Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Патшалык хакына корбаннар китерергә әзерме?

Сез Патшалык хакына корбаннар китерергә әзерме?

«Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 КӨР. 9:7).

1. Күпләр нинди корбаннар китерә һәм ни өчен?

КЕШЕ үзе өчен мөһим булган нәрсәләр хакына күп нәрсәне корбан итәргә әзер. Ата-аналар балалар турында кайгыртып вакыт, акча һәм көч сарыф итә. Үз илләре исеменнән Олимпиадаларда катнашырга хыялланган яшь спортчылар, яшьтәшләре күңел ачып һәм уйнап йөргәндә, көн дә сәгатьләр буе тырышып күнегүләр ясый. Гайсә дә үзе өчен мөһим булганнар хакына корбаннар китергән. Ул байлыкка омтылмаган һәм аның балалары булмаган. Ул бар игътибарын Патшалык эшләренә туплаган (Мат. 4:17; Лүк 9:58). Аның шәкертләре дә Аллаһы Патшалыгы хакына күп нәрсәләрдән баш тарткан. Патшалык эшләре алар өчен беренче урында торган, һәм бу эшләрдә мөмкин кадәр күбрәк катнашыр өчен алар күп нәрсәләрдән баш тарткан (Мат. 4:18—22; 19:27). Без дә үзебезгә мондый сорау бирергә тиеш: «Тормышымда минем өчен нәрсә иң мөһиме?»

2. а) Нинди корбаннарны китерү бар мәсихчеләрдән таләп ителә? б) Кайберәүләр нинди өстәмә корбаннар китерә?

2 Кайбер корбаннарны китерү бар мәсихчеләрдән таләп ителә. Аларны китерү Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм саклау өчен мөһим. Мәсәлән, андый корбаннар Изге Язмаларны уку вә гаилә белән гыйбадәт кылу өчен, вәгазьдә катнашыр вә җыелыш очрашуларына йөрер өчен вакыт белән көч таләп итә * (Йошуа 1:8; Мат. 28:19, 20; Евр. 10:24, 25). Без тырышлыклар куйганга һәм Йәһвә безне фатихалаганга, вәгазь эше алга бара һәм күпләр «Йәһвә йортының тавына» җыела (Ишаг. 2:2). Күп кенә кардәшләр Патшалык эшләре хакына тагын да күбрәк корбаннар китерергә теләп, Вефильдә хезмәт итә, Патшалык һәм Конгресслар Залларын төзүдә катнаша, конгресслар оештырырга булыша я табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итә. Бу өстәмә эш мәңгелек тормыш алыр өчен таләп ителмәсә дә, ул Патшалык эшләренең алга баруы өчен мөһим.

3. а) Патшалык хакына корбаннар китергәндә, без нинди файда алабыз? б) Без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?

3 Бүген Патшалык хакына кулдан килгәнне эшләү аеруча мөһим. Күп кенә кардәшләрнең Йәһвәгә корбаннар китерергә әзер булганнарын күреп, без бик сөенәбез! (Мәдхия 53:8 не укы.) Без дә якынлашып килгән Аллаһы Патшалыгын көткәндә шулай эш итсәк, күп шатлык кичерербез (Кан. 16:15; Рәс. 20:35). Әмма безгә үз-үзебезне яхшы итеп тикшерергә кирәк. Без Патшалык хакына тагын нинди корбаннар китерә алабыз? Без вакыт, акча, көч һәм сәләтләребезне ничек кулланабыз? Корбаннар китергәндә, без нәрсәне күздән ычкындырмаска тиеш? Әйдәгез, ирекле рәвештә бирелгән корбаннарның төрләрен карап чыгып үзебезгә гыйбрәтләр алыйк. Бу безнең хезмәтебезгә шатлык өстәр.

ЭЛЕК КИТЕРЕЛГӘН КОРБАННАР

4. Корбаннар китерү исраиллеләргә нинди файда китергән?

4 Борынгы Исраил халкы гөнаһлары кичерелсен өчен корбаннар китерергә тиеш булган. Бу Йәһвәнең хуплавын алыр өчен мөһим булган. Корбаннарның кайберләре таләп ителгән, башкалары исә ирекле булган (Лев. 23:37, 38). Исраиллеләр ирекле бүләк итеп Йәһвәгә тулаем яндыру корбаннарын китерә алган. Андый корбаннар китерү турында бер мисал Сөләйманның гыйбадәтханәне багышлавы хакындагы хәбәрдә язылган (2 Елъ. 7:4—6).

5. Йәһвә ярлыларга, корбаннар китерә алсыннар өчен, нинди мөмкинлек биргән?

5 Кайгыртучан Йәһвә бар кешеләрнең бер үк күләмдә корбан китерә алмаганын аңлаган. Ул исраиллеләрдән китерә алганнарын гына таләп иткән. Йәһвә кануны буенча, корбан итеп китерелгән хайванның каны түгелергә тиеш булган. Андый корбаннар аның Улы Гайсә аша «киләчәк фатихаларның... күләгәсе» булып торган (Евр. 10:1—4). Әмма Йәһвә бу канунның үтәвен каты таләп итмәгән. Мәсәлән, кеше сарык яки кәҗә китерә алмаса, Аллаһы аңа урман күгәрченнәрен китерергә рөхсәт биргән. Шулай итеп, хәтта ярлылар да Йәһвәгә шатланып корбан китерә алган (Лев. 1:3, 10, 14; 5:7). Йәһвә корбанга китерелгән төрле хайваннарны кабул иткән, шулай да ул үзенә бүләк китергән һәр кешедән ике нәрсәне таләп иткән.

6. Бүләк китергән кешедән Йәһвә нәрсә таләп иткән, һәм ни өчен бу таләпләрне үтәү мөһим булган?

6 Беренчедән, кеше иң яхшысын китерергә тиеш булган. Әгәр дә хайван чирле я кимчелекле булган булса, Йәһвә аны кабул итмәгән (Лев. 22:18—20). Икенчедән, корбан китергән кеше чиста булырга тиеш булган. Чиста булмаган кеше башта Йәһвә хуплавын алырга дип кылган гөнаһы я гаебе өчен гаеп йолу корбанын китерергә тиеш булган (Лев. 5:5, 6, 15). Моны эшләү мөһим булган. Кеше чиста булмый торып китергән татулык корбанын, шул исәптән ирекле бүләкне, ашаган булса аны үтерергә тиеш булганнар (Лев. 7:20, 21). Әмма кеше Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булып кимчелексез корбан китергән булса, ул шатлык та кичергән, аның вөҗданы да саф булган. (1 Елъязма 29:9 ны укы *.)

БҮГЕНГЕ КОРБАННАР

7, 8. а) Патшалык эшләре хакына корбан китереп, күпләр нинди шатлык кичерә? б) Без Йәһвәгә корбан итеп нәрсәне китерә алабыз?

7 Бүген дә күп кенә кардәшләр Йәһвәгә хезмәт итүдә күп тырышлыклар куярга әзер. Бу Йәһвәне бик сөендерә. Кардәшләребезгә ярдәм итү үзебезгә дә шатлык китерә. Патшалык Залларын төзүдә катнашкан һәм табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм иткән бер абый-кардәшнең әйтүенчә, андый хезмәттән килгән шатлыкны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ул болай дип сөйли: «Яңа Патшалык Залына килгән я табигать афәтеннән соң ярдәм алган җирле кардәшләрнең шат һәм рәхмәтле булуларын күргәндә, син шуны аңлыйсың: куйган тырышлыкларың һич тә юкка түгел».

Элек күп корбаннар ирекле китерелгән кебек, безнең корбаннарыбыз да ирекле (7—13 абзацларны кара.)

8 Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше Патшалык эшләрен алга алып баруга үз өлешен кертер өчен һәрвакыт мөмкинлекләр эзләгән. 1904 елда Ч. Т. Расселл болай дип язган: «Һәрберебезгә үзебезне үз вакыты, хакимлеге, акчасы һәм башка нәрсәләр өстеннән Хуҗа билгеләгән идарәче дип санарга кирәк, һәм һәрберебез үз сәләтләрен Хуҗа даны хакына мөмкин кадәр яхшырак кулланыр өчен мөмкинлекләр эзләргә тиеш». Без Йәһвәгә нәрсәне дә булса корбан иткәндә, күп фатихалар алабыз (2 Пат. 24:21—24). Булганнарыбызны иң яхшы итеп кулланыр өчен, нәрсә эшләп була?

Вефильчеләр, Австралия

9. Без Лүк 10:2—4 тә язылганнардан вакыт куллану турында нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Вакытыбыз. Басмаларыбызны тәрҗемә итәр һәм бастырыр өчен, Патшалык һәм Конгресс Залларын төзер өчен, табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен һәм башка кирәкле эшне башкарыр өчен күп вакыт һәм тырышлык кирәк. Көненә 24 сәгатебез генә бар. Үз вакытыбыздан акыллы файдалана белер өчен, Гайсә безгә бер принцип калдырган. Үз шәкертләрен вәгазьгә җибәргәндә, ул аларга «юлда кочаклашып исәнләшер өчен туктап тормагыз» дигән (Лүк 10:2—4). Ни өчен Гайсә алай дип әйткән? Изге Язмаларның бер белгече болай дигән: «Көнчыгышта яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре безнекеннән аерылып торган. Исәнләшкәндә, алар баш ию я кул кысышу белән генә чикләнмәгән. Алар күп тапкыр кочаклашкан, иелгән һәм хәтта җиргә җәелгән. Боларның барысына күп вакыт киткән булган». Әлбәттә, Гайсәнең сүзләре аның шәкертләре әдәпсез булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Аның шуны әйтәсе килгән: вакытлары аз булганга, аларга мөһимрәк эшләрне башкарып вакытны акыллы кулланырга кирәк булган (Эфес. 5:16). Патшалык эшләре өчен күбрәк вакытыбыз булсын өчен нигә безгә дә бу принцип буенча эш итмәскә?

Патшалык вәгазьчеләре Патшалык Залында, Кения (Африка)

10, 11. а) Бөтендөнья вәгазь эшенә биргән ирекле иганәләребез нәрсә өчен кулланыла? б) 1 Көринтлеләргә 16:1, 2 дә язылган принцип буенча без ничек эш итә алабыз?

10 Акчабыз. Патшалык эшләре өчен күп акча тотыла. Күчеп йөрүче күзәтчеләрне, махсус пионерларны һәм миссионерларны тәэмин итәр өчен һәр ел дистәләгән миллион доллар сарыф ителә. 1999 елдан бирле ярлы илләрдә 24 500 дән артык Патшалык Залы төзелгән булган. Ләкин әле дә якынча 6 400 Патшалык Залында ихтыяҗ бар. Ай саен «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының 100 миллион диярлек данәсе чыгарыла. Боларның барысы сезнең ирекле иганәләрегез ярдәмендә башкарыла.

11 Йәһвә рәсүл Паулны ирекле иганәләргә кагылышлы бер принципны язарга рухландырган. (1 Көринтлеләргә 16:1, 2 не укы.) Паул Көринттәге кардәшләрне атна азагында калган акчага карап иганә бирергә түгел, ә атна башыннан ук иганә итеп биреләчәк акчаны бүлеп куярга дәртләндергән. Беренче гасырдагы мәсихчеләр эш иткән кебек, безнең көннәрдә дә кардәшләр, хәлдән килгәнчә, бирәчәк ирекле иганәләрен алдан бүлеп куя (Лүк 21:1—4; Рәс. 4:32—35). Йәһвә андый юмартлыкны кадерли.

Региональ төзү комитетының ирекле хезмәтчесе, Таксидо шәһәре (Нью-Йорк штаты, АКШ)

12, 13. Ни өчен кайберәүләр Йәһвә эшендә катнашыр өчен үзләренең көчләре һәм сәләтләре җитеп бетми дип саный, ләкин Йәһвә аларга ничек булыша?

12 Көчебез һәм сәләтләребез. Патшалык хакына көчебезне һәм сәләтләребезне сарыф иткәндә, Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны фатихалый. Без хәлдән тайганда, ул безне калдырмаска вәгъдә бирә (Ишаг. 40:29—31). Бәлки, син Патшалык эшләрен башкаруга сәләтләрем җитеп бетми я бу эшне башка кеше яхшырак башкарыр дип уйлыйсыңдыр. Әмма онытма, Йәһвә, Бесалел белән Оһолиабның очрагында булган кебек, һәрбер кешенең сәләтләрен үстерә ала. (Чыг. 31:1—6; мәкалә башындагы рәсемне кара.)

13 Йәһвә безне аңа иң яхшысын бирүдән туктамаска дәртләндерә (Гыйб. сүз. 3:27). Гыйбадәтханәне торгызу вакытында Йәһвә Иерусалимдагы яһүдләрне үзләренең төзү эшендә катнашулары турында җитди итеп уйланырга өндәгән (Агг. 1:2—5). Аларның игътибарлары читкә юнәлгән, һәм Йәһвә эше тормышларында беренче урында инде булмаган. Үзебезгә мондый сораулар биреп уйланыйк: Йәһвә ихтыяры безнең өчен башка нәрсәләргә караганда мөһимрәкме? Безгә, үз тормышыбызны тикшереп, бу соңгы көннәрдә Патшалык эшләрендә күбрәк катнашыр өчен нәрсә эшли алганыбыз турында җитди уйланырга кирәк түгелме?

БУЛГАНЫБЫЗДАН КОРБАН КИТЕРҮ

14, 15. а) Ярлылыкта яшәгән кардәшләрнең үрнәкләре безне ничек рухландыра? б) Без нәрсәне теләп эшләргә тиеш?

14 Күп кенә илләрдә кешеләр авыр шартларда я фәкыйрьлектә яши. Оешмабыз андый илләрдә яшәгән кардәшләргә ярдәм итәргә тырыша (2 Көр. 8:14). Ләкин хәтта ярлылыкта яшәгән кардәшләребез дә бирү мөмкинлеген кадерли. Андый кардәшләр кулларыннан килгәнне шатланып биргәндә, Йәһвә бик сөенә (2 Көр. 9:7).

15 Африканың бик ярлы бер илендә кайбер кардәшләр үз кырларының бер өлешен аерып куя һәм анда үстергән уңышларын сатып, акчасын Патшалык эшенә иганә итеп бирә. Шул илдә Патшалык Залын төзү эше планлаштырылган булган, һәм кардәшләр анда катнашырга теләгән. Ләкин төзү эше чәчү вакытына туры килгән. Шулай да ярдәм итәргә теләкләре шулкадәр көчле булган ки, алар көндез Патшалык Залы төзелешендә катнашкан, ә кич белән үз кырларына барып ашлык чәчкән. Нинди фидакарьлек күрсәткән алар! Алар безгә беренче гасырда Македониядә яшәгән кардәшләрне искә төшерә. «Бик фәкыйрь» булган булсалар да, алар кардәшләренә бүләк бирү хөрмәтенә ия булырга бик теләгән (2 Көр. 8:1—4). Әйдәгез, без дә, Аллаһы безгә «фатихасын күпме биргәнгә карап», фидакарь булырга тырышыйк. (Канун 16:17 не укы.)

16. Йәһвә корбаннарыбызны хуплыймы, юкмы икәнен ничек тикшереп була?

16 Әмма безгә бер мөһим нәрсәне онытмаска кирәк. Борынгы исраиллеләр эшләгән кебек, безгә дә ирекле корбаннарыбызны Аллаһы хуплыймы, юкмы икәнен тикшереп торырга кирәк. Онытмыйк, гаиләбез турында кайгырту һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылу — безнең иң мөһим вазифаларыбыз. Без башкалар өчен вакытыбызны һәм матди әйберләребезне сарыф иткәндә, гаиләбез турында рухи я физик яктан кайгыртмасак, бу Йәһвәне сөендермәс. Алай эшләсәк, без, асылда, үзебездә булмаганын корбанга китерер идек. (2 Көринтлеләргә 8:12 не укы.) Моннан тыш без рухилыгыбыз турында кайгыртып торырга тиеш (1 Көр. 9:26, 27). Шик тә юк, без Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгәндә, китергән корбаннарыбыз үзебезне дә шатландыра, Йәһвәне дә «сөендерә».

КИТЕРГӘН КОРБАННАРЫБЫЗ БИК КАДЕРЛЕ

17, 18. Патшалык хакына корбаннар китергән кардәшләргә без ничек карыйбыз, һәм безнең һәрберебез нәрсә турында уйланырга тиеш?

17 Күп кенә кардәшләребез, «шәраб корбаныдай агылып», Патшалык эшләрен башкара (Флп. 2:17). Без андый юмарт кардәшләрне чын күңелдән кадерлибез. Патшалык эшләрендә җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрнең хатыннары һәм балалары да юмарт вә фидакарь булганнары өчен мактауга лаек.

18 Патшалык эшләре алга барсын өчен күп тырышлыклар кирәк. Әйдәгез, Йәһвә Аллаһыга дога кылып, Патшалык өчен нәрсә эшли алганыбыз турында җитди уйланыйк. Шулай эшләсәк, без инде хәзер күп фатихалар алырбыз, ә «киләчәк дөнья төзелешендә» алар тагы да күбрәк булыр (Марк 10:28—30).

^ 2 абз. «Мәсихчеләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә» дигән өйрәнү өчен брошюраның 21—25 нче битләрендәге «Йәһвәгә чын күңелдән корбаннар китерегез» дип исемләнгән мәкаләне кара.

^ 6 абз. 1 Елъязма 29:9: «Халык үз ихтыяры белән бүләкләр китереп сөенде, чөнки бу бүләкләрне алар Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән китерде. Һәм Давыт патша да бик сөенде».