Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез фикерләрне бер-берсенә капма-каршы кую алымын кулланасызмы?

Сез фикерләрне бер-берсенә капма-каршы кую алымын кулланасызмы?

Гайсә кешелек тарихында иң бөек Укытучы булган. Бәлки, сез аңардан үрнәк алып сораулар һәм мисаллар кулланып башкаларны өйрәтергә тырышасыздыр. Ә аның бер фикерне башка фикергә каршы куеп өйрәткәненә игътибар иткәнегез бармы?

Күп кенә кешеләр бер фикерне икенче фикергә каршы куеп сөйләшә. Гадәттәгечә, без дә моны уйламыйча эшлибез. Кемдер: «Алар бит бар җимешләр дә пешкән диделәр, әмма болары әле дә каты»,— дип әйтер. Башка берәү, бәлки: «Күптән түгел генә ул оялчан кыз иде, ә хәзер ул аралашучан»,— дияр.

Андый очракларда без башта бер фикерне әйтәбез, ә аннары, ләкин, ә, әмма, бәлки, исә, киресенчә теркәгечләрен кулланып я берәр өстәмә мәгълүмат китереп, шул фикергә башка фикерне каршы куябыз. Фикерләрне бер-берсенә капма-каршы куеп сөйләшсәк, безнең сөйләшүебез табигый яңгырар, һәм башкаларга безне аңларга җиңел булыр.

Кайбер халыкларга фикерләрне бер-берсенә капма-каршы кую хас булмаса да, аларга да андый алымны карап чыгу файдалы булыр. Андый алым Аллаһы Сүзендә дә кулланыла. Мәсәлән, Гайсә еш кына фикерләрне бер-берсенә капма-каршы куеп сөйләшкән. Исегездәдер, ул болай дип әйткән булган: «Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны савыт астына түгел, ә югарырак урынга куялар»; «Мин [Канунны] юкка чыгарырга дип түгел, ә үтәргә дип килдем»; «„Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез. Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем...»; «Сез: „Күз өчен күз һәм теш өчен теш“,— диелгәнне беләсез. Ә мин сезгә шуны әйтәм: явыз кешегә каршылык күрсәтмә. Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор» (Мат. 5:15, 17, 27, 28, 38, 39).

Изге Язмаларның башка китапларында да фикерләр бер-берсенә капма-каршы куела. Андый алым кулланылганда, безгә фикерләрне аңлау яки бер нәрсәне башка нәрсәгә караганда эшләү акыллырак икәнен күрү җиңелрәк. Мәсәлән, әти-әниләргә мондый шигырь турында уйлану файдалы булыр: «Аталар, балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» (Эфес. 6:4). Рәсүл Паул аталар (я аналар) балаларын Аллаһы кушканча тәрбияләргә тиеш дип турыдан-туры әйткән булса, фикере инде ачык булыр иде. Әмма «ярсытмагыз» дигән фикергә «киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» дигән фикер каршы куелгач, Паулның нәрсә әйтәсе килгәне тагы да аңлаешлырак булып китә.

Шуннан соң Паул: «Без кешеләргә каршы түгел, ә... күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез»,— дип язган (Эфес. 6:12). Бер төшенчә икенче төшенчәгә каршы куелганга, без бик зур көрәш алып барганыбызны тагы да яхшырак аңлый башлыйбыз. Без кешеләргә каршы түгел, ә явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез.

ФИКЕРЛӘРНЕ БЕР-БЕРСЕНӘ КАПМА-КАРШЫ КУЮ АЛЫМЫ СЕЗГӘ ФАЙДА КИТЕРСЕН

Изге Язмаларның шул ук китабында — Паулның Эфеслеләргә хатында бу алым башка шигырьләрдә дә кулланыла. Анда язылганнар турында уйлансак, безгә Паулның нәрсә әйтәсе килгәнен яхшырак аңлау һәм моны башкаларга аңлату җиңелрәк булыр.

Бу мәкаләдә китерелгән таблицага игътибар итү сезгә, һичшиксез, кызык һәм файдалы булыр. Анда Эфеслеләргә язылган хатның 4 һәм 5 нче бүлекләрендәге бер-берсенә каршы куелган фикерләр китерелә. һәрбер фикерне укыганда, үз-үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: мин нинди рух чагылдырам? Теге я бу очракта мин үземне ничек тотам? Башкалар минем турында сөйләшкәндә, бу фикерләрнең тискәре я уңай ягын кулланырлармы? Шулай итеп уйлангач, берәр җитешмәгән якны үзгәртәсе бар икәнен аңласагыз, аны төзәтер өчен бар тырышлыклар куегыз. Алай эшләсәгез, үзегезгә файда алырсыз.

Бәлки, сез бу таблицаны гаилә белән гыйбадәт кылганда кулланырсыз. Башта бергәләп анда китерелгән шигырьләрне җентекләп карап чыгыгыз. Аннары берегез таблицаның сул ягындагы берәр фикерне укысын. Башкалар ул вакытта уң ягында нәрсә язылганын искә төшерсен. Нәтиҗәдә, һәрберсе бу фикерләрне ничек кулланып булганы турында уйланыр, һәм Гаилә белән гыйбадәт кылу кичегез күңелле узар. Күргәнебезчә, бер-берсенә каршы куелган андый фикерләрне тикшерү яшьләргә дә, олыларга да үзләрен гаиләдә һәм тормышның башка өлкәләрендә мәсихчеләрчә тотарга ярдәм итә ала.

Таблицаның уң ягында язылганны искә төшерә аласызмы?

Фикерләрне бер-берсенә каршы кую алымының файдасын күрә башлагач, сез, бәлки, аларга Изге Язмаларда күбрәк игътибар итәрсез һәм бу алымны вәгазьдә кулланырга булырсыз. Мәсәлән, сез кешегә: «Күпләр кешенең үлемсез җаны барлыгына ышана. Ләкин Аллаһы Сүзендә моның турында башкарак әйтелгән. Менә монда нәрсә язылганына игътибар итегезче»,— дип әйтә аласыз. Яисә Изге Язмаларны өйрәнгән кешегә: «Күп кенә кеше тәмугның барлыгына ышана. Әмма Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә? Сез үзегез нәрсәгә ышанасыз?»

Игътибар иткәнебезчә, Изге Язмаларда фикерләрне бер-берсенә каршы кую алымы еш кына кулланыла. Андый фикерләр турында уйлансак, без хакыйкать юлыннан тайпылмабыз. Бер фикерне икенче фикергә каршы кую алымын кулланып, без башкаларга да ярдәм итәрбез. Бәлки, аларның да Изге Язмалардагы хакыйкатьне белү теләкләре туар.