Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең исебезгә төшереп торган васыятьләре ышанычлы

Йәһвәнең исебезгә төшереп торган васыятьләре ышанычлы

«Сез мин язганнар турында белсәгез дә... болар турында хәтерегезгә һәрвакыт төшереп торачакмын» (2 ПЕТ. 1:12).

1. Җыелыш очрашуларыбызда нинди темалар кат-кат карала, һәм бу безгә нинди файда китерә?

ӨЙРӘНҮ мәкаләсен әзерләгәндә, бәлки, сезнең: «Моңа охшаш теманы без яңа гына карап чыктык түгелме соң?» — дип уйлап куйганыгыз бардыр. Мәсихче очрашуларына инде күпмедер вакыт йөри торган кешеләр кайбер темаларның вакыт-вакыт кабатланганына игътибар итә. Рухи яктан тукланыр өчен, безгә Аллаһы Патшалыгы, йолым, шәкертләр әзерләү эше һәм мәсихчеләргә хас сыйфатлар, мәсәлән, мәхәббәт вә иман турындагы мәкаләләрне өйрәнеп торырга кирәк. Андый мәкаләләрне кат-кат өйрәнсәк, без рухи яктан нык калырбыз һәм «тыңлаучылар гына» түгел, ә «сүзне үтәүчеләр» дә булырбыз (Ягък. 1:22).

2. а) Аллаһы үз васыятьләрен нәрсә ярдәмендә исебезгә төшереп тора? б) Ни өчен Аллаһы кануннарын кешеләрнеке белән чагыштырып булмый?

2 Изге Язмаларда кануннар һәм боерыклар язылган. Алар ярдәмендә Аллаһы үз васыятьләрен исебезгә төшереп тора. Кешеләрнең кануннарыннан аермалы буларак, Йәһвәнең кануннары һәм боерыклары һәрвакыт ышанычлы. Аларны камилләштерәсе юк. Аларның кайберләре билгеле бер вакытта я очракта гына кулланырлык булган булса да, алар искермәгән. Мәдхия җырлаучы моның турында: «Синең кануның һәрвакыт гадел»,— дип әйткән (Мәд. 118:144).

3, 4. а) Йәһвә үз васыятьләрен нәрсә өчен бирә? б) Аллаһының васыятьләрен үтәү исраиллеләргә нинди файда китерер иде?

3 Йәһвә кайвакыт васыятьләрен үз халкын кисәтер өчен бирә. Ул Исраил халкын үз пәйгамбәрләре аша кисәтеп торган. Мәсәлән, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирнең бусагасында басып торганда, Муса аларны болай дип кисәткән: «Күңелегез алданып, аның юлыннан тайпылудан, башка илаһларга хезмәт итүдән һәм табынудан сакланыгыз. Югыйсә, Раббының сезгә ачуы кузгалыр» (Кан. 11:16, 17). Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы, үз халкын кисәтергә теләп, аңа күп кенә васыятьләр биргән.

4 Башка очракларда исә Йәһвә исраиллеләрне үзеннән куркып аны хөрмәт итәргә, тыңларга һәм аның исемен изгеләндерергә өндәп торган (Кан. 4:29—31; 5:28, 29). Бу васыятьләрен үтәгән булсалар, ул аларны мул итеп фатихалар иде (Лев. 26:3—6; Кан. 28:1—4).

ИСРАИЛ АЛЛАһЫНЫҢ ВАСЫЯТЬЛӘРЕН ҮТӘГӘНМЕ?

5. Ни өчен Аллаһы һизәкия патшаны яклаган?

5 Исраилнең тарихыннан күренгәнчә, Аллаһы һәрвакыт үз сүзен тоткан. Мәсәлән, Ашшур иленең патшасы Сеннахирим Яһүд җиренә һөҗүм иткәч һәм һизәкия патшаны үтерергә ниятләгәч, Йәһвә үз фәрештәсен җибәреп аны яклаган. Бер төн эчендә Аллаһы фәрештәсе Ашшур гаскәриенең «бар кыю һәм көчле сугышчыларын» кырып бетергән. Шунда Сеннахирим хурлыкка калып үз иленә кайтып киткән (2 Елъ. 32:21; 4 Пат. 19:35). Ни өчен Аллаһы һизәкия патшаны яклаган? Чөнки «ул Йәһвәгә ябышкан һәм... [аның] әмерләрен үтәп, аңа иярүен дәвам иткән» (4 Пат. 18:1, 5, 6).

Йошия Йәһвәнең васыятьләрен үтәгән һәм чын гыйбадәт кылу ягында торган (6 нчы абзацны кара.)

6. Йошия патшаның иманы нәрсәдән күренгән?

6 Йәһвәгә тыңлаучан булган башка бер патшаның — Йошиянең мисалын карап китик. Сигез яшьтән үк «ул Йәһвә дөрес дип санаганны эшләгән... һәм уңга да, сулга да тайпылмаган» (2 Елъ. 34:1, 2). Ул потларга табынуны юк иткән һәм чын гыйбадәт кылуны торгызган. Моннан аның Йәһвәгә иманы күренгән. Аның бу эшләре үзенә генә түгел, ә бар халыкка да фатихалар китергән. (2 Елъязма 34:33 не укы *.)

7. Исраиллеләр Йәһвәнең кануннарына буйсынмый башлагач, моның нәтиҗәсе нинди булган?

7 Кызганычка каршы, Исраил халкы Аллаһының кануннарына еш кына буйсынмаган. Гасырлар буе алар Йәһвәгә буйсыныр-буйсынмас яшәгән. Иманнары зәгыйфьләнгәч, аларны, рәсүл Паул әйткәнчә, «төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп» йөргән (Эфес. 4:13, 14). Аллаһы аларны, аның васыятьләрен үтәмәсәләр, ачы җимешләр татыячак дип алдан кисәткән булган. һәм шулай булган да (Лев. 26:23—25; Ирем. 5:23—25).

8. Исраилнең тарихыннан без нинди сабак ала алабыз?

8 Исраилнең тарихыннан без нинди сабак ала алабыз? Аллаһы, аларга васыятьләрен искә төшереп торган кебек, бүген дә үз хезмәтчеләренә киңәшләр һәм үгет-нәсыйхәтләр биреп тора (2 Пет. 1:12). Аллаһы Сүзен укыганда, без Йәһвәнең васыятьләрен искә төшереп торабыз. Безнең ихтыяр ирегебез бар, шунлыктан без Йәһвәнең боерыкларын үтәргәме я үзебез тугры дип санаган юлдан барыргамы икәнен үзебез сайлыйбыз (Гыйб. сүз. 14:12). Ни өчен без Йәһвәнең васыятьләрен ышанычлы дип саный алабыз? Аларны үтәү безгә нинди файда китерә ала? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.

АЛЛАһЫГА БУЙСЫНЫП ЯШӘГЕЗ

9. Исраиллеләр чүл буйлап йөргәндә, Йәһвә үзләрен җитәкләп торганына ышандырыр өчен нәрсә эшләгән?

9 Исраиллеләр «куркыныч чүл» буйлап йөргәндә, Йәһвә аларга 40 ел дәвамында үзләрен ничек җитәкләячәген, яклап торачагын һәм кайгыртачагын әйтмәгән. Шулай да ул исраиллеләрне үзенә ышанып булганына һәм аның әмерләре ышанычлы икәненә инандырып торган. Көндез болыт баганасында, ә төнлә ут баганасында исраиллеләр алдыннан барып, Йәһвә аларны кырыс табигатьле җирләрдә җитәкләп торганын исләренә төшергән (Кан. 1:19; Чыг. 40:36—38). Ул аларны башка яклардан да кайгырткан. «Аларның киемнәре дә тузмаган, аяклары да шешмәгән». Шик тә юк, «алар һичнәрсәгә дә мохтаҗ булмаган» (Них. 9:19—21).

10. Йәһвә үз халкын бүген нәрсә аша җитәкли?

10 Бүген Аллаһы хезмәтчеләре гадел яңа дөньяның бусагасында басып тора. Без Йәһвәнең үзебезне җитәкләп торып «бөек афәт» вакытында коткара алачагына ышанабызмы? (Мат. 24:21, 22; Мәд. 118:40, 41). Әлбәттә, Йәһвә безне яңа дөньяга кертер өчен алдыбыздан болыт баганасында да, ут баганасында да бармый. Әмма без уяу булып калсын өчен, ул безне оешмасы аша җитәкли. Мәсәлән, безгә Изге Язмаларны шәхси рәвештә укып, Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәреп, һәрвакыт җыелыш очрашуларына йөреп һәм вәгазьдә катнашып рухилыгыбызны ныгытырга кирәк дип еш кына киңәш ителә. Без бу киңәшләргә колак салабызмы? Алай эшләсәк, безнең иманыбыз нык булачак, һәм без яңа дөньяга керәчәкбез.

Йәһвәнең васыятьләрен үтәп Патшалык Залларыбызда саклык чараларын күрик (11 нче абзацны кара.)

11. Аллаһы безне кайгыртканга нинди киңәшләр бирә?

11 Йәһвәнең боерыкларын үтәп, без рухи яктан да нык калабыз, дөрес карарлар да кабул итәбез. Мәсәлән, без матди әйберләргә аек караш белән карарга һәм гади күз сакларга тырышабыз. Шуңа күрә без физик ихтыяҗларыбыз турында уйлаганда артык борчылмыйбыз. Өстәвенә, без тышкы кыяфәткә, файдалы күңел ачу һәм белем алу турындагы киңәшләр буенча эш итеп, күп файда алабыз. Ә йортыбызда, машинабызда һәм Патшалык Залларында саклык чараларын күрүгә вә башка көтелмәгән хәлләргә әзер булуга кагылышлы киңәшләр турында әйтәсе дә юк. Аллаһы андый киңәшләрне безне кайгыртканга бирә.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДАГЫ МӘСИХЧЕЛӘР АЛЛАһЫ ВАСЫЯТЬЛӘРЕН ҮТӘП ТОРГАН

12. а) Гайсә үз шәкертләренә нәрсә турында кат-кат әйткән булган? б) Нинди очрак Петернең күңелендә тирән эз калдырган, һәм без үзебезне ничек тотарга тиеш?

12 Беренче гасырда Аллаһы үз халкына васыятьләрен һәрчак хәтерләренә төшереп торган. Гайсә үз шәкертләренә басынкылык үстерергә кирәклеге турында кат-кат әйткән булган. Ләкин ул моны әйтү белән генә чикләнмәгән. Ул, үзе дә басынкы булып, аларга үрнәк күрсәтеп торган. Үләр алдыннан соңгы төнне Гайсә, үз рәсүлләре белән җыелып, Пасах бәйрәмен үткәргән. Алар ашаган вакытта, Гайсә табын яныннан торып, аларның аякларын юган, ягъни коллар хезмәтен башкарган (Яхъя 13:1—17). Бу очрак аларның күңелләрендә тирән эз калдырган. Шул вакыйгадан соң якынча 30 ел узгач, бу кичне Гайсә белән бергә үткәргән рәсүл Петер үз имандашларына басынкылыкның мөһимлеге турында язган (1 Пет. 5:5). Гайсәдән үрнәк алып, без дә бер-беребезгә карата басынкы булырга тиеш (Флп. 2:5—8).

13. Гайсә нинди сыйфатка басым ясап торган?

13 Гайсә үз шәкертләренә иманны да ныгытырга кирәк дип кабат-кабат әйткән. Җенле малайдан явыз рухны куып чыгара алмагач, алар Гайсәдән: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сораган. «Иманыгыз зәгыйфь булганга. Сезгә хак сүз әйтәм: иманыгыз горчица орлыгы кадәр генә булса да... сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак»,— дип җавап кайтарган аларга Гайсә (Мат. 17:14—20). Ул иманның мөһимлегенә һәрвакыт басым ясаган. (Маттай 21:18—22 не укы.) Конгрессларда һәм җыелыш очрашуларында бирелгән файдалы киңәшләргә колак салып, сез үз иманыгызны ныгытасызмы? Билгеле, андый очрашулар — шатлыклы вакыйга. Әмма аларга йөрүебездән, иң мөһиме, Йәһвәгә иман итүебез күренә.

14. Ни өчен безгә бүген мәсихчеләргә хас ярату үстерергә кирәк?

14 Мәсихче Грек Язмаларында бер-беребезне ярату турында күп кенә әйтелгән. Гайсә икенче мөһим әмер «якыныңны үзеңне яраткандай ярат» дип әйткән булган (Мат. 22:39). Гайсәнең бер анадан туган энесе Ягъкуб та мәхәббәт «патша кануны» дип язган булган (Ягък. 2:8). Рәсүл Яхъя болай дигән: «Кадерле кардәшләр, мин сезгә яңа әмер турында түгел, ә сездә инде баштан ук булган әмер хакында язам. Шул элеккеге әмер — сез ишеткән сүз ул» (1 Яхъя 2:7, 8). «Элеккеге әмер» дип әйтеп, Яхъя ярату турындагы әмерне күздә тоткан. Гайсә бу әмерне дистәләгән еллар элек, ягъни «баштан ук», биргән. Шуңа күрә Яхъя аны «элеккеге әмер» дип атаган. Ләкин бу әмер билгеле бер мәгънәдә «яңа» да булган, чөнки бу ярату фидакарь булган, һәм шәкертләр моңарчы булмаган авырлыклар белән очрашып нәкъ андый яратуны күрсәтергә тиеш булган. Мәсихнең шәкертләре буларак, без Йәһвәнең васыятьләрен кадерлибезме? Аларны үтәсәк, без бу эгоистик дөньяга хас рух күрсәтүдән сакланырбыз һәм якыннарыбызны яратырбыз.

15. Гайсәнең төп вазифасы нинди булган?

15 Гайсә һәрбер кеше белән кызыксынган. Авыруларны һәм хәлсезләрне савыктырганда да, үлеләрне терелткәндә дә, ул кешеләрне кайгырткан. Әмма аның төп вазифасы кешеләрне савыктыру түгел, ә аларга вәгазьләү һәм аларны өйрәтү булган. һәм аның бу эшеннән кешеләр күбрәк файда алган. Гайсә беренче гасырда савыктырган һәм үледән терелткән кешеләр иртәме-соңмы картаеп үлгән. Ләкин яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр мәңге яшәячәк (Яхъя 11:25, 26).

16. Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшләре никадәр киң башкарыла?

16 Гайсә беренче гасырда вәгазьләгән яхшы хәбәр безнең көннәрдә бөтен дөнья буенча таратыла. Гайсә әле җирдә булганда үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип кушкан (Мат. 28:19). Алар аның әмерен үтәгән, без дә үтибез. Җиде миллионнан артык Йәһвә Шаһите 230 дан артык илдә Аллаһы Патшалыгы хакындагы хәбәрне ашкынып вәгазьли. Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләре миллионлаган кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнә. Бу вәгазь эше безнең соңгы көннәрдә яшәвебезне исбатлый.

ЙӘһВӘГӘ ТАЯНЫЙК

17. Паул белән Петер үз кардәшләренә нинди киңәшләр биргән?

17 Сүз дә юк, Аллаһы үз васыятьләрен беренче гасырдагы мәсихчеләрнең хәтерләренә төшереп торганга, алар тугры калган. Рәсүл Паул әле Римда тоткынлыкта булганда, Тимутине: «Мин сиңа сөйләгән файдалы сүзләрне киләчәктә дә үрнәк итеп тот»,— дип өндәгән (2 Тим. 1:13). Аның сүзләре Тимутине рухландырып җибәргәндер. Рәсүл Петер дә имандашларын чыдамлылык белән тотнаклылык үстерергә һәм бер-берсен туганнарча яратырга дәртләндергән. Шуннан соң ул: «Сез мин язганнар турында белсәгез дә һәм... хакыйкатьтә нык торсагыз да, болар турында хәтерегезгә һәрвакыт төшереп торачакмын»,— дип әйткән (2 Пет. 1:5—8, 12).

18. Беренче гасырдагы мәсихчеләр рәсүлләрнең киңәшләренә нинди карашта булган?

18 Беренче гасырда яшәгән Паул белән Петер үз хатларында «изге пәйгамбәрләр элек әйткән сүзләрне» кардәшләрнең исләренә төшергән (2 Пет. 3:2). Кардәшләр рәсүлләрнең сүзләренә рәнҗегәнме? Юк, чөнки алар шуны белгән: бу киңәшләрне аларга Аллаһы үзләрен яратканга һәм аларның тугры калуларын теләгәнгә биргән (2 Пет. 3:18).

19, 20. Ни өчен без Йәһвәнең васыятьләрен ышанычлы дип санарга тиеш, һәм аларны үтәү безгә нинди файда китерә?

19 Без Йәһвәнең Изге Язмаларда язылган васыятьләре ышанычлы булуына шикләнмәскә тиеш. (Йошуа 23:14 не укы *.) Изге Язмалардан без Аллаһының камил булмаган кешеләр белән мең еллар ничек мөгамәлә иткәнен беләбез. Бу безгә файда китерер өчен язылган (Рим. 15:4; 1 Көр. 10:11). Без шулай ук Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеп барганын күрәбез. Пәйгамбәрлекләрне алдан әйтелгән васыятьләр белән тиңләштереп була. Мәсәлән, «соңгы көннәрдә» миллионлаган кеше чын гыйбадәт кылу тавына җыелачак дип алдан әйтелгән булган, һәм бу пәйгамбәрлек бүген үтәлеп бара (Ишаг. 2:2, 3). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, дөнья хәле дә начарланганнан-начарлана бара. Гайсәнең сүзләре дә чынга аша: вәгазь эше бөтен дөнья буенча башкарыла (Мат. 24:14).

20 Без Барлыкка Китерүчебезгә тулысынча ышана алабыз. Безгә аның васыятьләрен дә ышанычлы дип санарга кирәк. Розеллен исемле бер апа-кардәш нәкъ шулай эшли дә. Ул болай дип сөйли: «Йәһвәгә күбрәк таяна башлагач, мин аның үземне кайгыртып ярдәм итеп торганына ныграк инана башладым». Йәһвә исебезгә төшереп торган васыятьләрне үтәү безгә дә файда китерсен.

^ 6 абз. 2 Елъязма 34:33: «Шуннан соң Йошия Исраил улларының барлык җирләреннән җирәнгеч нәрсәләрне юк итте һәм Исраилдә яшәгәннәрнең барысына үзләренең Аллаһысы Йәһвәгә яңадан хезмәт итә башларга кушты. Аның исән чагында халык ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә юлыннан тайпылмады».

^ 19 абз. Йошуа 23:14: «Үләр вакытым җитте. Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады».