Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Акыллы карарлар кабул итегез

Акыллы карарлар кабул итегез

«Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма» (ГЫЙБ. СҮЗ. 3:5).

1, 2. Сез карарлар кабул итәргә яратасызмы? Кабул иткән карарларыбызның барысы да дөресме?

һӘР көн без төрле карарлар кабул итәбез. Кайберәүләр берәр карар кабул итәр алдыннан беркем белән дә киңәшләшми. Андый кешеләрнең фикеренчә, аларның алай эшләргә хаклары бар, һәм башкалар аларга нинди карарлар кабул итәргә икәнен әйтеп торырга тиеш түгел. Башкалар исә мөһим нәрсәләргә кагылышлы карарларны кабул итәргә курка, ә кемдер китаплардан киңәш эзли я аны кешеләрдән сорый. Моның өчен алар хәтта күп акча түләргә әзер.

2 Безнең кайбер мәсьәләрне хәл итәргә вәкаләтебез юк. Шулай да без тормышыбызның күп өлкәләрендә төрле карарлар кабул итә алабыз (Гәл. 6:5). Әмма карарларыбызның кайберләре акыллы булмаска я файда китермәскә мөмкин.

3. Карарларны кабул итәр өчен, безгә кемнең ярдәме кирәк? Ни өчен кайбер очракларда берәр карар кабул итү җиңел түгел?

3 Тормышыбызның мөһим якларында без нәрсә эшләргә икәнен беләбез, чөнки Йәһвә безне бу яктан ярдәмсез калдырмый. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Аның ярдәмен кабул итсәк, без Йәһвә хуп күргән һәм үзебезгә файда китергән карарларны кабул итәрбез. Ләкин кайбер сораулар Аллаһы Сүзендә яктыртылмый. Андый очракларда нәрсә эшләргә? Мәсәлән, без урламаска тиешлегебезне беләбез (Эфес. 4:28). Ләкин кайбер кешеләр кыйбат булмаган яисә бик кирәкле нәрсәне рөхсәтсез дә алып була дип уйлый. Берәр очракларда ачыктан-ачык нәрсә эшләргә икәне әйтелмәсә, без нәрсәгә нигезләнеп карарлар кабул итәрбез? Безгә кирәкле җитәкчелекне кайдан табарга?

«АЕК ФИКЕРЛЕ» БУЛЫГЫЗ

4. Берәр карар кабул итәргә кирәк булганда, безгә еш кына нинди киңәш бирәләр?

4 Әйтик, берәр җитди хәл тугач, без имандашыбыздан нәрсә эшләргә икәнен сорыйбыз ди. Ул безгә аек фикерле бул дип киңәш бирә. Бу киңәш яхшы, чөнки Изге Язмаларда да карарлар кабул итәргә ашыкмаска киңәш ителә. Анда: «Ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 21:5). Ә алдын-артын уйлап карарлар кабул иткән кеше ничек эш итә? Ул туган хәл турында җентекләп уйлану, акыллы эш итү һәм бар якларны да исәпкә алу белән генә чикләнәме? Боларның барысын да эшләү мөһим. Әмма аек фикерле булу күбрәкне таләп итә (Рим. 12:3; 1 Пет. 4:7).

5. Ни өчен беркем дә тумыштан ук аек фикер йөртә белми?

5 Беркем дә тумыштан ук аек фикер йөртә белми. Гөнаһлы булганга, тәнебез дә, фикер йөртү рәвешебез дә камил түгел (Мәд. 50:7; Рим. 3:23). Өстәвенә, Йәһвәне һәм аның тәкъва нормаларын белгәнче, күбебезнең акыл күзләрен Шайтан «сукырайткан» булган (2 Көр. 4:4; Тит. 3:3). Шуннан мондый нәтиҗә ясап була: берәр нәрсә турында озак уйлаганнан соң үз тәҗрибәбезгә таянып билгеле бер карарга килсәк тә, карарыбыз дөрес булмаска мөмкин (Гыйб. сүз. 14:12).

6. Аек фикер йөртергә өйрәнер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

6 Бездән аермалы буларак, күктәге Атабыз Йәһвә бар яктан да камил (Кан. 32:4). Ул безгә фикер йөртү рәвешебезне үзгәртергә һәм аек фикер йөртергә өйрәнергә мөмкинлек бирә. (2 Тимутигә 1:7 не укы.) Мәсихчеләр буларак, без аек фикер йөртергә һәм акыллы карарлар кабул итәргә телибез. Шуның өчен без уйларыбызны буйсындырырга вә хисләребезне тыя белергә һәм Йәһвәдән аның уйлавы, хис итүе һәм эш итүе ягыннан үрнәк алырга тиеш.

7, 8. Башкалар безгә басым ясаганда я авырлыкларыбыз булганда, акыллы карар кабул итә алганыбызны нинди очрактан күреп була?

7 Кайбер иммигрантлар өчен яңа туган балаларын үз илләрендәге туганнарына җибәрү гадәти хәл булып тора. Шулай итеп, алар күченгән илдә үз эшләреннән туктамыйча акча эшли ала *. Мәсәлән, бер ирле-хатынлы чит илгә киткәч, аларның малайлары туган. Ул вакытта хатыны Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм рухи яктан үсә башлаган. Дуслар һәм туганнар бу ирле-хатынлыны балаларын әби-бабаларына җибәрергә кыстый башлаган. Ләкин хатыны шуны белгән: тәрбияләү вазифасын Аллаһы баланың әти-әнисенә йөкләгән (Мәд. 126:3; Эфес. 6:4). Ул нишләр? Күпләргә ияреп гореф-гадәтне саклармы? Я матди яктан авырлыклар туачагына һәм башкаларның үзен хөкем итәчәгенә карамастан Изге Язмалардагы принципларны тотармы? Ә сез андый хәлгә эләккән булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

8 Башкалар басым ясаганга, бу хатын-кыз күңел тынычлыгын югалткан. Ул Йәһвәгә күңелен бушатып, аңардан җитәкчелек сораган. Үзе белән өйрәнгән апа-кардәшкә һәм җыелыштагы башка кардәшләргә үз хәлен сөйләгәч, ул бу мәсьәләгә Йәһвә күзлегеннән чыгып карый башлаган. Шулай ук ул әти-әниләреннән аерым яшәгән бала эмоциональ яктан зыян күрә алганы турында уйланган. Изге Язмаларда язылганнар турында уйлангач, ул баланы әби-бабалары янына җибәрү дөрес булмас дигән нәтиҗәгә килгән. Җыелыштагылар бу ирле-хатынлыга ярдәм итеп торган, һәм балалары сау-сәламәт үсә барган. Нәтиҗәдә, иренең Изге Язмаларны өйрәнергә теләге туган, һәм ул хатыны белән бергә җыелыш очрашуларына йөри башлаган.

9, 10. Аек фикер йөрткән кеше ничек эш итә? Аек фикер йөртер өчен без нәрсә эшли алабыз?

9 Аек фикерле була алуыбызны башка очраклар да исбатлый. Андый очраклардан күренгәнчә, аек фикер йөрткән кеше үз тәҗрибәсенә я башкаларның карашларына таянып кына эш итми. Безнең камил булмаган акылыбыз һәм мәкерле йөрәгебез алга китеп я артка калып йөри торган сәгатькә охшаш. Дөрес йөрмәгән сәгатькә ышансак, зур проблемаларга дучар булуыбыз бар (Ирем. 17:9). Шуңа күрә безгә акылыбызны һәм йөрәгебезне Аллаһы нормаларын күздә тотып тикшереп торырга кирәк. (Ишагыйя 55:8, 9 ны укы *.)

10 Изге Язмаларда мондый яхшы киңәш бирелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Игътибар иткәнсездер, бу шигырьләрдә «үз белдегеңә таянма» дигән сүзләрдән соң «Аллаһыны юлдаш ит» дип әйтелә. Алай әйтү урынлы, чөнки Йәһвә генә камил рәвештә аек фикер йөртә. Шуның өчен карарлар кабул иткәндә, безгә Изге Язмаларны тикшереп теге я бу хәлгә Йәһвәнең карашын белергә тырышырга кирәк. Шул чакта без Йәһвә хуплаган карарлар кабул итәрбез. Аек фикерле буласыбыз килсә, безгә Йәһвә фикер йөрткән кебек фикер йөртергә тырышырга кирәк.

СИЗГЕРЛЕГЕГЕЗНЕ ӨЙРӘТЕГЕЗ

11. Акыллы карарлар кабул итәргә өйрәнер өчен, нәрсә таләп ителә?

11 Акыллы карарлар кабул итәргә һәм аларны тормышка ашырырга өйрәнү җиңелләрдән түгел. Моны аеруча күптән түгел хакыйкатьне кабул иткән я рухи яктан үсә генә башлаган кешеләр турында әйтеп була. Ләкин андый кешеләр дә уңышка ирешә ала. Изге Язмаларда алар йөрергә өйрәнә башлаган «сабыйлар» белән чагыштырыла. Сабый кечкенә адымнар ясап йөрергә өйрәнә. Акыллы карарлар кабул итәргә өйрәнә башлаган кешеләр дә шундый ук кечкенә адымнар ясап уңышка ирешә. Рәсүл Паул җитлеккән кешеләр турында болай дигән: «Алар үз сизгерлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткәннәр». «Куллану аша» һәм «өйрәткәннәр» сүзләрен әйтеп, Паул акыллы карарлар кабул итәргә өйрәнер өчен һәрвакыт тырышлыклар куярга кирәклегенә басым ясаган. Шуңа күрә күптән түгел хакыйкатьне кабул иткән кешеләр җитлеккән булыр өчен тырышлыклар куеп торырга тиеш. (Еврейләргә 5:13, 14 не укы.)

Көндәлек тормышыбызда дөрес карарлар кабул итеп, без сизгерлегебезне өйрәтәбез (11 нче абзацны кара.)

12. Сизгерлегебезне өйрәтер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

12 һәр көн безгә төрле карарлар кабул итәргә туры килә. Бер тикшерүдән күренгәнчә, карарларыбызның 40 процентын без уйламыйча һәм гадәтләребезгә буйсынып кабул итәбез. Мәсәлән, өйдән чыгар алдыннан без нәрсә кияргә уйлап торабыз. Кемнеңдер фикеренчә, теләсә нәрсә кисәң дә була һәм моның аркасында баш ватасы юк. Әмма безгә Йәһвә хезмәтчеләренә килешкән киемне сайлау мөһим (2 Көр. 6:3, 4). Кайберәүләр киемнәрне стильгә һәм модага карап сатып ала. Ләкин безгә берәр киемне сатып алыр алдыннан, ул тыйнакмы һәм кыйбатка төшмәсме дип уйланырга кирәк. Кечкенә нәрсәләрдә дөрес карарлар кабул итсәк, без сизгерлегебезне өйрәтербез, ягъни яхшылык белән яманлыкны аера белербез, һәм зур нәрсәләрдә дә акыллы карарлар кабул итәргә өйрәнербез (Лүк 16:10; 1 Көр. 10:31).

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ ТӘВӘККӘЛ БУЛЫГЫЗ

13. Кабул иткән карарыбызны үтәр өчен, нәрсә эшләү мөһим?

13 Дөрес карарга килсәк тә, аны тормышка ашыру җиңел булмаска мөмкин. Әйтик, берәрсе тәмәке тарту гадәтен ташларга булган ди. Әмма ихтыяр көче нык булмаганга, ул моны булдыра алмый. Кабул иткән карарыбызны үтәр өчен, безнең ихтыяр көчебез нык булырга тиеш. Ихтыяр көчен мускуллар белән чагыштырып була. Никадәр күп күнегүләр ясасак, мускулларыбыз шулкадәр ныгыр. Ләкин аларны эшләтеп тормасак, мускулларыбыз көчсезләнер. Ә ихтыяр көчебез турында әйткәндә, аны ныгытыр өчен безгә Йәһвәдән ярдәм сорап торырга кирәк. (Филипиялеләргә 2:13 не укы.)

14. Паул үз ихтыяр көчен ныгытыр өчен кайдан ярдәм эзләгән?

14 Яхшылык эшләү авыр булганына Паул да үз тәҗрибәсендә инанган. Ул: «Яхшылык эшлисем килә, әмма эшли алмыйм»,— дип язган. Нәрсә эшләргә тиешлеген белсә дә, аңа кайвакыт моны эшләү авыр булган. Ул болай дип әйткән: «Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә». Аның бу көрәше уңышсыз булганмы? һич тә юк. Паул: «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын!» — дигән (Рим. 7:18, 22—25). Башка бер хатта ул: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам»,— дип язган булган (Флп. 4:13).

15. Ни өчен без яхшылык кылырга тәвәккәл булырга тиеш?

15 Аллаһының күңелен табар өчен, безгә яхшылык кылырга карар итәргә һәм аны икеләнмичә үтәргә кирәк. Ильяс пәйгамбәрнең заманында булган вакыйгаларга игътибар итик. Ул Баалга табынган кешеләрне һәм мөртәтләр булып киткән исраиллеләрне Кармил тавына җыеп болай дип әйткән: «Күпме инде ике төрле фикер йөртеп, ике аякка да аксап була? Йәһвә хак Аллаһы икән, аңа иярегез, Баал икән, аңа иярегез» (3 Пат. 18:21). Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиешлеген белсәләр дә, исраиллеләр «ике аякка да аксаган». Моңарчы күп гасырлар элек яшәгән Йошуа исә башкача эш иткән. Ул исраиллеләргә болай дигән: «Әгәр сезнең Йәһвәгә хезмәт итәсегез килмәсә, бүген кемгә хезмәт итәчәгегезне сайлагыз... Әмма мин һәм минем йортым, без, Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез» (Йошуа 24:15). Йошуаның һәм башка тугры исраиллеләрнең шулай эш итүләре ничек фатихаланган? Алар Вәгъдә ителгән җиргә, ягъни «сөт белән бал аккан җиргә» кергән булган (Йошуа 5:6).

ФАТИХАЛАР КҮРЕР ӨЧЕН АКЫЛЛЫ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТЕГЕЗ

16, 17. Аллаһы ихтыярына буйсынып карарлар кабул итсәк, без нинди файда алырбыз?

16 Күптән түгел генә суга чумдырылган бер абый-кардәшнең мисалын карап китик. Ул хатыны белән өч кечкенә баласын тәрбияли. Бер көнне эшендәге бер хезмәттәше аны башка эш урынына күчәргә чакырган. Анда күп акча да түләгәннәр, өстенлекләр дә биргәннәр. Кардәшебез бу тәкъдим турында уйланып дога кылгач, хезмәт хакы югары булмаса да, әлеге эшеннән китмәскә булган. Ул бу карарны ял көннәрендә җыелыш очрашуларына йөрер өчен һәм гаиләсе белән вәгазьдә катнашыр өчен кабул иткән. Ул, яңа эшкә күчкән булса, аның андый мөмкинлеге булмаячагын аңлаган. Ә сез андый очракта нәрсә эшләр идегез?

17 Яңа эшкә керүем Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне бозарга мөмкин дип уйлагач, абый-кардәшебез шул акчалы эшкә кермәскә булган. Ул андый карар кабул иткәненә үкенгәнме? һич тә юк. Ул Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне саклау күп итеп акча алуга караганда үзе һәм гаиләсе өчен мөһимрәк дип санаган. Аларның ун яшьлек олы кызлары әти-әнисен, кардәшләрне һәм Йәһвәне яратуы турында әйткән. Ул үз тормышын Йәһвәгә багышлап суга чумдырылырга теләгәнен дә белдерткән. Боларның барысы бу абый-кардәш белән хатынын бик сөендергән. Шул кыз, әтисеннән үрнәк алып, үз тормышында Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куйган.

Акыллы карарлар кабул итегез һәм Аллаһы халкы арасында булудан шатлык табыгыз (18 нче абзацны кара.)

18. Ни өчен һәр көн акыллы карарлар кабул итү мөһим?

18 Муса пәйгамбәр исраиллеләрне чүл буйлап йөрткән кебек, Гайсә Мәсих тә Шайтан дөньясында яшәгән Аллаһы халкын инде күп еллар җитәкли. Шайтанның дөньясы тиздән юк ителгәч тә, Гайсә, Йошуа исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә керткән кебек, безне вәгъдә ителгән гаделлек хөкем сөргән яңа дөньяга кертәчәк (2 Пет. 3:13). Элек безнең фикер йөртүебез бозык иде һәм начар гадәтләребез бар иде, без бу бозык дөнья нормалары буенча яши идек һәм дөньяви максатларга омтыла идек. Йәһвә көне якынлашып барганын күздә тотып, элекке юлларыбызга кире кайтмыйк. Моның урынына Аллаһының үзебезгә карата ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп торыйк (Рим. 12:2; 2 Көр. 13:5). Йәһвә безне мәңге фатихалап торсын өчен, акыллы карарлар кабул итик һәм аңа ярарга тырышыйк. (Еврейләргә 10:38, 39 ны укы.)

^ 7 абз. Балаларны әти-әниләренең туган илләренә җибәрүнең башка сәбәбе дә бар. Әби-бабалар еш кына оныклары белән дуслары вә туганнары алдында мактана.

^ 9 абз. Ишагыйя 55:8, 9: «Сезнең уйларыгыз минем уйларым түгел, һәм сезнең юлларыгыз минем юлларым түгел,— дип әйтә Йәһвә.— Күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем уйларым сезнең уйларыгыздан югарырак».