Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Сәүдә биналарында кешеләргә кайвакыт купон тәкъдим итәләр. Шул купоннарны алган кешеләр арасыннан берәрсен сайлап, аңа бүләк бирәләр. Мәсихчеләргә андый акцияләрдә катнашырга ярыймы? (АКШ)

Гомумән алганда, андый акциянең максаты — кешеләрне үз кибетләренә килергә дәртләндерү я аларның игътибарларын берәр товарга җәлеп итү. Бу акциядә катнашкан сатып алучылар арасыннан берәрсен очраклы рәвештә сайлыйлар да, аңа бүләк бирәләр. Бу комарлы уеннарда катнашу дигән сүз түгел, чөнки беркем дә купон алыр өчен бер нәрсә дә түләми. Димәк, кешенең андый купонны алуы ул «Уңыш илаһысына» я «Язмыш илаһысына» мөрәҗәгать итә дигәнне аңлатмый. Купонны алган кеше (я үз исемен акциядә катнашучылар исемлегенә язып куйган кеше), бәлки, болай фикер йөртер: «Кибеттә бу бүләкне реклама өчен генә бирәләр. Шуңа күрә мине сайлап бүләк бирсәләр, мин шул бүләкне алырмын».

Мәсихче үз вөҗданын тыңлап реклама өчен генә ясалган купонны кабул итәргәме, юкмы икәнен үзе карар итәргә тиеш. Ул үзенә мондый сораулар бирә ала: кешеләрне комарлы уеннар уйнарга комсызлык этәргән кебек, мине дә бу купонны алуым комсызлыкка этәрмәсме? Минем алай эшләвем башкалар өчен киртә булмасмы? Мин «Уңыш илаһысына» мөрәҗәгать итү вәсвәсәсенә төшмәмме? (Ишаг. 65:11).

Мәсихчеләр Йәһвәнең комсызлык белән потка табынуны хупламаганын белә (1 Көр. 6:9, 10). Алар шулай ук «башкаларның иманнарына киртә булмагыз» дигән әмергә буйсына (Флп. 1:10).

Әйтик, кеше бу купонга рекламага кебек карап аны кабул иткән һәм, ахыр чиктә, ул берәр бүләк откан, ди. Әмма бүләк итеп лотереяның билетын бирәләр. Бу кешегә нәрсә эшләргә? Башта реклама кебек тоелган акция хәзер инде комарлы уен булып китә. Әлбәттә, аның андый бүләкне кабул итмәскә хакы бар. Мәсәлән, сез урланган бриллиантларны аларны сезгә «бүләк» итеп биргәнгә генә кабул итәр идегезме?

Шулай итеп, мәсихче үзе турында һәм башка кардәшләре турында уйлап андый купонны кабул итмәскә булса, беркем дә аны андый карары өчен хөкем итәргә тиеш түгел. Әмма мәсихче купонны алып үзенә дә, башкаларга да проблема тудырмый дигән нәтиҗәгә килсә, бу аның шәхси карары. Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, «һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк» (Рим. 14:12).