Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең искә төшерүләре күңелегезнең сөенече булсын

Йәһвәнең искә төшерүләре күңелегезнең сөенече булсын

«Ачышларыңны үземә мәңгегә мирас итеп кабул иттем» (МӘД. 118:111).

1. а) Кешеләр искә төшерүләргә ничек карый, һәм ни өчен? б) Горур кешегә киңәш бирелгәндә, ул үзен ничек тота?

КЕШЕЛӘР күрсәтмәләргә төрлечә карый. Кемдер хакимлеккә ия булган кешеләрнең искә төшерүләрен кабул итәргә, ә яшьтәшләрнең я кул астындагы кешеләрнең киңәшләрен тотмаска мөмкин. Берәрсе аны төзәткәндә, ул боега башларга, күңел төшенкелегенә бирелергә я аптырашта калырга мөмкин. Башкалар исә андый очракларда рухланып китәргә һәм аларның яхшы якка үзгәрергә теләкләре туарга мөмкин. Ни өчен кешеләрнең киңәшләргә карашлары төрле? Сәбәпләрнең берсе — кешеләрнең горурлыгы. Горур кешегә киңәш бирелгәндә, ул бу аңа кагылмый дип уйлый, шуңа күрә аны кабул итми һәм үзенә бирелгән җитәкчелектән файда күрми (Гыйб. сүз. 16:18).

2. Ни өчен мәсихчеләр Аллаһы Сүзенә нигезләнеп бирелгән киңәшләрне кадерли?

2 Мәсихчеләрнең киңәшләргә карашлары исә башка. Алар аеруча Аллаһы Сүзенә нигезләнеп бирелгән киңәшләрне тота. Йәһвәнең искә төшерүләре безгә начарлык кылудан сакланырга ярдәм итә. Мәсәлән, алар безне байлык артыннан куу, әхлаксызлык кылу, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчү һәм наркотиклар куллану кебек үзебезгә зыян китерә алган нәрсәләрдән саклый (Гыйб. сүз. 20:1; 2 Көр. 7:1; 1 Тис. 4:3—5; 1 Тим. 6:6—11). Моннан тыш, Аллаһының искә төшерүләренә колак салып, без «йөрәк шатлыгыннан кычкырабыз» (Ишаг. 65:14).

3. Мәдхия җырлаучы безгә нинди үрнәк калдырган?

3 Күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләребез саклансын өчен, безгә Йәһвәнең акыллы киңәшләрен тотарга кирәк. Безнең рухыбыз мәдхия җырлаучыныкы кебек булсын. Ул болай дип язган: «Ачышларыңны үземә мәңгегә мирас итеп кабул иттем, чөнки алар күңелемнең сөенече шул» (Мәд. 118:111). Без шул мәдхия җырлаучы кебек Йәһвәнең әмерләреннән шатлык табабызмы, я вакыт-вакыт аларга буйсыну авыр дип саныйбызмы? Кайбер киңәшләрне кабул итү авыр булса да, бирешмик. Аллаһының акыллы киңәшләренә колак салу безгә файда гына китергәнен истә тотсак, без Йәһвәгә тагы да ныграк таянырбыз. Моны ничек эшләргә? Әйдәгез, өч якка игътибар итик.

ДОГА КЫЛЫП ЙӘһВӘГӘ НЫГРАК ТАЯНЫЙК

4. Давытның тормышында нәрсә беркайчан да үзгәрмәгән?

4 Давыт патшаның тормышында яхшы чаклар да, начар чаклар да булган. Әмма бер нәрсә генә беркайчан да үзгәрмәгән. Ул һәрвакыт Барлыкка Китерүчесенә тулысынча ышанган. Ул: «Әй Ходай, җанымны Сиңа китерәм. Әй Аллам, Сиңа өметләнәм»,— дип әйткән (Мәд. 24:1, 2). Давытка күктәге Атасына шулай таянырга нәрсә ярдәм иткән?

5, 6. Аллаһы Сүзеннән Давытның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында нәрсәне белеп була?

5 Кайбер кешеләр Аллаһыга авырлыклары туганда гына дога кыла. Дустыгыз сезгә акча я ярдәм кирәк булганда гына мөрәҗәгать итеп торса, сез аның турында нәрсә уйларсыз? Сез, бәлки, ул үзегезне чын күңелдән яратамы, юкмы дип шикләнә башларсыз. Ләкин Давытның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре андыйлардан булмаган. Үз гомерендә Давыт яман чакларда да, яхшы чакларда да Йәһвәне ихлас күңелдән яраткан һәм аңа иман иткән (Мәд. 39:9).

6 Давытның Йәһвәне мактау һәм аңа әйткән рәхмәт сүзләренә игътибар итик. Ул болай дип әйткән: «Әй Ходай, безнең Аллабыз, Синең исемең бөтен җир йөзендә ничек бөек! Синең шөһрәтең күкләрдән югары күтәрелгән!» (Мәд. 8:2). Давытның сүзләреннән аның күктәге Атасы белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтеп була? Йәһвәнең бөеклеге һәм даны Давытны шулкадәр таң калдырган ки, ул аны хәтта «көн саен» илһамланып мактаган (Мәд. 34:28).

7. Аллаһы белән көн дә аралашу безгә нинди файда китерә?

7 Йәһвәгә ныграк таянырга өйрәнер өчен, безгә дә Давыт кебек аның белән көн саен аралашырга кирәк. Изге Язмаларда: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә (Ягък. 4:8). Аллаһыга дога кылып, без аңа якынлашабыз һәм аның изге рухын алабыз. (1 Яхъя 3:22 не укы.)

8. Ни өчен безгә дога кылганда, бер үк сүзләрне кабатламаска тырышырга кирәк?

8 Дога кылганда сез бер үк сүзләрне кат-кат кабатламыйсызмы? Кабатлыйсыз икән, дога кыла башлаганчы, әйтәсе сүзләрегез турында бераз уйланып алыгыз. Дустыгыз белән сөйләшкәндә, бер үк сүзләрне әйтеп торсагыз, бу аңа ошармы? Бәлки, аның сезне бүтән тыңлыйсы да килмәс. Йәһвә турында әйткәндә исә, ул үзенең тугры хезмәтчеләренең эчкерсез догаларын ишетми калмас. Шулай да аңа дога кылганда, бер үк сүзләрне кабатламасак, яхшырак булыр.

9, 10. а) Нәрсә турында дога кылып була? б) Догаларыбыз эчтәлеклерәк булсын өчен нәрсә эшләргә?

9 Аллаһыга якынлашасыбыз килсә, безгә өстән-өстән генә дога кылырга ярамый. Күңелебезне Йәһвә Аллаһыга бушатып торсак, без аңа якынаербыз һәм аңа күбрәк таянырбыз. Алайса, без нәрсә турында дога кылырга тиеш? Аллаһы Сүзендә моның турында болай дип әйтелә: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Флп. 4:6). Димәк, тормышыбызга я Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә кагылышлы бар нәрсә турында дога кылырга кирәк.

10 Тугры кешеләрнең догаларыннан күп нәрсәгә өйрәнеп була (1 Пат. 1:10, 11; Рәс. 4:24—31). Мәсәлән, Зәбур китабында күп кенә эчкерсез догалар һәм җырлар язылган. Анда Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең кайгылы хисләре дә, шатлыклы хисләре дә чагыла. Изге Язмаларда язылган андый догаларны тикшереп аларны үрнәк итеп тотсак, безнең догаларыбыз эчтәлеклерәк булып китәр.

АЛЛАһЫНЫҢ ИСКӘ ТӨШЕРҮЛӘРЕ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

11. Ни өчен безгә Изге Язмалардагы киңәшләр турында уйланырга кирәк?

11 Давыт: «Ходайның балаларны акыллыландыра торган ачышы дөрес»,— дип әйткән (Мәд. 18:8). Димәк, тәҗрибәсез кешеләр дә Аллаһының ачышларына, ягъни әмерләренә буйсынса, акыллы булыр. Әмма безнең һәркайсы очракта Йәһвәгә тугры каласыбыз килсә, безгә Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салырга гына түгел, ә шулай ук алар турында уйланырга да кирәк. Моны мәктәптә я эштә кешеләрнең басымына бирешмәү, Аллаһының кан турындагы канунын тоту, мәсихче нейтралитет саклау һәм тышкы кыяфәткә кагылышлы принципларны куллану турында әйтеп була. Шушы өлкәләргә Аллаһы күзлегеннән карарга тырышсак, без, моңа охшаш хәлләр килеп чыкканда, аларны чишә алырбыз я аларга хәтта эләкмәбез. Ә бу безне күңел әрнүеннән саклар (Гыйб. сүз. 15:28).

12. Аллаһының искә төшерүләренә колак салыр өчен, безгә нәрсә турында уйланырга кирәк?

12 Озакламый Аллаһының вәгъдәләре тормышка ашачак. Шуңа күрә без рухи яктан уяу булырга тиеш. Тормышыбызга карап без уяу торабыз дип әйтеп буламы? Мәсәлән, без Бөек Бабылның юк ителәчәгенә чыннан да ышанабызмы? Җирдәге оҗмахта мәңге яшәүгә һәм үледән терелтелүгә без әле дә өмет баглыйбызмы? Без элеккечә ашкынып хезмәт итәбезме я үз теләкләребезне генә канәгатьләндереп яшибезме? Без Йәһвәнең исемен изгеләндерүне һәм аның хакимлеген аклауны әле дә мөһим дип саныйбызмы? Үзебезгә андый сорауларны биреп уйлансак, безгә Аллаһының искә төшерүләрен кабул итү җиңел булыр (Мәд. 118:111).

13. Ни өчен беренче гасырдагы мәсихчеләргә кайбер нәрсәне аңлау авыр булган? Мисал китерегез.

13 Изге Язмаларда язылган кайбер нәрсәләрне без аңлап җиткермибез, чөнки Йәһвә аларны безгә әле ачмаган. Нәкъ шулай ук рәсүлләрнең очрагында да булган. Гайсә аларга үзенең газап чигәчәге һәм үтереләчәге турында кат-кат сөйләгән булган. (Маттай 12:40; 16:21 не укы.) Әмма алар аның нәрсә әйтәсе килгәнен аңламаган. Алар аның сүзләренә ул терелгәннән соң үзләренә вә башка шәкертләренә күренгәч кенә һәм «Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен ачкач» кына төшенгән (Лүк 24:44—46; Рәс. 1:3). Шулай ук Мәсихнең шәкертләре, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рух алгач кына, Аллаһы Патшалыгының күктән идарә итәчәген аңлаган (Рәс. 1:6—8).

14. Егерменче гасырның башында яшәгән кардәшләр безгә нинди үрнәк калдырган?

14 Егерменче гасырның башында яшәгән мәсихчеләр дә «соңгы көннәрдә» нәрсә буласын аңлап бетермәгән (2 Тим. 3:1). Мәсәлән, 1914 елда аларның кайберләре тиздән күккә алыначак дип уйлаган, әмма аларның өметләре акланмаган. Изге Язмаларны тагы да җентекләбрәк тикшергәч, алар иң элек бөтен дөнья буенча вәгазь эшен башкарырга кирәклегенә төшенгән (Марк 13:10). Шуңа күрә вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өстенә алган Рутерфорд кардәш 1922 елда Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) халыкара конгресска җыелган кешеләргә болай дип әйткән: «Менә, Патша хакимлек итә! Сез — аның хәбәрчеләре. Шуңа күрә Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез». Шул вакыттан кешеләр Йәһвәнең хезмәтчеләрен «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне» вәгазьләүләреннән таный башлаган (Мат. 4:23; 24:14).

15. Йәһвәнең үз халкы өчен башкарган эшләре турында уйлану безгә нинди файда китерә?

15 Йәһвәнең үз халкына биргән вәгъдәләрен могҗизалы рәвештә үтәгәне турында уйлансак, без аның үз ниятен киләчәктә дә үти алачагына бер дә шикләнмәбез. Шул ук вакыт Аллаһының искә төшерүләре ярдәмендә без аның үтәләчәк пәйгамбәрлекләрен күңелебездә дә, хәтеребездә дә сакларбыз. Алай эшләсәк, аның вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышанычыбыз нык булыр.

ЙӘһВӘГӘ ГЫЙБАДӘТ КЫЛЫП АҢА НЫГРАК ТАЯНЫЙК

16. Аллаһыга тырышып хезмәт итү нинди фатихалар китерә?

16 Безнең Аллаһыбыз Йәһвә — эшчән Аллаһы. Мәдхия җырлаучы: «Әй Ходай, Синең кебек кем көчле?» — дип әйткән. «Кулың көчле, уң кулың югары!» — дип өстәгән ул (Мәд. 88:9, 14). Йәһвә, эшчән Аллаһы булганга, бар көчебездән хезмәт итүебезне кадерли һәм безне моның өчен фатихалап тора. Ул үз хезмәтчеләренең — ир кешеләрнең һәм хатын-кызларның, яшьләрнең һәм олыларның «бушка икмәк» ашап эшсез йөрмәгәннәрен белә (Гыйб. сүз. 31:27). Аңардан үрнәк алып, без дә тырышып хезмәт итәбез. Аллаһыга бөтен йөрәктән хезмәт итүебез үзебезне дә бәхетле итә, Йәһвәне дә шатландыра. (Мәдхия 61:13 не укы.)

17, 18. Ни өчен Йәһвәгә ныграк таяныр өчен, безгә аның әмерләренә буйсынырга кирәк? Мисал китерегез.

17 Йәһвәгә ныграк таяныр өчен, безгә иман эшләрен кылырга кирәк. Исраил Вәгъдә ителгән җиргә кергәндә булган вакыйгалар турында уйланыйк. Йәһвә килешү сандыгын күчереп йөрткән руханиларга Үрдүн елгасын кичеп чыгарга кушкан. Ул вакытта язгы яңгырлар яуганга, елга үз ярларыннан ташып чыккан. Моны күреп, исраиллеләр нәрсә эшләгән? Алар ярда чатырлар корып суларның кими башлаганын атналап я хәтта озаграк көтеп утырганмы? Юк, алар Йәһвәгә таянган һәм аның кушуы буенча эш иткән. Алар моннан нинди файда күргән? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Руханиларның аяклары суга керү белән, өстән аккан сулар тукталып калды... Бөтен Исраил Үрдүн елгасын коры җир буйлап кичкәнче... Йәһвәнең килешү сандыгын алып барган руханилар елганың уртасында коры җирдә басып торды» (Йошуа 3:12—17). Өстән аккан суларның тукталып калганын күреп, исраиллеләр, күрәсең, бик рухланып киткән! Йәһвәгә буйсынып эш иткәнгә, аларның иманнары ныгыган.

Сез Йошуа заманында яшәгән исраиллеләр кебек Йәһвәгә таянасызмы? (17, 18 нче абзацларны кара.)

18 Бүген Йәһвә үз халкы өчен андый могҗизалар кылмый. Ләкин аның хезмәтчеләре иман күрсәткәндә һәм аның әмерләренә буйсынганда, ул аларны фатихалый. Аллаһының изге рухы ярдәмендә без Патшалык хакындагы хәбәрне бөтен дөнья буенча кыюлык белән вәгазьлибез. Йәһвәнең иң бөек Шаһите — үледән терелгән Гайсә Мәсих тә үз шәкертләренә бу мөһим эшне башкарырга ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Ул аларга: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип әйткән (Мат. 28:19, 20). Башкалар белән сөйләшергә кыенсынган күп кенә Йәһвә Шаһите Аллаһының изге рухы ярдәмендә кыюлык белән вәгазьли алганына үз тәҗрибәсендә инанган. (Мәдхия 118:46; 2 Көринтлеләргә 4:7 не укы.)

19. Авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, без нәрсәгә ышана алабыз?

19 Кайбер кардәшләр начар сәламәтлекләре аркасында я олы яшькә җиткәнгә, күп хезмәт итә алмый. Шулай да алар «рәхимлелек Аталары һәм һәртөрле юаныч Аллаһылары» аларның хәлләрен аңлаганына ышана ала (2 Көр. 1:3). Ул бар көчебездән хезмәт итүебезне бик кадерли. Котылуыбыз Мәсихнең йолым корбанына ышануыбызга бәйле икәнен онытмыйк (Евр. 10:39).

20, 21. Йәһвәгә таянуыбыз нәрсәдән күренеп тора?

20 Йәһвәгә гыйбадәт кылганда, без мөмкин кадәр күбрәк вакытыбызны, көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне сарыф итәргә шат. Безнең «яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкарыр» өчен бар тырышлыклар куясыбыз килә (2 Тим. 4:5). Башкаларга «хакыйкать турында төгәл белем» алырга ярдәм итү безне бәхетле итә (1 Тим. 2:4). Әйе, Йәһвәне данлавыбыз тормышыбызны рухи яктан баета (Гыйб. сүз. 10:22). Алай эшләп, без шулай ук Барлыкка Китерүчебезгә бар очракларда да таянырга өйрәнәбез (Рим. 8:35—39).

21 Югарыда әйтелгәннәрдән мондый нәтиҗә ясап була: Йәһвәнең акыллы киңәшләрен ышанычлы дип санар өчен, безгә тырышлыклар куеп торырга кирәк. Шуңа күрә дога кылыйк, Йәһвәнең инде үтәлгән вә киләчәктә үтәләчәк вәгъдәләре турында уйланыйк һәм иман эшләрен кылыйк. Йәһвә үз васыятьләрен мәңге исебезгә төшереп торачак. Аларга колак салсак, без дә мәңге яшәячәкбез!