Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аның даруы — Аллаһыга хезмәт итү!

Аның даруы — Аллаһыга хезмәт итү!

Ике пионер Кениядә вәгазьләгәндә, аларны бер өйгә керергә чакырганнар. Алар, караватта яткан бер кечкенә генә ир-атны күргәч, бик гаҗәпләнгән. Аның гәүдәсе бик бәләкәй, ә куллары кыска булган. Пионерлар аңа Аллаһы «аксак болан кебек сикерәчәк» дигән вәгъдәсе турыда әйткәч, ул киң итеп елмаеп куйган (Ишаг. 35:6).

Оне́смуска хәзер кырык яшьләр тирәсе. Ул тумыштан камилләшмәгән остеогенез чире белән интегә. Аның сөякләре шулкадәр тиз сына, хәтта исәнләшкәндә аның кулын кысу куркыныч. Бу чирне берничек тә дәвалап булмый. Шуңа күрә Онесмуска авыртуга түзәргә һәм инвалид коляскасында гомер уздырырга туры килә.

Онесмус Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Ләкин әнисе аңа мәсихче очрашуларга йөрергә рөхсәт итмәгән. Улы анда җәрәхәтләнер һәм авыртудан тагы да газапланыр дип курыккан ул. Шуның өчен кардәшләр очрашуларны яздырган, һәм Онесмус аларны өйдә тыңлый торган булган. Биш ай өйрәнгәннән соң Онесмус, авыруына карамастан, очрашуларга йөрергә карар иткән.

Җыелышларга йөрү Онесмуска зыян китергәнме? Юк, киресенчә. «Җыелышлар вакытында авыртуым басыла барды»,— дип исенә төшерә ул. Онесмус әйткәнчә, ул өмет тапканга үзен яхшырак хис итә. Әнисе аның кәефе күтәрелгәнен күргәч, шулкадәр шатланган ки, хәтта үзе Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдергән. «Аллаһыга хезмәт итү улым өчен дару булып тора!» — дип әйткән ул.

Берникадәр вакыттан соң Онесмус вәгазьче булып киткән. Соңрак ул суга чумдырылу үткән, ә хәзер ул — хезмәттәш ярдәмче. Аяклары һәм бер кулы эшләмәсә дә, Онесмусның булдыра алганчы Йәһвәгә хезмәт итәсе килгән. Ләкин ул ярдәмче пионер хезмәтен башларга икеләнеп торган. Ни өчен? Берүзе өйдән чыга алмаганга, берәрсе аны коляскада йөртергә тиеш. Ул үз борчылуларын кардәшләренә сөйләгәч, алар аңа ярдәм итәргә вәгъдә биргән һәм үз сүзен тоткан.

Гомуми пионер хезмәте турында уйлаганда, Онесмус шундый ук борчылулар кичергән. Әмма бер тапкыр, көндәлек шигырьне укыганда, ул дәртләнеп киткән. Бу Мәдхия 33:9 булган. Анда болай дип әйтелә: «Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез». Бу сүзләр турында уйлаганнан соң, Онесмус гомуми пионер хезмәтен башларга булган. Хәзер ул атнага дүрт көн вәгазьли, һәм аның өйрәнүчеләре рухи яктан үсә. 2010 елда ул Пионерлар мәктәбендә укыган. Мәктәптә укытучыларның берсе аңа беренче тапкыр вәгазьләгән кардәш булган. Бу Онесмусны бик шатландырган!

Онесмусның әти-әнисе инде вафат, әмма Онемусның бар ихтыяҗлары турында җыелыштагы кардәшләр кайгырта. Ул Йәһвәгә бар биргән фатихалары өчен бик рәхмәтле һәм мондый пәйгамбәрлекнең чынга ашуын түземсезлек белән көтә: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишаг. 33:24).