлеменә кадәр, югары башлык Йәһвә Шаһитләре белән һәрвакыт хөрмәт белән мөгамәлә иткән. Алай гына да түгел, ул беркемгә дә аларны, алар Свазиленд халкының йолаларын үтәмәсәләр дә, эзәрлекләргә ирек бирмәгән. Йәһвә Шаһитләре аңа моның өчен бик рәхмәтле булган һәм ул үлгәч бик кайгырган.

2013 елның башында Свазилендта яшәгән вәгазьчеләрнең саны инде 3 000 нән арткан. Бу илдә нибары 1 млн. 205 мең кеше яшәсә дә, 1 вәгазьчегә 384 кеше туры килә. 260 тан артык пионер 90 җыелышта хезмәт итә, ә 2012 елгы Искә алу кичәсенә 7 496 кеше килгән. Күрәсең, Свазилендта Йәһвә халкына әле күпләр кушылачак. Шик тә юк, Свазилендка 1930 елларда килә башлаган кардәшләр яхшы хәбәрнең таралуына зур өлеш керткән булган. (Төньяк Африкадагы архивыбыздан.)