Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ашык-пошык фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз»

«Ашык-пошык фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз»

«Кардәшләр... ашык-пошык фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз» (2 ТИС. 2:1, 2).

1, 2. Ни өчен бүген ялган сөйләү киң таралган, һәм аның кайсы төрләре безгә каршы кулланыла? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЯЛГАН сөйләү һәм хәйлә кору бу дөньяда киң таралган. Бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Изге Язмаларда Шайтан Иблис — оста алдаучы һәм бу дөньяның идарәчесе дип ачыктан-ачык әйтелә (1 Тим. 2:14; 1 Яхъя 5:19). Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан саен, Шайтан, үзенә «вакыт аз калганын белеп», тагы да ярсулана бара (Ачыл. 12:12). Шуңа күрә без Иблис тәэсире астында булган кешеләрнең тагы да хәйләлерәк булып китәчәкләрен беләбез. Андый кешеләр аеруча Йәһвә хезмәтчеләрен алдарга тырышыр.

2 Массакүләм мәгълүмат чараларында кайчак Йәһвә хезмәтчеләре турында дөреслекне бозып сөйлиләр я аларга яла ягалар. Ялганны еш кына газеталар, телетапшырулар һәм Интернет аша тараталар. Кайбер кешеләр андый мәгълүматка җиңел генә ышанып борчыла башлый.

3. Алданмас өчен без нәрсә эшли алабыз?

3 Бәхеткә, без Шайтанның хәйләләреннән үзебезне саклый алабыз, чөнки безнең «төзәтү... өчен файдалы» Аллаһы Сүзе бар (2 Тим. 3:16). Рәсүл Паул язган хаттан күренгәнчә, беренче гасырда Тисалуникәдәге кайбер мәсихчеләр ялганга ышанган. Ул аларны «ашык-пошык фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз» дип өндәгән (2 Тис. 2:1, 2). Паулның бу сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Аларга колак салып без нәрсә эшли алабыз?

ВАКЫТЫНДА БИРЕЛГӘН КИСӘТҮЛӘР

4. Тисалуникәдәге мәсихчеләр якынлашып килгән «Йәһвә көне» турында нинди кисәтү алган? Бүген Йәһвә безгә аек фикерле булырга ничек булыша?

Тисалуникәдәге җыелышка язган беренче хатта Паул «Йәһвә көненең» якынлашуына игътибар иткән. Ул кардәшләрнең караңгылыкта йөреп бу көнгә әзер булмауларын теләмәгән. Ул аларны «яктылык... угыллары» дип атаган вә «уяу һәм аек фикерле» булып калырга чакырган. (1 Тисалуникәлеләргә 5:1—6 ны укы.) Бүген без ялган диннең бөтендөнья империясе — Бөек Бабылның юк ителүен көтәбез. Бу вакыйга Йәһвәнең бөек көненең башланганын күрсәтәчәк. Бәхеткә, Йәһвә безгә үз ниятен ничек чынга ашырачагын ачыклап бара. Йәһвә безгә шулай ук җыелыш очрашуларында рухи нәрсәләрне исебезгә төшереп аек фикерле булырга булыша. Андый еш яңгырый торган кисәтүләрне игътибар белән тыңласак, без «акылыбызны кулланып», Аллаһыга «изге хезмәт башкарырга» тагы да тәвәккәллерәк булырбыз (Рим. 12:1).

Мәсихчеләр Паул язган хатлар аша үзләре өчен мөһим кисәтүләр алган (4, 5 нче абзацларны кара.)

5, 6. а) Тисалуникәлеләргә язган икенче хатта Паул нәрсә турында әйткән? б) Гайсә тиздән нәрсә эшләячәк, һәм без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

Тисалуникәдәге мәсихчеләргә беренче хатын җибәргәннән соң озак та үтмәстән, Паул аларга икенчесен дә җибәргән. Бу хатта ул якынлашып барган бөек афәткә игътибар иткән. Ул вакытта Хуҗа Гайсә «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм... яхшы хәбәргә буйсынмаучыларны» хөкем итәчәк (2 Тис. 1:6—8). Бу хатның икенче бүлегендә язылганча, җыелыштагыларның кайберәүләре Йәһвә көне инде якын дип «хафага» төшкән булган. (2 Тисалуникәлеләргә 2:1, 2 не укы.) Беренче мәсихчеләр Йәһвәнең нияте ничек тормышка ашачагын аңлап бетермәгән. Соңрак Паул моны болай дип ассызыклаган: «Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит, ә инде тулы булгач, өлешчә генә булганы юкка чыгачак» (1 Көр. 13:9, 10). Шулай да алар Паул, Петер һәм ул вакытта яшәгән башка майланган кардәшләрнең кисәтүләренә колак салып иманнарын ныгыта алган.

6 Кардәшләрнең фикер йөртү рәвешләрен төзәтергә теләп, Паул рухландырылып Йәһвә көне алдыннан бөек мөртәтлек белән «канунсызлык кешесе» чыгачак дип әйткән *. Шуннан соң билгеләнгән вакытта Хуҗа Гайсә «канунсызлык кешесен» дә, алданган кешеләрне дә «юк итәчәк». Рәсүл Паул әйткәнчә, алар андый хөкемгә «хакыйкатьне кабул итмәгәнгә һәм яратмаганга» тартылачак (2 Тис. 2:3, 8—10). Шунлыктан без үзебезгә мондый сораулар биреп уйланырга тиеш: «Мин хакыйкатьне нык яратаммы? Мин бөтен дөньяда Аллаһы халкы өчен чыгарыла торган бу һәм башка басмаларны өйрәнә барып, ачыла барган тәгълиматларны төгәл беләмме?»

ЗЫЯНЛЫ АРАЛАШУ

7, 8. а) Беренче мәсихчеләргә нинди куркынычлар янаган? б) Бүген мәсихчеләр өчен нәрсә зур куркыныч булып тора?

7 Билгеле, мәсихчеләргә мөртәтләр белән аларның тәгълиматларыннан тыш башка куркынычлар да янаган. Паул Тимутигә язганча, «һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату». Ул шулай ук: «Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үзләрен күп газаплар белән яралаганнар»,— дип әйткән (1 Тим. 6:10). Өстәвенә, «гөнаһлы тәннең эшләре» мәсихчеләр өчен һәрвакыт куркыныч булып торган (Гәл. 5:19—21).

8 Паул тисалуникәлеләрне «ялган рәсүлләр» дип үзе атаган кешеләрнең куркыныч тәэсиреннән кисәткән. Аларның кайберәүләре «шәкертләрне үзләренә ияртер өчен... хакыйкатьне бозып» сөйләгән (2 Көр. 11:4, 13; Рәс. 20:30). Соңрак Гайсә Эфестәге җыелышны «яман кешеләргә түзеп тормаганы» өчен мактаган. Алар шул кешеләрне сынап, аларның чынында ялган рәсүлләр булганнарын күрсәткән (Ачыл. 2:2). Кызык, тисалуникәлеләргә язган икенче хатта Паул аларны болай дип өндәгән: «Кардәшләр, сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән шуны кушабыз: тәртип бозучы... һәркайсы кардәштән читләшегез». Шуннан соң ул «эшләргә теләмәүче» мәсихчеләрне искә алган (2 Тис. 3:6, 10). Әгәр андый тәртип бозучылардан читләшергә кирәк булган икән, бигрәк тә мөртәтләрдән читләшү мөһим булган, чөнки алар белән вакыт уздырган мәсихчеләргә куркыныч янаган. Бүген дә мәсихчеләр Паулның кисәтүенә колак салырга тиеш (Гыйб. сүз. 13:20).

9. Нинди очракларда без аеруча сак булырга тиеш һәм ни өчен?

9 Тиздән бөек афәт башланачак, һәм бу дөнья юк ителәчәк. Шуңа күрә Йәһвә Аллаһының беренче гасырда бирелгән кисәтүләре безнең өчен бүген тагы да мөһимрәк булып тора. Әлбәттә, без Йәһвә Аллаһының юмарт игелегенең максатын онытып мәңге яшәү өметен югалтырга теләмибез (2 Көр. 6:1). Әйтик, җыелыш очрашуларыбызга килә торган кеше безгә үз уйдырмаларын һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнмәгән үз карашларын тага башлый. Яисә ул безне өлкәннәрне я башка кардәшләрне тәнкыйтьләргә этәрә, ди. Андый очракларда безгә аеруча сак булырга кирәк (2 Тис. 3:13—15).

«ӨЙРӘТКӘННӘРНЕ ТОТЫГЫЗ»

10. Паул Тисалуникәдәге кардәшләрне нинди өйрәтүләр буенча яшәргә өндәгән?

10 Паул Тисалуникәдәге кардәшләрне «нык торырга» һәм өйрәнгәннәрен тормышларында кулланырга өндәгән. (2 Тисалуникәлеләргә 2:15 не укы.) «Өйрәткәннәрне тотыгыз» дип әйтеп, Паул нәрсәне күздә тоткан? Әлбәттә, сүз ялган диннең тәгълиматлары турында бармаган. Киресенчә, бу Гайсәнең өйрәтүләре һәм Паул вә башкалар Аллаһы тарафыннан рухландырылып сөйләгән тәгълиматлар булган. Аларның күбесе Изге Язмаларның өлеше булып киткән. Паул Көринттәге җыелышны болай дип мактаган: «Сез мине һәрвакыт истә тотасыз һәм мин сезгә тапшырганнарны төгәл үтәп киләсез» (1 Көр. 11:2). Паул телгә алган тәгълиматлар ышанычлы чыганактан килгән һәм алар шик тудырмаган.

11. Кеше үзен алдарга ничек юл куя ала?

11 Паул еврейләргә язганда, мәсихченең имансыз булып китеп Йәһвәгә тугрылыгын ничек югалта алганы турында әйткән. (Еврейләргә 2:1; 3:12 не укы.) Ул ике куркыныч — Йәһвәдән «читкә алып китү» һәм аннан «ераклашу» куркынычы турында язган булган. Әйдәгез, ике мисал карап чыгыйк. Көймә яр буеннан читкә киткәндә, моны башта сизми дә кала аласың; ул әкрен генә ярдан ераклаша бара. Икенче яктан, кеше үзе көймәне ярдан этеп җибәрергә мөмкин. Бу мисаллардан, кеше үзен алдарга юл куйса һәм аның хакыйкатькә ышанычы сүлпәнәеп китсә, аның белән нәрсә була ала икәнен күреп була.

12. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә нәрсә зыян китерә ала?

12 Тисалуникәдәге кайбер кардәшләр, күрәсең, үзләрен алдарга юл куйган. Ә бүген безнең белән андый хәл булырга мөмкинме? Безнең вакытыбызны күп кенә эшләр урлый. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә аралашу, электрон хатларны уку вә аларга җавап бирү, хобби белән мавыгу һәм спортта булган соңгы вакыйгаларны күзәтеп бару күп кенә сәгатьләребезне урларга мөмкин. Бу эшләрнең һәркайсысы мәсихчене читкә алып китәргә һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынуын киметергә мөмкин. Ахыр чиктә, ул чын күңелдән дога кылмый башлый, һәм Аллаһы Сүзен өйрәнүгә, җыелыш очрашуларына йөрүгә һәм вәгазь эшендә катнашуга аның вакыты инде аз кала. «Ашык-пошык фикер йөртеп, акылыбызны югалтмас» өчен без нәрсә эшли алабыз?

«АКЫЛЫГЫЗНЫ ЮГАЛТУДАН» САКЛАНЫГЫЗ

13. Пәйгамбәрлек ителгәнчә, кешеләргә бүген нинди караш хас, һәм иманыбызны саклар өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

13 Шайтан дөньясының ахыры якын, моны онытмыйк. Без шулай ук «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне танымаган кешеләр белән якыннан аралашу куркыныч икәнен аңларга тиеш. Рәсүл Петер безнең көннәр турында болай дип язган: «Мыскыллап көлүчеләр килер, алар яхшы нәрсәләрдән көләр һәм үз теләкләре буенча эш итеп: „Ул бит килергә вәгъдә иткән иде, кайда соң ул? Һәммә нәрсә ничек барлыкка китерелгән булса, безнең ата-бабаларыбыз үлем йокысына киткәннән бирле нәкъ шулай кала“,— дип әйтер» (2 Пет. 3:3, 4). Көн дә Изге Язмаларны укуыбыз һәм аны регуляр рәвештә өйрәнүебез безгә вакыт агымының кайсы чорында торганыбызны — «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне истә тотарга булышып торыр. Пәйгамбәрлек ителгән мөртәтлек инде күп еллар элек барлыкка килгән. Һәм ул бүген дә бар. «Канунсызлык кешесе» әле дә Аллаһы хезмәтчеләренә каршы чыга. Боларның барысын исәпкә алып, Йәһвә көне якын икәнен беркайчан да онытмыйк (Соф. 1:7).

Вәгазьгә яхшы әзерләнү һәм анда катнашу безгә «акылыбызны югалтудан» сакланырга ярдәм итә (14, 15 нче абзацларны кара.)

14. Вәгазь белән мәшгуль булу безгә ничек булыша?

14 «Акылыбызны югалтмас» өчен безгә шулай ук яхшы хәбәрне даими вәгазьләргә кирәк. «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип кушып, Гайсә Мәсих үзенә иярүчеләргә уяу булып калырга булышачак эш йөкләгән (Мат. 28:19, 20). Вәгазь эшендә ашкынып катнашканда, без бу әмергә буйсынуыбызны күрсәтәбез. Тисалуникәдәге кардәшләр вәгазь эшен бурыч кына дип санаганмы һәм башкаларны өстән-өстән генә өйрәткәнме? Юк, моны хәтта күз алдыбызга да китерү авыр. Исегездәдер, Паул аларга болай дип әйткән: «Аллаһы рухының тәэсиренә комачауламагыз. Пәйгамбәрлекләргә кимсетеп карамагыз» (1 Тис. 5:19, 20). Өстәвенә, без өйрәнгән һәм башкаларга сөйләгән пәйгамбәрлекләр таң калдыра!

15. Гаилә белән гыйбадәт кылганда нәрсәгә игътибар итеп була?

15 Һичшиксез, безгә үз гаиләбезгә яхшы вәгазьчеләр булып китәргә ярдәм итәсебез килә. Күп кенә кардәшләр моңа ирешер өчен гаилә белән гыйбадәт кылуның берникадәр вакытын вәгазьгә әзерләнүгә багышлый. Бәлки, сез бергәләп кабат килеп китүләргә әзерләнергә булырсыз. Сез кызыксынучы белән нәрсә турында сөйләшергә җыенасыз? Нинди темалар аңа кызык булыр? Аның янына кайсы вакытта кабат килеп китү яхшы булыр? Күпләр шулай ук гаилә белән гыйбадәт кылуның бер өлешен җыелыш очрашуларына әзерләнүгә бүлеп куя. Сезнең гаиләгез дә шулай эшли аламы? Очрашуларда катнашсагыз, сез иманыгызны ныгытырсыз һәм шуның ярдәмендә сез «акылыгызны югалтмассыз» (Мәд. 34:18). Әйе, гаилә белән гыйбадәт кылу безне кеше уйдырмаларыннан һәм шикләнүләрдән саклаячак.

16. Майланган мәсихчеләрне аек фикер йөртергә нәрсә дәртләндерә?

16 Еллар дәвамында Йәһвә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне ачыклап барып үз халкын фатихалаганы турында уйлаганда, без шуны аңлыйбыз: безне гаҗәеп киләчәк көтә. Майланганнар Мәсих белән бергә күктә булыр. Бу өмет аларны аек фикер йөртергә дәртләндерә. Паулның тисалуникәлеләргә язган мондый сүзләре, һичшиксез, майланганнарга да кагыла: «Кардәшләр, Йәһвәнең сөеклеләре, без һәрвакыт Аллаһыга сезнең өчен рәхмәтләр әйтергә тиеш, чөнки Аллаһы сезне, үз рухы белән изгеләндерү аша һәм хакыйкатькә иманыгыз аркылы... котылу өчен сайлады» (2 Тис. 2:13).

17. Паулның 2 Тисалуникәлеләргә 3:1—5 тә язылган сүзләре сезне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

17 Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр дә «ашык-пошык фикер йөртеп, акылларын югалтудан» сакланыр өчен көчләреннән килгәнне эшләргә тиеш. Җирдә мәңге яшисебез килсә, без Паулның Тисалуникәдәге майланганнарга әйткән дәртләндерүче сүзләрен кадерләрбез һәм аларга колак салырбыз. (2 Тисалуникәлеләргә 3:1—5 не укы.) Тисалуникәлеләргә язылган хатлар безне кеше уйдырмаларыннан һәм шик тудырган нәрсәләрдән сакланырга өнди. Бу дөнья үз ахырына якынлашкан саен, без бу кисәтүләрне тагы да ныграк кадерләп торабыз.

^ 6 абз. Рәсүлләр 20:29, 30 да без Паулның мәсихче җыелышка әйткән мондый кисәтүен укыйбыз: «Шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, сезнең арагыздан хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр чыгачак». Белгәнебезчә, вакыт узу белән христиан динендә руханилар гади кешеләрдән аерыла башлаган. Инде б. э. III гасырында «канунсызлык кешесе», ягъни христиан дөньясының башлыклары, ап-ачык күренгән булган. («Күзәтү манарасы» (рус) 1990 ел, 1 февраль, 10—14 нче битләрне кара.)