Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мине искә алу өчен шулай эшләгез»

«Мине искә алу өчен шулай эшләгез»

«Рәхмәтләрен әйткәннән соң, [Гайсә] икмәкне сындырып болай дигән: „Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез“» (1 КӨР. 11:24).

1, 2. Кайбер рәсүлләр Гайсәнең Иерусалимга кайчан барачагы турында нәрсә уйлагандыр?

«БОЛЫТСЫЗ күктә нәзек Ай урагы күренә. Узган кичне Иерусалимдагы сакчылар Ай туганын күреп алгандыр. Югары киңәшмә моның турында белгәч, яңа ай — нисан ае башланды дип игълан итте. Шуннан соң бу яңалык сигнал утлары я хәбәрчеләр ярдәмендә таралды. Ул хәтта монда булган кешеләргә иреште. Һичшиксез, Гайсә Иерусалимга, Пасах бәйрәме башланганчы, барырга булыр».

2 Күрәсең, андый уйлар кайбер рәсүлләрнең Гайсәнең соңгы тапкыр Иерусалимга баруы алдыннан тугандыр. Ул вакытта алар Перея өлкәсендә (Үрдүннең аръягында) булган (Мат. 19:1; 20:17, 29; Марк 10:1, 32, 46). Нисан аеның беренче көне билгеле булгач, 13 көн үтү белән яһүдләр 14 нисанда (кояш баеганнан соң) Пасах бәйрәмен үткәргән.

3. Ни өчен мәсихчеләр Пасах бәйрәме үткәрелгән көнен белергә тели?

3 Хуҗа кичәсе Пасах бәйрәме үткәрелгән көнгә туры килә. 2014 елда Кичә 14 апрельдә кояш баегач үткәреләчәк. Мәсихчеләр һәм кызыксынган кешеләр өчен бу көн мөһим булачак. Ни өчен? Чөнки 1 Көринтлеләргә 11:23—25 тә болай дип әйтелә: «Хуҗабыз Гайсә хыянәткә дучар булачак төнне кулына икмәк алган да, рәхмәтләрен әйткәннән соң, икмәкне сындырып болай дигән: „Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез“». Аннан соң Гайсә касәне алган һәм шул ук тәртип буенча эш иткән.

4. а) Сез үзегезгә Кичәгә кагылышлы нинди сораулар бирә аласыз? б) Искә алу кичәсенең үткәрү көнен ничек билгелиләр? (« 2014 елгы Искә алу кичәсе» дигән рамканы кара.)

4 Гайсә Мәсих үз шәкертләренә Искә алу кичәсен генә һәр ел үткәрергә кушкан. Һичшиксез, сез дә Кичәгә килерсез. Ул көн килеп җиткәнче үзебезгә мондый сораулар биреп уйланыйк: Кичәгә мин ничек әзерләнә алам? Аны үткәрер өчен нәрсә кирәк булыр? Бу очрашу ничек үтәр? Кичә һәм анда кулланылган символлар минем өчен нәрсәне аңлата?

СИМВОЛЛАР

5. Гайсә рәсүлләренә Пасах бәйрәме өчен нәрсәне әзерләргә кушкан?

5 Гайсә рәсүлләренә Пасах бәйрәмен үткәрер өчен бүлмәне билгеле бер рәвештә бизәргә кирәк дип әйтмәгән. Ул, күрәсең, шәкертләре гади, чиста һәм урын җитәрлек бүлмә табар дип көткән. (Марк 14:12—16 ны укы.) Рәсүлләр Пасах бәйрәме өчен бар кирәк нәрсәләрне, шул исәптән төче икмәк белән кызыл шәрабны, әзерләргә тиеш булган. Пасах ризыгын ашагач, Гайсә бу ике символ турында сөйли башлаган.

6. а) Пасах ризыгын ашаганнан соң, Гайсә икмәк турында нәрсә әйткән? б) Искә алу кичәсендә нинди икмәк кулланыла?

6 Ул Кичәдә булган рәсүл Маттай соңрак болай дип язган: «Гайсә икмәкне алды да, рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга [шәкертләренә] бирде. „Алыгыз, ашагыз...“,— диде ул» (Мат. 26:26). «Икмәк» төче камырдан ясалган булган, андый икмәкне Пасах бәйрәмендә дә кулланганнар (Чыг. 12:8; Кан. 16:3). Аны әзерләгәндә камырга бернинди чүпрә я тәмләткеч (мәсәлән, тоз) салмаганнар. Камырны суга бодай онын кушып кына басканнар. Чүпрәсез булганга, ул күтәрелмәгән. Пешкән икмәк юка, коры һәм кетердәвек булган. Аны җиңел генә сындырып булган. Бүген дә җыелыштагы өлкәннәр андый икмәкне Кичәгә әзерләсен дип берәр кардәшне сорый ала. Камырны бодай оныннан һәм судан ясап, аны духовкада я азрак майланган табада пешерергә кирәк. Кайбер җирләрдә бодай онын табарга авыр булса, икмәкне дөге, арпа, кукуруз я боларга охшаш башка ашлык оныннан ясап була.

7. Искә алу кичәсендә Гайсә нинди шәраб кулланган, һәм без нинди шәраб куллана алабыз?

7 Маттай болай дип дәвам иткән: «[Гайсә] шулай ук касәне алды һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде дә, болай диде: „Барыгыз да аннан эчегез“» (Мат. 26:27, 28). Гайсәнең кулында кызыл шәраб салынган касә булган. Ни өчен бу йөзем согы булган дип әйтеп булмый? Чөнки йөзем җыю вакыты инде күптән үткән булган. Исраил халкы Мисырда беренче Пасах бәйрәмен үткәргәндә шәраб эчмәгән. Шулай да Гайсә Пасах бәйрәмендә шәраб эчәргә дөрес түгел дип әйтмәгән. Искә алу кичәсендә ул аны хәтта кулланган. Шуңа күрә бүген мәсихчеләр дә Кичәдә шәраб куллана. Кулланылган кызыл шәрабка бернәрсә дә өстәргә кирәк түгел. Шулай итеп ул, Гайсәнең каны пакь булган кебек, «чиста» булыр. Ул өйдә ясалган я сатып алынган гади кызыл шәраб, мәсәлән, божоле, бургунд яисә каберне була ала.

СИМВОЛЛАР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

8. Ни өчен мәсихчеләр өчен икмәк белән шәраб нәрсәне аңлата икәнен белү мөһим?

8 Рәсүл Паул Кичәне рәсүлләр генә түгел, ә башка мәсихчеләр дә үткәрергә тиеш дип ачык итеп әйткән. Көринттәге кардәшләргә ул болай язган: «Сезне Хуҗабыздан кабул иткән нәрсәләргә өйрәтәм: Хуҗабыз Гайсә... кулына икмәк алган да, рәхмәтләрен әйткәннән соң, икмәкне сындырып болай дигән: „Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез“» (1 Көр. 11:23, 24). Шуңа күрә бүгенге мәсихчеләр дә һәр ел Кичәне үткәрә, һәм алар өчен икмәк белән шәраб нәрсәне аңлата икәнен белү мөһим.

9. Кайберәүләр Гайсә кулланган икмәк турында нинди ялгыш карашта тора?

9 Кайбер дини кешеләр Гайсә туры мәгънәдә: «Бу — Минем тәнем»,— әйткән дип уйлый. Шуңа күрә алар икмәк могҗизалы рәвештә Гайсәнең тәненә туры мәгънәдә әверелгән дип уйлый. Әмма чынлыкта алай булмаган *. Тугры рәсүлләр Гайсәнең тәнен дә, төче икмәкне дә үз күзләре белән күргән. Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: икмәк аның тәнен символлаштыра. Гайсә өйрәткәндә моңа охшаш чагыштыруларны еш кына кулланган (Яхъя 2:19—21; 4:13, 14; 10:7; 15:1).

10. Хуҗа кичәсендә кулланылган икмәк нәрсәне аңлата?

10 Рәсүлләр күргән һәм соңрак авыз иткән икмәк Гайсәнең тәнен аңлаткан. Нинди тән турында сүз бара? Күпмедер вакыт элек Аллаһы хезмәтчеләре икмәк «Мәсих тәнен», ягъни майланган мәсихчеләрдән торган җыелышны, аңлата дип уйлаган. Ни өчен алар шулай уйлаган? Чөнки Гайсә икмәкне күп кисәкләргә сындырган, әмма аның сөякләренең берсе дә сынмаган булган (Эфес. 4:12; Рим. 12:4, 5; 1 Көр. 10:16, 17; 12:27). Ләкин бу сорауны тирәнтен тикшергәч, алар икмәк Гайсәнең тәнен аңлата икәненә төшенгән. Изге Язмаларда Гайсә тән газабы кичергән һәм аны хәтта баганада үтергәннәр дип әйтелә. Шуңа күрә Хуҗа кичәсендә кулланылган икмәк Гайсәнең гөнаһларыбыз өчен корбан ителгән тәнен аңлата (1 Пет. 2:21—24; 4:1; Яхъя 19:33—36; Евр. 10:5—7).

11, 12. а) Гайсә шәрабка кагылышлы нинди сүзләр әйткән? б) Хуҗа кичәсендә кулланылган шәраб нәрсәне аңлата?

11 Боларның барысы безгә Гайсәнең соңрак шәраб турында әйткән сүзләрен аңларга ярдәм итә. Без болай дип укыйбыз: «Кичке аштан соң Гайсә шул ук рәвешчә касәне алып, болай дигән: „Бу касә түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата“» (1 Көр. 11:25). Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьгә моңа охшаш тәрҗемә бирелә: «Менә бу касә — Минем каным белән расланган яңа килешү» (Инҗил, 2001; курсив безнеке.— Ред.). Гайсәнең кулында булган касә яңа килешүне аңлатканмы? Юк, аңлатмаган. «Касә» дигән сүз аның эчендә булганны — шәрабны аңлаткан. Бу сүзләрне әйткәндә, Гайсә үзенең түгелгән канын күздә тоткан.

12 Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә без Гайсәнең мондый сүзләрен укыйбыз: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата» (Марк 14:24). Әйе, Гайсәнең каны «күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгелергә» тиеш булган (Мат. 26:28). Шуңа күрә кызыл шәраб Гайсә канының үзен аңлата. Бу кан ярдәмендә без «йолым аша азат ителәбез, ягъни ялгышлыкларыбыз... кичерелә». (Эфеслеләргә 1:7 не укы.)

Рәсүлләр Гайсәнең килешү канын символлаштырган шәрабны эчкән (11, 12 нче абзацларны кара.)

ХУҖА КИЧӘСЕН ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

13. Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе ничек үткәрелә?

13 Сез Кичәгә беренче тапкыр килергә җыенасыз икән, сезгә ул ничек үткәрелә икәнен белү кызык булыр. Очрашу гади, чиста һәм җитәрлек урын булган җирдә үткәрелә. Ул күңел ачу кичәсенә охшамаган. Кичә үтәчәк урынны купшы итеп бизәмиләр, ә гадәттә чәчәкләр белән генә гади итеп матурлыйлар. Тәҗрибәле өлкән аңлаешлы итеп һәм хөрмәт белән нотык сөйләячәк. Ул Изге Язмаларда Хуҗа кичәсе турында нәрсә әйтелә икәне хакында сөйләр һәм җыелган кешеләргә Мәсихнең безнең хакка нәрсә эшләгәнен — без яшәсен өчен үзен корбанга китергәнен аңлатыр. (Римлыларга 5:8—10 ны укы.)

14. Кичәдә яңгыраячак нотыкта нинди ике өмет турында сүз барыр?

14 Нотыкта өлкән мәсихчеләрнең Изге Язмалар буенча нинди ике өмет бар икәне турында сөйләр. Өметләрнең берсе — Мәсих белән күктә идарә итү. Андый өмет мәсихчеләрнең кечкенә төркеменең генә бар. Шул төркемгә тугры рәсүлләр дә керә (Лүк 12:32; 22:19, 20; Ачыл. 14:1). Безнең көннәрдәге тугры мәсихчеләрнең күпчелеге исә җирдә булачак Оҗмахта мәңге яшәргә өметләнә. Ул вакытта Аллаһының ихтыяры күктәге кебек җирдә дә үтәләчәк. Моның турында мәсихчеләр инде күптән дога кылып тора (Мат. 6:10). Изге Язмаларда җирдәге мәңгелек тормышның гаҗәеп шартлары турында әйтелгән (Ишаг. 11:6—9; 35:5, 6; 65:21—23).

15, 16. Хуҗа кичәсендә икмәк белән нәрсә эшлиләр?

15 Нотыкның ахырында өлкән Гайсә Кичәдә керткән тәртип буенча эш итәргә вакыт җитте дип әйтер. Өстә әйтелгәнчә, ике символ — икмәк белән шәраб кулланылыр. Алар докладчы янындагы өстәлдә торыр. Нотык сөйләгән кардәш Гайсәнең икмәк белән нәрсә эшләгәнен күрсәтер өчен, моның турында Изге Язмалардан берәр өзек укыр. Ул, бәлки, Маттай китабыннан өзекне китерер. Анда болай язылган: «Гайсә икмәкне алды да, рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. „Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата“,— диде ул» (Мат. 26:26). Гайсә икмәкне рәсүлләргә бирер өчен, аны сындырган. 14 апрельдә үтәчәк Кичәдә сез берничә тәлинкәгә салынган төче икмәк күрерсез.

16 Тәлинкәләрне тапшырыр алдыннан берәр абый-кардәш кыска дога кылыр. Килгән кешеләрнең һәрберсенә икмәкне тапшыру күп вакыт алмасын өчен һәм барысы тәртипле генә үтсен өчен, тәлинкәләрнең саны җитәрлек булыр. Икмәкне тапшыру бернинди йоласыз һәм Кичә үткәреләчәк урынның шартларына карап үтәр. 2013 елда узган Кичәдә булган кебек, җыелышларның күпчелегендә икмәктән берничә кеше генә авыз итәр я, бәлки, андый кешеләр бөтенләй булмас.

17. Гайсәнең күрсәтмәләре буенча Кичәдә шәраб белән нәрсә эшлиләр?

17 Шуннан соң нотык сөйләгән кардәш Гайсәнең шәраб белән нәрсә эшләгәне турында укыр: «[Гайсә] касәне алды һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде дә, болай диде: „Барыгыз да аннан эчегез, чөнки бу шәраб күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата“» (Мат. 26:27, 28). Гайсә калдырган үрнәк буенча, тагын бер дога булыр, һәм бар килгән кеше кызыл шәраб салынган «касәләрне» бер-берсенә тапшырыр.

18. Кичәдә берничә кеше генә символлардан авыз итсә дә я хәтта берсе дә авыз итмәсә дә, ни өчен ул очрашуда булу мөһим?

18 Гайсә белән күктә идарә итәчәк кешеләр генә икмәктән һәм шәрабтан авыз итәргә тиеш. Шуның өчен Кичәдә булган кешеләрнең күпчелеге икмәк белән шәрабны алып яннарында утырган кешеләргә тапшырыр гына. (Лүк 22:28—30 ны укы; 2 Тим. 4:18.) Символлардан авыз итмәсәләр дә, аларга Хуҗа кичәсендә булу бик мөһим, чөнки шулай итеп алар Гайсәнең корбанын никадәр нык кадерләгәннәрен күрсәтә. Кичә дәвамында алар Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә үзләре ала алган фатихалары турында уйлана. Мәсәлән, аларның якынлашып килгән «бөек афәттә» исән калачак «бихисап күп кеше» арасында булу өметләре бар. Алар «озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачыл. 7:9, 14—17).

19. Хуҗа кичәсе безгә файда китерсен өчен, без аңа ничек әзерләнә алабыз?

19 Бөтен җир шарында яшәүче Йәһвә Шаһитләре бу махсус очрашуга әзерләнә. Берничә атна алдан без мөмкин кадәр күбрәк кешене Кичәгә чакырырга тырышырбыз. Өстәвенә, Кичә алдыннан берничә көн дәвамында без Гайсәнең б. э. 33 елында Хуҗа кичәсенә хәтле эшләгәннәре һәм булган вакыйгалар турында Изге Язмалардан укырбыз. Кичәдә булыр өчен без бар эшләребезне алдан җайга салырбыз. Кунакларны каршылар өчен һәм программаның бер өлешен дә төшереп калдырмас өчен, без бу очрашуга алдан килергә тырышырбыз. Нотык сөйләгән кардәш шигырьләрне укып аңлатканда, һәрберебез — җыелыштагылар да, кунаклар да — үз Изге Язмаларын ачып барса, күп файда алыр. Иң мөһиме, Кичәгә килеп, без Гайсәнең йолым корбаны өчен рәхмәтле булуыбызны һәм аның «мине искә алу өчен шулай эшләгез» дигән сүзләренә колак салганыбызны күрсәтербез (1 Көр. 11:24).

^ 9 абз. Немец галиме Генрих Майер болай дип әйтә: «Кунакларның [рәсүлләрнең] берсе дә Гайсәнең тәне әле дә җәрәхәтләнмәгәнен (әле дә тере) һәм каны түгелмәгән булганын... күреп... алар чынында Гайсә тәненең һәм канының үзләрен ашаган вә эчкән дип уйлый алмаган». Өстәвенә, бу галимнең әйтүенчә, Гайсә икмәк белән шәраб нәрсә аңлатканын белгертер өчен «гади сүзләр» кулланган һәм рәсүлләрнең аның сүзләрен ялгыш аңлаганнарын теләмәгән.