Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әти-әниләр, балаларыгызны сабый чактан ук тәрбияләгез!

Әти-әниләр, балаларыгызны сабый чактан ук тәрбияләгез!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА болай дип әйтелә: «Менә, Ходайның мирасы — балалар; Аның бүләге — (ана) эченнән килгән табыш» (Мәд. 126:3). Шуңа күрә мәсихче әти-әниләрне балаларының тууы, һичшиксез, сөендерә.

Ләкин баланың тууы шатлык китерүдән тыш әти-әниләргә зур җаваплылык та өсти. Бала сау-сәламәт булып үссен өчен, аны файдалы ризык белән ашатырга кирәк. Ә аның рухи сәламәтлеге турында нәрсә әйтеп була? Бала чын гыйбадәт кылу ягына басып шул юлдан тайпылмасын өчен, аны рухи яктан тукландырырга һәм җитәкләргә, ягъни Изге Язмалардагы принципларга өйрәтергә кирәк (Гыйб. сүз. 1:8). Ә кайчан соң аны өйрәтә башларга? Моны ничек эшләргә?

ӘТИ-ӘНИЛӘР АЛЛАһЫНЫҢ ЯРДӘМЕНӘ МОХТАҖ

Борынгы Исраилнең Дан кабиләсеннән булган Маной исемле бер тугры кеше белән килеп чыккан хәлгә игътибар итик. Йәһвәнең бер фәрештәсе аның балага уза алмаган хатынына угыл табачак дип хәбәр иткән (Хак. 13:2, 3). Ул хатыны белән бу вакыйганы зарыгып көткәндер. Шулай да алар бик борчылган. «Гафу ит, Йәһвә, син яныбызга җибәргән хак Аллаһының кешесе, кабат килеп, булачак балабыз белән нәрсә эшләргә икәненә өйрәтсен иде»,— дип, дога кылган Маной (Хак. 13:8). Шул сүзләрдән күренгәнчә, алар балаларының тәрбияләве өчен борчылган. Шик тә юк, алар үз уллары Шимшонны Аллаһы канунына өйрәткән һәм бу яктан зур уңышларга ирешкән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «берникадәр вакыттан соң Йәһвә рухы аңарда [Шимшонда] эш итә башлаган». Нәтиҗәдә, Шимшон Исраилнең хакиме булып киткән һәм кодрәтле эшләр кылган (Хак. 13:25; 14:5, 6; 15:14, 15).

Маной туачак баласын тәрбияләргә өйрәтсен дип Йәһвәдән җитәкчелек сораган

Баланы кайчан өйрәтә башларга? Сабый чактан ук. Моны Тимутинең мисалыннан күреп була. Әнисе Әүникә һәм әбисе Лаисә аны «изге язмаларга... сабый чактан ук» өйрәткән (2 Тим. 1:5; 3:15). Әйе, Тимути Язмалар белән таныш булган.

Акыллы мәсихче әти-әниләр Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кыла һәм, балалары әле туганчы, аны ничек өйрәтербез дип уйлана. Гыйбрәтле сүзләр 21:5 тә язылганча, «тырыш кешенең уе-нияте — муллык». Баланы көткән ирле-хатынлы, сүз дә юк, бу вакыйгага җентекләп әзерләнә. Алар хәтта кирәкле әйберләрнең исемлеген төзәргә булыр. Моннан тыш, алар балалары белән бергә рухи эшләрдә катнашуларын да планлаштыра. Алар, боларның барысын исәпкә алып, балаларын тумыштан ук өйрәтергә тырышырга тиеш.

Балаларны тәрбияләүгә багышланган бер хезмәттә болай дип әйтелә: «Бала туганнан соң беренче айлар аның миенең үсешендә аеруча зур роль уйный. Ул вакытта синапсларның (нерв күзәнәкләренең бәйләнешләре) саны — алардан башка өйрәнү мөмкин түгел — егерме тапкырга арта» («Early Childhood Counts—A Programming Guide on Early Childhood Care for Development»). Шуңа күрә баланың аңына хакыйкатьне сеңдерер өчен бу кыска вакыттан җайлырак вакыт бармы?!

Пионер булып хезмәт иткән бер апа-кардәш үзенең кечкенә кызы турында болай дип әйткән: «Мин аны үзем белән вәгазьгә бер ай тулгач ук ала башладым. Ул барысын аңлап җиткермәсә дә, аның „тәҗрибәсе“, минемчә, үзенә зур файда китерде. Ике яшь тулгач, ул вәгазьдә кешеләргә оялмыйча трактатлар бирә башлады».

Баланы сабый чактан ук өйрәтү уңышлар китерә. Шулай да, һәр әти-әнигә билгеле булганча, баланы рухи яктан тәрбияләү җиңел бирелми.

«ВАКЫТНЫ МӨМКИН КАДӘР ЯХШЫРАК КУЛЛАНЫГЫЗ»

Гадәттәгечә, балалар бер урында тик утырмый я игътибарларын бер нәрсәгә озак туплый алмый. Кечкенә бала башта бер нәрсә белән, ә бер мизгелдән соң икенче нәрсә белән кызыксына башлый. Алар бит бар нәрсәне белергә тели. Әти-әниләр балаларын өйрәткәндә игътибарларын җәлеп итәр өчен нәрсә эшли ала?

Мусаның Канун 6:6, 7 дә язылган сүзләрен искә төшерик: «Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз! Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез һәм алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез». «Күңеленә сеңдерегез» дигән сүзтезмә берәр нәрсәне еш кына кабатлап өйрәтү дигән мәгънәне белдерә. Кечкенә бала яшь агач кебек: аңа регуляр рәвештә «су сибеп» торырга кирәк. Нәрсәне дә булса кабатлап тору олыларга мөһим нәрсәләрне истә тотарга ярдәм итә икән, кечкенә балаларга шулай эш итү бигрәк тә ярдәм итәр!

Балаларын хакыйкатькә өйрәтер өчен, әти-әниләргә алар белән күп вакыт үткәрергә кирәк. Бу дөньяда барысы да тиз үзгәреп торганга, вакытны моның өчен бүлеп кую авыр булырга мөмкин. Ләкин, рәсүл Паулның сүзләреннән күренгәнчә, рухи эшләр өчен «вакытны мөмкин кадәр яхшырак куллану» мөһим (Эфес. 5:15, 16). Моңа ничек ирешергә? Балаларын тәрбияләгән бер ирле-хатынлының мисалына кагылыйк. Апа-кардәш гомуми пионер булып хезмәт итә. Ә абый-кардәш өлкән буларак җыелышта җаваплы вазифалар үти һәм дөньяви эштә эшли. Алар кызларын өйрәтер өчен вакытны кайдан таба соң? Бу әти кеше болай ди: «Эшемә киткәнче иртә белән без кызыбызга „Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы“ннан берәр бүлек укыйбыз я „Изге Язмаларны һәр көн тикшерү“ брошюрасыннан көндәлек шигырьне карап чыгабыз. Кичкырын без аңа йоклар алдыннан нәрсә дә булса укыйбыз, ә вәгазьгә чыкканда, аны үзебез белән алабыз. Аның сабый чагының бер мизгелен дә әрәм итәсебез килми».

БАЛАЛАР УКЛАР ШИКЕЛЛЕ

Әлбәттә, без балаларыбызның җаваплы кешеләр булып үсүләрен телибез. Ләкин без иң беренче чиратта балаларны Аллаһыны яратсын дип тәрбиялибез (Марк 12:28—30).

Мәдхия 126:4 тә: «Аларның яшь уллары көчленең кулындагы уклар шикелле»,— дип әйтелә. Балалар уклар шикелле: аларны мишеньгә төзәп атарга кирәк. Укчы укны җәядән аткач, мишеньгә тидермәгән икән, ул бу хәлне инде үзгәртә алмый. Әти-әниләр дә «укларын», ягъни балаларын, үз кулларында чагыштырмача кыска вакыт дәвамында гына тотып тора. Ул вакыт эчендә аларга балаларының күңелләренә һәм аңнарына Изге Язмалардагы принципларны сеңдерергә тырышырга кирәк.

Үзенең рухи балалары турында рәсүл Яхъя болай дип язган: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 Яхъя 4). Әти-әниләр дә, балаларының «хакыйкатьтә йөрүләрен» белеп, үзләрен Яхъя кебек бәхетле хис итә.