Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булсын

Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булсын

«Бу көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. Бу — сезнең киләчәк буыннарыгыз өчен мәңгелек кагыйдә» (ЧЫГ. 12:14).

1, 2. Бар мәсихчеләр нинди бәйрәм турында күбрәк белергә тиеш һәм ни өчен?

СЕЗДӘН: «Сез нинди көнне ел да бәйрәм итәсез?» — дип сорасалар, нәрсә дияр идегез? Гаиләле кеше, бәлки: «Өйләнешкән көнебезне»,— дип әйтер. Башкалар, мөгаен, берәр мөһим тарихи вакыйганы, мәсәлән, үз иленең бәйсезлек көнен искә алыр. Әмма 3 500 дән артык ел элек бер көн һәр ел бәйрәм ителә башлаган. Ул нинди милли бәйрәм булган?

2 Ул — Пасах бәйрәме. Шул көнне исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәннәрен бәйрәм иткән. Бу вакыйга сезнең өчен дә мөһим булырга тиеш. Ни өчен? Чөнки ул тормышыгызның мөһим якларына кагыла. «Пасахны яһүдләр бәйрәм иткән бит, ә мин яһүд динен тотмыйм. Ни өчен мин бу бәйрәмне мөһим дип санарга тиеш соң?» — дип сорарсыз сез. Җавапны «Мәсих, безнең Паса́х бәрәнебез, корбан ителде» дигән сүзләрдән табып була (1 Көр. 5:7). Бу әһәмиятле сүзләрнең мәгънәсен аңлар өчен, безгә яһүдләрнең Пасах бәйрәме турында күбрәк белергә һәм ул бар мәсихчеләргә бирелгән бер әмер белән ничек бәйле икәнен карап чыгарга кирәк.

НИ ӨЧЕН ПАСАХ БӘЙРӘМЕ ҮТКӘРЕЛГӘН?

3, 4. Беренче Пасах бәйрәме алдыннан нинди вакыйгалар булган?

3 Бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр, яһүдләр булмасалар да, беренче Пасах бәйрәме алдыннан булган вакыйгаларны белә. Алар бу вакыйгалар турында Изге Язмаларның Чыгыш китабыннан укыгандыр я моның турында берәрсеннән ишеткәндер. Ә, бәлки, бу вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән фильмны карагандыр. Сез шул Пасах бәйрәме белән бәйле вакыйгаларны хәтерлисезме?

4 Исраиллеләр Мисыр коллыгында инде күп еллар яшәгән. Йәһвә Мусаны һәм аның абыйсы Һарунны фиргавен янына җибәргән. Алар фиргавеннән Исраил халкына китәргә рөхсәт итсен дип сорарга тиеш булган. Мисырның бу һавалы хакиме исраиллеләргә китәргә рөхсәт итмәгән, шуңа күрә Йәһвә бу җиргә һәлакәтле ун җәза җибәргән. Унынчы җәза вакытында мисырлыларның беренче булып туган угыллары үтерелгән булган. Шуннан соң гына фиргавен исраиллеләргә китәргә рөхсәт иткән (Чыг. 1:11; 3:9, 10; 5:1, 2; 11:1, 5).

5. Азат ителгәнче, исраиллеләр нәрсә эшләргә тиеш булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Ләкин азат ителгәнче исраиллеләргә билгеле бер күрсәтмәләрне үтәргә кирәк булган. Бу б. э. к. 1513 елда язгы көн-төн тигезлегендә абиб (соңрак нисан) аенда булган *. Аллаһы кушуы буенча, исраиллеләр 14 нисанда кояш баткач булачак вакыйгага инде 10 нисаннан башлап әзерләнергә тиеш булган. Яһүдләрнең календаре буенча көн кояш баегач башланган һәм кояш баегач тәмамланган. 14 нисан көнне һәр йортта ата җенестәге сарык я кәҗә бәрәнен корбанга чалганнар һәм аның канын ишек яңакларына, шулай ук ишек өстендәге аркылы борысларга сылаганнар (Чыг. 12:3—7, 22, 23). Һәр гаилә кичке ашка кыздырылган сарыкны, төче икмәкне һәм кайбер үләннәрне ашаган. Аллаһы фәрештәсе мисырлыларның беренче туган угылларын үтергән, ә тыңлаучан исраиллеләрнең беренче туган угылларына тимәгән. Шуннан соң Аллаһы халкы азат ителгән булган (Чыг. 12:8—13, 29—32).

6. Ни өчен Аллаһы халкы Пасах бәйрәмен ел саен үткәрергә тиеш булган?

6 Исраиллеләр Мисырдан азат ителгән көннәрен хәтерләрендә сакларга тиеш булган. Аллаһы аларга болай дип әйткән: «Бу көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. Бу — сезнең киләчәк буыннарыгыз өчен мәңгелек кагыйдә». 14 нисан бәйрәменнән соң тагын җиде көн бәйрәм иткәннәр. Чынында 14 нисан гына Пасах бәйрәме булган, әмма бар сигез көнне Пасах бәйрәме дип атап була (Чыг. 12:14—17; Лүк 22:1; Яхъя 18:28; 19:14). Пасах — исраиллеләр ел саен бәйрәм итәргә тиеш булган бәйрәмнәрнең берсе (2 Елъ. 8:13).

7. Гайсә үз шәкертләренә нинди яңа бәйрәм үткәрергә кушкан?

7 Гайсә һәм аның рәсүлләре, яһүдләр буларак, Муса канунына буйсынып яшәгән, шуңа күрә алар Пасах бәйрәмендә катнашкан (Мат. 26:17—19). Алар бу бәйрәмне соңгы тапкыр үткәргәндә, Гайсә яңа бәйрәмне — Хуҗа кичәсен гамәлгә керткән. Аның шәкертләре бу бәйрәмне һәр ел үткәрергә тиеш булган. Алар аны кайсы көнне бәйрәм иткән?

ХУҖА КИЧӘСЕ КАЙСЫ КӨННЕ БӘЙРӘМ ИТЕЛГӘН?

8. Пасах бәйрәме һәм Хуҗа кичәсе турында әйткәндә, нинди сорау туа?

8 Гайсә яңа бәйрәмне, рәсүлләре белән Пасах бәйрәмен үткәргәч, гамәлгә керткән. Димәк, Хуҗа кичәсе Пасах уздырылган көнне үткәрелергә тиеш. Әмма сезнең игътибар иткәнегез бардыр: безнең көннәрдә яһүдләр Пасах бәйрәмен без Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәргән көнне уздырмаска да мөмкин. Ни өчен андый аерма бар? Җавапны өлешчә Аллаһының исраиллеләргә бирелгән әмереннән табып була. «Эңгер-меңгер төшүгә Исраил халкының барлык кешеләренә» сарыкларны суярга кушкач, Муса моны 14 нисанның кайсы вакытында да эшләргә икәнен әйткән. (Чыгыш 12:5, 6 ны укы.)

9. Чыгыш 12:6 буенча, Пасах бәрәнен кайчан суярга кирәк булган? (« Тәүлекнең нинди өлешендә?» дигән рамканы да кара.)

9 Чыгыш 12:6 буенча, сарык бәрәнен «эңгер-меңгер төшүгә» суярга кирәк булган. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу сүзләр «ике кич арасында» дип тәрҗемә ителә. Татар телендәге тәрҗемәдә исә «эңгер-меңгер төшүгә», «кич белән» һәм «кояш батканда» дигән сүзтезмәләр кулланыла. Шуңа күрә сарык бәрәнен 14 нисанның башында, ягъни кояш баткач, әмма әле якты булганда суярга кирәк булган.

10. Кайберәүләрнең фикеренчә, Пасах бәрәнен кайчан суйганнар, әмма нинди сорау туа?

10 Соңрак чалынырга тиешле сарык бәрәннәрен гыйбадәтханәгә китерә башлаганнар, ә бар корбаннарны чалыр өчен күп вакыт кирәк булган. Шуңа күрә берничә гасыр узгач, кайбер яһүдләр Чыгыш 12:6 да язылган күрсәтмәләр 14 нисанның азагына — көннең кичкә авышуыннан башлап кояш баюга кадәр — кагыла дип уйлый башлаган. Әмма исраиллеләр сарык бәрәннәрен 14 нисан азагында суйган булсалар, Пасах ризыгын кайчан ашар иде? Джонатан Клаванс исемле бер профессор болай дип әйткән: «Яңа көн кояш бату белән башлана, шуңа күрә корбаннарны 14 нисан көнне китерәләр, ләкин Пасах бәйрәмен үзен, Тәүратның Чыгыш китабында моның турында турыдан-туры әйтелмәсә дә, чынында 15 нисанда үткәрәләр һәм шул көнне кичке аш ашыйлар». Ул шулай ук болай дип язган: «Раввиннар әдәбиятында гыйбадәтханә [б. э. 70 елында] җимерелгәнче Седерне [Пасах бәйрәменең кичке ашын] ничек үткәргәннәр икәне турында хәтта читләтеп тә әйтелми». (Курсив безнеке.— Ред.)

11. а) 33 елның Пасах бәйрәме көнендә Гайсә белән нинди хәлләр булган? б) Ни өчен 33 елның 15 нисан көне «бөек Шимбә көне» булган? (Искәрмәне кара.)

11 Алайса, б. э. 33 елының Пасах бәйрәме нинди көнне үткәрелгән булган? 13 нисан көнне, ягъни «Пасах бәйрәме корбаны китерелергә тиеш» көне якынлашканда, Гайсә Петер белән Яхъяга: «Барыгыз, безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез»,— дигән (Лүк 22:7, 8). 14 нисанда, ягъни пәнҗешәмбе кичен кояш баткач, Гайсә үз рәсүлләре белән Пасах ризыгын ашаган һәм шуннан соң Хуҗа кичәсен гамәлгә керткән (Лүк 22:14, 15). Шул кичне ул кулга алынган һәм хөкем ителгән булган. Аны 14 нисанда көндезге уникеләр тирәсендә баганага кадаклаганнар, ә төштән соң ул үлгән (Яхъя 19:14). Шулай итеп, «Мәсих, безнең Пасах бәрәнебез» Пасах бәрәне суелган көнне «корбан ителгән» булган (1 Көр. 5:7; 11:23; Мат. 26:2). Гайсәне 15 нисан башланганчы җирләгәннәр * (Лев. 23:5—7; Лүк 23:54).

БУ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ДӘ ӘҺӘМИЯТЛЕ

12, 13. Пасах бәйрәмендә Исраилдәге балалар ничек катнашкан?

12 Мисырда булган вакыйгаларны яңадан искә төшерик. Мусаның сүзләре буенча, Аллаһы үз халкына Пасах бәйрәмен ел саен үткәрергә кушкан; алар өчен ул «мәңгелек кагыйдә» булган. Бәйрәм вакытында балалар үз әти-әниләреннән бу бәйрәмнең мәгънәсе турында сорарга тиеш булган. (Чыгыш 12:24—27 не укы; Кан. 6:20—23.) Шулай итеп, Пасах бәйрәме хәтта балалар өчен истәлекле көн булган (Чыг. 12:14).

13 Буыннан-буынга исраиллеләр үз балаларына Пасах турында сөйләгәндә мөһим сабаклар биргән. Мәсәлән, әти-әниләре аларны Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен яклый алганына өйрәткән. Балалар Аллаһы үз халкын кайгыртып һәм яклап торган чын Аллаһы икәнен аңлаган. Йәһвә моны, Мисырга ун җәза җибәргәндә, исраиллеләрнең беренче туган угылларын исән калдырып раслаган.

14. Мәсихче әти-әниләр үз балаларына Пасах турында сөйләгәндә аларны нәрсәгә өйрәтә ала?

14 Мәсихче әти-әниләргә үз балаларына Пасах бәйрәме турында һәр ел сөйлисе юк. Әмма сез балаларыгызны шул ук сабакка, ягъни Аллаһының үз халкын яклый алганына өйрәтәсезме? Йәһвә бүген дә үз халкын яклап тора. Балаларыгыз сезнең моңа ышануыгызны күрәме? (Мәд. 26:11; Ишаг. 12:2). Аларны моңа өйрәткәндә, дуслык атмосферасы тудырырга тырышыгыз. Андый өйрәтү гаиләгезгә Йәһвәгә ныграк таянып яшәргә булышыр.

Балаларыгыз белән Пасах бәйрәме турында сөйләшкәндә, сез аларны нинди сабакларга өйрәтә аласыз? (14 нче абзацны кара.)

15, 16. Чыгыш китабының 12—15 нче бүлекләреннән Йәһвә турында нәрсә белеп була?

15 Пасах бәйрәме турында әйткәндә, без башка нәрсәгә дә өйрәнәбез: Йәһвә үз халкын яклап кына чикләнми, ул аны коткара да. Аллаһының исраиллеләрне Мисырдан ничек коткарганын искә төшерик. Йәһвә аларны болыт һәм ут баганасы ярдәмендә Кызыл диңгезгә кадәр алып барган. Алар Йәһвәнең диңгезне икегә бүлеп диңгез суларын зур стеналар кебек торгызганын күргән. Шуннан соң алар диңгезне коры җир аша кичкән. Шулай итеп, исраиллеләр исән калган һәм Мисыр гаскәриләренең суларда батканын күргән. Коткарылган халык болай дип җырлаган: «Раббыны мактап җырлыйм мин... Диңгезгә атып бәрде Ул атны һәм җайдагын бергә. Раббы — минем көчем, җырым, Ул бит минем коткаручым» (Чыг. 13:14, 21, 22; 15:1, 2; Мәд. 135:11—15).

16 Балаларыгыз булса, сез аларга Коткаручы Йәһвәгә таянырга ярдәм итәргә тырышасыздыр. Балаларыгыз кабул иткән карарларыгыздан һәм сөйләшүегездән Йәһвәнең коткару көченә ышануыгызны күрәме? Бәлки, сез гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында Йәһвәнең үз халкын ничек коткарганына кагылышлы материалны карап чыгарсыз һәм Чыгыш китабының 12—15 нче бүлекләре, Рәсүлләр 7:30—36 я Данил 3:16—18, 26—28 буенча фикер алышырга булырсыз. Безнең барыбызга — яшьләргә дә, олыларга да — шуңа ышанырга кирәк: Йәһвә үз халкын Муса заманында коткарган кебек безне дә киләчәктә коткарачак. (1 Тисалуникәлеләргә 1:9, 10 ны укы.)

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА

17, 18. Ни өчен Гайсәнең каны Пасах бәрәненең каныннан күпкә кадерлерәк?

17 Мәсихчеләр Пасах бәйрәмен үткәрми. Бу бәйрәм Муса кануны буенча уздырылырга тиеш булган, ә без бу Канунны тотмыйбыз (Рим. 10:4; Көл. 2:13—16). Бу бәйрәм урынына без башка бер көнне бәйрәм итәбез: Аллаһы Улының үлемен искә алабыз. Әмма без Мисырда гамәлгә кертелгән Пасах бәйрәменең үткәрелүеннән үзебез өчен күп сабаклар ала алабыз.

18 Ишек яңакларына һәм ишек өстендәге аркылы борысларга сыланган бәрәннең каны исраиллеләрнең беренче булып туган угылларын үлемнән саклап калган. Бүген без Аллаһыга Пасах вакытында да, башка вакытта да хайван корбаннарын китермибез. Шулай да башка бер корбанның каны тормышыбызны саклый ала. Рәсүл Паул аңлатканча, Гайсәнең «сибелгән каны» ярдәмендә майланган мәсихчеләргә күктә мәңге яшәргә өмет бирелә. Алар — «исемнәре күккә язып куелган беренче угыллар» (Евр. 12:23, 24). Гайсәнең каны ярдәмендә башка сарыкларның җирдә мәңге яшәү өметләре бар. Барыбыз да мондый вәгъдәне истә тотарга тиеш: «Без аның каны ярдәмендә йолым аша азат ителәбез, ягъни ялгышлыкларыбыз Аллаһының юмарт игелеге бөек булганга кичерелә» (Эфес. 1:7).

19. Аллаһы Сүзендә Гайсәнең ничек үлгәне әйтелә. Бу башка пәйгамбәрлекләргә ышанычыбызны ничек ныгыта?

19 Пасах бәйрәменең кичке ашына бәрәнне суйганда, исраиллеләр, Аллаһының кушуы буенча, аның бер сөяген дә сындырмаган (Чыг. 12:46; Сан. 9:11, 12). Ә үз тормышын йолым итеп биргән «Аллаһы Бәрәне» турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 1:29). Гайсәне һәм ике җинаятьчене баганаларга асып куйганнар. Яһүдләр Пилаттан аларның сөякләрен сындырырга рөхсәт сораган, чөнки аякларын сындырсалар, алар тизрәк үләр иде һәм аларның гәүдәләре бөек Шимбәгә, ягъни 15 нисанга кадәр җәфалану баганасында калмас иде. Гаскәриләр ике җинаятьченең аякларын сындыргач, Гайсә янына килгән һәм, «аның инде үлгән булуын күреп, аякларын сындырмаган» (Яхъя 19:31—34). Пасах бәрәненең сөякләре сындырылмаган булган кебек, Гайсәнең сөякләре дә сындырылмаган килеш калган. Шулай итеп, Пасах бәйрәмендә китерелгән бәрән Гайсәнең 33 елның 14 нисан көнендә китергән корбанының «күләгәсе» булган (Евр. 10:1). Моннан тыш, бу бар вакыйгалар Мәдхия 33:21 дә язылган сүзләрне үтәгән. Бу сүзләрнең үтәлеше Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанычыбызны ныгытырга тиеш.

20. Пасах бәйрәме һәм Хуҗа кичәсе арасында нинди аерма бар?

20 Әмма яһүдләрнең Пасах бәйрәмен үткәрүләре һәм Гайсә шәкертләренең Хуҗа кичәсен бәйрәм итүләре арасында аермалар да бар. Мәсәлән, исраиллеләр бәрәннең итен ашаса да, аның канын эчмәгән. Гайсә үз шәкертләренә башкача эш итәргә кушкан. Ул аларга «Аллаһы Патшалыгында» идарә итәчәк кешеләр икмәк ашарга һәм шәраб эчәргә тиеш дип әйткән. Икмәк белән шәраб аның тәнен һәм канын символлаштыра. Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе турында без киләсе мәкаләдән күбрәк белербез (Марк 14:22—25).

21. Ни өчен Пасах турында белү файдалы?

21 Б. э. к. 1513 елның 14 нисан көнендә булган вакыйга Аллаһы халкы тарихында, һичшиксез, мөһим вакыйга булып торган. Бу бәйрәм безне дә күп нәрсәгә өйрәтә ала. Пасах бәйрәме яһүдләр өчен истәлекле көн булса да, безгә, мәсихчеләргә, шул бәйрәм турында белергә һәм андагы сабакларга игътибар итәргә кирәк, чөнки «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тим. 3:16).

^ 5 абз. Абиб аен Бабыл әсирлегеннән соң гына нисан дип атый башлаганнар. Гадирәк булсын өчен, без бу мәкаләдә ул айны нисан дип кенә атарбыз.

^ 11 абз. Пасах бәйрәме үткәч, 15 нисан Төче күмәч бәйрәменең беренче көне булган. Ул көн, атнаның нинди генә көненә туры килмәсен, һәрвакыт Шимбә көне дип саналган. 33 елның 15 нисан көне атнаның шимбә көненә туры килгән. Шул елда ике шимбә туры килгәнгә, ул «бөек Шимбә көне» дип аталган. (Яхъя 19:31, 42 не укы.)