Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвәгә таянып фатихалар алабыз

Йәһвәгә таянып фатихалар алабыз

Тормышыбыз кинәт кенә үзгәреп китәргә мөмкин, һәм кайчак туган авырлыкларны ничек хәл итәргә дә белмисең. Ләкин Йәһвә үзләренә түгел, ә аңа таянган кешеләрне фатихалый. Без хатыным белән моңа үз тәҗрибәбездә инандык. Моның турында кыскача сөйләп китәсем килә.

ӘТИЕМ белән әнием 1919 елда Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең халыкара конгрессында танышкан. Соңрак шул ук елны алар өйләнешкән. Мин 1922 елда тудым, ә ике елдан соң энем Паул туды. Хатыным Грейс 1930 елда туган. Аның әти-әнисе Рой белән Рут Хауэлл Изге Язмаларны Тикшерүчеләр гаиләләрендә тәрбияләнгән. Грейсның әби-бабалары да хакыйкатьне белгән һәм Чарлз Тейз Рассел белән дуслар булган.

Мин Грейс белән 1947 елда таныштым, ә 1949 елның 16 июлендә без өйләнештек. Моңарчы без ачыктан-ачык максатларыбыз турында сөйләштек. Без тулы вакытлы хезмәттә катнашырга һәм балалар тудырмаска булдык. 1950 елның 1 октябрендә без пионерлар булып хезмәт итә башладык. Соңрак, 1952 елны безне район хезмәтендә катнашырга чакырдылар.

КҮЧЕП ЙӨРҮ ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ГАЛААД МӘКТӘБЕ

Хезмәтнең бу төрендә уңышлы булыр өчен, без икебезгә дә ярдәм кирәк булганын аңлый идек. Мин тәҗрибәле абый-кардәшләрдән өйрәндем. Грейска да ярдәм итә алган берәр апа-кардәш кирәк иде. Мин гаиләбезнең дусты һәм элек район күзәтчесе булып хезмәт иткән Марвин Хоулин кардәш янына килеп, аңа болай дидем: «Грейс әле яшь, аңа әле өйрәнәсе бар. Син аңа булыша алган берәр кардәшне белмисеңме?» «Әйе, беләм,— дип җавап бирде ул.— Эдна Винкль тәҗрибәле пионер. Ул аңа ярдәм итә ала». Соңрак Эдна турында Грейс болай дип әйтте: «Ул мине участокларда үземне иркен хис итәргә, кешеләрнең каршы әйткән сүзләренә ничек җавап бирергә һәм, әйтәсе сүзләремне дөрес сайлар өчен, кешеләрне тыңларга өйрәтте. Нәкъ андый ярдәм миңа кирәк булган да!»

Сулдан уңга: Нейтан Норр, Малколм Аллен, Фред Раск, Лайл Рюш, Эндрю Вагнер

Без Грейс белән Айова штатының ике районында, шул исәптән Миннесота белән Көньяк Дакотаның кайбер җирләрендә хезмәт иттек. Шуннан соң безне Нью-Йоркның 1 нче районына билгеләделәр. Районыбызга Бруклин белән Куинс керә иде. Анда хезмәт иткәндә без үзебезне тәҗрибәсез хис итә идек. Ул вакытны без беркайчан да онытмабыз. Без килеп киткән җыелышлар санына «Бруклин-Хайтс» җыелышы керә иде. Аның очрашулары Вефильдәге Патшалык Залында үтә иде, һәм бу җыелышта күп кенә Вефиль гаиләсенең тәҗрибәле әгъзалары хезмәт итә иде. Анда беренче хезмәт нотыгымны сөйләгәч, яныма Нейтан Норр кардәш килеп болай диде: «Малколм, биргән киңәшләрең өчен без сиңа бик рәхмәтле. Онытма: әгәр син безгә файдалы киңәшләр биреп тормасаң, синнән оешмага әллә ни файда булмас. Алга таба да тырышып хезмәт ит». Очрашудан соң мин боларның барысын Грейска сөйләдем. Шуннан соң без Вефильдә тукталган бүлмәбезгә кайттык. Без эмоциональ яктан шулкадәр арыган идек ки, хәтта елап җибәрдек.

«Әгәр син безгә файдалы киңәшләр биреп тормасаң, синнән оешмага әллә ни файда булмас. Алга таба да тырышып хезмәт ит»

Берничә айдан соң безне Галаад мәктәбенең 24 нче классында укырга чакырдылар. Укуыбыз 1955 елның февралендә тәмамланырга тиеш иде. Безгә алдан хәбәр ителгәнчә, Мәктәпкә безне миссионер хезмәтенә әзерләү максаты белән түгел, ә күчеп йөрү хезмәтендә тагы да уңышлырак булыр өчен укырга чакырдылар. Мәктәптә уку искитмәле булды, безне шулай ук басынкы булырга өйрәттеләр.

Ферн белән Джордж Кауч һәм мин Грейс белән Галаад мәктәбендә, 1954 ел

Укуны тәмамлагач, безне өлкә хезмәтенә билгеләделәр. Өлкәбезгә Индиана, Мичиган һәм Огайо штатлары керә иде. Шуннан соң, көтмәгәндә 1955 елның декабрендә без Норр кардәштән хат алдык. Анда болай дип язылган иде: «Миңа ачыктан-ачык җавап бир. Сезнең Вефильгә килеп монда хезмәт итәсегез киләме... я Вефильдә берникадәр вакыт хезмәт иткәннән соң, чит илгә китеп хезмәт итәсегез киләме? Өлкә я район хезмәтендә каласыгыз килсә, миңа моны әйтегезче». Без, кайда гына хезмәт итмәсәк тә, шат булырбыз дип җавап бирдек. Озак кына үтмәстән, безне Вефильгә чакырдылар!

ВЕФИЛЬДӘ ҮТКӘРЕЛГӘН ШАТЛЫКЛЫ ЕЛЛАР

Вефильдә хезмәт иткәндә, мин шулай ук бөтен Кушма Штатлардагы җыелышларда һәм конгрессларда нотыклар сөйли идем. Мин күп яшь абый-кардәшләрне өйрәтүдә катнаштым; соңрак аларга Йәһвә оешмасында күбрәк җаваплы вазифалар бирелде. Вакыт узу белән мин бөтен дөнья буенча вәгазьләү эшен оештыру өчен җаваплы булган бүлектә Норр кардәшнең сәркатибе булып хезмәт итә башладым.

Хезмәт бүлегендә эшлим, 1956 ел

Хезмәт бүлегендә үткәрелгән еллар минем өчен аеруча шатлыклы иде. Шунда мин Томас (Бад) Салливан кардәш белән хезмәттәшлек иттем. Үткәндә ул күп еллар шул бүлекнең күзәтчесе булган иде. Әмма андагы башка кардәшләрдән дә мин күп нәрсәгә өйрәнә алдым. Аларның берсе Фред Раск иде. Аны мине өйрәтер өчен билгеләделәр. Мин җылы хисләр белән бер очракны исемә төшерәм. Мин аңардан болай дип сорадым: «Фред, ни өчен син кайчак хатларымны үзгәртеп язасың?» Ул көлде дә миңа мондый акыллы сүзләр әйтте: «Малколм, сөйләгәндә син фикерләрне теләсә нинди сүзләр белән аңлата аласың, әмма хатта язылган фикерләр, аеруча хатлар моннан җибәрелгәндә, мөмкин кадәр төгәл һәм аңлаешлы булырга тиеш». Шуннан соң ул йомшак кына болай диде: «Нык бул, син яхшы эшлисең, һәм вакыт узу белән син тагы да остарак булып китәрсең».

Грейс Вефильдә төрле эшләр башкарды, шул исәптән кардәшләр яшәгән бүлмәләрне җыештырды. Бу эш аңа ошый иде. Хәзер шул вакытта яшь булган абый-кардәшләр Грейсны очратканда аңа елмаеп болай ди: «Син мине караватны җыештырырга өйрәттең. Әнием сиңа моның өчен бик рәхмәтле». Грейс шулай ук Хатлар бүлегендә, Басмаларга язылу һәм Аудиокассеталар күчереп язу бүлекләрендә яратып хезмәт итте. Шул еллар эчендә Грейс шуны аңлады: Йәһвә оешмасында кайда гына хезмәт итсәң дә һәм нинди генә эшне башкарсаң да, барысы — зур хөрмәт һәм фатиха. Бүген дә ул шундый ук фикердә.

ТОРМЫШЫБЫЗДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР

Вакыт узгач, 1970 нче елларның урталарында без олыгая барган әти-әниләребезнең ярдәмебезгә мохтаҗ икәнен аңладык. Авыр булса да, безгә ахыр чиктә җитди карар кабул итәргә кирәк булды. Безнең Вефильне дә, яраткан кардәшләребезне дә калдырасыбыз бер дә килмәгән иде. Әмма мин шуны аңлый идем: әти-әниләребезне кайгырту — безнең вазифабыз. Шуңа күрә без Вефильдән киттек, әмма шартларыбыз үзгәрер һәм кире кайтырга мөмкинлегебез булыр дип өметләнә идек.

Үзебезне тәэмин итәр өчен, мин страховой агент булып эшли башладым. Мине бер менеджер өйрәтте. Аның сүзләрен мин беркайчан да онытмам. Ул болай диде: «Бу эштә уңышлы булыр өчен, сиңа кешеләргә кич белән килергә кирәк. Нәкъ шул вакытта алар өйдә була. Һәр кич үзеңә клиентлар эзлә. Моннан мөһимрәк нәрсә юк». Мин аңа болай дип җавап кайтардым: «Мин беләм, сез моны үз тәҗрибәгездән чыгып әйтәсез, һәм мин сезне хөрмәт итәм. Әмма минем рухи вазифаларым да бар. Мин беркайчан да аларны үтәмичә калдырмадым, һәм хәзер дә калдырмам. Мин атнаның берничә кичен клиентларны эзләүгә багышлый алам, әмма сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичләрен миңа бик мөһим очрашуларга йөрергә кирәк». Эш дип җыелыш очрашуларын беркайчан да калдырмаганга, Йәһвә мине фатихалады.

Әнием 1987 елның июлендә картлар йортында вафат булды. Ул көнне без аның белән булдык. Баш шәфкать туташы Грейска болай диде: «Миссис Аллен, өегезгә кайтып ял итегез. Сезнең каенанагыз янында һәрвакыт булганыгызны һәрберсе белә. Тынычланыгыз, сез кулыгыздан килгәннең барысын да эшләдегез».

Шул елның декабрендә без яраткан урыныбызда — Вефильдә — яңадан хезмәт итәргә теләп гаризалар тутырдык. Әмма берничә көннән соң Грейска юан эчәк рагы диагнозы куйдылар. Операция ясагач, хатыным рәтләнде, һәм табиблар аның бүтән рак юк дип әйттеләр. Шул вакытта безгә Вефильдән хат килде. Безгә үз җыелышыбызда хезмәтебезне дәвам итәргә киңәш бирделәр. Без алга таба да Патшалык хезмәтендә ашкынып катнашырга тәвәккәл идек.

Вакыт узу белән миңа Техас штатында эш тәкъдим иттеләр. Без андагы җылырак климат сәламәтлегебез өчен яхшы булыр дип уйладык, һәм шулай булды да. Техаста без инде 25 ел хезмәт итәбез. Мондагы кайгыртучан кардәшләр безгә бик якын булып китте.

БЕЗ КҮП НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНДЕК

Грейс юан эчәк рагы, аннан соң калкансыман биз рагы һәм ахыр чиктә күкрәк рагы белән чирләде. Ләкин ул беркайчан да үз тормышына зарланмый. Ул һәрвакыт башчылык принцибы буенча эш итә һәм минем белән хезмәттәшлек итә. Аңа еш кына мондый сорау бирәләр: «Сез һәрвакыт тату һәм шатлыктан балкып торасыз. Бәхетле булуыгызның сере нәрсәдә?» Ул моңа дүрт сәбәп китерә: «Без иң якын дуслар. Без һәр көн аралашабыз. Без һәр көн бергә вакытны үткәрергә яратабыз. Һәм без беркайчан да арабызда туган проблемаларны хәл итмичә йокларга ятмыйбыз». Әлбәттә, кайчак без үзебез дә сизмичә бер-беребезне рәнҗетәбез, әмма без бер-беребезне кичерәбез һәм барысын онытабыз. Бу безгә бик ярдәм итә.

«Һәрвакыт Йәһвәгә таян. Ул берәр нәрсәгә юл куйса, моны кабул ит»

Тормышыбызда без төрле авырлыклар кичердек һәм менә нәрсәгә өйрәндек:

  1. Һәрвакыт Йәһвәгә таян. Ул берәр нәрсәгә юл куйса, моны кабул ит. Беркайчан да үз белдегеңә таянма (Гыйб. сүз. 3:5, 6; Ирем. 17:7).

  2. Нинди генә авырлык тумасын, Йәһвә Сүзеннән җитәкчелек эзлә. Йәһвәгә һәм аның законнарына буйсын. Син я буйсынасың, я буйсынмыйсың — өченче юл юк (Рим. 6:16; Евр. 4:12).

  3. Тормышта иң мөһиме — Йәһвә алдында яхшы исемгә ия булу. Аның ихтыярын беренче урынга куй, байлык артыннан кума (Гыйб. сүз. 28:20; Вәг. 7:1; Мат. 6:33, 34).

  4. Йәһвәгә хезмәт итүдә мөмкин кадәр уңышлырак һәм ашкынучан булыр өчен дога кыл. Игътибарыңны эшли алмаганыңа түгел, ә эшли алганыңа тупла (Мат. 22:37; 2 Тим. 4:2).

  5. Йәһвә фатихалый һәм хуплый торган башка оешма юк (Яхъя 6:68).

Безнең һәрберебез 75 елдан артык Йәһвәгә гыйбадәт кыла, ә ирле-хатынлы булып, без 65 ел диярлек хезмәт итәбез. Дистә еллар бергә хезмәт итүебез безгә зур шатлык китерде. Без бар кардәшләребез дә Йәһвәгә таянып фатихалар алыр дип өметләнәбез һәм моның турында дога кылып торабыз.