Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә аларны таулар күләгәсендә яклаган

Йәһвә аларны таулар күләгәсендә яклаган

БЕР хатын-кыз иртән-иртүк өйдән чыга да ишек төбендә бер төенчек күрә. Аны алып, ул як-ягына карана. Урамда беркем дә юк. Күрәсең, кемдер төнлә килеп бу төенчекне калдырып киткән. Хатын-кыз төенчекне ачып карый, аннары тиз генә өенә кереп китә һәм ишекне яба. Ни өчен? Чөнки төенчектә Изге Язмаларга нигезләнгән тыелган әдәбият! Төенчекне күкрәгенә кысып ул эчтән генә Йәһвәгә дога кыла һәм аңа кыйммәтле рухи ризык өчен рәхмәтләр белдерә.

Моңа охшаш хәлләр Германиядә 1930 елларда булгалаган. Нацистлар 1933 елда хакимлек итә башлагач, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге бөтен илдә диярлек тыелган булган. «Кешеләр чыгарган андый закон Йәһвә һәм аның исеме турында вәгазебезне туктата алмый. Без моңа бер дә шикләнмәдек»,— дип әйтә Ричард Рудольф исемле 100 яшеннән узып киткән абый-кардәш *.— Өйрәнү һәм вәгазьләү өчен безгә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар кирәк иде. Әмма эшчәнлегебез тыелган булганга әдәбиятны алу җиңел түгел иде. Без эшебез ничек дәвам ителер микән дип уйлый идек». Соңрак Ричард кардәшләрне әдәбият белән тәэмин итүдә үзе катнашкан. Бу эш «таулар күләгәсендә» сокланырлык рәвештә башкарылган (Хак. 9:36).

КОНТРАБАНДИСТЛАР ЮЛЛАРЫ

Эльба (я Лаба) елгасы башланган якларга барсагыз, сез Исполинский тауларына (Крконоше) — Чехия белән Польша арасында үткән чиккә килеп җитәрсез. Бу тауларның биеклеге якынча 1 600 метр булса да, аларны Европа үзәгендә урнашкан арктик утрау дип атыйлар. Тау очлары ярты ел дәвамында өч метрлы карлар астында ята. Тау түбәләрен һич көтмәгәндә куе томан күмеп китәргә мөмкин. Шул тауларга барганда, һава торышының үзгәрүчән булуын исәпкә алмасагыз, бу томан сезне дә каплап китәр.

Күп гасырлар буе Исполинский тауларының сырты провинцияләрне, патшалыкларны һәм илләрне үзара аерып тора торган чик булган. Һава торышы үзгәрүчән булганга, үз илләрен саклап торучы гаскәриләргә ул җирләрне күзәтеп йөрү авыр булган. Моннан контрабандистлар файдаланган. 1930 елларда, шул таулар Чехословакия белән Германия арасында үткән чик булып киткәч, кыю Йәһвә Шаһитләре контрабандистларның элекке юлларын кулланырга булган. Нәрсә өчен? Кардәшләрне Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар белән тәэмин итәр өчен. Яшь Ричард шул Шаһитләрнең берсе булган.

Кардәшләр, туристлар кебек киенеп, Исполинский таулары аша әдәбиятны ташыган

КУРКЫНЫЧ «СӘЯХӘТ»

«Ял көннәрендә без — якынча җиде абый-кардәш — сәяхәтчеләр кебек киенеп тауларга бара идек,— дип исенә төшерә Ричард.— Германия ягыннан безгә таулар аша Шпидлерув Млын дигән шәһәргә кадәр барып җитәр өчен якынча өч сәгать кирәк иде; бу курорт Чехия чигеннән 16 километр ераклыкта урнашкан. Ул вакытта бу өлкәдә күп немецлар яши иде. Андагы бер ферма хуҗасы кардәшләр белән хезмәттәшлек итәргә ризалашты. Прага белән фермага якын урнашкан бер шәһәр арасында тимер юлы үтә иде, һәм кардәшләр басмалар тулы тартмаларны шул юл ярдәмендә җибәрә иде. Аннары ферма хуҗасы үз арбасына утырып (гадәттәгечә, бу атлы арба отпускка киткән кешеләрне илтер өчен кулланылган) шул тартмаларны үз фермасына китерә иде дә аларны печәнлектә яшерә иде. Соңрак курьерлар бу әдәбиятны шул урыннан Германиягә алып китә иде».

Ричард болай ди: «Фермага килгәч, без басмаларны зур рюкзакларга төйи идек. Һәрберебез якынча 50 килограмм ташый иде». Үзләрен беркем дә күрмәсен өчен, алар кояш баткач кына юлга чыккан, ә өйләренә таң атканчы кайткан. Ул вакытта Эрнст Вейснер Германиядә район күзәтчесе булып хезмәт иткән. Кардәшләр үзләрен бик сак тоткан. Эрнст болай дип сөйли: «Ике абый-кардәш алдарак барган һәм, берәрсен очратса, шунда ук фонарик белән сигнал бирә торган булган. Шунда 100 метр арттарак авыр рюкзакларын алып барган кардәшләр куакларга качкан. Алар теге ике кардәш килеп пароль әйткәннән соң гына юлларын дәвам иткән. Бу пароль атна саен үзгәреп торган». Зәңгәр киемле Германия полициясенең хезмәткәрләрен очрату куркыныч булган. Әмма моннан тыш башка авырлыклар да булган.

«Бер көн миңа эштән соң калырга туры килде,— дип әйтә Ричард.— Шуңа күрә мин Чехия чиген башка абый-кардәшләрдән соңрак үттем. Караңгы төште, томан басты. Мин салкыннан һәм яңгырдан калтырана башладым. Юл эзләп мин нарат урманында берничә сәгать адашып йөрдем. Күп туристлар шулай вафат булган. Кардәшләрне мин иртән — алар инде өйгә кайтканда очраттым».

Кыю кардәшләр якынча өч ел дәвамында һәр атна тауларга йөргән. Кыш көне алар шул кыйммәтле йөкне ташыр өчен чаңгы я чана кулланган. Кайчак көндез якынча 20 абый-кардәштән торган төркем чик аша үтәр өчен туристлар йөри торган юллар буенча барган. Үзләрен туристлар дип санасыннар өчен, абый-кардәшләр белән апа-кардәшләр дә булган. Аларның кайберләре алдарак барган һәм, берәр нәрсә шик тудырса, кардәшләрне кисәтер өчен үз баш киемнәрен өскә ыргыткан.

Кар белән капланган таулар аша узган юл бик куркыныч булган

Әдәбият Германиягә барып җиткәч, аның белән нәрсә эшләгәннәр? Аны шунда ук тиешле җирләргә җибәрергә тырышканнар. Басмаларны, сабынны төенчеккә ураган кебек, төреп бәйләгәннәр дә, Хиршберг дигән шәһәрендәге тимер юл вокзалына алып киткәннәр. Бу төенчекләрне Германиянең төрле җирләренә җибәргәннәр, ә андагы кардәшләр әдәбиятны үз имандашларына тараткан. Алар үзләрен бик сак тоткан. Моның турында мәкаләнең башында әйтелгән иде. Басмаларны яшертен таратуда катнашкан кешеләр бер-берсенә бәйле булган, шуңа күрә бер кеше генә булса да ялгышса, бу башкаларга да зыян китергән. Бер тапкыр нәкъ шулай булган да.

1936 елда басмаларыбыз саклана торган Берлин янындагы бер урынны тапканнар. Әйберләр арасында Хиршберг шәһәреннән булган бер кешенең өч төенчеге табылган. Полиция хезмәткәрләре андагы язуларны тикшереп «контрабандистларның» башлыгын билгеләгән һәм аны кулга алган. Күп тә үтмәстән, тагын ике кешене, шул исәптән Ричард Рудольфны кулга алганнар. Бу кардәшләр бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алган. Шуңа күрә калган кардәшләр берникадәр вакыт куркынычлар тулы юллардан йөрүләрен дәвам итә алган.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР

Кардәшләр Германиягә ташыган басмалар андагы Йәһвә Шаһитләре өчен Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятның төп чыганагы булган. Әмма әдәбиятны Исполинский таулары аша гына түгел, ә башка юллардан да китергәннәр. 1939 елга хәтле — шул елда Германия гаскәрләре Чехословакияне басып алган — бу ике ил арасындагы чик аша әдәбиятны ташыр өчен берничә юл булган. Германия тирәсендәге башка илләрдә (мәсәлән, Франциядә, Нидерландта һәм Швециядә) яшәгән Йәһвә Шаһитләре, үз тормышларын куркыныч астына куеп, эзәрлекләнгән имандашларын әдәбият белән тәэмин иткән.

Бүген күбебез Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятның төрле төрен күпме кирәк, шулкадәр ала. Патшалык Залында басмалар бирелгәндә я аларны безнең сайтыбыздан (jw.org) йөкләп алганда, сез аларны укый алсын өчен куелган тырышлыклар турында уйланыгыз. Әйе, бүген әдәбиятны җиткерер өчен беркемгә дә төнлә карлы таулар аша йөрергә туры килми торгандыр. Шулай да шул әдәбият сезгә барып җитсен өчен, фидакарь имандашларыгыз, һичшиксез, күп эшләр башкара.

^ 3 абз. Ул Хиршберг (Силезия провинциясе) шәһәрендәге җыелышта хезмәт иткән. Бүген бу шәһәр Еленя-Гура дип атала. Ул Польшаның көньяк-көнбатышында урнашкан.