Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уйлану

Уйлану

Уйлану — тирән уйларга бирелү. Уйланганда кеше үткәндә булганнарга анализ ясый, хәзергеләр турында уйлый я киләчәктә була алган вакыйгаларны күз алдына китерә.

Кеше уйланганда, аның игътибарын бернәрсә дә читкә алып китәргә тиеш түгел; образлы әйткәндә аңа үз уйлары белән берүзенә калырга кирәк. Мәсәлән, Исхакка, бәлки, үзенең Рабига белән булачак никахы турында уйланырга кирәк булганда, ул кичкә таба берүзе кырга чыккан (Ярат. 24:63). Мәдхия җырлаучы төннәрен берүзе Барлыкка Китерүчесенең бөеклеге турында уйланган (Мәд. 62:7). Күңел уйларын явыз кешеләрнең эшләренә түгел, ә файдалы булган нәрсәләргә — Йәһвәнең бөеклегенә, эшләренә һәм ул хуплаган нәрсәләргә юнәлтергә кирәк (Гыйб. сүз. 24:1, 2; Мәд. 18:15; 48:4; 76:13; 142:5; Флп. 4:8).

Кеше файдалы нәрсәләр турында уйланырга күнеккән булса, аңардан берәр мөһим нәрсә турында сорасалар, ул башына килгән беренче уйны әйтмәс. Ул төптән уйланып җавап бирер һәм әйткәненә үкенмәс (Гыйб. сүз. 15:28).

Йошуа Исраил халкының башы итеп куелгач, Аллаһы аңа Канунны күчереп язарга һәм (күп кенә Изге Язмаларның тәрҗемәләрендә әйтелгәнчә) көне-төне аның турында уйланырга әмер биргән (Йошуа 1:8). Бу шигырьдә хага́ дигән еврей сүзе «уйлану» дип тәрҗемә ителгән. Аның төп мәгънәсе — «аңлаешсыз сөйләү». Ул «ыңгырашу», «үкерү», «гөрләшү» дип тәрҗемә ителә (Ишаг. 16:7; 31:4; 38:14). Хага́ сүзе шулай ук сүзләрне әкрен тавыш белән әйтү я берәр нәрсә турында уйлану дигән мәгънәне белдерә ала (Мәд. 34:28; Гыйб. сүз. 15:28). «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» хага́ дигән еврей сүзе Йошуа 1:8 дә урынлы итеп «әкрен тавыш белән укы» дип тәрҗемә ителгән (Мәд. 1:2, ЯД). Әкрен тавыш белән укыганда, кеше уйлаганнарын яхшырак исендә калдыра. Бер белешмәлектә хага́ сүзе турында болай дип әйтелгән: «[Бу сүз] асылда, уйга баткан кеше үзен гадәттә тоткан кебек, үз-үзең белән сөйләшүне, ишетелер-ишетелмәс итеп мыгырдауны [аңлата]». (Мәд. 34:28; 36:30; 70:24; Ишаг. 8:19; 33:18 не чагыштырыгыз.)

Рәсүл Паул Тимутине үз тәртибе, хезмәте һәм өйрәткәннәре турында уйланырга дәртләндергән. Тимутигә, күзәтчегә буларак, файдалы тәгълиматка өйрәтеп торыр өчен һәм яхшы тормыш алып барыр өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк булган (1 Тим. 4:15).

Дөрес булмаган уйлану. Гыйбадәтханә башлыгы һәм яһүд җитәкчеләре Петер белән Яхъяны кулга алгач һәм аларга янап Гайсә исеменнән өйрәтмәскә кушкач, алар имандашлары янына киткән. Тегеләр Давыт пәйгамбәрлек иткән сүзләрне искә алып Аллаһыга болай дип дога кылган: «„Ни өчен милләтләр котырына, ни өчен халыклар буш ният кора?“ [...] Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, башка халык кешеләре һәм Исраилдәге халыклар син майлаган изге хезмәтчең Гайсәгә каршы бу шәһәрдә син алдан билгеләнгәнне үтәр өчен бергә җыелдылар. Бу синең кодрәтең ярдәмендә һәм ихтыярың буенча булды» (Рәс. 4:1—3, 18, 21, 23—28).

Контексттан күренгәнчә, «буш ният» — кешеләр гадәттә омтылган нәрсә түгел. Ул һич игелексез нәрсәне аңлата: Йәһвә һәм аның хезмәтчеләре белән көрәшүгә тупланган фикер йөртү, сүзләр һәм эшләр. Боларның барысы да һич мәгънәсез (Рәс. 4:25).

Давыт патша үзен нәфрәт иткән һәм үтерергә теләгән кешеләр турында болай дигән: «Көн саен явызлык итәргә уйлыйлар [хага́ сүзенең формасы]» (Мәд. 37:13). Давыт үз дошманнарының бер мизгелгә килгән уйлары турында әйтмәгән. Бу йөрәктә тирән тамырланып киткән һәм явыз ниятләрен чынга ашыруга тупланган уйлар булган. Гыйбрәтле сүзләр китабын язучы андый кешеләр турында болай дип әйткән: «Аларның йөрәкләре фәкать золым-җәбер эзли, авызлары фәкать яманлык чәчә» (Гыйб. сүз. 24:2).

Гайсә үзен нәфрәт итүчеләргә болай дигән: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез?» (Марк 2:8). Рәсүл Паул «хакыйкатьне танырга комачаулар өчен гаделсез юллар сайлаучылар» турында болай дигән: «Алар буш уйларга бирелделәр, һәм аларның надан йөрәкләрен караңгылык каплады». Андый фикер йөртүчеләр һәлак ителәчәк (Рим. 1:18, 21).